Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Иҗади эшләр белән сокланганда, Автор хакында белергә тырышыгыз

Иҗади эшләр белән сокланганда, Автор хакында белергә тырышыгыз

Иҗади эшләр белән сокланганда, Автор хакында белергә тырышыгыз

СЕЗ Италиянең рәссамы һәм скульпторы Микеланджело хакында, бәлкем, ишеткәнегез бардыр. Әмма аның үз куллары белән ясаган атаклы эшләренең оригиналын күргәнегез булмаса да, сез бер сәнгать белгеченең сүзләре белән ризалашырсыз. Ул Микеланджелоны «иң бөек һәм тиңе булмаган рәссам» дип атаган. Әйе, ул чыннан да талант. Без аның сәнгате белән соклансак, аның бөек остаз булуын да танырга тиеш.

Ә хәзер җирдәге тормышның акылга сыймаслык күптөрлелеге һәм катлаулыгы турында уйланыйк. Бер газетта биология фәннәр профессорының мондый сүзләре китерелгән булган: «Биология карашы белән караганда, табигатьнең ният белән барлыкка китерелгәне ачык күренә». «Тормыш ниятнең барлыгын күрсәтүче дәлилләр белән тулы»,— дип өстәгән ул («The New York Times»). Тирә-яктагы шедеврлар белән сокланып, шул ук вакыт аларның авторы юк дип әйтү дөрес булырмы?

Рәсүл Паул табигатьне еш кына күзәткән һәм «Тудыручыга түгел, бәлки тудырылганга табынучы һәм хезмәт итүче» кешеләр хакында сөйләгән (Римлыларга 1:25). Киң таралган эволюция теориясе аркасында кайберәүләр ниятнең авторы һичшиксез булырга тиеш дигән фикерне танырга теләми. Ләкин бу теория фәнне яхшы яктан күрсәтә дип әйтеп буламы? Вена шәһәренең католик архиепискобы Кристоф Шёнборн ясаган нәтиҗәгә игътибар итегез. Аның сүзләре бер газетта китерелә: «Тереклекнең барлыкка килүендә югарыдан килүче акылның катнашуына дәлилләрне кире кагучы яки аларга игътибар итмәүче һәркайсы теория — бу фән түгел, ә идеология гына» («The New York Times»).

Фән «һәлак» булмасмы?

Ләкин башка фикер дә бар. Кайберәүләр Авторның барлыгын күрсәтүче дәлилләрне кабул итү «фәнни тикшерүләргә комачаулар» дип саный. Бер журналда моңа охшаш мондый фикер китерелә: «Әгәр табигатьтә барысы — иҗат итүченең эшләре дип танысак, ул чакта фән үтә алмаслык киртәгә килеп төртеләчәк, һәм „һәлак“ булачак. Чөнки фәндә тикшерүләр өчен һәрвакыт иркенлек булырга тиеш» («New Scientist»). Куркыр өчен нигез бармы? Һич тә юк. Ни өчен без алай дип әйтә алабыз?

Әгәр Галәм һәм җирдәге тереклек үзеннән-үзе һәм эволюция аркасында килеп чыккан дисәк, ул чакта моның барысын акылга нигезләнеп аңлатып булмаячак. Ләкин бар нәрсәне акыллы Барлыкка Китерүче яраткан дип танысак, тикшерүләргә акылга сыймаслык иркенлек ачыла, бу безне аның Галәмне барлыкка китергәндә күрсәткән гаҗәеп иҗаты турында уйланырга дәртләндерә. Бер мисал карап чыгыйк. Сәнгать белгечләре «Мона Лиза» картинасының авторы Леонардо да Винчи икәнен белсә дә, аның рәсем ясау ысулларын һәм ул кулланган буяу төрләрен әле дә өйрәнәләр. Нәкъ шулай ук без дә: бар тереклек бер Авторның, яисә Иҗат итүченең, нияте буенча барлыкка китерелгән дип танысак та, бу безне аның барлыкка китергәннәрен тикшерүдән, алар күптөрле һәм катлаулы булса да, тыеп тормаска тиеш.

Изге Язмаларда тикшерүләрне туктатырга түгел, ә рухи сорауларга һәм фәнгә кагылышлы сорауларга җавапны эзләргә өндәү язылган. Борынгы Исраил патшасы Давыт оста булдырылган кеше тәне турында уйланып, менә нинди нәтиҗәгә килгән: «Мин искиткеч итеп тудырылган. Синең эшләрең искитәрлек, һәм минем җаным моны бик аңлый» (Мәдхия 138:14). Изге Язмаларда Барлыкка Китерүче тәкъва кеше Әюбкә мондый сорау биргән дип әйтелә: «Син җир киңлеген карап чыктыңмы?» (Әюб 38:18). Бу сорау Иҗат Итүчегә ышану фәнни эзләнүләргә һәм белем алуга комачаулый дигәнне аңлатмый. Киресенчә, Барлыкка Китерүче безне аның иҗади эшләрен игътибар белән тикшерергә чакыра. Ә Ишагыйя пәйгамбәр безне Иҗат Итүченең үзе белән яхшырак танышырга дәртләндерә. Ул болай дип яза: «Күзләрегезне күк биеклегенә күтәрегез һәм карагыз: кем аларны барлыкка китергән?» Шуннан соң Ишагыйя 40:26 да Эйнштейнның яхшы билгеле булган E=mc2 формуласы белән тулысынча туры килә торган сүзләр китерелә. Асылда Изге Язмаларның бу шигырендә Галәм гадәттән тыш зур энергиянең һәм көчнең чыганагы ярдәмендә барлыкка килгән дип әйтелә.

Шуны әйтергә кирәк: барлыкка китерелгән дөньяга кагылышлы сорауларга җавап табу җиңел түгел. Чөнки безнең белемнәребез чикле һәм Галәмдәге күп нәрсәне без аңлап бетерә алмыйбыз. Моны Әюб яхшы аңлаган. Ул Барлыкка Китерүчене җиребезне бушлыкка элеп куйганы өчен һәм җир өстеннән яңгыр болытлары җәйгәне өчен данлаган (Әюб 26:7—9). Әмма Әюб шуны белгән: бу бар эшләр — Барлыкка Китерүче «юлларының кырыйлары гына» (Әюб 26:14). Ул, һичшиксез, табигать турында күбрәк белем алырга теләгән. Шулай ук Давыт та үз белеменең чикле булуын таныган һәм: «Синең белүеңә исем китә, ул минем көчемнән югары, аны аңлар хәлем юк»,— дип язган (Мәдхия 138:6).

Барлыкка Китерүченең барлыгын тану фән үсешенә бер дә комачауламый. Чөнки рухи сорауларны һәм фәнгә кагылышлы сорауларны бөтен яктан тикшерер өчен хәтта мәңгелек тә җитмәячәк. Борынгы заманда бер акыллы патша басынкылык күрсәтеп болай дип язган: «[Аллаһы] аларны бәндәләренең күңеленә мәңгегә сеңдергән; әмма кеше Аллаһы кылган эшне башыннан алып ахырынача аңлап бетерә алмый» (Вәгазьче 3:11).

«Уңайлы аңлатма»?

Кайберәүләр болай дип әйтә: әгәр фән берәр нәрсәне исбат итә алмаса, кешеләр Аллаһыны «искә төшерәләр». Башка сүзләр белән әйткәндә, мондый кешеләр болай дип саный: «ниятнең Авторы» дигән әйтем фән аңлата алмаган «тишекләрне» ямар өчен «уңайлы аңлатма» итеп кулланыла, ә «Аллаһы» дигән сүз берәр нәрсә аңлашылмаса, «тылсым таягы» булып тора. Ләкин нинди тишекләр турында сүз бара? Бәлки, бу без белмәгән ниндидер кечкенә һәм әһәмиятсез нәрсәләрдер? Һич тә юк, «тишекләр» киң танылган Дарвин теориясендә бар. Һәм эволюция теориясен яклаучылар биология карашыннан бу тишекләрне «ямый» алмый. Ачыктан-ачык әйткәндә, нәкъ Дарвинның теориясе эволюцияне яклап чыккан һәм исбат ителмәгән фикерләргә таянган кешеләр өчен «уңайлы аңлатма» булды.

Изге Язмаларда әйтелгән Барлыкка Китерүче «уңайлы аңлатма» түгел. Ул бу дөньяны барлыкка китергән һәм бу дөнья аның ярдәмендә яшәп килә. Мәдхия җырлаучы Йәһвәнең бар нәрсәне барлыкка китергән иҗади көчен мактаган һәм болай дигән: «Чөнки тереклек чишмәсе Синдә шул, Синең яктыңда яктылык күрәбез» (Мәдхия 35:10). Ул «күкне, җирне, диңгезне һәм алардагы барлык нәрсәләрне барлыкка китерүче» дип атала (Рәсүлләр 4:24; 14:15; 17:24). Шуңа күрә беренче гасырдагы бер укытучы Аллаһы «һәрнәрсәне бар иткән» дип язган (Эфеслеләргә 3:9).

Өстәвенә, Аллаһы «күкнең уставларын», ягъни материя һәм энергия белән идарә итә торган законнарны урнаштырган, һәм безнең көннәргә хәтле бу законнарны җитди тикшерәләр (Әюб 38:33). Иҗат Итүченең нияте бөтен нәрсәгә кагылган һәм максатчан булган, һәм аның ихтыяры буенча җир күп санлы тереклек белән тулы.

Акылыбызны кулланып уйлап карыйк

Ә хәзер, әйдәгез, акылыбызны кулланып уйлап карыйк. Галим Джон Хорген төрле фәнни теорияләрнең дөреслеген тикшерү турында болай язган: «Дәлилләр ышанычсыз булганда, акылыбызны кулланып уйланудан курыкмаска кирәк».

Тормыш үзеннән-үзе, ниндидер көчләр аркасында барлыкка килгән дип әйтү акыллымы? Эволюция теориясе киң таралган булса да, күп акыллы кешеләр, шул исәптән галимнәр дә, акыллы Барлыкка Китерүченең булуына ышаналар. Ә бер биохимия профессорының сүзләре буенча, «тулаем алганда кешеләр бар тереклекне кемдер булдырган дип нык ышана». Ләкин ни өчен ышаналар? Күп кешеләр Паулның сүзләре белән ризалашыр: «Һәрбер йортны кем дә булса берәү сала» (Еврейләргә 3:4). Аннан соң Паул мондый нәтиҗә ясый: «Ә һәммә нәрсәне Аллаһы бар кылган». Йортны төзер өчен конструктор һәм төзүче кирәк дип әйтәбез икән, катлаулы күзәнәк үзеннән-үзе барлыкка килгән дип әйтү акылсыз булыр иде.

Изге Язмаларда Барлыкка Китерүченең барлыгын танымаган кешеләр хакында болай дип әйтелә: «Акылсыз үз күңелендә: „Алла юк“,— дип әйткән» (Мәдхия 13:1). Бу сүзләр белән мәдхия җырлаучы Барлыкка Китерүчене танымаган кешеләрне хөкем итә. Андый кешеләр үзләренең шәхси фикерләренә нигезләнеп эш итә, алар башка фикерләрне исәпкә алмыйлар. Акыллы кешеләр исә акылны кулланып уйланалар һәм басынкылык белән Барлыкка Китерүченең булуын таныйлар (Ишагыйя 45:18).

Күп акыллы кешеләр Иң югары Акылның барлыгын күрсәтүче дәлилләргә ышаналар.

Ниятнең Авторы белән танышыгыз

Әгәр кеше яратылган икән, нинди максат белән яратылган? Нәрсә өчен без яшибез? Фән генә канәгатьләндерүче җавап бирә алмый. Ләкин андый мөһим сорауларны игътибарсыз калдырырга ярамый. Бу очракта Изге Язмалар булыша. Анда Йәһвә Барлыкка Китерүче һәм бөек ниятләр Аллаһысы дип әйтелә. Аның бар эшләрендә тирән мәгънә бар. Изге Язмаларда кешеләргә кагылышлы Аллаһы нияте ачыла, анда безгә өмет һәм искиткеч киләчәккә гарантия бирелә.

Кем соң ул Йәһвә? Ул нинди Аллаһы? Йәһвә Шаһитләре сезгә шатлык белән Бөек Барлыкка Китерүче турында белем алырга ярдәм итәчәк. Аллаһы исеме нәрсә аңлата, аның нинди сыйфатлары бар һәм аның кешеләргә карата мөнәсәбәте нинди? Алар сезгә бу сорауларга җавап алырга булышыр. Аның Сүзен, Изге Язмаларны, укыганда сез шуны күрерсез: аның бөек иҗади эшләре белән соклану гына әз, аны, бу гаҗәеп шедеврларның Авторын, данлау мөһим (Мәдхия 85:12; Ачылыш 4:11).

[4 биттәге иллюстрация]

Микеланджело

[5 биттәге иллюстрацияләр]

Иҗат Итүчегә иман итү чын фән белән туры килә

[6 биттәге иллюстрация]

Тереклекнең күп төрле булуы һәм шартларга карап үзгәрүе оста ният турында шаһитлек бирә

[7 биттәге иллюстрацияләр]

Ниятнең Авторы булырга тиеш