Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Балаларыгызны Йәһвәне яратырга өйрәтегез

Балаларыгызны Йәһвәне яратырга өйрәтегез

Балаларыгызны Йәһвәне яратырга өйрәтегез

«Аларның яшь уллары көчленең кулындагы уклар шикелле» (МӘДХИЯ 126:4)

1, 2. Нинди мәгънәдә балалар «көчленең кулындагы уклар шикелле»?

ҖӘЯЧЕ ук атарга әзерләнә. Ул укны әкрен генә җәя керешенә урнаштыра һәм бар көченнән җәяне киерә. Әлбәттә, моның өчен көч кирәк, әмма ул укны ашыкмыйча төзи, һәм шуннан соң гына атып җибәрә. Ук төзәлгән ноктага эләгерме? Бу төрле сәбәпләргә, шул исәптән җәяченең осталыгына, җил көченә һәм укның сыйфатына бәйле.

2 Сөләйман патша балаларны «көчленең кулындагы уклар» белән чагыштырган (Мәдхия 126:4). Бу нәрсәне аңлата? Әйдәгез карап чыгыйк. Җәяче укны җәясендә күп вакыт тотмый. Мишеньгә тидерер өчен, ул аны тиз генә атарга тиеш. Шулай ук ата-ананың да үз балаларында Йәһвәгә карата эчкерсез ярату үстерер өчен вакыты күп түгел: күз ачып йомганчы алар үсәләр һәм өйдән китәләр (Маттай 19:5). Алар төзәлгән ноктага эләгерме? Башкача әйткәндә, балалар өйләрен ташлап киткәч, Аллаһыны яратуларын һәм аңа хезмәт итүләрен дәвам итәрме? Бу күп сәбәпләргә, мәсәлән, ата-ананың тәҗрибәсенә, балалар үскән шартларга һәм баланың бирелгән тәрбиягә мөнәсәбәтенә бәйле. Әйдәгез, бу өч сәбәпнең һәрберсен җентекләп тикшерик. Башта тәҗрибәле ата-ана булу нәрсә аңлата икәнен карап чыгыйк.

Тәҗрибәле ата-ана яхшы үрнәк бирә

3. Ни өчен ата-аналар үз сүзләре буенча эш итәргә тиеш?

3 Гайсә үзенең өйрәткәннәре буенча яшәгән һәм бу яктан ата-аналарга үрнәк күрсәткән (Яхъя 13:15). Ә «өйрәткәннәре буенча гамәл кылмаган» фарисейләрне ул хөкем иткән (Маттай 23:3). Ата-аналар үз балаларында Йәһвәгә карата ярату үстерергә теләсә, алар үз сүзләре буенча эш итәргә тиеш. Буш сүзләр кереше булмаган җәя кебек файдасыз (1 Яхъя 3:18).

4. Ата-аналар үзләренә нинди сораулар бирергә тиеш һәм ни өчен?

4 Ни өчен ата-ананың үрнәге шулкадәр мөһим? Олылар Аллаһыны Гайсәнең үрнәгенә карап яратырга өйрәнгән кебек, балалар да Йәһвәне үз ата-анасының үрнәгенә карап яратырга өйрәнә ала. Баланың дуслары аны я ныгыта, я аның «яхшы әхлагын боза» (1 Көринтлеләргә 15:33). Баланың характеры һәм карашлары формалашкан елларда ул ата-анасы белән бик күп вакыт үткәрә, һәм алар аңа иң якын дуслар була. Шуңа күрә ата-аналар үзләренә мондый сораулар бирергә тиеш: «Мин балама яхшы дусмы? Минем үрнәгем аны яхшы гадәтләр үстерергә дәртләндерәме? Мин мөһим эшләрдә, мәсәлән дога кылып һәм Изге Язмаларны өйрәнеп, үрнәк күрсәтәмме?»

Тәҗрибәле ата-ана үз балалары белән дога кыла

5. Ата-ананың догаларыннан балалар нәрсәгә өйрәнә ала?

5 Бала үз ата-анасының догаларын тыңлап, Йәһвә турында күп нәрсәләр белә ала. Ашар алдыннан һәм Изге Язмалар өйрәнер алдыннан Аллаһыга рәхмәт әйтүеңне ишеткәндә, алар нәрсәгә өйрәнә ала? Алар шуны белерләр: Йәһвә безнең физик ихтыяҗларыбыз турында кайгырта һәм безне рухи хакыйкатьләргә өйрәтә, без моның өчен аңа рәхмәтле булырга тиеш. Бу кыйммәтле сабаклар (Ягъкуб 1:17).

6. Ата-ана үз балаларына Йәһвә аларның һәрберсе турында кайгырта икәнен аңларга ничек ярдәм итә ала?

6 Әмма син үз гаиләң белән башка нәрсәләр турында да дога кыласың икән һәм догаларыңда сине һәм балаларыңны борчый торган сораулар турында әйтәсең икән, бу тагы да файдалырак булачак. Син үз балаларыңа шуны аңларга ярдәм итәчәксең: Йәһвә — сезнең гаиләгезнең өлеше, һәм ул сезнең һәрберегез турында кайгырта (Эфеслеләргә 6:18; 1 Петер 5:6, 7). Бер әти кеше болай дип сөйли: «Безнең кызыбыз туганнан соң без һәрвакыт аның белән дога кылдык. Ул олырак үскәч, без башка кешеләр белән мөнәсәбәтләргә кагылышлы һәм аны борчыган сораулар турында дога кыла идек. Ул кияүгә чыгып, өйдән киткәнче, без һәр көн аның белән бергә дога кылдык». Син дә үз балаларың белән һәр көн дога кыласыңмы? Син аларга Йәһвәне дус итеп, аларның физик һәм рухи ихтыяҗларын һәм шулай ук эмоциональ ихтыяҗларын Кайгыртучы итеп күрергә булыша аласыңмы? (Филиппуйлыларга 4:6, 7).

7. Ата-ана нәрсә белергә тиеш һәм догага бу ничек тәэсир итәчәк?

7 Әлбәттә, балаңның тормышында булган хәлләрне белсәң, моның турында догаларыңда да әйтә алырсың. Ике кыз үстергән ата кешенең сүзләренә игътибар итик: «Һәр атна азагында мин үземә ике сорау бирә идем: „Бу атнада минем кызларымны нинди сораулар борчый иде? Һәм аларның тормышында нинди яхшы вакыйгалар булды?“» Ата-аналар, сез дә андый сорауларны үзегезгә бирегез һәм бергә дога кылганда үз балаларыгызның шатлыгы һәм борчылулары турында әйтегез. Алай эшләсәгез, сез аларны Йәһвәгә, доганы Ишетүчегә, дога кылырга да һәм аны яратырга да өйрәтәчәксез (Мәдхия 64:3).

Тәҗрибәле ата-ана балаларда Изге Язмаларны өйрәнергә гадәт үстерә

8. Ни өчен ата-аналар үз балаларына Аллаһы Сүзен өйрәнү гадәтен үстерергә ярдәм итәргә тиеш?

8 Ата-ана баланың Аллаһы белән мөнәсәбәтләренә ничек тәэсир итә ала? Һәркайсы мөнәсәбәтләр үссен һәм саклансын өчен, кешеләр бер-берсенә сөйләргә генә түгел, шулай ук тыңларга да тиеш. Йәһвәне тыңларга бер мөмкинлек — бу Изге Язмаларны «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» биргән басмалар ярдәмендә өйрәнү (Маттай 24:45—47; Гыйбрәтле сүзләр 4:1, 2). Шуңа күрә үз балаларына Йәһвә белән нык һәм якын мөнәсәбәтләр булдырырга ярдәм итәр өчен, ата-аналар аларда Аллаһы Сүзен өйрәнергә гадәт үстерергә тиеш.

9. Балаларга Изге Язмалар өйрәнү гадәтен үстерергә ничек ярдәм итеп була?

9 Балаларга Изге Язмалар өйрәнү гадәтен үстерергә ничек ярдәм итеп була? Бу яктан иң яхшы ярдәм — ата-ананың үрнәге. Балаларың синең регуляр рәвештә Изге Язмаларны укуыңны һәм өйрәнүеңне күрәме? Билгеле, гаилә турында кайгыртканга синең эшең бик күптер, һәм син укырга һәм өйрәнергә вакыт кайдан табып була дип сорарсың. Ләкин үзеңнән болай дип сора: «Балалар минем телевизор карап утырганымны еш күрәме?» Шулай булса, син бу вакытның өлешен Изге Язмаларны өйрәнүгә багышлап, аларга яхшы үрнәк күрсәтә аласыңмы?

10, 11. Ни өчен ата-аналар регуляр рәвештә гаилә белән Изге Язмаларны өйрәнергә тиеш?

10 Балаларны Йәһвәне тыңларга өйрәтер өчен тагын бер яхшы мөмкинлек — бу регуляр рәвештә гаилә белән Изге Язмаларны өйрәнү (Ишагыйя 30:21). Әмма кайберәүләр болай дип сорарга мөмкин: «Ата-аналар балаларын регуляр рәвештә җыелыш очрашуларына алалар икән, ни өчен аларга гаилә өйрәнүе кирәк?» Моның өчен берничә сәбәп бар. Йәһвә ата-аналарга үз балаларын өйрәтергә йөкләмә биргән (Гыйбрәтле сүзләр 1:8; Эфеслеләргә 6:4). Гаилә белән Изге Язмаларны өйрәнү балаларга шуны аңларга ярдәм итә: Йәһвәгә гыйбадәт кылу кешеләр алдында гына үткәрелә торган йола түгел, ә гаилә тормышының бер өлеше булып тора (Канун 6:6—9).

11 Өстәвенә, яхшы оештырылган гаилә өйрәнүе ата-аналарга балаларының рухи һәм әхлакый сораулар турында карашын белергә ярдәм итә ала. Балалар кечкенә булганда, ата-аналар «Изге Язмаларга нигезләнгән хикәяләр китабы» * кебек басмаларны куллана алалар. Бу китапта Изге Язмалардан китерелгән хикәяләрне карап чыкканда, ата-аналар үз балаларының бу хикәяләр турында фикерләрен сорарга мөмкин. Шуннан соң алар балалары белән Изге Язмалардан китерелгән шигырьләр турында фикер алыша алалар. Шулай эшләп, ата-аналар балаларына «яхшылык белән яманлыкны аерырга» ярдәм итә ала (Еврейләргә 5:14).

12. Ата-аналар гаилә өйрәнүен ничек баланың ихтыяҗларына карап үткәрә ала, һәм бу яктан сез нинди ысулларны файдалы дип саныйсыз?

12 Балалар үскән саен өйрәнүне аларның ихтыяҗларына карап үткәрергә кирәк. Мәсәлән, бер пар үз кызларына мәктәп дискотекасына йөрергә ярыймы дигән сорау турында уйланырга ярдәм иткән. Әти кеше болай дип сөйли: «Без кызларыбызга киләсе гаилә өйрәнүендә без балалар булабыз, ә сез әти-әни буласыз дидек. Кызлар кем әти, ә кем әни булачагын үзләре сайларга тиеш иде, ләкин иң мөһиме: алар бергә бу сорауны тикшереп, мәктәп дискотекасына йөрергәме яки юкмы икәнен әйтергә тиеш иде». Нәтиҗәсе нинди булган? «Кызларыбыз (әти-әни ролендә) безгә (балалар ролендә) дискотекаларга йөрү акылсыз икәнен Изге Язмаларга нигезләнеп аңлатканда, аларның яхшылык белән яманлыкны аера белүе безне гаҗәпләндерде,— дип дәвам итә әти кеше.— Алар дискотека урынына ял итүнең башка яраклы төрен тәкъдим итеп, безне тагы да күбрәк хәйранга калдырдылар. Без аларның фикер йөртүен һәм теләкләрен аңлый башладык». Әйе, гаилә өйрәнүе гаилә ихтыяҗларына туры килсен һәм регуляр булсын өчен, ныклык һәм фантазия кирәк, ләкин тырышлык бүләкләнәчәк (Гыйбрәтле сүзләр 23:15).

Гаиләгездә тынычлык булсын

13, 14. а) Ата-аналар өйдә тыныч шартлар ничек булдыра ала? б) Ни өчен хаталарны тану файдалы?

13 Җәяче укны җилсез көнне атып җибәрсә, ук төзәлгән ноктага эләгәчәк дип өметләнеп була. Шулай ук балаларга да, өйдә тынычлык булса, Йәһвәне яратырга өйрәнергә җиңелрәк булачак. «Тәкъвалык орлыкларын тынычлыкта чәчәләр һәм ул орлыклар тынычлык булдыручыларга уңыш китерә»,— дип язган Ягъкуб (Ягъкуб 3:18). Ата-ана өйдә тыныч шартлар ничек булдыра ала? Ир белән хатынга үзләренең бер-берсе белән яхшы мөнәсәбәтләрен сакларга кирәк. Бер-берсен яраткан һәм хөрмәт иткән ир белән хатынга балаларын башкаларны, шул исәптән Йәһвәне, яратырга һәм хөрмәт итәргә өйрәтү җиңелрәк булачак (Гәләтиялеләргә 6:7; Эфеслеләргә 5:33). Ярату һәм хөрмәт итү тынычлык булдырырга ярдәм итә. Бер-берсе белән тату яшәгән ирле-хатынлы гаиләдә туган авырлыкларны яхшырак чишә ала.

14 Әлбәттә, җирдә хәзерге вакытта камил никах булмаган кебек, камил гаилә дә юк. Кайвакыт ата-аналар үз балаларына карата изге рух җимешен күрсәтмәскә мөмкин (Гәләтиялеләргә 5:22, 23). Андый очракларда ата-аналар нәрсә эшләргә тиеш? Алар хата эшләгәннәрен таныса, бу балаларның аларга карата хөрмәтен киметерме? Рәсүл Паул мисалын карап чыгыйк. Ул күп кешеләр өчен рухи яктан ата кебек булган (1 Көринтлеләргә 4:15). Әмма ул хаталар эшләгәнен ачыктан-ачык таныган (Римлыларга 7:21—25). Шулай да аның басынкы һәм намуслы булуы безнең аңа карата хөрмәтебезне киметми, ә киресенчә үстерә. Паул хаталар эшләсә дә, бер дә шикләнмичә Көринттәге җыелышка болай дип язган: «Мин Мәсихтән үрнәк алган кебек, сез дә миннән үрнәк алыгыз» (1 Көринтлеләргә 11:1). Син дә үз хаталарыңны танысаң, балаларың синең кимчелекләреңә игътибар итмәс.

15, 16. Ни өчен ата-аналар үз балаларын мәсихче кардәшләрен яратырга өйрәтергә тиеш, һәм моны ничек эшләп була?

15 Ата-аналар балалары Йәһвәне яратсын өчен тагын нәрсә эшли ала? «Әгәр берәү: „Мин Аллаһыны яратам“,— дип әйтсә, ә үзенең имандаш туганына нәфрәтләнсә, ул — ялганчы. Чөнки үзе күргән туганын яратмаучы кеше күрмәгән Аллаһыны ярата алмый»,— дип язган рәсүл Яхъя (1 Яхъя 4:20, 21). Шуңа күрә сез балаларыгызны мәсихче кардәшләрегезне яратырга өйрәткәндә, аларны Аллаһыны яратырга өйрәтәсез. Ата-аналар үзләреннән болай дип сорарга тиеш: «Җыелыш турында мин күбрәк уңай караш белән яки тискәре караш белән сөйлимме?» Моны ничек белеп була? Игътибар белән балаларыгызның очрашулар һәм җыелыштагылар турында сөйләгәннәрен тыңлагыз. Сез аларның сүзләрендә үз фикерләрегезнең чагылганын ишетерсез.

16 Ата-аналар үз балаларына рухи кардәшләрен яратырга ничек ярдәм итә ала? Ике яшүсмер малайның атасы Питер болай дип сөйли: «Безнең малайларыбыз кечкенә булса да, без һәрвакыт рухи яктан җитлеккән кардәшләрне кунакка чакырдык, бу безгә күп шатлык китерә иде. Малайларыбыз Йәһвәне яраткан кешеләр белән аралашып үсте. Алар Аллаһыга хезмәт итү шатлыклы тормыш юлы икәнен аңладылар». Биш кызы булган Деннис болай ди: «Без үз кызларыбызны җыелыштагы олырак пионерлар белән дуслашырга дәртләндерә идек, һәм мөмкинлек булганда күчеп йөрүче күзәтчеләргә һәм аларның хатыннарына кунакчыллык күрсәтә идек». Син үз балаларыңа җыелышка зур гаиләңә кебек карарга ярдәм итә аласыңмы? (Марк 10:29, 30).

Баланың җаваплылыгы

17. Балалар ахыр чиктә үзләре нәрсә сайларга тиеш?

17 Җәяче мисалына кире кайтыйк. Ул, бәлкем, оста җәячедер дә, ләкин ук кәкрәйсә, ул мишеньгә тидерә алмас. Һичшиксез, ата-аналар образлы әйткәндә андый кәкрәйгән укны турайтырга һәм баланың фикер йөртүен үзгәртергә тырышачаклар. Әмма балалар ахыр чиктә үзләре сайларга тиеш: я бу дөньяга үзләрен кәкрәйтергә юл куярга, я Йәһвәгә «адымнарын тугры якка юнәлдерергә» рөхсәт итәргә (Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6; Римлыларга 12:2).

18. Баланың сайлавы башкаларга ничек тәэсир итә ала?

18 Ата-аналарның үз балаларын «Раббының үгет-нәсыйхәтләрен истә тотып, тәртипкә өйрәтергә һәм тәрбияләргә» мөһим бурычы булса да, бала ахыр чиктә нинди юл сайларга икәнен үзе хәл итә (Эфеслеләргә 6:4). Шуңа күрә, балалар, үзегезгә мондый сорау бирегез: «Мин әти-әниемне тыңлармынмы?» Тыңласагыз, сез иң яхшы тормыш юлы сайлаячаксыз. Сез үз ата-аналарыгызны бик бәхетле итәчәксез. Ә иң мөһиме: сез Йәһвә йөрәген сөендерәчәксез (Гыйбрәтле сүзләр 27:11).

[Искәрмә]

^ 11 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

Хәтерлисезме?

• Ата-аналар балаларын дога кылырга һәм Изге Язмаларны өйрәнергә ничек өйрәтә ала?

• Ата-аналар өйдә тыныч шартлар ничек булдыра ала?

• Балаларга нинди сайлау ясарга кирәк, һәм бу сайлау башкаларга ничек тәэсир итә ала?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[26 биттәге иллюстрация]

Син Изге Язмаларны өйрәнеп, балаңа яхшы үрнәк күрсәтәсеңме?

[27 биттәге иллюстрация]

Гаиләдәге тынычлык бәхетле булырга ярдәм итә