Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Һошея китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Һошея китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Йәһвә Сүзе тере

Һошея китабыннан игътибарга лаек фикерләр

УН БУЫНЛЫ төньяк патшалык Исраилдә чын гыйбадәт кылу юкка чыккан диярлек. Йәробоам II идарә иткәндә Исраил матди яктан гөрләп алга бара, әмма тиздән, аның үлеменнән соң, хәл начар якка үзгәрә. Шуннан соң чуалышлар чоры һәм сәяси тотрыксызлык вакыты башлана. Алты патша бер-берсен алмаштырып идарә итә. Аларның дүртесен үтерәләр (4 Патшалык 14:29; 15:8—30; 17:1—6). Һошея б. э. к. 804 елларда пәйгамбәр булып билгеләнә һәм 59 ел хезмәт итә. Ул берникадәр вакыт бу тынычсыз чорда хезмәт итә.

Йәһвәнең буйсынмаучан Исраил халкына карата хисләре Һошеянең гаиләсендә булган хәлләр белән ачык тасвирланган. Пәйгамбәр Исраилнең законсызлыгын фаш иткән һәм Исраил белән Яһүдиягә чыгарылган пәйгамбәрлек хөкемнәрне игълан иткән. Һошея үз исемен йөртүче китапта кайбер нәрсәләрне ачыктан-ачык һәм тәэсирле итеп сөйли, ә нәрсәнедер — җылы һәм ягымлы сүзләр белән әйтә. Бу китапта язылган хәбәр, тулысынча Аллаһы Сүзе сыман, тере вә куәтле (Еврейләргә 4:12).

«ҮЗЕҢӘ УЙНАШЧЫ ХАТЫН АЛ»

(Һошея 1:1—3:5)

Йәһвә Һошеягә: «Бар, үзеңә уйнашчы хатын ал»,— ди (Һошея 1:2). Һошея буйсына, һәм аның хатыны Гомерь аңа угыл таба. Аннан соң Гомерь тагын ике бала таба. Алар, күрәсең, никахтан тыш туа. Аларның исемнәре Лорухама һәм Лоамми Йәһвә Исраилгә карата бүтән шәфкатьле булмаячак һәм ахыр чиктә үз тугрылыксыз халкын кире кагачак дигәнне аңлата.

Йәһвә үз фетнәче халкына карата нәрсә хис итә? Ул Һошеягә болай дип әйтә: «Тагын бер тапкыр бар һәм ире яраткан, әмма зина кылган хатынны ярат, [бу] Ходай Исраил улларын яраткан, ә алар башка илаһиларга мөрәҗәгать иткән кебек [булган]» (Һошея 3:1).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

1:1 — Ни өчен Һошея үзенең хезмәт итүе вакытында Яһүдиядә идарә иткән дүрт патшаларның барысын да искә ала, әмма шул ук вакыт Исраилнең бер хакимен генә атый? Чөнки Аллаһы сайлаган халыкның законлы хакимнәре итеп Давыт нәселеннән булган патшалар гына танылган. Яһүдия патшаларыннан аермалы буларак, төньяк патшалыкның хакимнәре Давыт буыныннан булмаган.

1:2—9 — Һошея үзенә чыннан да уйнашчы хатын алганмы? Әйе, Һошея никахлашкан хатын аннан соң зина кыла башлаган. Пәйгамбәр үз гаиләсендә булган хәлне төш яисә күренеш итеп тасвирламый.

1:7 — Яһүдия йорты кайчан кичерелгән һәм коткарылган булган? Бу б. э. к. 732 елда, Хизәкыйя патша көннәрендә булган. Ул вакытта Иерусалимга Ассирия гаскәрләренең һөҗүме янап торган, әмма Йәһвә үз фәрештәсен җибәргән. Бу фәрештә бер төн эчендә 185 мең дошман сугышчысын үтергән (4 Патшалык 19:34, 35). Шулай итеп Йәһвә Яһүдияне «җәя, кылыч, сугыш, атлар һәм җайдаклар белән түгел», ә фәрештә ярдәмендә коткарган.

1:10, 11 — Төньяк патшалык Исраил б. э. к. 740 елда юк ителгән булган. Алайса, Исраилнең һәм Яһүдиянең уллары ничек «бергә җыелган» булган? Төньяк патшалыкта яшәгән күп кешеләр Яһүдиягә б. э. к. 607 елга хәтле күчкән булган. Шул елны Яһүдиядә яшәүчеләрне Бабылга әсирлеккә алып киткәннәр (2 Паралипоменон 11:13—17; 30:6—12, 18—20, 25). Б. э. к. 537 елда әсир яһүдләр туган илләренә кайткач, алар арасында кайчандыр төньяк патшалык Исраилдә яшәгән кешеләрнең буыннары булган (Езра 2:70).

2:21—23 — Йәһвә Изреельне «үзем өчен җирдә чәчәрмен, һәм кичерермен» дигән пәйгамбәрлек әйткәндә, нәрсә күздә тоткан? Изреель — Гомерь Һошеягә тапкан беренче баланың исеме (Һошея 1:2—4). Бу исем «Аллаһы орлыкны чәчәр» дигәнне аңлата, һәм бу пәйгамбәрлек итеп шуны күрсәткән: Йәһвә б. э. к. 537 елда тугры калдыкны җыячак һәм аны орлык шикелле үзе өчен Яһүдиядә чәчәчәк. 70 ел ташландык хәлдә булган җир җимешләр бирәчәк: ашлык, баллы шәраб һәм май китерәчәк. Бу пәйгамбәрлектә шигъри тел белән язылган өзек бар: җимешләр җирдән файдалы матдәләр бирүен сораячак, ә җир күкләрдән яңгыр сораячак. Күкләр үз чиратында Аллаһыдан болытлар җибәр дип үтенәчәк. Димәк, кайткан калдыкның ихтыяҗлары турында юмарт кайгырту күрсәтеләчәк. Рәсүл Паул һәм рәсүл Петер рухи Исраил калдыгының җыелуы турында әйткәндә, Һошея 2:23 тәге сүзләрне кулланалар (Римлыларга 9:25, 26; 1 Петер 2:10).

Безнең өчен сабаклар:

1:2—9; 3:1, 2. Һошеягә Аллаһы ихтыярын үтәр өчен никахта калу нихәтле авыр булган икәне турында уйлап кына кара! Ә без, Аллаһы хуплавын алыр өчен һәм аның эшләрен беренче урынга куяр өчен, никадәр зур корбаннарга әзер?

1:6—9. Йәһвә җенси һәм рухи зина кылуны нәфрәт итә.

1:7, 10, 11; 2:14—23. Йәһвәнең Исраил белән Яһүдия турындагы пәйгамбәрлеге үтәлгән. Йәһвә Сүзе һәрвакыт үтәлә.

2:16, 19, 21—23; 3:1—4. Йәһвә чын күңелдән тәүбә итүчеләрне гафу итәргә әзер (Нихами 9:17). Безгә, Йәһвә шикелле, башкаларга карата кызганучан һәм мәрхәмәтле булырга кирәк.

«ХОДАЙ... СУДЛАША»

(Һошея 4:1—14:1)

«Ходай бу җирдә яшәүче халык белән судлаша». Ни өчен? «Чөнки бу җирдә хакыйкать тә, шәфкать тә, Аллаһы турында белем дә юк» (Һошея 4:1). Мөртәт халык Исраил алдауга баткан һәм кан коюда катнашкан. Ул рухи һәм җенси азгынлыкта гаепле булган. Исраиллеләр Аллаһыдан ярдәм сорау урынына, «Мисырлыларны чакыралар, Ашшурга баралар» (Һошея 7:11).

Йәһвә мондый хөкем чыгарган: «Исраилне йотачаклар» (Һошея 8:8, ЯД). Яһүдия патшалыгы да гаепле. «Ходай Яһүдия белән судлаша һәм Ягъкубка, аның юллары өчен, кереп чыгар, аңа аның эшләре өчен әҗерен бирәчәк»,— дип әйтелә Һошея 12:2 дә. Ләкин алар яңадан торгызылган булачак, чөнки Аллаһы мондый вәгъдә бирә: «Мин аларны тәмугның хакимиятеннән йолып алачакмын, аларны үлемнән коткарачакмын» (Һошея 13:14).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

6:1—3 — «Барыйк һәм Ходайга кире кайтыйк». Бу сүзләрне кем әйткән? Бәлки, тугры булмаган исраиллеләр бер-берсен Йәһвәгә кайтырга өндәгәннәрдер. Шулай булса, аларның тәүбә итүләре чын булмаган. Аларның тәкъвалыгы, «иртәнге томан кебек һәм тиз юкка чыгучы чык кебек», вакытлы булган (Һошея 6:4). Икенче яктан, бу сүзләрне халкын Йәһвәгә кайтырга чакырып, бәлки, Һошея әйткәндер. Һәрхәлдә ун буынлы Исраил патшалыгының үзсүзле кешеләренә чын күңелдән тәүбә иткәннәрен күрсәтергә һәм чыннан да Йәһвәгә кайтырга кирәк булган.

7:4 — Ни өчен зина кылучы исраиллеләр ягып җибәрелгән мич белән чагыштырыла? Бу чагыштыру аларның йөрәкләрендә бозык теләкләр никадәр көчле булганын күрсәтә.

Безнең өчен сабаклар:

4:1, 6. Без Йәһвәнең хуплавын алырга теләсәк, безгә аның хакында белем алуны дәвам итәргә һәм алган белемнәр буенча яшәргә кирәк.

4:9—13. Йәһвә җенси әхлаксызлыкта һәм пычрак гыйбадәт кылуда катнашучыларны җавапка тартачак (Һошея 1:4).

5:1. Аллаһы халкын җитәкчелек итүчеләр һәркайсы мөртәтлекне кире кагарга тиеш. Җитәкчеләр алай эшләмәсә, бу кайберәүләрне ялган табынуга җәлеп итәргә мөмкин, шулай итеп җитәкчеләр бу кешеләр өчен «тозак... һәм ятьмә була».

6:1—4; 7:14, 16. Сүзләрендә генә тәүбә итү — икейөзлелек, андый тәүбә итүдән бернинди файда юк. Аллаһының кичерүен алыр өчен, гөнаһ кылучы чын күңелдән тәүбә итәргә тиеш. Ул тәүбә итүен «югарырак нәрсәгә», ягъни саф гыйбадәт кылуга, кайтып исбат итә. Аның эшләре Аллаһының югары нормалары буенча булырга тиеш (Һошея 7:16, ЯД).

6:6. Гөнаһлы яшәү рәвеше Аллаһыга карата ярату һәм тугрылык җитми икәнен күрсәтә. Моны бернинди рухи корбан белән каплап булмый.

8:7, 13; 10:13. «Кеше ни чәчсә, шуны урыр» дигән принцип потка табынуга баткан исраиллеләрдә үтәлгән (Гәләтиялеләргә 6:7).

8:8; 9:17; 13:16. Ашшур гаскәрләре төньяк патшалыкның каласын Самареяне алгач, бу патшалык хакындагы пәйгамбәрлекләр үтәлгән (4 Патшалык 17:3—6). Аллаһы әйткәнен эшли, сөйләгәнен үти. Моңа шикләнмәскә була (Саннар 23:19).

8:14. Б. э. к. 607 елда Йәһвә бабыллыларны кулланып, Яһүдиянең «шәһәрләренә ут җибәргән». Шулай итеп Иерусалимның һәм Яһүдиянең һәлак ителүе турындагы пәйгамбәрлек үтәлгән (2 Паралипоменон 36:19). Аллаһы Сүзе һәрвакыт үтәлә (Ешуа 23:14).

9:10. Исраиллеләр хак Аллаһыга багышланган булса да, алар Ваал-Фегорга барганнар һәм хурлыклы нәрсәләргә бирелгәннәр [«үзләрен багышлаганнар», Смысловой перевод, Стамбул]. Аларның начар үрнәкләре безнең өчен кисәтү булып тора, һәм безгә бу кисәтүгә игътибарлы булырга кирәк. Без тормышыбызны Йәһвәгә багышладык. Шуңа күрә без багышлануыбызга һәрвакыт тугрылык сакларга тиеш (1 Көринтлеләргә 10:11).

10:1, 2, 12. Безгә Аллаһыга эчкерсез йөрәк белән гыйбадәт кылырга кирәк. «Тәкъвалыкта орлыклар» (ЯД) чәчкәндә, без Аллаһының яратучан игелеген урабыз.

10:5. Беф-Авен («Зарарлылык Йорты» дигәнне аңлата) — бу Бәйтелнең («Аллаһы йорты» дигәнне аңлата) кимсетүле исеме. Дошманнар Беф-Авенда куелган үгезне үзләренә алгач, Самареядәге яшәүчеләр кайгырган: алар тугры табынган потларын югалтканнар. Хәтта үзен дә яклый алмый торган җансыз потка таяну — зур акылсызлык! (Мәдхия 134:15—18; Иремия 10:3—5).

11:1—4. Йәһвә үз халкы белән һәрвакыт ярату белән мөгамәлә итә. Аллаһыга буйсыну бервакытта да изми.

11:8—11; 13:14. Йәһвә аның халкы чын гыйбадәт кылуны яңадан торгызачак дигән вәгъдә биргән. Бу вәгъдә үтәлгән (Ишагыйя 55:11). Аллаһы халкы Бабыл әсирлегеннән азат ителгән булган, һәм б. э. к. 537 елда калдык Иерусалимга кайткан (Езра 2:1; 3:1—3). Йәһвәнең пәйгамбәрләр аркылы әйтелгән һәр сүзе һичшиксез үтәләчәк.

12:6. Без яратучан игелек һәм гаделлек күрсәтүдә тәвәккәл булырга һәм һәрвакыт Йәһвәгә өметләнергә тиеш.

13:6. Исраиллеләр «туйганчы ашагач... аларның йөрәкләре горурланган, һәм шуңа күрә алар» Йәһвәне «оныткан». Безгә дан яратуның һәркайсы төреннән качарга кирәк.

«АЛЛАҺЫНЫҢ ЮЛЛАРЫ ДӨРЕС»

(Һошея 14:2—10)

Һошея болай дип кычкыра: «Исраил, Ходайга, үзеңнең Аллаһыңа кайт; чөнки син үз хаталарың аркасында егылдың». Ул халыкны Йәһвәгә мондый сүзләр белән мөрәҗәгать итәргә өнди: «Һәр законсызлыкны алып куй һәм файда булсын өчен кабул ит, һәм без үз авызларыбызның корбаннарын китерәчәкбез» (Һошея 14:2, 3).

Тәүбә иткән гөнаһлы кешегә Йәһвәгә килергә, Аллаһы юлларының дөреслеген танырга һәм мактау корбаннары китерергә кирәк. Ни өчен бу акыллы? Чөнки «Аллаһының юллары дөрес, һәм тәкъва кешеләр алар буенча йөри» (Һошея 14:10). Әле күпләр «борылачаклар... һәм соңгы көннәрдә Ходай һәм аның яхшылыгы алдында курку-хөрмәт кичерәчәкләр». Бу чын шатлык китерә! (Һошея 3:5).

[17 биттәге иллюстрация]

Һошея гаиләсендәге хәл Йәһвәнең Исраил белән мөнәсәбәтләрен сурәтләгән

[19 биттәге иллюстрацияләр]

Б. э. к. 740 елда Самарея җимерелгәч, ун буынлы Исраил патшалыгы юкка чыккан