Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Син «рух буенча яшәрсеңме»?

Син «рух буенча яшәрсеңме»?

Син «рух буенча яшәрсеңме»?

«Рух буенча яшәгез, шул чакта кешелек табигатенең азгын теләкләрен үтәмәссез» (ГӘЛӘТИЯЛЕЛӘРГӘ 5:16).

1. Рухка каршы гөнаһ эшләгәнбез дип уйласак, борчылуларны ничек җиңеп була?

БЕЗ изге рухка каршы гөнаһ эшләгәнбез дип уйласак, борчылуларны ничек җиңәргә? Рәсүл Паул сүзләре буенча эш итеп, бу борчылуларны җиңеп була. «Рух буенча яшәгез, шул чакта кешелек табигатенең азгын теләкләрен үтәмәссез»,— дип язган ул (Гәләтиялеләргә 5:16). Без Аллаһының рухына үзебез белән җитәкчелек итәргә рөхсәт итсәк, кешелек табигатенең дөрес булмаган теләкләренә бирелмәячәкбез (Римлыларга 8:2—10).

2, 3. Рух буенча яшәсәк, бу безгә ничек тәэсир итә?

2 «Рух буенча яшәсәк», Аллаһының эш итүче көче безне Йәһвәгә буйсынырга дәртләндерәчәк. Без Аллаһыга хезмәт иткәндә, җыелышта, өйдә һәм башка җирләрдә Йәһвәгә яраклы сыйфатлар күрсәтәчәкбез. Рух җимеше тормыш иптәшебез, балаларыбыз, имандашларыбыз һәм башкалар белән үзебезне тотуыбыздан ачык күренеп торачак.

3 «Аллаһы карашыннан рух буенча» (ЯД) яшәү безгә гөнаһ эшләүдән тыелырга ярдәм итә (1 Петер 4:1—6). Әгәр без изге рух тәэсире астында икән, без беркайчан да кичерелмәслек гөнаһ эшләмәячәкбез. Рух буенча яшәү безгә тагы кайсы яклардан файда китерәчәк?

Аллаһы һәм Мәсих белән якын мөнәсәбәтләрне саклагыз

4, 5. Рух буенча яшәсәк, безнең Гайсәгә карашыбыз нинди булачак?

4 Рух буенча яшәгәнгә күрә, без Аллаһы һәм аның Улы белән якын мөнәсәбәтләр саклый алабыз. Паул Көринт шәһәрендә яшәгән мәсихчеләргә рухи бүләкләр турында язган һәм үткәндә потка табынучылар булган имандашларына болай дип әйткән: «Сезгә әйтәм: Аллаһы Рухы белән сөйләүче беркем дә: „Гайсәгә ләгънәт“,— димәс, һәм бары Изге Рух аша гына: „Гайсә — Раббы“,— дип әйтә алыр» (1 Көринтлеләргә 12:1—3). Кешеләрне Гайсәгә ләгънәт әйтергә этәрүче рух Шайтан Иблистән килә. Әмма без, рух буенча яшәгән мәсихчеләр буларак, шуңа ышанабыз: Йәһвә Гайсәне терелткән һәм барлыкка китергән бар затлардан да югарырак күтәргән (Филиппуйлыларга 2:5—11). Без Мәсихнең йолым корбанына иман итәбез һәм Гайсәне безнең өстән Аллаһы билгеләгән Раббы итеп кабул итәбез.

5 Беренче гасырда мөртәтләр булып киткән мәсихчеләр Гайсәнең тәндә килүен инкяр иткәннәр (2 Яхъя 7—11). Андый ялган карашларны кабул итеп, кайберәүләр Гайсә — Мәсих турындагы хак тәгълиматларны кире кага башлаганнар (Марк 1:9—11; Яхъя 1:1, 14). Рух буенча яшәү безне андый мөртәтлеккә бирешүдән саклый. Рухи яктан уяу калсак кына, Йәһвә безгә үз мәрхәмәтен күрсәтәчәк һәм без «хакыйкатьтә йөрүебезне» дәвам итәчәкбез (3 Яхъя 3, 4). Әйдәгез шуңа күрә, мөртәтлекнең һәркайсы төрен кире кагарга һәм күктәге Атабыз белән тыгыз мөнәсәбәтләребезне сакларга тәвәккәл булыйк.

6. Аллаһының эш итүче көче рух буенча яшәгәннәрдә нинди сыйфатлар үстерә?

6 Паул яңадан потка табына башлауны һәм мәзһәпчелекне (ЯД) фәхешлек һәм азгынлык кебек «кешелек табигатенең» эшләре белән беррәттән язган. Һәм болай дип өстәгән: «Мәсих Гайсәнекеләр кешелек табигатьләрен дәрте һәм теләкләре белән бергә хачка кадакладылар. Рух белән яшибез икән, Рух буенча эш итәргә дә тиешбез» (Гәләтиялеләргә 5:19—21, 24, 25). Аллаһының эш итүче көче рух буенча яшәүче кешеләрдә нинди сыйфатлар үстерә? «Изге Рух [«җимеше», ЯД] исә,— дип язган Паул,—мәхәббәт, шатлык, иминлек, сабырлык, игелек, яхшылык, ышаныч, басынкылык, үз-үзеңне тота белүне тудыра» (Гәләтиялеләргә 5:22, 23). Әйдәгез, рух җимешенең бу якларын карап чыгыйк.

«Бер-беребезне яратырга тиешбез»

7. Мәхәббәт нәрсә ул, һәм аның кайбер үзенчәлекләре нинди?

7 Мәхәббәт — рух җимешенең бер ягы — бу бик нык якын күрү, чын күңелдән бирелгәнлек хисе. Изге Язмаларда: «Аллаһы — мәхәббәт ул»,— дип әйтелә, чөнки ул бу сыйфатның гәүдәләнеше. Аллаһының һәм аның Улының кешелеккә карата бөек яратулары Гайсә Мәсихнең йолым корбаны аша күрсәтелгән (1 Яхъя 4:8; Яхъя 3:16; 15:13; Римлыларга 5:8). Безне Гайсәнең шәкертләре буларак бер-беребезне яратудан таныйлар (Яхъя 13:34, 35). Безгә хәтта «бер-беребезне яратырга» әмер бирелгән (1 Яхъя 3:23). Паул мәхәббәт түземле һәм шәфкатьле дип әйтә. Мәхәббәт көнләшми, мактанмый, дорфа түгел, үз файдасын эзләми. Ул ярсымый һәм яман эшләрне истә тотмый. Мәхәббәт хакыйкатькә шатлана, ялганга сөенми. Ул барысына да түзә, бар нәрсәгә ышана, һәрнәрсәгә өметләнә һәм сабыр итә. Моннан тыш ул беркайчан да бетмәс (1 Көринтлеләргә 13:4—8).

8. Ни өчен без Йәһвә хезмәтчеләренә мәхәббәт күрсәтергә тиешбез?

8 Без Аллаһы рухына бездә мәхәббәт тудырырга юл куйсак, бу сыйфат безнең Аллаһы белән һәм якыннарыбыз белән мөнәсәбәтләребездә күренәчәк (Маттай 22:37—39). «Яратмаучы үлем эчендә тора,— дип язган рәсүл Яхъя. —Үзенең туганына нәфрәтләнүче һәркем кеше үтерүче була. Кеше үтерүченең мәңгелек тормышы булмаганын сез беләсез» (1 Яхъя 3:14, 15). Кеше үтерүче үтергән кешене нәфрәт итмәгән булса гына, Исраилнең сыену шәһәренә кача алган (Канун 19:4, 11—13). Безнең белән изге рух җитәкчелек итсә, без Аллаһыга, имандашларыбызга һәм башка кешеләргә мәхәббәт күрсәтербез.

«Ходай каршында шатлык» — безнең өчен ныгыту

9, 10. Нәрсә ул шатлык, һәм шатлыклы булыр өчен нинди сәбәпләр бар?

9 Шатлык — чын бәхеткә ия булу хисе. Йәһвә — «мөбарәк Аллаһы» (1 Тимутегә 1:11; Мәдхия 103:31). Угыл Атасының ихтыярын үтәп шатлык таба (Мәдхия 39:9; Еврейләргә 10:7—9). Һәм «Ходай каршында шатлык» — безнең өчен ныгыту (Нихами 8:10).

10 Аллаһы биргән шатлык безгә, хәтта без аның ихтыярын үтәгәндә авырлыклар, кайгы-хәсрәт һәм эзәрлекләүләр кичерсәк тә, тулы канәгатьлек китерә. Без «Аллаһы турында белем» алып зур бәхет кичерәбез! (Гыйбрәтле сүзләр 2:1—5). Йәһвә белән мөнәсәбәтләребез төгәл белемгә, Аллаһыга һәм Гайсәнең йолым корбанына иман итүгә нигезләнгән һәм безгә шатлык китерә (1 Яхъя 2:1, 2). Бердәнбер чын халыкара кардәшлекнең бер өлеше булу — бу шатлыклы булыр өчен тагын бер сәбәп (Софония 3:9; Аггей 2:7). Безне шулай ук Аллаһы Патшалыгына өмет һәм яхшы хәбәрне игълан итәргә хөрмәтле йөкләмә шатлыклы итә (Маттай 6:9, 10; 24:14). Өстәвенә, безнең мәңгелек тормышка өметебез бар (Яхъя 17:3). Безнең шундый искиткеч өметебез булганга күрә, без «шатланырга» гына тиеш (Канун 16:15).

Тынычлык сөю һәм сабырлык

11, 12. а) Тынычлык нәрсә ул? б) Аллаһы иминлеге безгә ничек тәэсир итә?

11 Иминлек, ягъни тынычлык — рух җимешенең тагын бер ягы. Тынычлык — бу борчылусыз, дулкынланусыз, тыныч халәт. Безнең күктәге Атабыз — тынычлык Аллаһысы, һәм Изге Язмаларда мондый сүзләр язылган: «Ходай Үз халкына тынычлык салыр» (Мәдхия 28:11; 1 Көринтлеләргә 14:33). Гайсә үз шәкертләренә: «Сезгә тынычлык калдырам, Үземнең тынычлыгымны сезгә бирәм»,— дип әйткән (Яхъя 14:27). Бу тынычлык аның шәкертләренә ничек булышкан?

12 Гайсә үз шәкертләренә биргән тынычлык аларның йөрәкләрен һәм акылларын тынычландырган һәм куркуларын юкка чыгарган. Вәгъдә ителгән изге рухны алгач, алар үзләрен тагы да тынычрак хис иткәннәр (Яхъя 14:26). Бүген догаларыбызга җавап алып, рух тәэсире ярдәме белән без тиңе булмаган «Аллаһы иминлегенә» ия булабыз, һәм ул йөрәкләребез белән акылларыбызны тынычландыра (Филиппуйлыларга 4:6, 7). Өстәвенә, Йәһвә рухы безгә имандашлар һәм башка кешеләр белән тату һәм тыныч яшәргә булыша (Римлыларга 12:18; 1 Тессалуникәлеләргә 5:13).

13, 14. Сабырлык нәрсә ул, һәм ни өчен безгә сабыр булырга кирәк?

13 Тынычлык сөю сабырлык белән бәйле. Сабырлык — гаделсез яки начар мөнәсәбәтне, хәлнең яхшы якка үзгәрәчәгенә өметләнеп, түземлек белән кичерә белү. Аллаһы зур сабырлыкка ия (Римлыларга 9:22—24). Гайсә дә бу сыйфатны күрсәтә. Без моннан файда ала алабыз, чөнки Паул болай дип язган: «Мәсихкә иман итеп, мәңгелек тормышка ирешәселәргә мине үрнәк итү өчен, Мәсих Гайсә бар сабырлыкны миндә — гөнаһлыларның иң начарында күрсәтсен дип, Аллаһы миңа рәхим-шәфкать белдерде» (1 Тимутегә 1:16).

14 Сабырлык сыйфаты безгә башкалар безне сүзләр яки эшләр белән уйламыйча рәнҗеткәндә түземле булырга ярдәм итә. Паул мәсихчеләрне: «Бар кешеләргә карата түземле булыгыз»,— дип өндәгән (1 Тессалуникәлеләргә 5:14). Без барыбыз да камил түгел һәм еш кына хаталар эшлибез, шуңа күрә без кешеләрне ялгыш рәнҗеткәндә, һичшиксез, аларның безгә карата түземле булуларын телибез. Шуңа күрә әйдәгез, шатлык белән «сабыр булырга» тырышыйк (Көлессәйлеләргә 1:9—12).

Игелек һәм яхшылык

15. Игелек нәрсә икәнен аңлатыгыз, һәм мисаллар китерегез.

15 Игелекне без башкалар белән кызыксынганда һәм үзебезнең дусларча мөнәсәбәтебез, файдалы сүзләр һәм эшләр белән күрсәтәбез. Йәһвә һәм аның Улы да игелекле (Римлыларга 2:4; 2 Көринтлеләргә 10:1). Аллаһының һәм Мәсихнең хезмәтчеләреннән игелекле булу таләп ителә (Михей 6:8; Көлессәйлеләргә 3:12). Аллаһыга хезмәт итмәгән кешеләр дә еш кына «гадәттән тыш кунакчыллык», ягъни игелек күрсәтә (Рәсүлләр 27:3; 28:2). Шуңа күрә без «рух буенча яшәсәк», һичшиксез, игелек күрсәтә алабыз.

16. Нинди шартларда безгә игелек күрсәтергә кирәк?

16 Берәр кешенең мыскыллы сүзләре яки уйламый эшләнгән эше аркасында ачуланырга сәбәп булса да, игелекне күрсәтеп була. «Хәтта ачуыгыз килсә дә, гөнаһ кылмагыз,— дигән Паул.— Кояш батканчы ачуыгыз басылсын. Һәм иблискә урын бирмәгез. Бер-берегезгә карата игелекле, шәфкатьле булыгыз. Аллаһы сезне Мәсих аша кичергән кебек, бер-берегезне кичерегез» (Эфеслеләргә 4:26, 27, 32). Сынаулар кичергәннәргә карата игелекле булу бигрәк тә мөһим. Мәсихче өлкән «игелек, тәкъвалык һәм хакыйкать» юлын калдырган кешегә, аны рәнҗетмәс өчен генә, Изге Язмаларга нигезләнгән киңәш бирмәсә, ул, әлбәттә, игелек күрсәтмәячәк (Эфеслеләргә 5:9).

17, 18. Нәрсә ул яхшылык, һәм безнең тормышыбызга ул ничек тәэсир итәргә тиеш?

17 Яхшылык — югары әхлаклылык сыйфаты, игелеккә омтылу. Аллаһы тулы мәгънәдә яхшы (Мәдхия 24:8; Зәкәрия 9:17). Гайсә дә бу сыйфатка ия булган. Әмма аны бер кеше «Игелекле Остаз» дип атагач, ул бу исемне кабул итмәгән (Марк 10:17, 18). Чөнки ул Аллаһының иң игелекле булуын белгән.

18 Мирас итеп алынган гөнаһ аркасында безгә яхшылык эшләү җиңел түгел (Римлыларга 5:12). Шулай да, без Аллаһыга: «Мине тәкъва [«яхшы», ЯД] булырга өйрәт»,— дип дога кылсак, бу сыйфатны күрсәтә алабыз (Мәдхия 118:66). Паул Римдагы мәсихчеләргә: «Имандашларым, мин ышанам, сез игелек белән тулы, бар белем белән сугарылгансыз»,— дигән (Римлыларга 15:14). Мәсихче өлкәннәр «яхшылык сөюче» булырга тиеш (Титуска 1:7, 8). Безнең белән Аллаһы рухы җитәкчелек итсә, без яхшы булуыбыз белән билгеле булачакбыз, һәм Йәһвә безнең эшләрне «яхшы [сүз] белән» искә алачак (Нихами 5:19; 13:31).

«Риясыз иман»

19. Еврейләргә 11:1 буенча, нәрсә ул иман?

19 Иман — рух җимешенең тагын бер ягы — бу «без өметләнеп көткәннәрнең тормышка ашуына ышану, күренмәгән нәрсәләргә инанган булу» (Еврейләргә 11:1). Безнең иманыбыз булса, без Йәһвәнең бар вәгъдәләре һичшиксез үтәләчәк икәненә ышанабыз. Күренмәгән нәрсәләргә иман шулхәтле нык ки, хәтта иман үзе аларның барлыгына дәлил булып тора. Мәсәлән, барлыкка китерелгән нәрсәләр безне Барлыкка Китерүче бар икәненә ышандыра. Рух буенча яшәсәк, бездә нәкъ шундый иман булачак.

20. «Безне җиңел генә алдап йөртүче гөнаһ» нәрсә ул, һәм ничек без ул гөнаһтан һәм кешелек табигатенең эшләреннән саклана алабыз?

20 Иман булмау — бу «безне җиңел генә алдап йөртүче гөнаһ» (Еврейләргә 12:1). Иманыбызны юк итә алган кешелек табигатенең эшләреннән, баерга теләктән һәм ялган тәгълиматлардан сакланыр өчен безгә Аллаһы рухына таянырга кирәк (Көлессәйлеләргә 2:8; 1 Тимутегә 6:9, 10; 2 Тимутегә 4:3—5). Аллаһы рухы Йәһвәнең бүгенге хезмәтчеләрен борынгы заманда яшәгән шаһитләр һәм Изге Язмаларда язылган башка хезмәтчеләр күрсәткән иманга охшаш иманны үстерергә дәртләндерә (Еврейләргә 11:2—40). Ә безнең «риясыз иманыбыз» башкаларның иманын ныгыта ала (1 Тимутегә 1:5; Еврейләргә 13:7).

Басынкылык һәм үз-үзеңне тота белү

21, 22. Нәрсә ул юашлык, һәм ни өчен без юаш булырга тиеш?

21 Басынкылык, яки юашлык — холыкта һәм тәртиптә йомшак булу. Аллаһы сыйфатларының берсе — юаш күңеллелек. Без моны кайдан беләбез? Чөнки юаш күңелле Гайсә Йәһвә сыйфатларын камил итеп чагылдырган (Маттай 11:28—30; Яхъя 1:18; 5:19). Шуңа күрә бездән, Аллаһы хезмәтчеләре буларак, нәрсә таләп ителә?

22 Мәсихчеләр буларак без «бар кешеләргә карата... басынкылык» күрсәтергә тиеш (Титуска 3:2). Без хезмәтебездә басынкылык күрсәтәбез. Аллаһы Сүзендә рухлы кешеләргә ялгышкан мәсихчеләрне «басынкылык белән» төзәтергә киңәш бирелә (Гәләтиялеләргә 6:1). Безнең һәрберебез «тыйнак, басынкы» булып, мәсихче бердәмлек һәм тынычлыкны саклый ала (Эфеслеләргә 4:1—3). Рух буенча яшәсәк һәм үз-үзебезне тота белсәк, без юаш була алабыз.

23, 24. Үз-үзеңне тота белү нәрсә ул, һәм ничек ул безгә ярдәм итә?

23 Үз-үзеңне тота белү — фикерләреңне, сүзләреңне һәм тәртибеңне тыя белү сәләте. Борынгы заманда бабыллылар Иерусалимны җимергәндә Йәһвә «тыелып торган», яки үз-үзеңне тота белү сыйфатын күрсәткән (Ишагыйя 42:14). Аның Улы газап чиккәндә үз-үзеңне тота белү сыйфатын күрсәтеп, безгә «үрнәк калдырган». Рәсүл Петер дә мәсихчеләргә «белемгә тотнаклыкны» өстәргә киңәш биргән (1 Петер 2:21—23; 2 Петер 1:5—8).

24 Мәсихче өлкән үз-үзен тота белүче булырга тиеш (Титуска 1:7, 8). Чыннан да, изге рух җитәкчелек иткән бар кешеләр үз-үзеңне тота белү сыйфатын күрсәтә ала һәм үзләрен әхлаксызлыктан, әдәпсез сөйләмнән, ягъни Йәһвәнең хупламавына китерә алган бар нәрсәдән саклый ала. Без Аллаһы рухына бездә үз-үзеңне тота белү сыйфатын үстерергә рөхсәт итсәк, бу башкаларга безнең сөйләвебез һәм тәртибебез аша күренәчәк.

Рух буенча яшәвегезне дәвам итегез

25, 26. Рух буенча яшәвебез безнең кешеләр белән мөнәсәбәтләребезгә һәм киләчәккә ничек тәэсир итә?

25 Рух буенча яшәсәк, без Патшалыкның ашкынучан вәгазьчеләре булачакбыз (Рәсүлләр 18:24—26). Безнең белән аралашу рәхәтлек китерәчәк, һәм бигрәк тә Аллаһыга тугры булган кешеләр безнең белән аралашуга шатланачак. Безнең белән рух җитәкчелек итсә, без имандашларга рухи яктан көч бирәчәкбез (Филиппуйлыларга 2:​1—4). Барлык мәсихчеләр дә шундый булырга тели, шулай бит?

26 Бу дөнья белән Шайтан идарә итә, шуңа күрә рух буенча яшәү җиңел түгел (1 Яхъя 5:19). Шулай да, миллионлаган кеше бүген рух буенча яши. Йәһвәгә бөтен йөрәгебез белән ышансак, без хәзер шатланып яшәячәкбез һәм безгә үзенең изге рухын биреп торган яратучан Аллаһының гадел юллары буенча мәңге йөри алачакбыз (Мәдхия 127:1; Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6).

Сез ничек җавап бирер идегез?

• «Рух буенча яшәвебез» Аллаһы һәм аның Улы белән мөнәсәбәтләребезгә ничек тәэсир итәчәк?

• Изге рух җимеше нинди сыйфатлардан тора?

• Аллаһы рухының җимешен ничек күрсәтеп була?

• Рух буенча яшәвебез безнең тормышка һәм киләчәккә ничек тәэсир итәчәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[12 биттәге иллюстрация]

Игелекне сүзләр һәм эшләр белән күрсәтегез