Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Авдий, Юныс һәм Михей китапларыннан игътибарга лаек фикерләр

Авдий, Юныс һәм Михей китапларыннан игътибарга лаек фикерләр

Йәһвә Сүзе тере

Авдий, Юныс һәм Михей китапларыннан игътибарга лаек фикерләр

«АВДИЙ күргән күренеш» (Авдий 1). Бу сүзләр белән Изге Язмалардагы Авдий китабы башлана. Пәйгамбәр аны б. э. к. 607 елда язган һәм үзе турында үзенең исеменнән тыш бернәрсә ачмый. Ике йөздән күбрәк ел элек Юныс пәйгамбәр үзе язган китабында миссионерлык йөкләмәне алгач үзе белән булган вакыйгаларны ачыктан-ачык сөйли. Михей пәйгамбәрнең 60 ел дәвамындагы хезмәт итүе Авдий белән Юныс хезмәт иткән еллар арасындагы вакытка туры килә. Ул б. э. к. 777 елдан башлап б. э. к. 717 елга кадәр хезмәт итә. Михей үзе хакында шуны гына әйтә: ул «Морешет» авылыннан, һәм Йәһвәнең сүзе аңа «Йотам, Әхәз һәм Хизәкыйя патшалары көннәрендә» бирелгән булган (Михей 1:1). Пәйгамбәрнең авыл тормышы белән таныш булуы ул үз хәбәренең төп фикерләренә басым ясар өчен кулланган ачык мисаллардан күренә.

ЭДОМ «МӘҢГЕГӘ ЮК ИТЕЛӘЧӘК»

(Авдий 1—21)

Авдий Эдом турында болай дип әйтә: «Үзеңнең абыең Ягъкубны җәберләгәнең өчен, син хурлыкка төшәчәксең һәм син мәңгегә юк ителәчәксең». Пәйгамбәрнең эдомлыларның күптән түгел генә Ягъкуб уллары — исраиллеләр белән үзләрен мәрхәмәтсез тотканнары һаман да исендә. Б. э. к. 607 елда, бабыллылар Иерусалимны җимергәндә, эдомлылар «каршы якта торганнар» һәм һөҗүм иткән «чит кешеләр» белән килешүләр төзегәннәр (Авдий 10, 11).

Ә Якъкубның йорты торгызылачак. Авдий пәйгамбәрлегендә болай дип әйтелә: «Сион тавында котылу булачак, һәм ул изге урын булачак» (Авдий 17).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

Авдий 5—8 — Эдомның җимерелүен төнге талаучылар һәм йөзем җыючыларның килүе белән чагыштыру нәрсә аңлата? Әгәр Эдомга караклар килгән булса, алар теләгән нәрсәләрне генә алып китәрләр иде. Уңыш җыючылар Эдомга килгән булса, алар уңышның өлешен калдырган булыр иде. Әмма Эдомны яулап алганда җиңүчеләр аның барлык хәзинәләрен табачаклар, һәм аны үз «союздашлары» — бабыллылар тулысынча талап китәчәкләр (Иремия 49:9, 10).

Авдий 10 — Эдом ничек «мәңгегә юк ителгән» булган? Алдан ук әйтелгәнчә, Эдом халкы, үз хөкүмәте булган җирнең билгеле бер районда яшәгән халык юкка чыккан. Бабыл патшасы Набонид Эдомны якынча б. э. к. VI гасырның уртасында яулап алган. Б. э. к. IV гасырда Эдом җирендә набатейлылар яши башлаган, һәм эдомлыларга Яһүдиянең көньяк өлешенә, Негев өлкәсенә, күченеп китәргә туры килгән. Соңрак аны Идумая дип атаганнар. Римлылар б. э. 70 елында Иерусалимны җимергәч, эдомлылар халык буларак юкка чыккан.

Безнең өчен сабаклар:

Авдий 3, 4. Эдомлылар биек таулар һәм тирән тарлавыклар арасында, барырга кыен булган урында яшәгәннәр. Бу аларга дошманнар һөҗүменә каршы торырга өстенлек биргән. Шуңа күрә алар үз көчләренә чамадан тыш ышанып, үзләрен куркынычсыз һәм тыныч хис иткәннәр. Ләкин Йәһвә хөкемнәреннән качып булмый.

Авдий 8, 9, 15. Кешеләрнең акыллылыгы һәм көче Йәһвә көнендә аларны коткара алмаячак (Иремия 49:7, 22).

Авдий 12—14. Эдомлылар мисалы Аллаһы хезмәтчеләре очраган авырлыкларга шатланган кешеләр өчен кисәтү булып тора. Үз халкына андый мөнәсәбәтне Йәһвә җәзасыз калдырмый.

Авдий 17—20. Ягъкуб улларына кагылышлы торгызылу хакындагы бу пәйгамбәрлек б. э. к. 537 елда, исраиллеләр калдыгы Бабылдан Иерусалимга кайткач, үтәлә башлаган. Йәһвәнең сүзе һәрвакыт үтәлә. Без аның вәгъдәләренә тулысынча ышана алабыз.

«НИНЕВӘ ҖИМЕРЕЛӘЧӘК»

(Юныс 1:1—4:11)

Аллаһы Юныска «Ниневәгә барырга кузгал, ул бөек шәһәргә барып, халкын кисәт» дигән боерык бирә. Әмма бу боерыкка буйсыныр урынына Юныс кире якка кача. Йәһвә «диңгезгә көчле җил җибәрә» һәм «зур балыкка Юнысны йотарга куша». Ул пәйгамбәрне төзәтә һәм тагын аңа Ашшур каласына барырга боерык бирә (Юныс 1:2, 4; 2:1; 3:1, 2).

Юныс Ниневәгә килә һәм ачыктан-ачык мондый хәбәр игълан итә башлый: «Кырык көннән соң Ниневә җимереләчәк» (Юныс 3:4). Әмма ашшурлылар аның хәбәрен кабул итәләр һәм тәүбә итәләр. Юнысның «ачуы килә». Йәһвә «үсемлек үстереп», Юныска шәфкатьлек күрсәтүдә сабак бирә (Юныс 4:1, 6).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

3:3Ниневәне «карап чыгу өчен» чыннан да «өч көн вакыт кирәк» булганмы? Әйе. Борынгы заманда Ниневә шәһәренә төньяктагы Хорсабад шәһәреннән алып көньяктагы Нимруд шәһәренә кадәр урнашкан авыллар да кергән. Барлык бу авыллар Ниневә белән бергә периметры 100 километр булган дүртпочмакта урнашкан.

3:4 — Юныс ниневәлеләргә вәгазьләр өчен Ашшур телен өйрәнергә тиеш булганмы? Юныс, бәлкем, Ашшур телен инде белгәндер яисә ул могҗизалы рәвештә бу телдә сөйләшә алган. Ә бәлки, ул үз хәбәрен еврей телендә әйткәндер, ә кемдер аны тәрҗемә иткән. Бу очракта аның хәбәре тагы да зуррак кызыксыну уяткандыр.

Безнең өчен сабаклар:

1:1—3. Патшалыкны вәгазьләү һәм шәкертләр әзерләү эшендә тулысынча катнашмас өчен, мәсихче моның урынына аңлы рәвештә бүтән эшләрне планлаштырса, бу аның дөрес булмаган эчке теләкләренең булуын күрсәтә. Ул, Юныс кебек, Аллаһы биргән йөкләмәдән кача дип әйтеп була.

1:1, 2; 3:10. Йәһвә шәфкатен бар халык, раса яисә махсус төркем кешеләренә күрсәтә. «Ходай һәркемгә дә игелекле, һәм юмартлыгы [шәфкатьлеге, ЯД] бар эшләрендә дә күренә» (Мәдхия 144:9).

2:1, 11. Юнысның зур балык эчендә өч көн һәм өч төн булуы Гайсәнең үлеменә һәм терелтелүенә пәйгамбәрлек итеп күрсәтә (Маттай 12:39, 40; 16:21).

2:1, 11; 4:6. Йәһвә Юнысны коточкыч давыл вакытында коткарган. Аллаһы шулай ук «Юнысның баш өстендә күләгә төшереп, уңайсыз хәлен җиңеләйтер өчен, бер үсемлек үстергән». Йәһвәнең бүгенге хезмәтчеләре дә үзләренең Аллаһысына һәм аның яратучан игелегенә өметләнә алалар, чөнки ул аларны саклый һәм коткара (Мәдхия 12:6; 39:12).

2:2, 3, 10, 11. Йәһвә үз хезмәтчеләренең догаларын ишетә һәм аларның үтенечләренә колак сала (Мәдхия 119:1; 129:1, 2).

3:8, 10. Хак Аллаһы «үкенгән», яки карарын үзгәрткән һәм «җибәрергә әйткән бәла-казасын җибәрмәгән». Ни өчен? Чөнки ниневәлеләр «яман юлдан чигенгәннәр». Шулай ук бүген дә Йәһвә, гөнаһлы кеше чын күңелдән тәүбә итсә, үз хөкемен үтәмәскә мөмкин.

4:1—4. Беркем дә Аллаһыны, ул шәфкать күрсәткәндә чикли алмый. Без Йәһвәнең шәфкатьле юлларын тәнкыйтьләмәскә тиеш.

4:11. Йәһвә бүген сабырлык күрсәтә, һәм җирнең һәр урынында Патшалык турында хәбәр вәгазьләнә. Ул Ниневәдәге йөз егерме меңнән артык кешене кызганган кебек, бүген дә «уңны сулдан аера алмаган кешеләрне» кызгана. Әллә без безнең территориядә яшәүче кешеләрне кызганырга һәм Патшалык турында хәбәрне ашкынып вәгазьләргә һәм шәкертләр әзерләргә тиеш түгелме? (2 Петер 3:9).

«АЛАРНЫҢ ПЕЛӘШ УРЫНЫ ЗУРАЯЧАК»

(Михей 1:1—7:20)

Михей Исраил белән Яһүдиянең гөнаһларын фаш итә, бу илләрнең төп шәһәрләренең җимерелүе һәм соңыннан торгызылуы турында алдан әйтә. Самарея «кырдагы җимерекләр өеме» булып китәчәк. Потка табынганнары өчен Исраил һәм Яһүдия «пеләшләнүгә», яки хурлыкка лаек. Алар әсирлеккә сөрелгәч, аларның пеләш урыны зураячак һәм «бөркетнеке кебек» булачак. Монда, күрәсең, сүз гриф турында бара. Аның башында сирәк йомшак кыска йон үсә. Йәһвә мондый вәгъдә бирә: «Мин сине... Ягъкуб, һичшиксез, җыячакмын» (Михей 1:6, 16; 2:12). Сатлык җитәкчеләр һәм закон бозучы пәйгамбәрләр аркасында Иерусалим «хәрабәләр өеменә әйләнәчәк». Ләкин Йәһвә үз халкын бергә «җыячак». «Бәйтлехем-Ефрафадан» «Исраилдә Хаким булырга тиешле... кеше туачак» (Михей 3:12; 4:12; 5:2).

Йәһвә Исраилгә карата гаделсезме? Аның таләпләре бик авырмы? Юк. Йәһвә үз хезмәтчеләреннән шуны гына таләп итә: алар «гадел эш итәргә, игелекле эшләр яратырга һәм Аллаһы каршында басынкы йөрергә» тиеш (Михей 6:8). Әмма Михейнең замандашлары шулхәтле бозылганнар, хәтта «аларның иң яхшысы — күгән кебек, һәм иң гаделе — чәнечкеле читәннән да начаррак». Алар үзләренең тирә-ягындагы кешеләргә авырту һәм газаплар китерә. Ләкин пәйгамбәр болай дип сорый: «[Йәһвә] кебек Аллаһы кем?» Аллаһы үз халкына тагын шәфкать күрсәтәчәк һәм аның «бар гөнаһларын диңгез упкынына ташлаячак» (Михей 7:4, 18, 19).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

2:12 — «Исраил калдыкларын» җыю хакындагы пәйгамбәрлек кайчан үтәлгән? Аның беренче үтәлеше б. э. к. 537 елда булган. Ул вакытта яһүдләрнең калдыгы Бабыл әсирлегеннән туган илләренә кайткан. Безнең көннәрдә бу пәйгамбәрлек «Аллаһының Исраилендә» үтәлә (Гәләтиялеләргә 6:16, искәрмә). 1919 елдан башлап майланган мәсихчеләр бергә «сарык утарындагы көтү кебек җыелалар». Аларга, аеруча 1935 елдан башлап, «бихисап күп» «башка сарыклар» кушыла, һәм утарда «күп кеше булганга шаулыйлар» (Ачылыш 7:9; Яхъя 10:16). Алар бергә ашкынып чын гыйбадәт кылуны яклыйлар.

4:1—4 — Йәһвә «соңгы көннәрдә» ничек итеп «күп халыкларны хөкем итә һәм... күп кабиләләрне фаш итә»? «Күп халыклар» һәм «күп кабиләләр» дигән сүзләр ниндидер милли төркемнәрне яисә сәяси көчләрне аңлатмый. Күрәсең, бу сүзләр Йәһвәнең хезмәтчеләре булып киткән төрле халыклардан чыккан аерым кешеләргә кагыла. Йәһвә аларның рухи иминлеге турында кайгыртып, аларны хөкем итә һәм фаш итә.

Безнең өчен сабаклар:

1:6, 9; 3:12; 5:2. Б. э. к. 740 елда, Михей көннәрендә, Самареяне ашшурлылар җимергәннәр (4 Патшалык 17:5, 6). Ашшурлылар Хизәкыйянең идарә итүе вакытында Иерусалимга кадәр килгәннәр (4 Патшалык 18:13). Б. э. к. 607 елда Иерусалимны бабыллылар җимергәннәр (2 Паралипоменон 36:19). Пәйгамбәрлек ителгәнчә, Мәсих «Бәйтлехем-Ефрафада» туган (Маттай 2:3—6). Йәһвәнең пәйгамбәрлек сүзе һәрвакыт үтәлә.

2:1, 2. Аллаһыга хезмәт итәбез диеп, «барыннан да бигрәк [Аллаһының] Патшалыгын һәм Ул кушканнарны ничек тормышка ашыруны» түгел, ә байлыкка омтылабыз икән, бу бик куркыныч (Маттай 6:33; 1 Тимутегә 6:9, 10).

3:1—3, 5. Йәһвә аның халкы белән җитәкчелек итүче җаваплы кардәшләрдән гадел эш итүләрен көтә.

3:4. Йәһвәнең безнең догаларыбызга җавап бирүен теләсәк, без гөнаһ эшләмәскә яки ике төрле тормыш алып бармаска тиеш.

3:8. Безгә яхшы хәбәрне, шул исәптән хөкемнәрне дә, таратырга йөкләмә бирелгән. Бу эшне без Йәһвәнең изге рухы ярдәмендә генә алып бара алабыз.

5:5. Мәсих турындагы бу пәйгамбәрлек безне шуңа ышандыра: Аллаһының халкына дошманнар һөҗүм итсә, «җиде [тулылыкны аңлата] көтүче» һәм «сигез мирза» — бик күп сәләтле ир-атлар — Йәһвәнең халкы арасында үз өстенә җитәкчелек алачак.

5:7, 8. Күп кешеләр өчен майланган мәсихчеләр бүген, «Ходайдан булган чык кебек» — Аллаһыдан бирелгән фатиха. Чөнки Йәһвә аларны Патшалык хакындагы хәбәрне игълан итәр өчен куллана. «Башка сарыклар» майланган мәсихчеләргә вәгазьләү эшендә актив рәвештә ярдәм итә һәм кешеләргә Аллаһы белән мөнәсәбәтләрне булдырырга булыша (Яхъя 10:16). Бу эштә катнашу — зур хөрмәт, ул башкаларга көч бирә!

6:3, 4. Без Йәһвәдән үрнәк алып, хәтта уртак тел табуы кыен булган кешеләргә һәм рухи яктан көчсез кешеләргә дә игелекле һәм кызганучан булырга тиеш.

7:7. Без бу явыз дөнья төзелешендә авырлыклар белән көрәшкәндә, боегырга тиеш түгел. Безгә, Михейгә кебек, «Аллаһыга өметләнеп торырга» кирәк.

7:18, 19. Йәһвә безнең хаталарыбызны кичерергә әзер. Без дә, Аллаһы кебек, безгә каршы гөнаһ эшләгән кешеләрне кичерергә әзер булырга тиеш.

Йәһвә исеме хакына йөрүне дәвам итегез

Аллаһыга һәм аның халкына каршы торучылар «мәңгегә юк ителәчәк» (Авдий 10). Ләкин Йәһвә кеше аның кисәтүенә колак салса һәм «яман юлдан чигенсә», үз ачуын баса ала. (Юныс 3:10). Без яшәгән «соңгы көннәрдә» чын гыйбадәт кылу бөтен ялган диннәр өстеннән югары күтәрелә һәм Аллаһыга тыңлаучан кешеләр чын гыйбадәт кылуга кушыла (Михей 4:1; 2 Тимутегә 3:1). Шуңа күрә әйдәгез, гасырлардан гасырларга Йәһвә «Аллаһы исеме хакына йөрергә» тәвәккәл булыйк (Михей 4:5).

Авдий, Юныс һәм Михей китапларында бик кыйммәтле сабаклар бар! Бу китаплар 2500 ел элек язылган булса да, бүгенге көндә дә аларның хәбәре «тере вә куәтле» (Еврейләргә 4:12).

[15 биттәге иллюстрация]

Авдий: «[Эдом] мәңгегә юк ителәчәк»,— дип пәйгамбәрлек иткән

[17 биттәге иллюстрация]

Михей «Аллаһыга өметләнеп торган». Бу безнең өчен яхшы үрнәк

[18 биттәге иллюстрация]

Вәгазь эше — зур хөрмәт!