Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Атагыз шәфкатьле»

«Атагыз шәфкатьле»

«Атагыз шәфкатьле»

«Атагыз шәфкатьле булган кебек, сез дә шәфкатьле булыгыз» (ЛҮК 6:36).

1, 2. Гайсәнең канунчылар белән фарисейләргә һәм үзенең шәкертләренә әйткән сүзләре шәфкать — бик мөһим сыйфат икәнен ничек күрсәтә?

 МУСА аша бирелгән Канун якынча 600 таләп һәм кагыйдәдән торган. Исраиллеләргә бу таләпләрне үтәргә кирәк булса да, шәфкатьле булу да бик мөһим булган. Әйдәгез Гайсәнең сүзләренә игътибар итик. Ул Аллаһының: «Мин корбанны түгел, шәфкатьлекне телим»,— дигән сүзләрен искә алып, башкаларга карата шәфкатьле булмаган фарисейләрне ике тапкыр шелтәләгән (Маттай 9:10—13; 12:1—7; Һошея 6:6). Үз хезмәтенең ахырында Гайсә болай дигән: «Кайгы сезгә, канунчылар һәм фарисейләр! Монафикълар! Сез бөтнекнең, укропның, ак әниснең уннан бер өлешен бирәсез, ә канундагы иң мөһим нәрсәне: гаделлекне, шәфкатьлекне һәм тугрылыкны читтә калдыргансыз» (Маттай 23:23).

2 Һичшиксез, Гайсә шәфкатьлелекне бик мөһим сыйфат дип санаган. Ул үз шәкертләренә: «Атагыз шәфкатьле булган кебек, сез дә шәфкатьле булыгыз»,— дигән (Лүк 6:36). Әмма бу яктан Аллаһыга «охшарга тырышыр» өчен, чын шәфкать нәрсә икәнен белергә кирәк (Эфеслеләргә 5:1). Өстәвенә, бу сыйфатның никадәр кыйммәтле икәнлеген аңласак, бу безне тагы да шәфкатьлерәк булырга дәртләндерәчәк.

Ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә шәфкатьле булу

3. Ни өчен чын шәфкать нәрсә икәнен аңлар өчен, Йәһвәнең сыйфатлары турында уйланырга кирәк?

3 Мәдхия җырлаучы болай дип җырлаган: «Ходай юмарт, шәфкатьле, озак түзүчән һәм күп рәхимле. Ходай һәркемгә дә игелекле, һәм юмартлыгы [«шәфкатьлелеге», ЯД] бар эшләрендә дә күренә» (Мәдхия 144:8, 9). Йәһвә — «һәрьяктан ярдәм итүче Аллаһы һәм шәфкать Атасы [«кызганучы Ата», ЯД]» (2 Көринтлеләргә 1:3). Башкаларны кызганып шәфкать күрсәтелә. Бу Аллаһының мөһим сыйфатларының берсе. Аның үрнәге һәм күрсәтмәләре безгә чын шәфкать нәрсә икәнен аңларга булыша.

4. Ишагыйя 49:15 тән шәфкать турында нәрсә ачыклана?

4 Ишагыйя 49:15 буенча, Йәһвә болай дип әйтә: «Хатын-кыз имчәк баласын онытырмы, үз карынының улын кызганмасмы?» Бу шигырьдә «кызгану» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе һәм Мәдхия 144:8, 9 да шәфкать турында әйтелгәндә кулланылган еврей сүзләре мәгънәсе буенча охшаш. Йәһвәне шәфкать күрсәтергә дәртләндергән хисне гадәттә имезгән ананың үз баласына булган тирән хисләре белән чагыштырып була. Сабый ач булса яки аңа берәр нәрсә кирәк булса, яратучан ана, үз баласын кызганып, аның турында кайгыртачак. Йәһвә дә үзе шәфкать күрсәткән кешеләргә карата шундый ук назлы хисләр кичерә.

5. Йәһвә исраиллеләргә карата үзенең «чиксез шәфкатьле» икәнен ничек күрсәткән?

5 Әмма ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләрне кызгану гына әз, аларга булышырга да кирәк. Мәсәлән, Йәһвәнең хезмәтчеләре якынча 3500 ел элек Мисыр коллыгында булганда, ул нәрсә хис иткән? Йәһвә Мусага болай дигән: «Мин халкымның Мисырда нинди газап чигүен күрдем һәм назыйрларның җәбереннән ничек сыкрануын ишеттем. Мин ул халыкның ачы кайгысын беләм. Шуңа күрә Мин аны мисырлылар коллыгыннан азат итәргә дип иңдем: ул җирдән алып чыгып, сөт һәм бал ага торган җиргә алып барачакмын. Ул җир иркен һәм уңдырышлы» (Чыгыш 3:7, 8). Исраиллеләр Мисырдан азат ителгәннән соң якынча 500 ел үткәч, Йәһвә аларга: «Мин Исраилне Мисырдан алып чыктым һәм сезне җәберләгән мисырлылар һәм башка патшалыклар коллыгыннан азат иттем»,— дигән (1 Патшалык 10:18). Исраиллеләр Аллаһының гадел әмерләрен тотмаганга күрә, төрле авырлыкларга очраган. Шулай да Йәһвә аларны кызганган һәм кат-кат аларны коткарган (Хакимнәр 2:11—16; 2 Паралипоменон 36:15). Бу безнең яратучан Аллаһы куркынычка һәм авырлыкларга эләккән, мохтаҗ булган кешеләр белән үзен ничек тотканын күрсәтә. Әйе, Йәһвә «чиксез шәфкатьле» (Эфеслеләргә 2:4).

6. Гайсә Мәсих шәфкать күрсәтүдә үз Атасына ничек охшарга тырышкан?

6 Гайсә Мәсих шәфкать күрсәтүдә үз Атасына төгәл охшарга тырышкан. Ике сукыр: «Әфәнде, Давыт Улы! Безне кызган!» — дип Гайсәдән үтенгәч, ул үзен ничек тоткан? Алар Гайсәдән могҗиза эшләп күзләренең ачылуын сораганнар. Ул аларның үтенечен күңелен биреп үтәгән. «Гайсә, аларны кызганып, күзләренә кулын тидерде: алар шунда ук күрә башладылар»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Маттай 20:30—34). Кызгану хисе Гайсәне күп могҗизалар эшләргә дәртләндергән: бу могҗизалар сукырларга, җенле булган кешеләргә, махау авырулы кешеләргә һәм балалары газапланган ата-аналарга булышкан (Маттай 9:27; 15:22; 17:15; Марк 5:18, 19; Лүк 17:12, 13).

7. Йәһвәнең һәм аның Улының үрнәкләреннән шәфкать турында нәрсә ачыклана?

7 Йәһвә Аллаһының һәм Гайсә Мәсихнең үрнәкләре шәфкать ике өлештән тора икәнен күрсәтә: беренчедән, ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә карата кызгану хисен тою, икенчедән, алар файдасына эшләр башкару. Шәфкатьле кеше хисләр дә кичерергә һәм эшләр дә башкарырга тиеш. Изге Язмалар буенча, шәфкатьле булу еш кына ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә игелек күрсәтү белән бәйле. Ә хөкем турында сүз барганда, шәфкать ничек күрсәтелә? Шәфкатьле булу бернәрсә эшләмәүне, мәсәлән, җәза бирүдән тыелуны аңлатырга мөмкинме?

Гөнаһ кылганнарга шәфкатьле булу

8, 9. Бирсәбия белән гөнаһ кылган Давытка ничек шәфкать күрсәтелгән булган?

8 Натан пәйгамбәр борынгы Исраил патшасы Давытның Бирсәбия белән зина кылганын фаш иткән. Соңыннан нәрсә булган? Тәүбә иткән Давыт болай дип дога кылган: «Әй Алла, Үзеңнең бөек шәфкатең буенча мине ярлыка, Үзеңнең күп рәхимлегең буенча гөнаһымны әрчеп бетер. Мине канунсызлыгымнан күп тапкырлар ю, мине гөнаһымнан да чистарт, чөнки мин үземнең канунсызланганымны тоямын, һәм гөнаһым һәрвакыт күз алдымда тора. Мин Синең алдыңда гөнаһ кылдым, һәм хәйләкәрлекне Синең күз алдыңда эшләдем» (Мәдхия 50:3—6).

9 Давыт бик нык үкенгән. Йәһвә аның гөнаһын кичергән һәм Бирсәбия белән аңа алар лаек булган җәзаны бирмәгән. Шунсын әйтергә кирәк: Муса кануны буенча, алар икесе дә үтерелергә тиеш булган (Канун 22:22). Шулай да Йәһвә аларга яшәргә рөхсәт иткән, әмма алар үз гөнаһларының бар нәтиҗәләрен күргәннәр (2 Патшалык 12:13). Аллаһы шәфкатьле булганга гөнаһларны кичерә. Әмма кирәк булганда ул җәза бирә.

10. Йәһвә безне шәфкать күрсәтеп хөкем итсә дә, ни өчен без аның шәфкатен күрсәтелергә тиеш сыйфат итеп кабул итәргә тиеш түгел?

10 «Бер кеше [Адәм] белән гөнаһ дөньяга кергәнгә», һәм «гөнаһ өчен җәза —үлем» булганга күрә, бар кешеләр үлемгә лаек (Римлыларга 5:12; 6:23). Йәһвә безне хөкем иткәндә, моны шәфкать күрсәтеп башкара. Бу безне бик юата! Әмма без Аллаһы шәфкатен күрсәтелергә тиеш сыйфат итеп кабул итәргә тиеш түгел. Канун 32:4 тә Йәһвә турында: «Аның бөтен юллары гадел»,— дип әйтелә. Шәфкать күрсәткәндә, Аллаһы үзенең камил һәм гадел нормаларын игътибарга ала.

11. Йәһвә Давытның Бирсәбия белән кылган гөнаһын тикшергәндә, гаделлек принцибына ничек тиешле хөрмәт күрсәткән?

11 Давыт һәм Бирсәбия лаек булган үлем хөкемен үзгәртер өчен, аларның гөнаһын кичерергә кирәк булган. Ләкин Исраил хакимнәренең моңа вәкаләте булмаган. Бу эшне алар тикшергән булса, аларга гаеплеләрне үлемгә хөкем итәргә туры килер иде. Моны Канун таләп иткән. Әмма Йәһвә Давыт белән килешү төзегәнгә күрә, аның гөнаһын кичерерлек нигез бармы икәнен ачыкларга теләгән (2 Патшалык 7:12—16). Шуңа күрә «бөтен дөньяның Хакиме», «йөрәк сынаучы» Йәһвә Аллаһы үзе бу эшне карап тикшерергә булган (Яратылыш 18:25; 1 Паралипоменон 29:17). Аллаһы Давытның йөрәгендә булганны төгәл билгели алган, аның тәүбә итүенең эчкерсезлеген күргән һәм аны кичергән.

12. Аллаһы гөнаһлы кешеләргә шәфкать күрсәтсен өчен, аларга нәрсә эшләргә кирәк?

12 Мирас итеп алынган гөнаһ аркасында без үлем җәзасына лаек. Безне бу җәзадан Йәһвә шәфкать күрсәтеп коткара ала. Йәһвә шәфкать күрсәткәндә гаделлеге буенча эш итә. Йәһвә, гөнаһларны үзенең гадел принципларын бозмыйча кичерер өчен, үзенең Улын, Гайсә Мәсихне, йолым корбаны итеп биргән. Бу иң бөек шәфкать күрсәтү булган (Маттай 20:28; Римлыларга 6:22, 23). Аллаһы безгә шәфкать күрсәтеп, безне мирас итеп алынган гөнаһ аркасындагы үлем җәзасыннан коткара алсын өчен, безгә «Улына иман китерергә» кирәк (Яхъя 3:16, 36).

Шәфкатьле һәм гадел Аллаһы

13, 14. Аллаһы шәфкате аның гаделлеген йомшартамы? Аңлат.

13 Шулай итеп, Йәһвәнең шәфкате аның гадел принципларына каршы килми. Әмма шәфкать гаделлеккә берәр ничек тәэсир итә дип әйтеп буламы? Аллаһының шәфкате аның гаделлеген йомшартамы, ягъни Аллаһыны гаделлеген күрсәтүдән тыямы? Юк.

14 Һошея пәйгамбәр аша Йәһвә Исраил халкына болай дигән: «Мин синең белән мәңгегә никахлашачакмын, һәм синең белән дөреслектә һәм хөкемдә [«гаделлектә», ЯД], мәрхәмәттә һәм шәфкатьлектә никахлашачакмын» (Һошея 2:19). Бу сүзләрдән шунсы күренә: Йәһвә шәфкать күрсәткәндә үзенең башка сыйфатлары, шул исәптән гаделлеге, буенча эш итә. Йәһвә — «кызганучан вә мәрхәмәтле Аллаһы... хәсислек, явыз гамәл, гөнаһларны кичерә, әмма гаеплеләргә җәза бирергә дә онытмый» (Чыгыш 34:6, 7). Йәһвә — шәфкатьле һәм гадел Аллаһы. Аның турында Изге Язмаларда болай диелә: «Ул — кыя; Аның эшләре камил, бөтен юллары гадел» (Канун 32:4). Аллаһының гаделлеге дә, шәфкате дә камил. Бер сыйфат икенчесеннән бөегрәк түгел, һәм берсен дә икенчесе белән йомшартырга кирәк түгел. Йәһвә бу сыйфатларны икесен бергә күрсәтә.

15, 16. a) Аллаһының гаделлеге каты түгел икәнен нәрсә күрсәтә? б) Йәһвә бу бозык дөнья төзелешен хөкем иткәндә, аның хезмәтчеләренә нәрсәгә шикләнмәскә була?

15 Йәһвәнең гаделлеге каты түгел. Гаделлек гадәттә эшнең юридик ягы белән бәйле, һәм суд хөкеме буенча, гаеплеләр лаеклы җәза алырга тиеш. Әмма Аллаһының гаделлеге буенча, лаеклылар коткарылырга мөмкин. Мәсәлән, Содом һәм Гоморра шәһәрләрендәге явыз яшәүчеләр юк ителгән, ә ыруг башлыгы Лут ике кызы белән коткарылган булган (Яратылыш 19:12—​26).

16 Йәһвәнең «бихисап күп» хезмәтчеләре «киемнәрен Бәрәннең каны белән юып агарткан». Шуңа күрә бер дә шикләнмәскә була: Аллаһы бу бозык дөнья төзелешен хөкем иткәндә, аларны саклап калачак. Һәм «алар зур газап кичереп киләчәк» (Ачылыш 7:9—14).

Ни өчен шәфкатьле булырга кирәк?

17. Шәфкатьле булыр өчен нинди мөһим сәбәп бар?

17 Йәһвәнең һәм Гайсә Мәсихнең үрнәкләре безгә чын шәфкать нәрсә икәнлеген аңларга булыша. Шәфкатьле булыр өчен нинди мөһим сәбәп бар? Моны Гыйбрәтле сүзләр 19:17 дә язылган сүзләрдән күрәбез: «Фәкыйрьгә күрсәтелгән игелек — Раббыга бирелгән бурыч кебек; Раббы исә үзенең бурычын кайтармый калмый». Без, Йәһвәнең һәм аның Улының үрнәге буенча, бер-беребезгә карата шәфкатьле булсак, бу Йәһвәне шатландыра (1 Көринтлеләргә 11:1). Өстәвенә, шулай итеп без башкаларны да шәфкатьле булырга дәртләндерәбез, чөнки без шәфкатьле булсак, бу башкаларда да бу сыйфатны тудыра (Лүк 6:38).

18. Ни өчен шәфкатьле булырга омтылырга кирәк?

18 Шәфкать күп кенә яхшы сыйфатларны — игелек, мәрхәмәт, ярату һәм яхшылыкны үз эченә ала. Кызгану һәм жәлләү хисләре шәфкать күрсәтүгә этәрә. Аллаһының шәфкате аның гаделлеген йомшартмый, шулай да Йәһвә үз ачуын тыя һәм сабырлык күрсәтеп гөнаһлыларга тәүбәгә килер өчен җитәрлек вакыт бирә (2 Петер 3:9, 10). Димәк, шәфкать түземлек һәм зур сабырлык белән тыгыз бәйле. Шәфкать күп яхшы сыйфатларны, шул исәптән Аллаһы рухы җимешенең төрле сыйфатларын, үз эченә алганга күрә, без шәфкать күрсәтеп үзебездә бу сыйфатларны да үстерә алабыз (Гәләтиялеләргә 5:22, 23). Шәфкатьле булырга омтылу бик мөһим!

«Шәфкатьлеләр бәхетле»

19, 20. Шәфкать нинди мәгънәдә хөкемнән өстен тора?

19 Ни өчен безгә һәрвакыт башкалар белән шәфкатьле булырга кирәк? Моны Мәсихнең шәкерте Ягъкуб болай дип аңлата: «Рәхимлелек исә хөкемнән өстен тора!» (Ягъкуб 2:13б). Ягъкуб Йәһвә хезмәтчесе башкаларга күрсәтә торган рәхимлелек, яки шәфкать, турында әйткән. Шәфкать нинди мәгънәдә хөкемнән өстен тора? Һәрбер кешенең «үзе хакында Аллаһыга хисап бирергә» вакыт җиткәч, Йәһвә аның шәфкатьле эшләрен исәпкә алачак һәм үз Улының йолым корбаны нигезендә аны кичерәчәк (Римлыларга 14:12). Мәсәлән, Бирсәбия белән гөнаһ кылган Давытка шәфкать күрсәтелгән булган. Моңа сәбәпләрнең берсе: ул үзе дә шәфкатьле кеше булган (1 Патшалык 24:4—7). Ә «рәхимлелек күрсәтмәгәннәргә хөкем рәхимсез булачак» (Ягъкуб 2:13а). Шуңа күрә «шәфкатьсезләр» Аллаһы «үлемгә лаек» дип санаган кешеләр белән беррәттән тора (Римлыларга 1:31, 32).

20 Таудагы вәгазендә Гайсә болай дигән: «Шәфкатьлеләр бәхетле, чөнки аларга шәфкать күрсәтелер» (Маттай 5:7). Бу сүзләрдән шунсы ачык күренә: Аллаһыдан шәфкать көткән кешеләр үзләре дә шәфкатьле булырга тиеш. Без көндәлек тормышта ничек башкаларга шәфкать күрсәтә алабыз? Моны киләсе мәкаләдә карап чыгарбыз.

Сез нәрсә белдегез?

• Шәфкать нәрсә ул?

• Шәфкать ничек күрсәтелә?

• Ни өчен Йәһвәне шәфкатьле һәм гадел Аллаһы дип атап була?

• Ни өчен безгә шәфкатьле булырга кирәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[7 биттәге иллюстрация]

Йәһвәнең ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә карата назлы хисләре ана хисләренә охшаш

[8 биттәге иллюстрация]

Йәһвә Давытка шәфкать күрсәтеп үз гаделлеген бозганмы?