Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кош аулаучының тозакларыннан котылу

Кош аулаучының тозакларыннан котылу

Кош аулаучының тозакларыннан котылу

«[Йәһвә] сине тотарга җибәрүченең [«кош аулаучының», ЯД] тозагыннан... коткара» (МӘДХИЯ 90:3).

1. Кем ул «кош аулаучы», һәм ни өчен ул куркыныч?

 БАРЛЫК чын мәсихчеләргә мәкерле дошман яный. Ул алардан күпкә акыллырак. Мәдхия 90:3 тә ул «кош аулаучы» (ЯД) дип атала. Кем ул? Әле 1883 елда «Күзәтү манарасы»ның 1 июнь санында ачыктан-ачык бу дошман — Иблис Шайтан дип әйтелгән иде. Бу явыз дошман Аллаһы халкын дөрес юлдан читкә алып китәр өчен көч куя һәм, кош аулаучы кошны тозакка тотарга тырышкан кебек, аларны үз тозагына эләктерергә тырыша.

2. Ни өчен Изге Язмаларда Шайтан кош аулаучы белән чагыштырыла?

2 Борынгы заманда кошларны сайраганнарын тыңлар өчен, һәм матурлыклары белән сокланыр өчен тотканнар. Аларны шулай ук корбанга китерер өчен һәм ашар өчен аулаганнар. Әмма алар сак һәм куркучан булганга, аларны тозакка тоту авыр булган. Шуңа күрә Изге Язмалар язылган вакытта кош аулаучы һәрбер кошның гадәтләрен һәм холкын җентекләп өйрәнгән һәм һәрберсе өчен хәйләле тозаклар уйлап чыгарган. Изге Язмалар Шайтанны кош аулаучы белән чагыштырып, аның хәйләләрен аңларга булыша. Иблис безнең һәрберебезне күзәтеп өйрәнә, безгә хас үзенчәлекләрне һәм гадәтләрне билгели. Шуннан соң ул сиздермичә генә, безне тере килеш тотар өчен, төрле тозаклар куя (2 Тимутегә 2:26). Аның тозагына эләгү рухи яктан үлү дигәнне аңлата. Бу хәтта турыдан-туры үлемгә дә китерергә мөмкин. Димәк, кош аулаучы тозагына эләкмәс өчен, аның корган хәйләләрен белергә кирәк.

3, 4. Шайтанның нинди хәйләләре аны арысланга һәм еланга охшаш итә?

3 Мәдхия җырлаучы Шайтанның хәйләле алымнарын күрсәтер өчен, аны елан һәм арыслан белән дә чагыштыра (Мәдхия 90:13). Шайтан Йәһвә халкына, арыслан кебек, турыдан-туры һәм яшеренмичә һөҗүм итә: эзәрлекләүләр булдыра яки законны кулланып каршы килә (Мәдхия 93:20). Андый һөҗүмнәр аркасында кайберәүләр Йәһвәгә хезмәтләрен ташлый. Әмма күп очракларда андый алым тискәре нәтиҗәгә китерә: Аллаһы халкы тагы да ныграк берләшә. Кайсы яктан Шайтан еланга охшаш?

4 Кешеләрдән күпкә акыллырак булганга, Иблис үз корбанына, зәһәрле елан кебек, яшертен генә ташлана. Ул Аллаһының кайбер хезмәтчеләренең акылын агулауда уңышлы булды инде. Шайтан аларны алдап Йәһвәдән читкә алып киткән һәм үз ихтыярын үтәргә этәргән. Бу һәлакәтле нәтиҗәгә китергән. Бәхеткә каршы, Шайтанның ниятләре безгә билгеле (2 Көринтлеләргә 2:11). Бу «кош аулаучы» корган дүрт тозакны карап чыгыйк.

Кешеләрдән курку

5. Ни өчен «кешедән курку» тозагы шундый уңышлы?

5 Һәрбер кеше, шул исәптән мәсихчеләр дә, үзләренең башка кешеләр ягыннан танылуын һәм хөрмәт ителүләрен телиләр. «Кош аулаучы» моны белә һәм тозак итеп куллана. Мәсәлән, ул Аллаһы хезмәтчеләренең кайберләрен «кешедән курку» тозагын кулланып тотарга тырыша (Гыйбрәтле сүзләр 29:25). Мәсихче, кешеләрдән куркып, Аллаһы тыйганны эшли башласа, яки Аллаһы кушканны эшләми башласа — димәк, мәсихче «кош аулаучы» тозагына эләккән (Йәзәкил 33:8; Ягъкуб 4:17).

6. Яшь кардәшләребез «кош аулаучының» тозагына ничек эләгергә мөмкин?

6 Яшь кешеләрнең берәрсе үз яшьтәшләренең басымына бирелеп, тәмәке тарта башларга мөмкин. Мәктәпкә барганда бу аның уенда да булмагандыр. Әмма хәзер ул инде үзе дә сизмичә үз сәламәтлегенә зыян китерә торганны һәм Аллаһы хупламаганны эшли башлады (2 Көринтлеләргә 7:1). Ул бу тозакка ничек эләккән? Ул, бәлкем, начар тәртипле яшьтәшләре белән вакыт үткәрә башлагандыр һәм аларның «хөрмәтен» югалтырга курыккандыр. Яшь кардәшләребез, «кош аулаучыга» сезне үз тозагына тотарга юл куймагыз! Ул сезне тере килеш тотмасын өчен, хәтта кечкенә нәрсәләрдә дә аңа бирешмәгез! Изге Язмаларның яхшы әхлакны боза торган аралашудан качыгыз дигән киңәшен тотыгыз (1 Көринтлеләргә 15:33).

7. Кайбер ата-аналар Шайтан корган тозакка эләгеп, ничек рухи нәрсәләргә дөрес карашларын югалталар?

7 Изге Язмаларда ата-аналар үз гаиләләре турында кайгыртырга һәм материаль яктан аларны тәэмин итәргә тиеш дип әйтелгән (1 Тимутегә 5:8). Яхшы ата-аналар бу вазифаларына җитди караш белән карый. Ә Шайтан мәсихчеләрнең бу вазифаларына дөрес карашны югалтуларын тели. Кайвакыт начальниклар эштән соң калып эшләргә таләп итә. Ата-аналар ризалашалар һәм җыелыш очрашуларын регуляр рәвештә калдыра башлыйлар. Аларга, шулай ук өлкә конгрессның өч көнендә дә булыр өчен һәм бар мәсихчеләр белән Йәһвә тарафыннан бирелгән рухи ризык белән ләззәтләнер өчен, эштән сорап китәргә кыюлыклары җитми торгандыр. Андый тозакка эләкмәс өчен «Раббыга сыенырга» кирәк (Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6). Өстәвенә, шуны истә тотарга кирәк: без барыбыз да Йәһвә якыннары, һәм ул безнең турында кайгыртуны бурыч итеп үз өстенә алган. Бу безгә акыллы булырга булышачак. Ата-аналар, сез Йәһвә Аллаһының ихтыярын үтәсәгез, аның сезнең турыда кайгыртачагына ышанасызмы? Яки куркуга бирелеп, сез Иблискә үзегезне тозакка тере килеш эләктерергә һәм аның ихтыярын үтәргә мәҗбүр итәргә юл бирерсезме? Үтенәбез: дога кылып бу сорауларны карап чыгыгыз.

Мал-мөлкәт җыю тозагы

8. Шайтан үз тозагына тотар өчен, ничек байлык белән кызыктыра?

8 Шайтан үз тозагына тотар өчен, кешене байлык белән дә кызыктыра. Бу дөньядагы сәүдә итү системасы баер өчен төрле мөмкинлекләр тәкъдим итә, һәм бу хәтта Аллаһының кайбер хезмәтчеләрен кызыктырырга мөмкин. Кайвакыт мондый киңәш ишетеп була: «Әйдә, дус, әз генә тырышып эшләп ал да, аннан соң акча турында борчылмыйча рәхәтләнеп яшә. Теләсәң, пионер булып та хезмәт итә башла». Моңа охшаш сүзләрне җыелыштагы кайбер кардәшләрдән ишетеп була, алар мәсихчеләр арасындагы дуслыкны үз материаль максатларына ирешер өчен куллана. Андый «кызыктыргыч» тәкъдимнәр ишеткәч, бар якларны да җентекләп карап чыгыгыз. Алар Гайсә сөйләгән ачык мисалдагы акылсыз бай кешенең фикер йөртүен хәтерләтмиме? (Лүк 12:16—21).

9. Ни өчен күбрәк әйберләргә ия булу теләге кайбер мәсихчеләр өчен тозак булып китә?

9 Шайтан бу бозык дөнья төзелеше белән идарә иткәндә кешеләрдә күбрәк әйберләргә ия булу теләге уята. Бу теләк мәсихчегә дә йога ала, «сүзне басып китеп», «сүз уңыш бирми» башларга мөмкин (Марк 4:19). Изге Язмаларда «ризыгыбыз һәм кием-салымыбыз булса, шуның белән канәгать булыйк» дип әйтелгән (1 Тимутегә 6:8). Әмма күпләр бу киңәшне кулланмаганга «кош аулаучының» тозакларына эләгә. Ни өчен? Моның сәбәбе «кешеләрчә» яшәргә этәрүче тәкәбберлек түгелме? Ә безнең турыда нәрсә әйтеп була? Күбрәк әйбергә ия булу теләге аркасында без Йәһвә эшләрен икенче урынга күчермибезме? (Аггей 1:2—8). Кызганычка каршы, авыр экономик вакытта яшәгән кайбер кешеләр, «кешеләрчә» яшәүләрен дәвам итәр өчен, үз рухилыкларын «корбан иткәннәр». Мал-мөлкәткә андый караш «кош аучыны» шатландыра гына!

Зарарлы күңел ачулар

10. Һәрбер мәсихчегә нинди тикшерү үткәрергә кирәк?

10 «Кош аулаучының» тагын бер хәйләсе бар: кешеләр яхшылык һәм яманлык турында билгеле бер карашта тора, ә ул бу карашны бозарга тырыша. Мәсәлән, күңел ачулар дөньясы тәкъдим иткән нәрсәләрдә Содом белән Гоморрада хөкем сөргән рух чагыла. Хәтта телевидение һәм газетлардагы яңалыкларда да басым көч куллануга ясала һәм кешеләр күңелен табар өчен әшәке нәрсәләр тәкъдим ителә. Масса-күләм мәгълүмат чаралары тәкъдим иткән күңел ачулар «кешеләрнең яхшылык белән яманлыкны аерырга» сәләтен боза (Еврейләргә 5:14). Әмма Йәһвәнең Ишагыйя пәйгамбәр аша әйткән сүзләрен онытмаска кирәк: «Явызлыкны яхшылык, ә яхшылыкны явызлык дип әйткәннәргә... кайгы!» (Ишагыйя 5:20). Шуңа күрә үзеңә мондый сорау бирү мөһим: хәйләкәр «кош аулаучы» минем дә карашларыма тәэсир итмәгәнме һәм зарарлы күңел ачулар белән үз тозагына эләктермәгәнме? (2 Көринтлеләргә 13:5).

11. «Күзәтү манарасы»нда буш мәгънәле сериалларның зыянлы булуы турында нәрсә әйтелгән булган?

11 Якынча 25 ел элек «Күзәтү манарасы» журналында телесериалларның зарарлы булуы турында мәкаләләр язылган иде *. Анда буш мәгънәле популяр сериаллар кеше вөҗданын «йоклата» дип әйтелгән иде: «Чын мәхәббәт эзләү һәркайсы тәртипне аклый. Мәсәлән, балага узган бер кыз үз дустына болай дип әйтә: „Мин Викторны яратам. Башкасы әллә ни мөһим түгел. [...] Бу бала минем өчен бик кадерле!“ Матур музыка яңгырый һәм сез бу кызга инде гел башка күзләр белән карыйсыз. Виктор сезгә инде ошый башлый. Сез кызны кызгана башлыйсыз. Сез аларны „аңлыйсыз“. „Гаҗәеп хәл, әмма барысын аклар өчен сәбәп җиңел генә табылып тора,— дип әйтә андый сериалларны карарга яраткан бер хатын.— Син бу әхлаксыз, начар икәнен акылың белән аңлыйсың, әмма эчтән алар ягында торасың“».

12. Билгеле телепрограммаларның зыянлы булуы турында кисәтү урынлы икәнен нәрсә күрсәтә?

12 Бу мәкаләләр бастырылганнан соң әхлакый яктан боза торган программаларны тагы да күбрәк күреп була. Күп җирләрдә аларны тәүлек буе карап була. Андый «ризык» белән үз акылларын еш кына олылар да һәм үсмерләр дә «тукландыра». Әмма дөрес булмаган фикер йөртүләргә бирешмәскә кирәк: мәсәлән, экранда күрсәтелгән бозык нәрсәләрне без тормышта да күрәбез бит дип уйламаска кирәк. Мәсихче үз йортына беркайчан да кертмәячәк кешеләр белән бергә үзенә күңел ачарга рөхсәт итә аламы?

13, 14. Кайбер телетапшыруларның зыянлы булуы турындагы мәкаләләр укучыларга ничек тәэсир иткән?

13 Күпләргә «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» биргән киңәшне җитди караш белән кабул итү булышкан (Маттай 24:45—47). Бу мәкаләләрдә Изге Язмаларга нигезләнеп бирелгән киңәшләр кайбер укучыларга яхшы яктан тәэсир иткән *. Кайбер хатларга игътибар итик. «13 ел мин буш мәгънәле телесериалларның берсен дә калдырмыйча карадым,— дип сөйли бер апа-кардәш.— Мин җыелышларга йөреп вакыт-вакыт вәгазьләсәм, рухилыгыма бернәрсә дә зыян китермәячәк дип уйлый идем. Әмма телесериаллар аркасында мин бу дөнья кешеләре кебек фикер йөртә башладым: ирең синең белән үзен начар тотса яки сине яратмаса, аңа хыянәт итсәң дә була, чөнки ул үзе гаепле. Үземне андый фикер йөртүләр белән тынычландырып, мин шулай эшләдем дә: иремә хыянәт иттем һәм Йәһвәгә каршы гөнаһ эшләдем». Бу хатын-кызны җыелыштан чыгарганнар. Вакыт узу белән ул үзгәргән, тәүбә иткән һәм кабат Йәһвә Шаһите булып киткән. Телесериалларның зыянлы булуы турындагы мәкаләләр ярдәмендә ул Йәһвә нәфрәт иткәнне кире кагарга көч тапкан (Амос 5:14, 15).

14 Башка бер апа-кардәшкә дә андый сериаллар начар яктан тәэсир иткән. Ул болай дигән: «Бу мәкаләләрне укыганда мин еладым, чөнки минем йөрәгемнең Йәһвәдән ераклашканын аңладым. Мин Аллаһыга бу сериалларның колы булмаска вәгъдә бирдем». Бер мәсихче хатын телесериалларны нык яратканын таныган һәм мәкаләләр өчен рәхмәтен белдереп болай дип язган: «Мин... бу минем Йәһвә белән мөнәсәбәтләремне бозмады микән дип борчыла идем. Аллаһы дусты булып, ничек мин андый „дуслар“ белән аралашканмын?» Әгәр андый телепрограммалар 25 ел элек кеше йөрәкләрен бозган икән, бүгенге хәл турында нәрсә әйтеп була соң? (2 Тимутегә 3:13). Шуны онытмаска кирәк: Шайтан үз тозагына тотар өчен, күп төрле зарарлы күңел ачулар, мәсәлән, буш мәгънәле сериаллар, явызлыкка өйрәтүче видеоуеннар һәм әхлаксыз видеоклиплар куллана.

Каршылыклар

15. Иблис кайбер кешеләрне тере килеш ничек тота?

15 Җыелышта берәрсе белән тату яшәмәсәк, Шайтан моны кулланып, Аллаһы халкы арасында бүленүләр тудырырга мөмкин. Һәркайсы мәсихче, Аллаһы оешмасында нинди генә вазифа үтәмәсен, бу тозакка эләгергә мөмкин. Кайберәүләр «тере килеш» тотылган булган, чөнки Иблис ихтыярын үти башлаганнар. Алар үзләре белән башкалар арасында туган каршылыкларга Йәһвә үз халкына биргән гаҗәеп рухи оҗмахтагы тынычлыкны һәм бердәмлекне бозарга рөхсәт иткәннәр (Мәдхия 132:1—3).

16. Шайтан хәйлә кулланып, безнең бердәмлекне ничек бозарга тырыша?

16 Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Шайтан турыдан-туры һөҗүм иткән һәм Йәһвә оешмасының җирдәге өлешен юк итәргә тырышкан, әмма уңышсыз булган (Ачылыш 11:7—13). Шул вакыттан ул хәйләләр корып безнең бердәмлекне җимерергә тырыша. Туган каршылыклар аркасында бердәмлек җимерелә икән, без «кош аулаучыга» үз дәрәҗәсен ныгытырга мөмкинлек бирәбез. Шулай итеп без үз тормышыбызда һәм җыелыш тормышында изге рухның тәэсире өчен киртә куярга мөмкин. Шайтан моңа шатланыр гына иде, чөнки җыелыштагы тынычлыкны һәм бердәмлекне боза торган бар нәрсә вәгазь эшенә комачаулый (Эфеслеләргә 4:27, 30—32).

17. Берәрсе белән каршылыклар туса, нәрсә эшләргә?

17 Җыелышта мәсихче берәрсе белән тату яшәмәсә, аңа нәрсә эшләргә? Әлбәттә, мондый хәл төрле сәбәпләр аркасында туарга мөмкин, әмма аларны хәл итмәс өчен сәбәп юк (Маттай 5:23, 24; 18:15—17). Изге Язмалардагы киңәшләрне куллану мөһим, чөнки алар Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм камил. Алар һәрвакыт яхшы җимешләр китерә!

18. Йәһвә үрнәге башка кеше белән безнең арада туган каршылыкны хәл итәргә ничек булышачак?

18 Йәһвә чыннан да «ярлыкаучы», ул кичерергә әзер (Мәдхия 85:5; 129:4). Без «Аллаһының сөекле балалары» икән, безгә аңа охшарга тырышырга кирәк (Эфеслеләргә 5:1). Без барыбыз да гөнаһлы һәм Йәһвәнең кичерүенә бик мохтаҗ. Әгәр безгә берәрсен кичерергә авыр икән, бу борчылыр өчен сәбәп. Без Гайсә сөйләгән ачык мисалдагы хезмәтчегә охшаш булып китәргә мөмкин. Патша бу хезмәтченең зур бурычын кичергән, әмма бу хезмәтче үзенә әз бурычлы булган хезмәттәшен кичерергә теләмәгән. Моның турында белгәч, патша бу мәрхәмәтсез хезмәтчене төрмәгә утырткан. Гайсә бу ачык мисалны мондый сүзләр белән тәмамлаган: «Әгәр туганыгызны ихлас күңелдән кичермәсәгез, Күктәге Атам да сезнең белән шулай эшләячәк» (Маттай 18:21—35). Бу мисал турында һәм Йәһвәнең күп мәртәбә безне әзерлек белән кичерүе турында уйлану кардәшебез белән безнең арада туган каршылыкны хәл иткәндә, һичшиксез, булышачак! (Мәдхия 18:14).

«Аллаһы Тәгаләнең түбәсе астында» сыену урыны

19, 20. Бу куркыныч заманада «Аллаһы Тәгаләнең түбәсе» һәм «Кодрәтленең бөркәвенә» нинди карашыбыз булырга тиеш?

19 Без куркыныч заманда яшибез. Йәһвәнең яратучан яклавы булмаса, Шайтан инде әллә кайчан безнең барыбызны да юк иткән булыр иде. Шуңа күрә, үзебезне «кош аулаучының» тозакларыннан саклар өчен, безгә «Аллаһы Тәгаләнең түбәсе астында» булырга һәм «Кодрәтленең бөркәве эчендә» торырга кирәк (Мәдхия 90:1).

20 Әйдәгез, һәрвакыт шуны истә тотыйк: Йәһвәнең җитәкчелеге һәм искә төшерүләре — бу ирегебезне чикләү түгел, ә безне яклау. Безнең барыбызга да бездән күпкә акыллырак мәкерле дошман яный. Йәһвәнең яратучан ярдәме булмаса, беркем дә тозактан кача алмас иде (Мәдхия 123:7, 8). Шуңа күрә Йәһвәдән «кош аулаучы» тозакларыннан безне коткарып торуын үтеник (Маттай 6:13).

[Искәрмәләр]

^ «Күзәтү манарасы», 1982 ел, 1 декабрь саны, 3—7 битләр (инглиз).

^ «Күзәтү манарасы», 1983 ел, 1 декабрь саны, 23 нче бит (инглиз).

Хәтерлисезме?

• Ни өчен «кешедән курку» — куркыныч тозак?

• Иблис үз тозагына тотар өчен, ничек байлык белән кызыктыра?

• Шайтан зарарлы күңел ачуларны кулланып, ничек кайберәүләрне үз тозагына эләктерә алган?

• Иблис бердәмлегебезне җимерер өчен нинди хәйләләр куллана?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[31 биттәге иллюстрация]

Берәрсе белән каршылыклар туса, нәрсә эшләргә?