Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Аллаһының тирәнлекләрен» тикшер

«Аллаһының тирәнлекләрен» тикшер

«Аллаһының тирәнлекләрен» тикшер

«Рух һәрнәрсәне, хәтта Аллаһының тирәнлекләрен дә тикшерә» (1 КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ 2:10).

1. Изге Язмаларны яңа өйрәнә башлаган кешеләрне нинди хакыйкатьләр шатландыра?

ҖЫЕЛЫШТАГЫ күп мәсихчеләр беренче тапкыр хакыйкатьне ишеткәч туган шатлык хисен искә төшерә ала. Без Йәһвә исеменең мәгънәсен, ни өчен ул газапларны рөхсәт итә, ни өчен кайбер кешеләр күккә бара һәм калган тугры кешеләрне нинди киләчәк көтә икәнен белдек. Без, бәлки, Изге Язмаларны моңа кадәр укыганбыздыр, әмма бу сораулар бездән, күпчелек кешеләрдән кебек, яшерелгән иде. Без корал рифларын су аша караучы кешегә охшаш идек. Бу кешенең су астында йөзер өчен кирәклесе булмаса, ул диңгез төбендәге матурлыкның бик әз өлешен генә күрер. Әмма су астында йөзү күзлеге яки пыяла төпле көймә булса, ул төрле төстәге коралларны, балыкларны, актинияләрне һәм башка матур диңгез хайваннарын күзәтер. Шулай ук без дә Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, беренче тапкыр «Аллаһының тирәнлекләрен» күрдек (1 Көринтлеләргә 2:8—10).

2. Ни өчен Аллаһы Сүзен өйрәнүдән алган шатлык мәңге булырга мөмкин?

2 Изге Язмаларның хакыйкатьләрен өстән-өстән генә белү безне канәгатьләндерергә тиешме? «Аллаһының тирәнлекләре» дигән сүзләр Аллаһы зирәклеген аңлауны үз эченә ала, бу зирәклек мәсихчеләргә изге рух ярдәмендә ачылган, әмма башкалар өчен ябык (1 Көринтлеләргә 2:7). Йәһвәнең зирәклеге чиксез һәм аның юлларын тикшереп без зур шатлык таба алабыз! Аллаһы юлларының зирәклеген без беркайчан да тулысынча белә алмаячакбыз. Алда да «Аллаһының тирәнлекләрен» тикшерүдән туктамасак, Изге Язмаларның төп тәгълиматларын беренче тапкыр ишеткәч кичергән шатлык һәрвакыт безнең белән кала ала.

3. Ни өчен иманыбызның нигезен ачык аңлау кирәк?

3 Ни өчен безгә бу «тирәнлекләрне» аңларга кирәк? Без ышанган нәрсәләрне генә түгел, ә ни өчен ышанабыз икәнен аңлау — иманыбыз өчен нигез — иманыбызны һәм ышанычыбызны ныгыта. Изге Язмаларда безгә «Аллаһының ихтыярын — нәрсәнең яхшы, Аңа яраклы һәм камил икәнен — аныклар» өчен акылыбызны кулланырга киңәш бирелә (Римлыларга 12:1, 2). Ни өчен Йәһвә безнең тормышыбызга кагылышлы таләпләр куя? Моны аңласак, бу аңа буйсынырга тәвәккәллегебезне ныгыта. Шуңа күрә «тирәнлекләрне» белү безгә законсыз эшләр башкару вәсвәсәсенә бирелмәс өчен көч бирә һәм «яхшылык кылырга ашкынып торучы» булырга дәртләндерә (Титуска 2:14).

4. Изге Язмаларны өйрәнү нәрсә аңлата?

4 Тирәнлекләрне аңлар өчен өйрәнү кирәк. Әмма өйрәнү — бу нәрсәнедер өстән-өстән генә уку түгел. Андый өйрәнү — бу яңа мәгълүматны инде алган белемнәребез белән ничек бәйле икәнен белү өчен тырышып тикшерү (2 Тимутегә 1:13). Бу шулай ук әйтелгәнне раслый торган дәлилләргә игътибар итү. Изге Язмаларны өйрәнгәндә акыллы карарлар кабул итәр өчен һәм башкаларга ярдәм итәр өчен белгәннәребезне ничек кулланып була икәне турында уйланырга да кирәк. Шулай ук, «бөтен Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм... файдалы» булганга, безгә «Аллаһы әйткән һәр сүзне» тикшереп чыгарга кирәк (2 Тимутегә 3:16, 17; Маттай 4:4). Изге Язмаларны өйрәнү күп көч таләп итәргә мөмкин! Әмма бу шатлыклы да була ала. Әйе, «Аллаһының тирәнлекләрен» аңлау авыр түгел.

Йәһвә басынкы кешеләргә аңларга ярдәм итә

5. «Аллаһының тирәнлекләрен» кем аңлый ала?

5 Син мәктәптә белем белән аерылып тормасаң да һәм синең белем алырга гадәтең юк икән, син «Аллаһының тирәнлекләрен» аңлый алмыйсың дип уйлама. Гайсә җирдә хезмәт иткәндә Йәһвә үз ниятен зирәкләргә һәм акыл ияләренә түгел, ә Аллаһы хезмәтчесеннән белем алырга әзер булган, басынкы, гади һәм белемнәре булмаган кешеләргә ачкан. Алар дәрәҗәле мәктәпләрдә белем алган кешеләр белән чагыштырганда, балаларга охшаш булганнар (Маттай 11:25; Рәсүлләр 4:13). «Аллаһы Үзен яратучыларга нәрсә әзерләгәне» турында рәсүл Паул имандашларына болай дип язган: «Моны Аллаһы безгә Үзенең Рухы аша ачты, чөнки Рух һәрнәрсәне, хәтта Аллаһының тирәнлекләрен дә тикшерә» (1 Көринтлеләргә 2:9, 10).

6. 1 Көринтлеләргә 2:10 дагы сүзләр нәрсәне аңлата?

6 Аллаһы рухы «һәрнәрсәне, хәтта Аллаһының тирәнлекләрен дә» ничек тикшерә? Һәр мәсихчегә хакыйкатьне аерым ачар урынына, Йәһвә үз оешмасы белән җитәкчелек итәр өчен үз рухын куллана, һәм ул оешма Аллаһының бердәм халкына Изге Язмаларны аңлау бирә (Рәсүлләр 20:28; Эфеслеләргә 4:3—6). Бөтен дөнья буенча барлык җыелышлар Изге Язмаларны өйрәнү буенча берүк программаны үтәләр. Берничә ел эчендә алар Изге Язмаларның барлык тәгълиматларын карап чыга. Изге рух кешеләргә җыелышлар аша «Аллаһының тирәнлекләрен» аңлар өчен кирәкле сыйфатлар үстерергә ярдәм итә (Рәсүлләр 5:32).

Нәрсә ул «Аллаһының тирәнлекләре»?

7. Ни өчен күп кешеләр «Аллаһының тирәнлекләрен» аңламый?

7 «Тирәнлекләр» дигән сүз — бу авыр тәгълиматлар дигән сүз түгел әле. «Аллаһы тирәнлекләрен» белү күп кешеләрдән яшерелгән, әмма Аллаһы акыллылыгын аңлау бик авыр булганга түгел, ә Шайтан аркасында: ул кешеләрне, алар Йәһвә үз оешмасы аша биргән ярдәмне кире каксыннар өчен, алдый (2 Көринтлеләргә 4:3, 4).

8. Паул эфеслеләргә язган хатның өченче бүлегендә нинди тирәнлекләр турында әйткән?

8 Паулның эфеслеләргә язган хатның өченче бүлеге буенча, «Аллаһының тирәнлекләре» — бу Йәһвә халкының күпчелеге яхшы аңлаган күп хакыйкатьләр, мәсәлән, вәгъдә ителгән Нәселнең кем булуы, күк өмете белән кешеләрне сайлау һәм Мәсих Патшалыгы. Паул болай дип язган: «Әүвәлге заманнарда бу сер кешеләргә мәгълүм ителмәде. Хәзер исә Аллаһы аны Рух аркылы изге рәсүлләренә һәм пәйгамбәрләренә ачып бирде. Бу сер шуннан гыйбарәт: Мәсих Гайсә бәрабәренә... яһүдләр белән бергә яһүд булмаганнар да — варисташлар, бер тәннең әгъзалары һәм Аллаһы биргән вәгъдәне уртаклашучылар». Паул аңа мондый йөкләмә бирелгән дигән: «Аллаһы серенең ничек тормышка ашуын һәммәсенә ачыклау хөрмәте бирелде. Һәрнәрсәне бар иткән Аллаһы бу серне иң баштан ук яшереп тоткан иде» (Эфеслеләргә 3:5—9).

9. Ни өчен «Аллаһының тирәнлекләрен» аңлау — бу хөрмәт?

9 Паул Аллаһының ихтыяры «иман итүчеләр бердәмлеге аркылы Үзенең күпкырлы зирәклеген күкләрдә [дә]... мәгълүм итү иде» дип аңлаткан (Эфеслеләргә 3:10). Фәрештәләр Йәһвәнең мәсихче җыелыш белән эш итүдә зирәклеген күзәтеп һәм аңлап күп нәрсәләргә өйрәнәләр. Безгә зур хөрмәт күрсәтелгән: без хәтта фәрештәләр белергә теләгәнне аңлыйбыз! (1 Петер 1:10—12). Аннары Паул без «бар изгеләр белән берлектә... [мәсихче иманның] киңлегенә вә озынлыгына, биеклегенә вә тирәнлегенә тулысынча төшенергә» тырышырга тиеш дигән (Эфеслеләргә 3:11, 18). Алган белемнәребезне киңәйтер өчен, тирәнлекләрнең кайбер мисалларын карап чыгыйк.

Тирәнлекләрнең мисаллары

10, 11. Кайчан, Изге Язмалар буенча, Гайсә Аллаһының күктәге «хатын-кыз» нәселенең төп өлеше булып киткән?

10 Яратылыш 3:15 тә әйтелгән Аллаһының күктәге «хатын-кыз» «нәселенең» төп өлеше — Гайсә икәнен без беләбез. Киңрәк аңлар өчен, без мондый сорау бирә алабыз: «Гайсә кайчан вәгъдә ителгән Нәсел булып киткән? Бу ул кеше булып туганчы булганмы, кеше булып тугандамы, суга чумдырылгандамы яки терелтелгәч булганмы?»

11 Аллаһы вәгъдә биргән: пәйгамбәрлектә аның «хатын-кызы» дип аталган оешмасының күктәге өлеше нәсел булдырачак, һәм бу нәсел еланның башын сугып ярачак. Ләкин меңләгән еллар узган һәм Аллаһының хатын-кызы Шайтанны һәм аның эшләрен җимерерлек нәсел булдырмаган. Шуңа күрә Ишагыйя пәйгамбәрлегендә бу хатын-кыз «тудырырга сәләтсез» һәм «рухы кайгылы» дип атала (Ишагыйя 54:1, 5, 6). Ахыр чиктә, Бәйтлехемдә Гайсә туган. Әмма суга чумдырылгач кына, ягъни изге рух белән майлангач һәм шулай итеп Аллаһының рухи угылы булгач кына, Йәһвә: «Бу Минем... Улым»,— дигән (Маттай 3:17; Яхъя 3:3). Нәкъ шул вакытта, хатын-кыз «нәселенең» төп өлеше барлыкка килгән. Соңрак Гайсә шәкертләре дә изге рух белән майланган һәм Аллаһы угыллары булып киткән. Озак вакыт «бала тудырмаган» Йәһвәнең «хатын-кызы» ахыр чиктә «шатлыктан кычкыра» алган (Ишагыйя 54:1, ЯД; Гәләтиялеләргә 3:29).

12, 13. Нинди шигырьләр җирдәге барлык майланган мәсихчеләр «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» төркеменә керә икәнен күрсәтә?

12 Безгә ачылган тирәнлекләрнең икенче мисалы — Аллаһының кешеләр арасыннан 144 000 кешене сайларга нияте (Ачылыш 14:1, 4). Без шуны беләбез һәм шуңа ышанабыз: җирдә һәркайсы вакытта яшәгән барлык майланган мәсихчеләр «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» төркеменә керә. Гайсә аның турында ул өйдәгеләр өчен «ризыкны» үз вакытында бирәчәк дигән (Маттай 24:45). Изге Язмаларның нинди шигырьләре бу тәгълиматның дөреслеген күрсәтә? Гайсәнең үз кардәшләрен рухи ризык белән тукландырган һәркайсы мәсихче — «ышанычлы хезмәтче» дип әйтәсе килгәнме?

13 Аллаһы Исраил халкына болай дигән: «Минем шаһитләрем... сез һәм мин үзем сайлаган минем колым» (Ишагыйя 43:10). Ләкин б. э. 33 нче елының 11 нче нисан көнендә Гайсә Исраил җитәкчеләренә Аллаһы аларның халкын үз хезмәтчесе дип санамый дигән. «Аллаһы Патшалыгы сездән алынып, аның җимешен китерүче халыкка биреләчәк»,— дигән ул. Гайсә халыкка: «Инде тыңлагыз: сезнең Изге йортыгыз ташландык хәлдә калдырылыр»,— дип әйткән (Маттай 21:43; 23:38). Йәһвәнең хезмәтчесе буларак бу Исраил йорты ышанычлы да, акыллы да булмаган (Ишагыйя 29:13, 14). Шул ук көнне соңрак Гайсә: «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче нинди була соң?» — дип сораганда, ул чынлыкта: «Нинди акыллы халык Исраилне алыштырачак һәм Аллаһының ышанычлы хезмәтчесе булып китәчәк?» — дип сораган. Рәсүл Петер майланган мәсихче җыелышка: «Сез... изге халык, Аллаһының Үз халкы»,— дип әйткәндә, Гайсәнең соравына җавап биргән (1 Петер 1:4; 2:9). Шул рухи халык, «Аллаһының Исраиле», Йәһвәнең яңа хезмәтчесе булып киткән (Гәләтиялеләргә 6:16, искәрмә). Борынгы Исраилнең барлык кешеләре бер «хезмәтче» булган кебек, җирдә һәркайсы вакытта яшәгән барлык майланган мәсихчеләр «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» төркеменә керә. Аллаһы хезмәтчесе аша «ризык» алу безнең өчен зур хөрмәт!

Шәхси өйрәнү шатлык китерә

14. Ни өчен Изге Язмаларны өйрәнү, аны укуга караганда, күбрәк шатлык китерә?

14 Безгә Изге Язмаларның яңа ягы ачылганда, без үзебезне бәхетле хис итәбез, чөнки бу безнең иманыбызны ныгыта. Менә ни өчен Изге Язмаларны өйрәнү, аны укуга караганда, күбрәк шатлык китерә ала. Шуңа күрә мәсихче басмаларны укыганда, үзеңә мондый сораулар бир: «Бу тәгълиматны аңлату мин моның турында белгәннәр белән ничек бәйле? Бу мәкаләдә ясалган нәтиҗәләрне Изге Язмаларның тагын нинди урыннары раслый ала?» Өстәмә тикшерүләр кирәк булса, бу сорауны язып куй һәм киләсе шәхси өйрәнүдә карап чык.

15. Өйрәнү өчен нинди темалар шатлык китерергә мөмкин һәм ничек алар соңрак файда китерә ала?

15 Өйрәнү өчен нинди темалар белгәннәребезне киңәйтеп, шатлык китерә ала? Мәсәлән, Аллаһы кешелек файдасы өчен төзегән төрле килешүләрне тирән тикшереп чыгу. Гайсә Мәсих турындагы пәйгамбәрлекләрне тикшереп яки Изге Язмаларның берәр пәйгамбәрлек китабының шигырьләрен бер-бер артлы карап чыгып, син иманыңны ныгыта аласың. «Йәһвә Шаһитләре — Аллаһы Патшалыгының вәгазьчеләре» дигән китапны кулланып, Йәһвә Шаһитләренең хәзерге тарихын карап чыгу шулай ук иманны ныгытачак *. «Күзәтү манарасы» журналының «Укучыларның сораулары» дигән мәкаләдә соңгы вакытта бастырылган сорауларны карап чыгу, һичшиксез, кайбер шигырьләрне яхшырак аңларга ярдәм итәчәк. Ясалган нәтиҗәләрне яклаучы дәлилләргә аеруча игътибар ит. Бу сиңа «аерырга» өйрәнергә һәм зирәклекне үстерергә ярдәм итәчәк (Еврейләргә 5:14). Тикшерү үткәргәндә, үз Изге Язмалар китабыңа яки кәгазь битенә язып бар һәм шулай итеп бу соңрак сиңа һәм башкаларга файда китерәчәк.

Балаларга Изге Язмаларны өйрәнүдән шатлык табарга ярдәм ит

16. Сез балаларга Изге Язмаларны өйрәнүдән шатлык табарга ничек ярдәм итә аласыз?

16 Ата-аналар үз балаларында Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләр булдырырга теләк үстерер өчен бик күпне эшли ала. Балаларга тирәнлекләрне аңлау авыр булыр дип уйламагыз. Яшүсмергә гаилә өйрәнүенә берәр теманы тикшереп чыгарга кушсагыз, алган белемнәрен сезгә сөйләп бирсен. Алар үз иманнарын якларга һәм белгәннәре дөрес икәнен расларга өйрәнсеннәр өчен, гаилә өйрәнүе вакытында бала эләгә алган хәлләрне сәхнәләштерегез. Балаларны Изге Язмалар географиясе белән таныштырырга һәм һәр атна Изге Язмалардан укыла торган өзекләрдәге урыннарны күз алдына китерергә «„Яхшы җиргә“ күз салыгыз» дигән брошюра ярдәм итә *.

17. Ни өчен безгә Изге Язмаларны шәхси өйрәнүгә дөрес караш сакларга кирәк?

17 Изге Язмаларны шәхси өйрәнү кызыклы булырга һәм иманны ныгытырга мөмкин, әмма сак бул: бу җыелыш очрашуларына әзерләнү вакытын алмасын. Очрашуларда да Йәһвә безне «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» аша өйрәтә. Әмма өстәмә тикшерүләр очрашуларда яхшы әзерләнгән комментарийлар бирергә ярдәм итә ала. Мәсәлән, китап өйрәнү очрашуында яки Теократик хезмәт мәктәбендә Изге Язмалардан игътибарга лаек фикерләр каралганда андый комментарийлар биреп була.

18. Ни өчен «Аллаһының тирәнлекләрен» тикшерер өчен куелган тырышлыклар бүләкләнә дип әйтеп була?

18 Аллаһы Сүзен тирән өйрәнү Йәһвәгә якынлашырга ярдәм итә. Андый өйрәнүнең кыйммәтлеге турында Изге Язмаларда болай диелә: «Көмеш кешегә калкан булган кебек, зирәклек тә аңа шундый ук калкандыр; ләкин гыйлем-зирәклекнең өстенлеге шунда ки, ул гыйлем-зирәклек иясенең тормышын саклый» (Вәгазьче 7:12). Әйе, рухи әйберләрне киңрәк аңлар өчен куелган тырышлыклар, һичшиксез, бүләкләнә. Тикшерүне дәвам иткән кешегә Изге Язмаларда мондый вәгъдә бирелә: «Аллаһының асылына төшенерсең» (Гыйбрәтле сүзләр 2:4, 5).

[Искәрмәләр]

^ 15 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган. Рус телендә дә бар.

^ 16 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

Аңлата аласызмы?

• «Аллаһының тирәнлекләре» нәрсә ул?

• Ни өчен тирәнлекләрне өзлексез өйрәнергә кирәк?

• Ни өчен барлык мәсихчеләр дә «Аллаһының тирәнлекләрен» аңлау шатлыгын ала ала?

• Син «Аллаһының тирәнлекләреннән» ничек күбрәк файда ала аласың?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[31 биттәге иллюстрация]

Ата-аналар үз балаларына гаилә өйрәнүенә берәр теманы тикшереп чыгарга куша ала