Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Һәртөрле комсызлыктан сакланыгыз»

«Һәртөрле комсызлыктан сакланыгыз»

«Һәртөрле комсызлыктан сакланыгыз»

«Кеше ничек кенә бай булса да, аның тормышы мал-мөлкәтенә бәйле түгел» (ЛҮК 12:15).

1, 2. a) Сез кешеләрнең бүгенге көндәге омтылышлары турында нәрсә әйтә аласыз? б) Андый рух безгә ничек тәэсир итә ала?

КҮПЧЕЛЕК кеше акча, милек, абруй, яхшы түләүле эш, гаиләне уңышның билгесе дип саный һәм боларның барысы тыныч киләчәкнең нигезе дип ышана. Бай илләрдә дә, ярлы илләрдә дә күп кешеләр материаль яктан муллыкка омтыла. Ләкин аларның рухи әйберләр белән кызыксынуы, андый кызыксыну аларда әле булса, бик тиз сүнә бара.

2 Моның турында Изге Язмаларда алдан ук әйтелгән булган: «Соңгы көннәрдә авыр вакытлар булачак. Чөнки кешеләр үзләрен генә сөючән, байлык яратучан... Аллаһыны яратуга караганда, ләззәтне күбрәк яратырлар. Тышкы яктан иман тотучы булып күренерләр, ә иман тотуның көчен инкяр итәрләр» (2 Тимутегә 3:1—5). Көн саен андый кешеләр арасында яшәп, чын мәсихчеләр бу дөньяның фикерләү һәм яшәү рәвешенә бирешмәс өчен көрәшә. Дөнья үз «гадәтләренә буйсындырырга» тырыша. Моңа каршы торырга безгә нәрсә ярдәм итәчәк? (Римлыларга 12:2).

3. Гайсә биргән нинди киңәшне без хәзер карап чыгарбыз?

3 «Иманны Барлыкка китерүче вә Камилләштерүче» Гайсә Мәсих безгә бу яктан тиешле җитәкчелек биргән (Еврейләргә 12:2). Бервакыт, Гайсә халык белән рухи сораулар турында сөйләшкәндә, бер кеше бу сөйләшүне мондый үтенеч белән бүлдергән: «Остаз! Абыема әйтче, атабыз калдырган мирасны минем белән бүлешсен иде». Моңа җавап итеп Гайсә бу кешегә, шул исәптән бар тыңлаган кешеләргә дә, җитди киңәш биргән. Ул комсызлыктан кисәткән һәм сабак булырлык мисал сөйләгән. Гайсәнең киңәше безнең өчен файдалымы? Әйдәгез, Гайсә сүзләрен игътибар белән карап чыгыйк (Лүк 12:13—21).

Урынсыз үтенеч

4. Ни өчен бер кешенең Гайсәне бүлдерүе урынсыз булган?

4 Бу кеше Гайсәне үз үтенече белән бүлдергәнче, Гайсә үз шәкертләренә һәм башка кешеләргә икейөзлелектән саклану турында, Адәм Улын кешеләр алдында икърар итәргә кыюлыкның кирәклеге һәм изге рухның ярдәме турында сөйләгән (Лүк 12:1—12). Һичшиксез, бу мөһим сораулар булган, һәм шәкертләр бу сорауларга җитди карарга тиеш иде. Әмма Гайсә шундый җитди нәрсәләр турында сөйләгәндә, теге кеше аны кинәт бүлдергән һәм аңардан мал-мөлкәт аркасында туган гаилә бәхәсен чишәргә сораган. Бу очрактан без мөһим сабак ала алабыз.

5. Кешенең үтенече аның йөрәгендәге нинди проблеманы күрсәткән?

5 Бер китапта «кешенең холкын еш кына аның дини үгет-нәсихәт тыңлаганда нәрсә турында уйлаганыннан билгеләп була» дип әйтелә. Гайсә мөһим рухи сораулар турында сөйләгәндә, аңа үтенеч белән мөрәҗәгать иткән кеше, күрәсең, үзенә материаль яктан файда табу юллары турында уйлаган. Аның мирас таләп итәргә законлы хокукы булганмы яки юкмы, моның турында әйтелми. Ул кеше акыллылыгы белән билгеле булган Гайсәдән һәм аның абруеннан файдаланып, мирас турындагы сорауны үз файдасына хәл итәргә теләгәндер (Ишагыйя 11:3, 4; Маттай 22:16). Һәрхәлдә, кешенең үтенече аның йөрәгендәге проблеманы күрсәткән: ул рухи әйберләрне хөрмәт итмәгән. Бу үзебезне тикшерер өчен яхшы сәбәп түгелме? Әйтик, мәсихче очрашуларда без гел башка әйберләр турында, мәсәлән, соңрак эшлисе эшләр турында уйларга мөмкин. Алай булмасын өчен, безгә очрашуда әйтелгәннәрне игътибар белән тыңларга кирәк. Һәм шулай ук ишеткәннәрне ничек кулланырга һәм күктәге Атабыз, Йәһвә Аллаһы, һәм имандашларыбыз белән мөнәсәбәтләребезне яхшыртырга икәне турында уйланырга кирәк (Мәдхия 21:23; Марк 4:24).

6. Ни өчен Гайсә кешенең үтенечен үтәмәгән?

6 Кешене андый үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә нәрсә генә этәрмәсен, Гайсә аны үтәмәгән һәм: «Дустым, сезне хөкем итәргә яки малыгызны бүләргә Мине кем билгеләде?» — дип әйткән (Лүк 12:14). Бу сүзләр белән Гайсә кешеләрнең исләренә шуны төшергән: андый сорауларны чишәр өчен, Муса Кануны буенча, шәһәрләрдә хакимнәр билгеләнгән булган (Канун 16:18—20; 21:15—17; Рут 4:1, 2). Өстәвенә, Гайсә мөһимрәк нәрсәләр турында кайгырткан: ул кешеләргә Патшалык турында хакыйкать сөйләгән һәм аларга Аллаһы ихтыярын аңлаткан (Яхъя 18:37). Гайсәнең үрнәгенә ияреп, без, тормыш мәшәкатьләре турында борчылыр урынына, вакытыбызны һәм көчебезне яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен һәм «бөтен халыклар арасыннан... шәкертләр булдырыр» өчен кулланабыз (Маттай 24:14; 28:19).

Комсызлыктан сакланыгыз

7. Гайсә нәрсәне төгәл билгеләгән?

7 Гайсә кеше йөрәгендәге иң яшерен теләкләрне күрә алганга, бу кешенең үтенеченнән җитдирәк проблеманың барлыгын аңлаган. Шуңа күрә ул, бу үтенечне тик кире кагар урынына, проблеманың асылын күрсәткән һәм болай дигән: «Карагыз, һәртөрле комсызлыктан сакланыгыз, чөнки кеше ничек кенә бай булса да, аның тормышы мал-мөлкәтенә бәйле түгел» (Лүк 12:15).

8. Комсызлык нәрсә ул, һәм ул нәрсәгә китерә ала?

8 Комсызлык — бу акчага яки ниндидер нәрсәләргә ия булырга теләк кенә түгел, чөнки алар файдалы була ала. Бер сүзлек буенча, комсызлык — бу «туемсызлык, чиктән тыш зур һәм мәңге туймас теләкләрне канәгатьләндерергә омтылыш». Комсыз кеше ниндидер нәрсәләргә, бәлкем, берәр кемнең нәрсәләренә, аларга хуҗа булыр өчен генә, ия булырга бик тели. Һәм бу нәрсәләр аңа кирәкме я юкмы яисә башкаларга нинди йогынты ясый икәне исәпкә алынмый. Комсыз кеше берәр нинди әйбергә ия булу теләгенә үз фикерләре һәм эшләре белән шул дәрәҗәдә хакимлек итәргә рөхсәт итә ки, бу әйбер, асылда, аның илаһы булып китә. Искә төшерик: рәсүл Паул комсыз кешене потка табынучыга тиңләгән һәм ул Аллаһы Патшалыгыннан өлеш ала алмый дигән (Эфеслеләргә 5:5; Көлессәйлеләргә 3:5).

9. Комсызлык нинди булырга мөмкин? Мисаллар китерегез.

9 Кызык, әмма Гайсә «һәртөрле комсызлыктан сакланыгыз» дип кисәткән. Комсызлык төрле булырга мөмкин. Ун әмернең соңгысында комсызлыкның кайбер төрләре китерелгән. Анда болай диелгән: «Якыныңның йортына, хатынына, ир яки хатын-кыз колларына, үгез һәм ишәкләренә, гомумән аның малына нәфесеңне сузма» (Чыгыш 20:17). Изге Язмаларда комсызлык аркасында авыр гөнаһ эшләгән кешеләрнең бик күп мисаллары бар. Шайтан беренче булып башканыкы булган нәрсәгә — Йәһвәнеке генә булган данга, хөрмәткә һәм хакимлеккә — нәфесен сузган (Ачылыш 4:11). Хаува үзе яхшылыкны һәм яманлыкны билгеләргә теләгән һәм алданган, моның аркасында кешелек гөнаһ һәм үлем юлы белән киткән (Яратылыш 3:4—7). Җеннәр булып киткән кайбер фәрештәләр үзләренең баштагы «халәтләре» белән канәгатьсез булып, хокуклары булмаган нәрсә өчен «үзләренең торакларын ташлап киткән» (Яһүд 6; Яратылыш 6:2). Шулай ук Бильям, Ахан, Гыйзи һәм Яһүд Искариотны исегезгә төшерегез. Булган әйберләре белән канәгать булыр урынына, алар комсызланып күбрәккә ия булырга теләгәннәр. Һәм бу теләк аркасында алар үзләренә күрсәтелгән ышанычка хыянәт иткәннәр, ә бу аларны һәлакәткә китергән.

10. Гайсәнең киңәше буенча, без нәрсә «карарга» тиеш?

10 Гайсәнең комсызлыктан сакланыгыз дигән кисәтүне «карагыз» дигән сүз белән башлаганы бик урынлы. Ни өчен? Чөнки башка кешенең комсыз икәнлеген күрү бик җиңел, ә үзеңнең комсыз булуыңны күрү авыррак. Әмма, рәсүл Паул сүзләре буенча, акчага хирыслык — «явызлыкларның башлангычы» (1 Тимутегә 6:9, 10). Шәкерт Ягъкуб дөрес булмаган теләк «яралып, гөнаһны... тудыра» дип аңлаткан (Ягъкуб 1:15). Шуңа күрә, Гайсәнең киңәше буенча, без «карарга» тиеш — ләкин башкаларга, аларны хөкем итәр өчен түгел, ә үзебезгә, йөрәгебездәге омтылышларны тикшерер өчен һәм «һәртөрле комсызлыктан сакланыр» өчен «карарга» тиеш.

Тормыш нәрсәгә бәйле?

11, 12. а) Гайсә комсызлыктан ничек кисәткән? б) Ни өчен без Гайсәнең кисәтүенә игътибарлы булырга тиеш?

11 Комсызлыктан сакланыр өчен тагын бер сәбәп бар. Гайсәнең сүзләренә игътибар итик: «Кеше ничек кенә бай булса да, аның тормышы мал-мөлкәтенә бәйле түгел» (Лүк 12:15). Безнең көннәрдә кешеләр байлыкны бәхет белән уңышка тиңләштерә, шуңа күрә Гайсәнең бу сүзләре турында, һичшиксез, уйланырга кирәк. Бу сүзләр белән Гайсә яшәүнең мәгънәсе һәм канәгатьләндерерлек тормыш мал-мөлкәткә дә, аның күләменә дә бәйле түгел икәнен күрсәткән.

12 Әмма кайберәүләр моның белән ризалашмаска мөмкин. Алар, бәлкем, мал-мөлкәт тормышны уңайлырак һәм шатлыклырак, димәк мәгънәлерәк итә дип уйлыйлардыр. Шуңа күрә алар үзләрен теләгән бар әйберне һәм төрле аппаратураны алырга мөмкинлек биргән эшкә багышлыйлар. Аларның фикере буенча, яхшы тормыш нәкъ шуннан тора. Әмма алай уйлап, алар Гайсә әйткән мөһим фикерне игътибарсыз калдыралар.

13. Тормышка һәм мал-мөлкәткә дөрес караш нинди?

13 Гайсә муллыкта яшәү яхшымы яки начармы икәне турында әйтмәгән, юк. Ул кеше тормышы аның «мал-мөлкәтенә», ягъни аның булган әйберләренә, бәйле түгел дип әйткән. Без барыбыз шуны беләбез: яшәр өчен бик күп кирәкми. Яшәр өчен ашарга әз генә ризык, кияргә кием һәм йоклар өчен урын кирәк. Бай кешедә бу әйберләр бик күп, ә фәкыйрь кеше бу кирәкле әйберләрне алыр өчен бик күп көч куярга тиеш. Әмма, баймы яки фәкыйрьме кеше, алар, үлгәч, тиң булалар, чөнки аларга инде бернәрсә кирәкми (Вәгазьче 9:5, 6). Шуңа күрә, тормышның максаты һәм чын әһәмияте булсын өчен, ул әйберләрдән һәм аларны туплаудан гына торырга тиеш түгел. Бу фикер, Гайсә әйткән тормыш дигән сүзнең мәгънәсен карап чыксак, тагы да ачыграк булачак.

14. Гайсә кулланган «тормыш» дигән сүзнең мәгънәсе нинди, һәм бу безгә нәрсә турында әйтә?

14 Гайсә: «Кеше... тормышы мал-мөлкәтенә бәйле түгел»,— дигән. Лүк бәян иткән Яхшы хәбәрдә кулланылган «тормыш» дигән сүз (грекча зои́) яшәү рәвешен түгел, ә тормышның үзен аңлата *. Гайсә сүзләре буенча, баймы без яки ярлымы, муллыкта яшибезме яки мохтаҗлыктамы, күпме без яшәячәкбез, хәтта иртәгә исән булырбызмы, һәрвакытта да безгә бәйле түгел. Гайсә үзенең таудагы вәгазендә болай дип әйткән: «Сезнең кайсыгыз, кайгырганга карап, гомерен бер сәгатькә булса да озайта ала?» (Маттай 6:27). Изге Язмалар буенча, Йәһвә генә — «тереклек чишмәсе», һәм ул гына тугры кешеләргә «чын тормышны», яки «мәңгелек тормышны», күктә яки җирдә чиксез тормышны бүләк итә ала (Мәдхия 35:10; 1 Тимутегә 6:12, 19).

15. Ни өчен күп кешеләр мал-мөлкәткә өметләнәләр?

15 Гайсәнең сүзләреннән шунсы күренә: кешеләр арасында тормышка бозык караш бик киң таралган. Бай кешеләр дә, ярлы кешеләр дә камил түгел, һәм барысы да үлә. Борынгы заманда яшәгән Муса болай дигән: «Гомеребезнең озынлыгы җитмеш ел, ә бик нык булсаң — сиксән ел; һәм аның да иң яхшы вакыты эш белән, чир белән, очып киткәндәй, бик тиз уза» (Мәдхия 89:10; Әюб 14:1, 2; 1 Петер 1:24). Шуңа күрә Аллаһы белән яхшы мөнәсәбәтләр булдырмаган кешеләр еш кына: «Ашыйк, эчик, чөнки иртәгә үләчәкбез!» — дип уйлый башлыйлар. Андый сүзләр белән рәсүл Паул кайбер кешеләрнең фикер йөртүен сурәтләгән (1 Көринтлеләргә 15:32). Башкалар, тормышның тиз үтеп китә торганын һәм үзгәрүчән икәнен аңлап, мал-мөлкәт туплыйлар һәм шулай итеп куркынычсызлык һәм тынычлык табарга тырышалар. Алар, бәлкем, аларның күп материаль әйберләре булса, тормышлары куркынычсызрак булыр дип уйлыйлардыр. Шуңа күрә алар, байлык һәм мал-мөлкәтне куркынычсызлыкка һәм бәхеткә ялгыш тиңләштереп, аларны җыярга тырышалар һәм иртәдән алып кичкә тикле эшлиләр (Мәдхия 48:7, 12, 13).

Какшамас киләчәк

16. Тормышның чын кыйммәтлеге нәрсә белән исәпләнми?

16 Дөрестән дә, бай тормыш — мул ризык, кием, яхшы тору урыны һәм башка күп әйберләргә ия булу — яшәүне уңайлырак һәм рәхәтрәк итә ала, яхшырак сәламәтлек турында кайгыртырга мөмкинлек бирә, һәм шулай итеп кеше үз гомерен берничә елга озайтырга мөмкин. Әмма андый тормыш чыннан да мәгънәлерәк һәм куркынычсызракмы? Тормышның чын кыйммәтлеге кешенең яшәгән гомер еллары белән яки кешедә булган материаль әйберләрнең күләме белән исәпләнми. Рәсүл Паул андый әйберләргә чиктән тыш зур әһәмият бирү куркыныч дигән. Ул Тимутегә: «Бу дөньядагы байларны кисәт: алар тәкәбберләнмәсеннәр һәм ышанычсыз байлыкка түгел, бәлки хозурлану өчен безгә һәрнәрсәне мул итеп бирүче Аллаһыга өмет багласыннар»,— дип язган (1 Тимутегә 6:17).

17, 18. а) Мал-мөлкәт белән бәйле нинди мисаллар безнең өчен үрнәк булып тора? б) Гайсәнең нинди ачык мисалы чираттагы мәкаләдә каралачак?

17 Байлыкка өметләнү акыллы түгел, чөнки ул «ышанычсыз». Ыруг башлыгы Әюб бик бай кеше булган, ләкин бәла-казалар килгәч, аның байлыгы аңа булышмаган; ул кинәт байлыксыз калган. Аның Аллаһы белән нык мөнәсәбәтләре генә аңа бөтен авырлыклар һәм сынауларны кичереп чыгарга булышкан (Әюб 1:1, 3, 20—22). Ибраһимның мал-мөлкәте күп булган, ләкин бу аңа Йәһвәдән авыр йөкләмә кабул итәргә комачауламаган. Нәтиҗәдә, ул фатихаланган булган һәм «бик күп халыкларның нәсел атасы» булып киткән (Яратылыш 12:1, 4; 17:4—6). Бу һәм башка мисаллар безнең өчен үрнәк булып тора. Безгә — яшьләргә дә, олы яшьтәгеләргә дә — тормышыбызда нәрсә иң мөһим икәнен һәм өметебезне нәрсәгә баглаганыбызны билгеләр өчен, үзебезне тикшереп торырга кирәк (Эфеслеләргә 5:10; Филиппуйлыларга 1:10).

18 Гайсәнең комсызлык һәм тормышка карата дөрес караш турында әйткән сүзләре бик әһәмиятле һәм гыйбрәтле. Әмма Гайсә тагы да күбрәк нәрсәләргә өйрәтергә теләгән. Ул акылсыз бай кеше турында гыйбрәтле хикәя, яки ачык мисал сөйләгән. Бу ачык мисал ничек бүген безнең тормышта кулланырлык? Без бу мисалдан нинди сабаклар алабыз? Чираттагы мәкаләдә моны карап чыгарбыз.

[Искәрмә]

^ 14 абз. «Тормыш» дип икенче грек сүзе би́ос та тәрҗемә ителә. Бу сүздән «биография» һәм «биология» дигән сүзләр барлыкка килгән. Бер сүзлек буенча, би́ос «гомернең дәвамын яки озынлыгын», «яшәү рәвешен» һәм «яшәр өчен акчаны» аңлата (Vine’s Expository Dictionary of Old and New Testament Words).

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Гайсә бер кешенең үтенечен үтәүдән баш тарткан. Без моннан нинди сабак алабыз?

• Ни өчен без комсызлыктан сакланырга тиеш, һәм без моны ничек эшли алабыз?

• Ни өчен тормыш мал-мөлкәткә бәйле түгел?

• Тормышны нәрсә чыннан да мәгънәле һәм куркынычсыз итә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[23 биттәге иллюстрация]

Ибраһим мал-мөлкәткә карата дөрес караш ничек күрсәткән?