Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ни өчен Аллаһы явызлыкка юл куя?

Ни өчен Аллаһы явызлыкка юл куя?

Ни өчен Аллаһы явызлыкка юл куя?

ДӨНЬЯ явызлык һәм газаплар белән тулы. Моны күрер өчен әллә кая барасы юк. Төрле сугышларда солдатлар һәм хәтта сугышта катнашмаган кешеләр дә үлә. Дөнья буйлап җинаять һәм җәбер-золым таралган. Бәлки, сез үзегез дә күптән түгел генә тискәре мөнәсәбәт яки гаделсезлек аркасында зыян күргәнсездер. Сез күргәннәр яки кичергәннәр сездә, бәлки, мондый сорау тудыргандыр: «Ни өчен Аллаһы явызлыкка юл куя?»

Андый сорауны кешеләр инде күптән бирә. Мәсәлән, 3600 ел элек Аллаһының тугры хезмәтчесе Әюб: «Ни өчен явыз кешеләр яши?» — дип сораган (Әюб 21:7). Безнең эрага кадәр җиденче гасырда Иремия пәйгамбәр үз милләттәшләренең эшләре өчен борчылып: «Ни өчен бозык кешенең юлы уңышлы һәм ялганчылар рәхәтлектә яши?» — дип сораган (Иремия 12:1). Әюб тә, Иремия дә Аллаһының гадел икәнен белгәннәр. Әмма алар: «Ни өчен дөньяда явызлык һәм бозыклык шулхәтле күп?» — дигән сорауга җавап эзләгәннәр. Бәлки, сез дә бу сорауга җавап алырга телисездер.

Кайбер кешеләр явызлык белән газаплар өчен Аллаһыны гаеплиләр. Ә башкалар гаҗәпләнә: «Аллаһы гадел, яратучан һәм чиксез кодрәтле булса, ни өчен ул явызлык белән газапларны юк итми? Ни өчен ул әле дә явызлыкның булуын рөхсәт итә?» Бу һәм башка мөһим сорауларга чираттагы мәкаләдә җавап бирелә.

[3 биттәге иллюстрация]

AP Photo/Adam Butler