Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ата-аналар, балаларыгызны яратып тәрбияләгез

Ата-аналар, балаларыгызны яратып тәрбияләгез

Ата-аналар, балаларыгызны яратып тәрбияләгез

«Һәрнәрсәне яратып башкарыгыз» (1 КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ 16:14).

1. Бала тугач, ата-ана нәрсә хис итә?

КҮПЧЕЛЕК ата-ана баланың тууы тормыштагы иң шатлыклы вакыйгаларның берсе дип әйтер. «Мин беренче мәртәбә кызымны күргәч, миннән бәхетлерәк кеше булмагандыр,— дип сөйли Элия.— Ул минем өчен иң матур бала иде». Әмма андый шатлыклы вакыйга ата-ана өчен борчылу да тудырырга мөмкин. Элияның ире болай дип әйтә: «Мин үз кызымны тормыштагы авырлыкларга әзерли алырмынмы дип борчыла идем». Күп кенә ата-аналар аның белән ризалашыр. Алар үз балаларын яратып тәрбияләргә кирәк икәнен аңлый. Әмма балаларына андый тәрбия бирергә теләгән мәсихче ата-аналар авырлыклар белән очраша. Бу нинди авырлыклар?

2. Ата-аналар нинди авырлыклар белән очраша?

2 Без бу дөнья төзелешенең соңгы көннәренең ахырында яшибез. Алдан әйтелгәнчә, без яшәгән дөньяда кешеләрнең мәхәббәте суына. Хәтта гаиләдә дә кешеләр «мәхәббәтсез», «яхшылыкны белмиләр, изге нәрсәләрне ихтирам итмиләр... тотнаксыз, шәфкатьсез» (2 Тимутегә 3:1—5). Һәр көн андый сыйфатлар күрсәткән кешеләр белән аралашу мәсихче гаиләләрдәге мөнәсәбәтләргә дә тәэсир итә ала. Өстәвенә, ата-аналарга үзләренең камилсезлеге белән көрәшергә туры килә: алар кайвакыт үз-үзләрен тота алмаска, уйламыйча рәнҗетүче сүзләр әйтергә һәм үзләрен акылсыз тотарга мөмкин (Римлыларга 3:23; Ягъкуб 3:2, 8, 9).

3. Ата-аналар ничек бәхетле балалар үстерә ала?

3 Андый авырлыкларга карамастан, ата-аналар рухи яктан сәламәт, бәхетле балалар үстерә ала. Ничек итеп? Изге Язмалардагы: «Һәрнәрсәне яратып башкарыгыз»,— дигән киңәшне тотып (1 Көринтлеләргә 16:14). Чыннан да, мәхәббәт «һәммәсен берләштереп, камиллеккә илтә» (Көлессәйлеләргә 3:14). Рәсүл Паул көринтлеләргә язган беренче хатында мәхәббәт сыйфатын сурәтләгән. Әйдәгез, бу сыйфатның өч үзенчәлеген һәм бу сыйфатның ата-аналарга үз балаларын тәрбияләргә ярдәм итүен карап чыгыйк (1 Көринтлеләргә 13:4—8).

Түземле булырга кирәк

4. Ни өчен ата-аналарга түземле булырга кирәк?

4 «Мәхәббәт түземле»,— дип язган Паул (1 Көринтлеләргә 13:4). «Түземле» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе сабыр булу һәм ачуны тыя белү дигәнне аңлата. Ни өчен ата-аналарга түземле булырга кирәк? Ата-аналар күп сәбәпләр китерер. Берничә мисал карап чыгыйк. Балалар гадәттә теләгән әйберләрен күп мәртәбә сорый. Ата-ана каты итеп «юк» дисә дә, бала «әйе» дигәнне ишетергә теләп, кат-кат ялынып сорарга мөмкин. Яшүсмерләр исә ата-анасы белән озак бәхәсләшергә һәм үз дигәнендә торырга мөмкин: алар ата-анасы акылсыз дип санаганны эшләргә рөхсәт алырга телиләр (Гыйбрәтле сүзләр 22:15). Шунсын да әйтергә кирәк: балалар да, бар кешеләр кебек, бер үк хаталар эшләргә мөмкин (Мәдхия 129:3).

5. Ата-аналарга түземле булырга нәрсә ярдәм итә ала?

5 Ата-аналарга үз балалары белән түземле һәм сабыр булырга нәрсә ярдәм итә ала? Сөләйман патша болай дип язган: «Аңлый торган кеше ачуы кабынып китүдән үзен тыя белер» (Гыйбрәтле сүзләр 19:11). Ата-аналар үзләре дә кайчандыр «балаларча сөйләгәннәрен, балаларча уйлаганнарын, балаларча фикер йөрткәннәрен» исләренә төшереп, үз балаларының тәртибен яхшырак аңлый алалар (1 Көринтлеләргә 13:11). Ата-аналар, сез акылсыз үтенеч белән әтиегез я әниегезне борчыганыгыз бармы? Ә яшүсмер булганда, әти-әниегез хисләрегезне яки авырлыкларыгызны аңламаган кебек тоелганы бармы? Алай икән, сез үз балаларыгызның тәртибен аңларсыз һәм ни өчен аларга сабырлык белән бер үк нәрсәне кат-кат исләренә төшереп торырга кирәклеген төшенерсез (Көлессәйлеләргә 4:6). Игътибар итегез: Йәһвә исраилле ата-аналарга аның кануннарын балаларның «күңеленә сеңдерергә» кушкан (Канун 6:6, 7). «Күңелгә сеңдерү» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе «кабатлау, кат-кат әйтү, күңелгә салу» дигәнне аңлата. Димәк, ата-аналар бала Аллаһы кануннарын кулланырга өйрәнгәнче бер үк нәрсәләрне күп мәртәбә кабатларга тиеш. Балаларга андый кабатлаулар еш кына тормыштагы башка нәрсәләргә өйрәнер өчен дә кирәк.

6. Ни өчен түземле булу бар нәрсәне рөхсәт итү дигәнне аңлатмый?

6 Әмма түземле булу бар нәрсәне, шул исәптән Аллаһы хупламаган нәрсәләрне рөхсәт итү дигәнне аңлатмый. Аллаһы Сүзендә мондый кисәтү бар: «Игътибарсыз калдырылган бала үз анасын хурлыкка төшерер». Алай булмасын өчен, шул ук гыйбрәтле хикәядә болай диелә: «Чыбык белән шелтә сүзе зирәклек бирер» (Гыйбрәтле сүзләр 29:15). Кайчакта балалар ата-аналарның аларга җәза бирергә хокуклары юк дип уйларга мөмкин. Әмма мәсихче гаилә — демократик төзелеш түгел, һәм ата-аналарның гаиләдә кагыйдәләр урнаштырырга, балалар моның белән риза булмаса да, хокукы бар. Шуны истә тоту мөһим: Йәһвә, гаиләнең иң югары Башы, ата-аналарга үз балаларын яратып тәрбияләргә һәм төзәтергә хакимлек биргән (1 Көринтлеләргә 11:3; Эфеслеләргә 3:15; 6:1—4). Төзәтү мәхәббәтнең икенче үзенчәлеге белән тыгыз бәйле.

Яратып төзәтергә кирәк

7. Ни өчен балаларны төзәтү аларга карата шәфкатьле булу дигәнне аңлата, һәм бу төзәтү нәрсә үз эченә ала?

7 «Мәхәббәт... шәфкатьле»,— дип язган Паул (1 Көринтлеләргә 13:4). Чын мәгънәдә шәфкатьле ата-аналар үз балаларын тиешле итеп төзәтергә тырыша. Шулай эшләп алар Йәһвәдән үрнәк ала. «Раббы Үзе яраткан кешеләрне... төзәтә»,— дип язган Паул. Изге Язмаларда әйтелгән төзәтү — бу җәза бирү генә түгел, бу тәрбияләү дә һәм өйрәтү дә. Андый төзәтүнең максаты нинди? «Тәрбия узган кешеләргә,— дип яза Паул,— ул уңыш китерә: имин вә Аллаһыга мәгъкуль тормыш бирә» (Еврейләргә 12:6, 11). Ата-аналар балаларын ярату күрсәтеп Аллаһы ихтыяры буенча өйрәтсә, алар балаларына иминлек җимеше китерергә һәм Аллаһы алдында тәкъва булып үсәргә ярдәм итәләр. Балалар «Раббының шелтәсен» кабул итсәләр, алар акыллы, белемле һәм зирәк булачаклар, ә бу көмештән һәм алтыннан күпкә кыйммәтлерәк (Гыйбрәтле сүзләр 3:11—18).

8. Ата-аналар үз балаларын төзәтмәсә, гадәттә моның нәтиҗәсе нинди була?

8 Һәм киресенчә, ата-аналар үз балаларын төзәтмәсә, бу ярату булмас. Йәһвә Сөләйманны болай дип язарга рухландырган: «Ата кеше үз угылын чыбыкларга кызгана икән, димәк, ул аны яратмый; ә кем үз угылын ярата, ул аны чыбыклап үстерә» (Гыйбрәтле сүзләр 13:24). Тиешле төзәтүсез үскән балалар гадәттә үзләрен генә яратучан һәм бәхетсез булалар. Әмма ата-аналар ачык кагыйдәләр урнаштырса, һәм шул ук вакыт игътибарлы булса, аларның балалары гадәттә мәктәптә яхшырак укый, башкалар белән уртак тел җиңелрәк таба һәм гомумән бәхетлерәк тә. Димәк, балаларны төзәтү аларга ярату күрсәтү дигәнне аңлата.

9. Мәсихче ата-аналар үз балаларын нәрсәгә өйрәтергә тиеш, һәм бу таләпләргә ничек карарга кирәк?

9 Балаларны ярату һәм шәфкать күрсәтеп төзәтү нәрсә аңлата? Ата-аналар балаларына алардан таләп ителгәнне ачык итеп аңлатырга тиеш. Мәсәлән, мәсихче ата-аналар үз балаларын кечкенә чактан ук Изге Язмаларның төп принципларына һәм хак гыйбадәт кылуга бәйле эшләрдә катнашырга мөһим икәненә өйрәтәләр (Чыгыш 20:12—17; Маттай 22:37—40; 28:19; Еврейләргә 10:24, 25). Балалар белергә тиеш: бу таләпләр үзгәрми.

10, 11. Ни өчен ата-аналар өй кагыйдәләрен урнаштырганда, кайчакта үз балаларының ихтыяҗларын исәпкә ала ала?

10 Ата-аналар өй кагыйдәләрен урнаштырыр алдыннан, бәлкем, балалары белән киңәшләшергә теләрләр. Балалар өй кагыйдәләре турында фикер алышканда катнашсалар, алар аларны теләбрәк үтәячәк. Мәсәлән, ата-ана балалар өйгә кайтырга тиеш вакытны билгеләп, балалардан бу кагыйдәне үтәүләрен таләп итә алалар. Яки алар бу вакытны балаларына сайларга һәм аларның сайлавы акыллы икәнен аңлатырга тәкъдим итәргә мөмкин. Соңыннан ата-ана кирәкле вакытны үзләре билгеләп, бу вакытның урынлы икәнен аңлата ала. Ата-ана билгеләгән вакыт һәм балалар сайлаган вакыт туры килмәсә, ә бу еш кына шулай була да, нәрсә эшләргә? Кайбер очракларда ата-ана, Изге Язмалардагы принциплар бозылмаса, балалар теләгәнчә эшләргә мөмкин. Әмма алай эшләп, ата-ана үз абруйларын төшерә дип әйтеп буламы?

11 Бу сорауга җавап алыр өчен, Йәһвә мисалын карап чыгыйк. Ул Лут белән аның гаиләсен коткарганда, үз хакимлеген ярату белән кулланган. Фәрештәләр Лутны, хатынын һәм кызларын Содом шәһәреннән култыклап алып чыккач, болай дигәннәр: «Таулар арасына качып, җаныңны коткарып кал». Әмма Лут: «Юк, әфәнделәрем»,— дип каршы төшкән. Һәм качар өчен башка урын тәкъдим иткән: «Әнә, якында кечкенә бер шәһәрчек күренә, анда барып җитү җиңелрәк. Рөхсәт ит, шунда качыйм да җанымны коткарыйм». Йәһвә нәрсә дигән? «Ярый, бу теләгеңә дә ризамын»,— дип әйткән ул (Яратылыш 19:17—22). Йәһвә алай эшләп үз абруен төшергәнме? Әлбәттә, юк! Ул Лутның үтенечен исәпкә алган һәм бу очракта аңа карата аеруча шәфкатьле булган. Ата-аналар, сез өй кагыйдәләрен урнаштырганда, нинди очракларда балаларыгызның ихтыяҗларын исәпкә ала аласыз?

12. Балага үзен тыныч хис итәргә нәрсә ярдәм итәчәк?

12 Ләкин балаларга бу кагыйдәләрне генә түгел, ә шулай ук аларны бозганнары өчен нинди җәза булачагын да белергә кирәк. Ата-аналар балалары белән бу җәзалар турында сөйләшкәч һәм балаларның риза булганнарын күргәч кенә, бу кагыйдәләрне урнаштырырга кирәк. Балага җәза бирергә кирәк булса, ләкин ата-ана кисәтеп торып, җәза бирмәсә, алар ярату күрсәтмиләр. «Яман эшләргә хөкем тиз ясалмый, шунлыктан адәм баласы явызлык арты явызлык эшләүдән курыкмый»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Вәгазьче 8:11). Әйе, ата-ана балага кешеләр алдында яки яшьтәшләре алдында, аны уңайсызландырмас өчен, җәза бирүдән тыелырга мөмкин. Әмма балалар, ата-аналарының хәтта җәзаларга карата да «әйе» дигән сүзе — «әйе» булса, «юк» — «юк» булса, үзләрен тынычрак хис итә һәм ата-аналарын күбрәк ярата һәм хөрмәт итә (Маттай 5:37).

13, 14. Ата-аналар үз балаларын тәрбияләгәндә, ничек Йәһвә үрнәген тота алалар?

13 Яратып җәза бирү нәрсә аңлата? Ата-ана баласына карап җәзаны сайларга тиеш. «Безнең ике кызыбызны төрлечә төзәтергә кирәк иде,— дип әйтә Пам.— Берсенә туры килгән җәза икенчесенә туры килми иде». Аның ире Ларри болай дип аңлата: «Безнең олы кызыбыз үзсүзле иде һәм аңа каты җәза кирәк иде. Әмма кече кызыбызга каты сүз һәм хәтта караш та җитәрлек иде». Әйе, яратучан ата-ана һәрбер баласына нинди җәза файдалы икәнен белергә тырыша.

14 Йәһвә һәрбер хезмәтчесенең көчле якларын һәм кимчелекләрен белә һәм бу яктан ата-аналарга яхшы үрнәк бирә (Еврейләргә 4:13). Өстәвенә, җәза биргәндә Йәһвә беркайчан да чиктән тыш каты да, чамадан тыш йомшак та булмый. Ул һәрвакыт үз халкын «кирәгенчә генә» төзәтә (Иремия 30:11). Ата-аналар, сез үз балаларыгызның көчле якларын һәм кимчелекләрен беләсезме? Моны аларны уңышлы итеп һәм ярату белән тәрбияләр өчен кулланасызмы? Шулай икән, сез үз балаларыгызны чыннан да яратасыз.

Балаларыгыз белән эчкерсез сөйләшегез

15, 16. Ата-аналар үз балаларын эчкерсез сөйләшергә ничек дәртләндерә ала, һәм кайбер мәсихче ата-аналар бу яктан нинди ысулны сайлаган?

15 Мәхәббәтнең тагын бер үзенчәлеге турында Паул болай дип язган: «Мәхәббәт ялганга сөенми, бәлки хакыйкатькә шатлана» (1 Көринтлеләргә 13:6). Ата-аналар үз балаларын гаделлекне һәм хакыйкатьне яратырга ничек өйрәтә ала? Балаларны үз хисләрен эчкерсез сөйләргә дәртләндерегез. Моны алар әйткән сүзләр сезне күңелсезләндерсә дә эшләгез, бу бик мөһим. Билгеле, балалар әйткән фикерләр һәм хисләр гадел нормаларга туры килгәндә, ата-аналар сөенә. Әмма кайчакта баланың эчкерсез сүзләре аның бозык эшләр эшләргә омтылышы бар икәнен күрсәтергә мөмкин (Яратылыш 8:21). Ул чакта ата-аналар үзләрен ничек тотарга тиеш? Ата-аналарның беренче теләге — балаларны моның өчен шунда ук сүгеп ташлау булырга мөмкин. Ләкин ата-аналар алай эшләсә, балалар тиздән ата-ана ишетергә теләгәнне генә сөйли башлаячак. Әлбәттә, әдәпсез сөйләмне шунда ук төзәтергә кирәк. Ләкин балаларны әдәпле сөйләшергә өйрәтү һәм аларга нәрсә әйтергә икәнен билгеләп тору арасында аерма бар.

16 Ата-аналар үз балаларын эчкерсез сөйләшергә ничек дәртләндерә ала? Мәкалә башында искә алынган Элия болай дип сөйли: «Балалар безне күңелсезләндергән нәрсәләр сөйләгәндә, без үзебезне тыныч тотарга тырыштык. Бу безгә эчкерсез сөйләшергә ярдәм итте». Том исемле бер әти болай дип әйтә: «Без кызыбызны, ул безнең белән риза булмаганда да, үз хисләрен безгә сөйләргә дәртләндерә идек. Без шуны белә идек: без аны бүлдереп, үз фикеребезне аңа тагарга тырышсак, ул үз-үзенә ышанмый башлар иде һәм үз хисләрен безгә сөйләүдән туктар иде. Без аның сөйләгәннәрен тыңлап, аны үзебезне тыңларга дәртләндерә идек». Һичшиксез, балалар ата-аналарына буйсынырга тиеш (Гыйбрәтле сүзләр 6:20). Әмма ата-ана үз балалары белән эчкерсез сөйләшсә, алар шулай итеп балаларга дөрес карарлар кабул итәргә ярдәм итәчәк. Винсент, аның дүрт баласы бар, болай дип әйтә: «Балалар иң яхшы карарга килсен өчен, без еш кына туган хәлнең уңай һәм тискәре якларын карап чыга идек. Бу аларга фикер йөртү сәләтләрен үстерергә ярдәм итте» (Гыйбрәтле сүзләр 1:1—4).

17. Ата-аналар нәрсәгә ышана ала?

17 Әлбәттә, ата-аналар камил түгел, һәм аларның берсе дә Изге Язмалардагы бала тәрбияләү буенча киңәшләрне төгәл итеп үти алмый. Шулай да сез шуңа ышана аласыз: сезнең балаларыгыз аларны түземлек, шәфкать һәм ярату күрсәтеп тәрбияләргә тырышканыгыз өчен бик рәхмәтле булачак. Йәһвә, һичшиксез, сезнең тырышлыгыгызны фатихалаячак (Гыйбрәтле сүзләр 3:33). Барлык мәсихчеләр үз балаларында, үзләрендә кебек, Йәһвәгә карата нык ярату үстерергә телиләр. Ата-аналар бу яхшы максатка ничек ирешә ала? Киләсе мәкаләдә бу сорауга җавап алырбыз.

Хәтерлисезме?

• Балаларны аңлау ничек ата-анага түземле булырга ярдәм итә?

• Ярату һәм яхшы төзәтү бер-берсе белән ничек бәйле?

• Ни өчен ата-аналарга балалар белән эчкерсез сөйләшү мөһим?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[21 биттәге иллюстрацияләр]

Ата-аналар, сез үз бала чагыгызны хәтерлисезме?

[23 биттәге иллюстрация]

Сез балаларыгыз белән эчкерсез һәм ачык итеп сөйләшәсезме?