Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бүгенге көндә Аллаһы нияте буенча яшибез

Бүгенге көндә Аллаһы нияте буенча яшибез

Бүгенге көндә Аллаһы нияте буенча яшибез

«Исәннәр [яшәсеннәр, бәлки] инде үзләре өчен түгел... дип, Мәсих барысы өчен дә үлде» (2 КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ 5:15).

1. Бер миссионер белән булган очракны сөйләп бирегез.

 «ГРАЖДАН сугышы беткәннән соң без машина белән Африканың ерак бер авылына бардык. Моңа кадәр монда хәрби машиналар гына керә иде,— дип исенә төшерә Аарон * исемле миссионер.— Безнең бу авылдагы кечкенә җыелыш белән элемтәбез булмаганга, безгә кардәшләр турында кайгыртырга кирәк иде. Без ризык, кием һәм Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбият белән бергә «Йәһвә Шаһитләре исемле оешма» дигән видеокассета алып килгән идек. * Авылның «кинотеатрына» — видеомагнитофон белән телевизор торган бер зур куышка — бу кассетаны карарга шулкадәр күп кызыксынучы кеше килде ки, безгә аны ике тапкыр күрсәтергә туры килде. Һәр күрсәтүдән соң күп кенә Изге Язмалар өйрәнүе башлана иде. Әйе, безнең тырышлыклар юкка гына булмады».

2. a) Ни өчен мәсихчеләр бар көчләрен Аллаһыга хезмәт итәргә кулланырга телиләр? б) Без нинди сораулар карап чыгарбыз?

2 Ни өчен Аарон һәм аның хезмәттәшләре үз өсләренә шундый авыр йөкләмә алганнар? Чөнки Гайсә Мәсихнең йолым корбаны өчен рәхмәтле булып, алар үз тормышларын Аллаһыга багышлаган һәм Аллаһы нияте буенча яшәргә карар иткәннәр. Барлык багышланган мәсихчеләр, алар кебек, «инде үзләре өчен түгел», ә «Яхшы хәбәр бәрабәренә» яшиләр һәм көчләреннән килгәнне эшлиләр (2 Көринтлеләргә 5:15; 1 Көринтлеләргә 9:23). Алар бу дөнья төзелеше юкка чыккач, бу дөньядагы барлык акча һәм дәрәҗә файдасыз булачагын белә. Аларның тормышлары һәм сәламәтлекләре бар, шуңа күрә алар үз көчләрен Аллаһы ниятен үтәр өчен кулланырга телиләр (Вәгазьче 12:1, 2). Бу максатка ничек ирешеп була? Безгә кирәкле кыюлык һәм көч каян алырга? Безнең өчен хезмәт итәргә нинди мөмкинлекләр ачык?

Гамәли адымнар

3. Аллаһы ихтыярын үтәр өчен, нинди төп адымнар ясарга кирәк?

3 Чын мәсихчеләр өчен Аллаһы ихтыярын үтәү — гомерлек эш. Бу эшне башлар өчен, гадәттә мондый төп адымнар ясарга кирәк: Изге Язмаларны көн саен уку, Теократик хезмәт мәктәбенә язылу, вәгазь эшендә катнашу һәм суга чумдырылу үтәр өчен кирәкле үзгәрешләр ясау. Бу максатларга ирешкәндә, рәсүл Паулның сүзләрен истә тотарга кирәк: «Алга китешең [уңышың] һәркемгә ачык күренсен өчен, шулар белән шөгыльлән, үзеңне шуларга багышла» (1 Тимутегә 4:15). Без уңышларга үзебезне мактар өчен түгел, ә Аллаһы ихтыярын риясыз үтәр өчен ирешәбез. Андый юлны сайлап, без Аллаһыга тормышыбыз белән тулысынча җитәкчелек итәргә юл куйганыбызны күрсәтәбез, һәм ул моны безгә караганда күпкә яхшырак эшли (Мәдхия 31:8).

4. Кирәкмәгән борчылулардан без ничек арына алабыз?

4 Икеләнү яки үзең турында гына борчылу безгә хезмәтебезне киңәйтергә комачауларга мөмкин (Вәгазьче 11:4). Шуңа күрә, Аллаһыга һәм башкаларга хезмәт итүдән шатлык табар өчен, безгә башта үз шикләребезне җиңәргә кирәк. Мәсәлән, Эрикның чит телдә сөйләшә торган җыелышта хезмәт итәргә теләге булган. Ләкин ул: «Мин җыелышка файда китерерменме? Кардәшләрне яратырмынмы? Алар мине кабул итәрләрме?» — дип борчыла башлаган. «Ахыр чиктә мин үзем турында түгел, ә күбрәк кардәшләр турында кайгыртырга кирәк икәнен аңладым,— дип дәвам итә ул.— Мин андый сораулар турында башка борчылмаска һәм көчемнән килгәнне риясыз эшләргә булдым. Мин ярдәм сорап Аллаһыга дога кылдым һәм шул җыелышта хезмәт итә башладым. Яңа территориядә хезмәт итүемнән мин зур шатлык табам» (Римлыларга 4:20). Әйе, Аллаһыга һәм башкаларга хезмәт иткәндә үзебез турында әзрәк борчылсак, без күбрәк шатлык һәм канәгатьлек табачакбыз.

5. Ни өчен Аллаһы нияте буенча яшәр өчен җентекле планлаштыру кирәк? Аңлатыгыз.

5 Аллаһы нияте буенча яшәр өчен шулай ук җентекле планлаштыру кирәк. Без бурычларга керүдән сакланырга тиеш, чөнки бу безне бу дөньяның колы итәргә һәм Аллаһыга хезмәт итүебезне чикләргә мөмкин. Изге Язмаларда болай диелә: «Бурычлы кеше бурычка бирүченең колына әверелер» (Гыйбрәтле сүзләр 22:7). Йәһвәгә өметләнсәк һәм рухи әйберләрне беренче урынга куйсак, бу безгә төп максатыбызны истә тотарга ярдәм итәчәк. Мәсәлән, Гуоминг исемле абый-кардәш үз апасы, сеңлесе һәм әниләре белән йортлар бик кыйммәтле, ә яхшы эш табу кыен булган районда яши. Акчаны сак кына тотып һәм чыгымнарны бергә түләп, аларның, хәтта берәрсе эшләмәгән чакта да, кирәкле әйберләре бар. «Кайвакыт безнең берәребезгә эш хакы түләнми,— дип әйтә Гуоминг.— Шулай да без пионер хезмәтебезне дәвам итәбез һәм шулай ук әниебез турында яхшы итеп кайгырта алабыз. Без аңа бик рәхмәтле, чөнки әниебез үзенә мул тормыш таләп итми һәм рухи эшләрне калдыруыбызны теләми» (2 Көринтлеләргә 12:14; Еврейләргә 13:5).

6. Тормышны Аллаһы ниятенә ничек туры китереп була? Мисал китерегез.

6 Син дөньяви максатларга, мәсәлән, күп акча эшләү теләгенә бирелеп киткәнсең икән, сиңа тормышыңда Аллаһы ниятен беренче урынга куяр өчен зур үзгәрешләр ясарга кирәк булыр. Андый үзгәрешләрне гадәттә тиз ясап булмый, һәм башта хаталар булса, өметсезлеккә бирелмә. Коичи мисалын карап чыгыйк. Ул бик күп вакытны күңел ачып уздырган. Изге Язмаларны ул яшүсмер булганда өйрәнгән, ләкин күп еллар аның тормышында видеоуеннар беренче урында торган. Бер көнне Коичи үзенә болай дигән: «Нишләвем инде бу? Миңа инде утыздан артык, ә мин тормышымда бер файдалы нәрсә эшләмәдем!» Коичи яңадан Изге Язмаларны өйрәнә башлаган һәм җыелыштагылардан ярдәм кабул иткән. Үзгәрешләр ясарга авыр булса да, ул бирешмәгән. Эчкерсез догалар һәм дусларның яратучан ярдәме белән ул ахыр чиктә мавыгуын җиңгән (Лүк 11:9). Коичи хәзер хезмәттәш ярдәмче булып хезмәт итә.

Дөрес караш үстерергә өйрән

7. Ни өчен Аллаһы ихтыярын үтәгәндә мөмкинлекләребезгә дөрес караш булырга тиеш?

7 Аллаһы ниятен үтәү бар тырышлыкларыбызга лаеклы. Аллаһыга хезмәт иткәндә беркайчан да ялкауланырга һәм үзебезне чиктән тыш кызганырга кирәк түгел (Еврейләргә 6:11, 12). Әмма без үзебезне физик, акыл һәм эмоциональ яктан хәлсезләндерергә тиеш түгел, Йәһвә моны теләми. Аллаһы эшен үз көчебез белән генә башкара алмаганыбызны басынкы итеп танысак, без шулай итеп Йәһвәне данлыйбыз һәм бездә бар эшләргә дөрес караш булганын күрсәтәбез (1 Петер 4:11). Йәһвә безгә үз ихтыярын үтәргә кирәкле көч бирергә вәгъдә итә, ләкин без үзебезне хәлебездән килмәгәнне һәм ул бездән көтмәгәнне эшләргә мәҗбүр итәргә тиеш түгел (2 Көринтлеләргә 4:7). Хәлсезләнмичә Аллаһыга хезмәт итәр өчен, безгә көчебезне һәр эшкә акыллылык белән бүлеп куярга кирәк.

8. Бер яшь мәсихченең Йәһвәгә дә, эшендә дә бар көчен куеп хезмәт итәргә тырышулары нәрсәгә китергән, һәм ул нинди үзгәрешләр ясаган?

8 Көнчыгыш Азиядә яшәүче Джи Хе исемле апа-кардәш ике ел дәвамында бик авыр эштә эшләгән һәм пионер булып хезмәт иткән. «Мин Йәһвәгә дә һәм эшемдә дә бар көчемне куеп хезмәт итәргә тырыштым,— дип әйтә ул,— ләкин мин биш сәгать кенә йоклый идем. Ахыр чиктә, минем көчем калмады, һәм рухи эшләрдән шатлык тапмый башладым». Әмма Джи Хе Йәһвәгә «бөтен йөрәге, җаны, акылы һәм бөтен көче белән» хезмәт итәргә теләгән, шуңа күрә ул җиңелрәк эшкә күчкән (Марк 12:30). «Гаиләм минем күбрәк акча эшләвемне теләсә дә, мин Аллаһы ихтыярын беренче урынга куярга булдым,— дип әйтә ул.— Мин хәзер дә бар кирәклесен алыр өчен, мәсәлән яхшы киенер өчен, җитәрлек акча эшлим. Ә күбрәк йоклаганга мин үземне бәхетле хис итәм! Мин хезмәтемдә шатлык табам һәм хәзер рухи яктан көчлемен. Чөнки бу дөньяның кызыктыргыч нәрсәләренә вакытым әз» (Вәгазьче 4:6; Маттай 6:24, 28—30).

9. Безнең тырышлыкларыбыз вәгазьләгән кешеләргә ничек тәэсир итәргә мөмкин?

9 Һәрбер кеше гомуми пионер булып хезмәт итә алмый. Син олы яшьтә булсаң, сәламәтлегең начар булса яки башка ниндидер яктан мөмкинлегең чикле булса, шуны истә тот: Йәһвә синең тугрылыгыңны һәм чын күңелдән куйган бар тырышлыгыңны бик кадерли (Лүк 21:2, 3). Әйе, без башкаларга яхшы яктан йогынты ясарга мөмкин. Бәлки, ул кечкенәдер дә, әмма ул бар. Мәсәлән, без берничә йортның ишегенә шакыдык, әмма безнең хәбәр белән беркем кызыксынмады кебек. Без киткәч, йорт хуҗалары, хәтта ишек ачмаганнары да, безнең турында сәгатьләр яки көннәр буе сөйләшергә мөмкин! Яхшы хәбәрне ишеткән һәрбер кеше аны кабул итәчәк дип көтмә, шулай да кайберәүләр аны кабул итәчәк (Маттай 13:19—23). Башкалар, бәлкем, соңрак, дөньяда яки аларның тормышларында шартлар үзгәргәч кабул итәр. Һәрхәлдә, вәгазьдә булдыра алганыбызны эшләп, без Аллаһы белән хезмәт итәбез. Чөнки «без — Аллаһының хезмәттәшләре» (1 Көринтлеләргә 3:9).

10. Җыелышта барысы өчен нинди мөмкинлекләр ачык?

10 Өстәвенә, безнең барыбыз туганнарыбызга һәм рухи кардәшләргә ярдәм итә ала (Гәләтиялеләргә 6:10). Без яхшы үрнәгебез белән аларга уңай яктан тәэсир итә алабыз (Вәгазьче 11:1, 6). Өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр үз вазифаларын тырышып башкарса, җыелыш рухи яктан сәламәт һәм нык булачак, һәм кардәшләр тагы да ашкыныбрак хезмәт итәчәк. Без бер дә шикләнмибез: Аллаһы «эшен бар көчебезне куеп башкарсак», хезмәтебез «бушка булмаячак» (1 Көринтлеләргә 15:58).

Аллаһы нияте буенча яшәү тормыш юлың булсын

11. Үзебезнең җыелыш белән хезмәттәшлек итүдән тыш, безнең өчен нинди мөмкинлекләр ачыла?

11 Мәсихчеләр буларак, без тормышны яратабыз һәм бар эшләребездә Аллаһыны данларга телибез (1 Көринтлеләргә 10:31). Без тырышып Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләсәк һәм башкаларны Гайсә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтсәк, безнең өчен Аллаһыга хезмәт итәргә күп мөмкинлекләр ачылачак, һәм без күп фатихалар алачакбыз (Маттай 24:14; 28:19, 20). Җирле җыелыш белән хезмәттәшлек итүдән тыш, безнең өчен вәгазьчеләр кирәк булган башка территориядә, чит тел территориясендә я башка илдә хезмәт итәргә мөмкинлек бар. Таләпләргә туры килгән өйләнмәгән өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр Хезмәтне яхшырту мәктәбендә укырга, шуннан соң тәҗрибәле мәсихчеләр ярдәменә мохтаҗ булган үз илләрендәге я чит илдәге җыелышларда хезмәт итәргә мөмкин. Тулы вакытлы хезмәттә катнашкан һәм билгеле таләпләргә туры килгән ирле-хатынлылар Галаад мәктәбендә миссионер булырга өйрәнеп, башка илләргә хезмәт итәргә билгеләнергә мөмкин. Шулай ук Вефильдә төрле эшләр башкарырга, Патшалык Залларын һәм офисларны төзергә һәм алар турында кайгыртырга үз теләкләре белән ризалашкан мәсихчеләр һәрвакыт кирәк.

12, 13. a) Хезмәтнең төрен сайлаганда нәрсә эшләргә? б) Бер йөкләмәне үтәгәндә тупланган тәҗрибә икенчесен үтәгәндә ничек файдалы булырга мөмкин? Мисал китерегез.

12 Син хезмәтеңне ничек киңәйтә аласың? Йәһвәнең багышланган хезмәтчесе буларак, һәрвакыт аңа һәм аның оешмасына җитәкчелек эзләп мөрәҗәгать ит. Аның «яхшы рухы» сиңа дөрес карарлар кабул итәргә булышачак (Нихами 9:20). Еш кына бер йөкләмә икенчесенә юл ача, һәм хезмәтнең бер төрендә тупланган тәҗрибә һәм сәләтләр соңрак икенче йөкләмә үтәгәндә файдалы булырга мөмкин.

13 Деннис һәм аның хатыны Дженни регуляр рәвештә Патшалык Залларын төзүдә катнашалар. Кушма Штатларның көньяк өлешендә Катрина исемле давыл булганнан соң, алар ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә булышырга теләк белдергән. Деннис болай дип сөйли: «Без бик шатбыз, чөнки Патшалык Залларын төзегәндә туплаган сәләтләребезне кулланып, без кардәшләребезгә булыша алдык. Кардәшләрнең рәхмәте күңелләребезне йомшартты. Ярдәм күрсәтү буенча күпчелек башка төркемнәр торгызу эшләрендә уңышлы булмады. Йәһвә Шаһитләре исә 5300 дән артык йортлар һәм күпсанлы Патшалык Заллары төзәттеләр яки яңадан төзеделәр. Кешеләр моны күрә һәм безнең хәбәребез белән күбрәк кызыксына».

14. Тулы вакытлы хезмәт башларга теләсәң, нәрсә эшләргә кирәк?

14 Син Аллаһы нияте буенча яшәр өчен, тулы вакытлы хезмәтне тормыш юлың итә аласыңмы? Шулай эшләсәң, син һичшиксез күп фатихалар алачаксың. Әгәр бүгенге шартларың моңа комачауласа, бәлкем, үзгәрешләр ясарга кирәк булыр. Нихами кебек дога кыл, ул үз өстенә мөһим йөкләмә алыр алдыннан: «Ходаем, үтенеп сорыйм... колыңа уңыш бирче»,— дип дога кылган (Нихами 1:11). Аннан соң догалар Ишетүчегә тулысынча өметләнеп, догаң буенча эш ит (Мәдхия 64:3). Йәһвә сиңа хезмәтеңне киңәйтергә булышсын өчен, башта сиңа үзеңә тырышлыклар куярга кирәк. Син тулы вакытлы хезмәт башларга карар иткәнсең икән, үз карарыңда нык тор. Вакыт узгач, синең тәҗрибәң үсәчәк, ә бу шатлыгыңны арттырачак.

Чыннан да мәгънәле тормыш

15. a) Аллаһының тугры хезмәтчеләре белән сөйләшү һәм алар турында уку нинди файда китерә? б) Үзеңә аеруча ошаган биографияне сөйлә.

15 Аллаһы нияте буенча яшәсәң, сине нинди фатихалар көтә? Йәһвәгә озак вакыт хезмәт иткән, аеруча тулы вакытлы хезмәттә күп еллар үткәргән кардәшләр белән сөйләш. Нинди бай, мәгънәле тормыш алар алып баралар! (Гыйбрәтле сүзләр 10:22). Алар сиңа Йәһвәнең кайгыртуы турында сөйләячәк: Йәһвә аларга һәрвакыт, хәтта авыр шартларда да, иң кирәклесен һәм күбрәкне дә биргән (Филиппуйлыларга 4:11—13). Соңгы дистәләгән еллар дәвамында «Күзәтү Манарасы» журналында (рус) йөзләгән биография бастырылган. Һәрбер бу биографиядә ашкыну һәм шатлык рухы чагыла. Моңа охшаш рух турында Изге Язмаларның Рәсүлләр китабында укыйбыз. Андый дулкынландыргыч биографияләрне укыгач, синең дә шундый ук бай һәм мәгънәле тормыш алып барырга теләгең туар.

16. Мәсихчеләр тормышын нәрсә мәгънәле һәм бәхетле итә?

16 Мәкалә башында искә алынган Аарон болай дип сөйли: «Африкада мин еш кына ил буйлап тормыш максатын эзләп йөргән яшь кешеләрне очрата идем. Күбесе аны тапмады. Әмма без Патшалык турындагы яхшы хәбәрне сөйләп, Аллаһы нияте буенча яшәдек, һәм безнең тормышыбыз кызык һәм мәгънәле иде. Без алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк икәненә инандык» (Рәсүлләр 20:35).

17. Ни өчен Аллаһы нияте буенча хәзер яшәргә кирәк?

17 Ә син нинди максатка ирешергә телисең? Синең ачык рухи максатың булмаса, башка эшләр тиз генә синең вакытыңны һәм көчеңне алачак. Ни өчен соң кыйммәтле тормышны Шайтан дөньясы мөһим дип санаган нәрсәләргә сарыф итәргә? Тиздән «зур афәт» вакытында бу дөньядагы байлык һәм дәрәҗәләр файдасыз булачак. Йәһвә белән мөнәсәбәтләребез генә мөһим булачак. Аллаһыга һәм башкаларга хезмәт итеп, аның нияте буенча яшәгәнебезгә без бик шат булачакбыз! (Маттай 24:21; Ачылыш 7:14, 15).

[Искәрмәләр]

^ Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

^ Йәһвә Шаһитләре тарафыннан чыгарылган.

Аңлата аласызмы?

• Йәһвә безнең хезмәтебезгә ничек карый?

• Планлаштыру һәм дөрес караш Аллаһыга һәм башкаларга хезмәт итәргә ничек ярдәм итәчәк?

• Хезмәт итәр өчен нинди мөмкинлекләр бар?

• Хәзер мәгънәле тормыш ничек алып барырга?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[26 биттәге иллюстрацияләр]

Аллаһыга хезмәт итәр өчен күп мөмкинлекләр бар