Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ни өчен явызлык бетми?

Ни өчен явызлык бетми?

Ни өчен явызлык бетми?

«ХОДАЙ бар юлларында да гадел»,— дип әйтелә Зәбур китабында (Мәдхия 144:17; Ачылыш 15:3). Менә нинди сүзләр белән сурәтләгән Муса пәйгамбәр Йәһвәне Тәүратта: «Ул — кыя; Аның эшләре камил, бөтен юллары гадел. Алла тугрылыклы, ялган юк Аңарда; Ул гадел һәм хак» (Канун 32:4). «Раббы шәфкатьлелек белән тулы һәм рәхимле»,— дип әйтелгән Инҗилдә (Ягъкуб 5:11). Аллаһы явызлык эшли алмый һәм моны эшләми дә.

Мәсихнең шәкерте Ягъкуб болай дип язган: «Коткыга бирелгәннәрнең берсе дә: „Бу коткы Аллаһы тарафыннан җибәрелгән“,— дип әйтергә тиеш түгел, чөнки явызлык Аллаһыны вәсвәсәләндерә алмый һәм Аллаһы Үзе беркемне дә вәсвәсәләндерми» (Ягъкуб 1:13). Йәһвә Аллаһы беркемне дә вәсвәсәгә тартмый һәм бозык эшләргә этәрми. Алайса, кем явызлык өчен җаваплы? Явызлык китергән газапларда кем гаепле?

Кем явызлык өчен җаваплы?

Инҗилнең язуында катнашкан Ягъкуб сүзләреннән явызлыкның булуына өлешчә кешеләр үзләре гаепле икәнен күрәбез. «Һәркемне дә үзенең үк кызыктырып алып кереп китүче һәм аны тозакка эләктерүче хайвани теләкләре вәсвәсәгә кертә. Шуннан соң, хайвани теләк, яралып, гөнаһны, ә гөнаһ, ныгыгач, үлемне тудыра»,— дип язган ул (Ягъкуб 1:14, 15). Кайвакыт кешеләр үзләренең дөрес булмаган теләкләре — аларның мирас итеп алынган гөнаһлары тагы да көчлерәк иткән теләкләре — буенча эш итәләр. Моның нәтиҗәсе коточкыч (Римлыларга 7:21—23). Мирас итеп алынган гөнаһ кешеләр өстеннән «хакимлек итә»: ул аларга явыз эшләр башкарырга «куша», ә бу зур газаплар китерә (Римлыларга 5:21). Өстәвенә, явыз кешеләр башкаларга начар яктан тәэсир итә (Гыйбрәтле сүзләр 1:10—16).

Әмма явызлыкның төп сәбәбе — бу Шайтан Иблис. Ул бу дөньяга явызлыкны алып керде. Гайсә Мәсих Шайтанны «явыз», «бу дөньяның [бозык кешеләр дөньясы] мирзасы» дип атаган. Шайтан кешеләрне Йәһвә Аллаһының игелекле юлларын кире кагарга котырта, һәм кешелек тулаем алганда шулай эшли дә (Маттай 6:13; Яхъя 14:30; 1 Яхъя 2:15—17). «Бөтен дөнья... явыз иблиснең хакимлеге астында»,— дип әйтелә Инҗилдә (1 Яхъя 5:19). Шайтан һәм аның җеннәре «бөтен дөньяны алдыйлар», һәм бу «кайгы» гына китерә (Ачылыш 12:9, 12). Шулай итеп, явызлыкның булуына иң беренче итеп Шайтан Иблис гаепле.

Сөләйман пәйгамбәр тагын бер сәбәп китерә: «Барысы өчен вакыт һәм очрак» (Вәгазьче 9:11, ЯД). Гайсә Мәсих бер очрак турында сөйләгән: бер манара төшеп 18 кешене һәлак иткән (Лүк 13:4). Алар кирәкмәгән урынга кирәкмәгән вакытта килгәннәр. Мондый хәлгә бүген дә эләгеп була. Әйтик, биек йорттан кеше башына кирпеч төшкән. Аллаһы моңа гаеплеме? Юк. Бу очраклы рәвештә килеп чыккан. Нәкъ шулай ук көтмәгәндә без авырып китәбез яки кеше үлеп китә, һәм ялгыз балалар белән тол хатыннар кала.

Шулай итеп шунсы ачык күренә: Аллаһыны явызлыкның булуында гаепләп булмый, һәм ул кешеләргә газаплар бирми. Киресенчә, Йәһвә явызлыкны һәм аны башкаручыларны юк итәргә ниятләгән (Гыйбрәтле сүзләр 2:22). Әмма ул тагы да күбрәк башкарачак. Инҗилдә Аллаһы ихтыяры турында әйтелә: ул Мәсих аша «иблис эшләрен җимерәчәк» (1 Яхъя 3:8). Нигезендә комсызлык, нәфрәт һәм явыз эшләр торган бүгенге дөнья төзелеше юк ителәчәк. Моннан тыш, Аллаһы бар кешеләрнең «һәр күз яшен сөртәчәк», һәм газаплар башка булмаячак (Ачылыш 21:4). Әмма сез болай дип әйтерсез: «Аллаһыга күптәннән шулай эшләргә кирәк иде, ни өчен ул моны эшләмәгән? Ни өчен әле дә явызлык белән газапларның булуын рөхсәт итеп тора?» Моны аңларга Изге Язмаларда язылган Адәм белән Хаува турындагы хәбәр ярдәм итәчәк.

Мөһим бәхәсле сорау

Ни өчен Аллаһы явызлыкка безнең көннәргә кадәр булырга рөхсәт иткән? Бу сорауга җавап алыр өчен, Адәм белән Хаува көннәрендә булган вакыйгаларга игътибар итәргә кирәк. Ул көннәрдә Барлыкка Китерүчегә кагылышлы мөһим бәхәсле сорау күтәрелгән булган. Бу сорауны җиңел генә һәм тиз хәл итеп булмаган. Булган вакыйгаларны җентекләбрәк карап чыгыйк.

Йәһвә Аллаһы беренче ир-ат белән хатын-кызны камил итеп барлыкка китергән һәм аларны Оҗмахка урнаштырган. Ул аларга ихтыяр иреге биргән, бу аларны җәнлекләрдән аерып торган (Яратылыш 1:28; 2:15, 19). Ихтыяр иреге ярдәмендә алар мондый сорауларны хәл итә алган: аларга Барлыкка Китерүчеләрен яратыргамы, аңа хезмәт итәргәме һәм аңа буйсыныргамы? Аларга Аллаһыдан бәйсез булырга һәм аңа буйсынмаскамы?

Хак Аллаһы Адәм белән Хаувага үзенә яратуларын күрсәтер өчен мөмкинлек биргән: аларга бер таләп куйган. Ул Адәмгә болай дип әйткән: «Бакчадагы теләгән һәр агачның җимешен ашарга рөхсәт, әмма яхшылыкны һәм яманлыкны таныта торган белем агачыннан ашама, чөнки ул агачның җимешен ашаган көнне үк мотлак үләчәксең» (Яратылыш 2:16, 17). Аллаһы илтифатын югалтмас өчен, Адәм белән Хаува бу агачтан ашамаска тиеш булган. Ә Аллаһының илтифатына аларның үзләренең имин тормышлары һәм аларның балалары белән оныкларының бәхетләре бәйле булган. Әмма Адәм белән Хаува нәрсә эшләгән?

Тәүратта болай дип әйтелә. Еланны кулланып, Шайтан Иблис Хаувага мондый сүзләр белән мөрәҗәгать иткән: «Алла чыннан да бакчадагы һичбер агачтан җимеш ашамагыз дидеме?» Хаува Аллаһы әмерен әйткәч, Шайтан аңа болай дигән: «Юк, үлмисез... Чөнки Алла белә: ул агачның җимешен ашаган көнне сезнең күзләрегез ачылачак, яхшылык белән яманлыкның ни икәнен белеп, Алланың Үзе кебек булачаксыз». Бу сүзләрдән соң агачның җимеше Хаувага ризык өчен хуш булып күренгән, һәм ул «агачтан җимеш өзеп алып ашады, иренә дә өзеп алып бирде. Ул да ашады» (Яратылыш 3:1—6). Адәм белән Хаува үз ихтыяр иреген дөрес кулланмаган: алар Аллаһыга буйсынмыйча гөнаһ эшләгәннәр.

Булган хәлнең никадәр җитди булганын аңлыйсызмы? Иблис сүзләре Аллаһы Адәмгә әйткән сүзләргә каршы булган. Шайтан сүзләрендә мондый фикер яңгыраган: Адәм белән Хаува үзләре дә Йәһвә Аллаһысыз нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен хәл итә ала. Шайтан Йәһвәнең кешелек өстеннән хакимлек итәргә хокукын һәм аның идарә итүенең законлы булуын шик астына алган. Шайтан күтәргән бик мөһим сорау Йәһвә хакимлегенең законлы булуына кагылган. Хак Аллаһы бу сорауга ничек җавап кайтарган?

Вакыт үтәргә тиеш

Йәһвәнең өч фетнәчене — Шайтанны, Адәмне һәм Хауваны — юк итәргә көче булган. Әлбәттә, Аллаһы аларның барысыннан да көчлерәк булган. Шайтан Йәһвә көчен шик астына алмаган. Ул Йәһвәнең хаким булырга хокукын шик астына алган. Бу сорау ихтыяр иреге булган бар затларга кагылган. Алар бу ихтыяр иреге белән дөрес кулланырга — Аллаһы урнаштырган физик, әхлакый һәм рухи законнарын бозмыйча эш итәргә тиеш булган. Алай эшләмәсәләр, аларны бәла көткән. Мәсәлән, кеше бар нәрсә Җиргә тартыла икәнен белә, бу закон. Әмма ул бу законны санга сукмыйча биек йорттан сикереп төшсә, бу бәлагә китерәчәк (Гәләтиялеләргә 6:7, 8). Фәрештәләр һәм кешеләр Аллаһыдан бәйсез булуның коточкыч нәтиҗәләрен күрә алганнар. Моның өчен вакыт кирәк булган.

Әйе, кайбер сорауларны хәл итәр өчен вакыт кирәк. Моны мондый мисал белән күрсәтеп була. Бер әти кеше башка әти кешегә көч сынашып алырга тәкъдим ясый. Моны бик тиз белеп була. Мәсәлән, авыр ташлар күтәреп. Иң авыр ташны күтәрә алган әти кеше иң көчле әти. Ә кем чыннан да үз балаларын ярата һәм балалар аның үзен яратамы дигән сорау күтәрелсә яки аталарның кайсысы үз гаиләсе турында яхшырак кайгырта дигән сорау күтәрелсә, нәрсә эшләргә? Көч һәм сүзләр белән бу сорауларга җавап биреп булмый. Җавап алыр өчен вакыт узарга тиеш, күзәтергә кирәк һәм дөрес нәтиҗә ясарга кирәк.

Вакыт узды. Нинди нәтиҗә?

Шайтан Аллаһының хаким булырга хокукын шик астына алган вакыттан якынча 6000 ел үтте. Нинди нәтиҗәләр ясап була? Шайтан Аллаһыны ялганлап гаепләгән. Моның ике ягына игътибар итик. Хаува белән сөйләшкәндә Шайтан: «Юк, үлмисез»,— дигән (Яратылыш 3:4). Тыелган җимешне ашап Хаува белән Адәм үлмәячәк дип әйтеп, Шайтан, асылда, Йәһвәне ялганчы дип атаган. Бик җитди гаеп ташлаган Шайтан! Аллаһы бу яктан кешеләрне алдаган булса, аңа башка нәрсәләрдә ышанып буламы? Вакыт узган, һәм нәтиҗәсе нинди?

Адәм белән Хаува авырту нәрсә икәнен белгәннәр, авырый башлаганнар, картайганнар һәм ахыр чиктә үлгәннәр. «Адәм барлыгы тугыз йөз дә утыз ел яшәп вафат булды»,— дип әйтелә Тәүратта (Яратылыш 3:19; 5:5). Кызганычка каршы, Адәм бөтен кешелеккә шундый «мирас» калдырган (Римлыларга 5:12). Вакыт Шайтанның «ялганчы һәм ялганның атасы», ә Йәһвә «һич тә ялганлый алмый» икәнен күрсәткән (Яхъя 8:44; Еврейләргә 6:18).

Шайтан Хаувага шулай ук болай дип әйткән: «Алла белә: ул агачның җимешен ашаган көнне сезнең күзләрегез ачылачак, яхшылык белән яманлыкның ни икәнен белеп, Алланың Үзе кебек булачаксыз» (Яратылыш 3:5). Бу мәкерле сүзләрне әйтеп, Шайтан янәсе кешеләргә Аллаһыдан тулысынча бәйсез булырга мөмкинлек биргән. Аның ялган сүзләрендә кешеләргә алай яхшырак булачак дигән фикер яңгыраган. Бу чыннан да шулай булганмы?

Вакыт узган, бер империяне икенчесе алмаштырган. Кешеләр бар булган идарә итү формаларын сынап караган, әмма кешелек бер бәладән икенче бәлагә генә эләгеп торган. Өч мең ел элек Изге Язмаларны язуда катнашкан бер кеше акыллы нәтиҗә ясаган: «Бер кешенең башка кеше өстеннән хакимлеге аның үзенә генә зарар китерә» (Вәгазьче 8:9). Ә Иремия пәйгамбәр болай дип язган: «Табаннарына юнәлеш бирү баручының көчендә түгел» (Иремия 10:23). Вакыт бу сүзләрнең дөреслеген кат-кат күрсәткән. Хәтта бүгенге фәнни-техник казанышлар да моны кире кага алмый.

Сез нәрсә эшләрсез?

Шайтан Йәһвәнең хакимлек итәргә хокукын шик астына алган, әмма Аллаһы биргән вакыт Шайтанның хак булмаганын күрсәткән. Галәмнең Хакиме — Йәһвә Аллаһы. Аның гына үзе барлыкка китергәннәре өстеннән идарә итәргә хокукы бар, аның гына идарә итүе иң яхшы. Моны таныган күктәге затлар Аллаһы хакимлеге астында күп еллар яшәп, болай дип игълан итәләр: «Син Ходай, дан һәм хөрмәт һәм кодрәт алырга лаеклы, чөнки Син барысын да барлыкка китердең һәм барысы да Синең ихтыярың буенча яши һәм барлыкка китерелгән» (Ачылыш 4:11).

Аллаһы хакимлеге турындагы сорауда кайсы якка басарсыз? Сез Аллаһы сезнең хакимегез булырга лаек икәне белән ризамы? Риза булсагыз, сезгә Йәһвә хакимлеген танырга кирәк. Бу аның Сүзендә, Изге Язмаларда, бирелгән киңәшләр һәм гаҗәеп хакыйкатьләр буенча яшәү дигәнне аңлата. «Аллаһы — мәхәббәт ул», ул үзе барлыкка китергәннәрне ярата, һәм аның законнары белән әмерләре шул яратуга нигезләнгән (1 Яхъя 4:8). Йәһвә безне файда китергән нәрсәләрдән мәхрүм итми. Шуңа күрә Изге Язмаларда язылган киңәшне тоту яхшы булыр: «Бөтен йөрәгең белән Раббыга сыен, үз белдегеңә таянма. Йөрер юлларыңда һәрвакыт Аллаһыны юлдаш ит, Ул синең адымнарыңны тугры якка юнәлдерер» (Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6).