Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Вөҗданыңның авазын тыңла

Вөҗданыңның авазын тыңла

Вөҗданыңның авазын тыңла

«Мәҗүсиләрнең [Аллаһы] кануны юк, ләкин алар, табигый тойгылары белән канун буенча эшлиләр» (РИМЛЫЛАРГА 2:14).

1, 2. a) Күп кеше башкалар өчен нәрсә эшләргә әзер? б) Изге Язмалардагы нинди мисалларда кешеләр башкалар турында кайгырта?

МЕТРО платформасында 20 яшьлек бер ир-атны эпилепсия өянәге тоткан, һәм ул тимер юлга егылып төшкән. Моны күргәч, икенче бер ир-ат кызларын калдырып аска сикереп төшкән һәм бу яшь кешене рельслар арасындагы чокырга салып, үз тәне белән каплаган. Якынлашып килгән поезд нәкъ аларның өсләрендә туктаган. Кайбер кешеләр бу коткаручыны герой дип атар иде, әмма ул болай дип әйткән: «Без үзебезне дөрес тотарга тиешбез. Мин моны үземне данлар өчен түгел, ә аны кызганып эшләдем».

2 Сез дә, бәлкем, башкаларга ярдәм итәр өчен, үз тормышын куркыныч астына куйган берәр кешене беләсездер. Күп кеше икенче бөтендөнья сугышы вакытында, таныш булмаган кешеләрне яшереп, шулай эшләгән. Тагын бер очракны искә төшерик. Рәсүл Паул һәм 275 кеше кораб һәлакәтенә эләккәч, Сицилия янындагы Мальта утравында яшәгән кешеләр аларга ярдәмгә килгәннәр һәм «гадәттән тыш кунакчыл булганнар» (Рәсүлләр 27:27—28:2). Ә бер Исраил кызы, үз тормышын, бәлки, куркыныч астына куймаса да, үзен әсирлектә тоткан бер сурияленең сәламәтлеге турында кайгырткан (4 Патшалык 5:1—4). Тагын Гайсәнең яхшы билгеле булган игелекле самареяле турындагы ачык мисалын искә төшерик. Рухани һәм левиле үлем хәлендә булган үзләренең бер милләттәшенә ярдәм күрсәтмәгәннәр, ә бер самареяле аңа ярдәм итәр өчен, бар көчен куйган. Бу ачык мисал гасырлар дәвамында төрле халык кешеләренең йөрәгенә үтеп керә (Лүк 10:29—37).

3, 4. Күп кешеләр фидакарьлек рухы күрсәткәнгә күрә, эволюция теориясе турында нәрсә әйтеп була?

3 Без «авыр вакытларда» яшибез; күп кешеләр «шәфкатьсез» һәм «яхшылыкны дошман күрәләр» (2 Тимутегә 3:1—3). Моңа да карамастан кешеләр башкаларга һәм безгә үзебезгә дә игелек күрсәтәләр. Башкаларга, хәтта үз тормышын куркыныч астына куеп, ярдәм итү омтылышы шулкадәр киң таралган ки, хәтта кайберәүләр аны кешелеклелек дип атыйлар.

4 Тормышны куркыныч астына куярга туры килсә дә, башкаларга ярдәм итү теләге төрле расаларда һәм культураларда бар. Һәм бу теләк кеше джунгли законы буенча үзгәрә барган дигән фикергә каршы килә, ә бу закон буенча «иң көчле исән кала». Кеше геномын (ДНК) өйрәнү буенча АКШ хөкүмәтенең программасын алып барган генетик Фрэнсис Коллинз болай дигән: «Фидакарьлек рухы эволюция тарафдарлары өчен күп авырлыклар тудыра... Фидакарьлекне аерым геннарның үзләрен саклап калу омтылышы белән аңлатып булмый». Ул шулай ук болай дигән: «Кайбер кешеләр үз халкыннан булмаган һәм алар белән бернинди уртаклыклары булмаган кешеләр өчен үзләрен корбан итәләр... Һәм моны берничек тә Дарвин теориясе белән аңлатып булмый кебек тоела».

«Вөҗдан авазы»

5. Кешеләрдә еш кына нәрсә күреп була?

5 Фрэнсис Коллинз фидакарьлек рухының бер үзенчәлеге турында болай дигән: «Вөҗдан авазы безне башкаларга риясыз ярдәм күрсәтергә чакыра» *. Бу сүзләр безгә рәсүл Паулның сүзләрен хәтерләтә: «Мәҗүсиләрнең кануны юк, ләкин алар, табигый тойгылары белән канун буенча эшләгән вакытта, кануннары булмаса да, үзләренә үзләре канун. Бу исә аларның йөрәкләренә канун таләпләре язылганлыгын күрсәтә; моны аларның вөҗданы да раслый, чөнки аларның уй-фикере кайвакыт аларны гаепли, ә кайвакыт хәтта яклый да» (Римлыларга 2:14, 15).

6. Ни өчен барлык кешеләр Барлыкка Китерүче алдында җаваплы?

6 Рәсүл Паул римлыларга язган хатында кешеләр Аллаһы алдында җаваплы икәнлеген күрсәткән, чөнки аның барлыгы һәм сыйфатлары ул булдырган нәрсәләр аша ачык күренә. Һәм бу «Галәм барлыкка китерелгәннән бирле» шулай (Римлыларга 1:18—20; Мәдхия 18:2—5). Кызганычка каршы, күп кешеләр Барлыкка Китерүче турында уйламыйлар да һәм бозык тормыш алып баралар. Әмма Аллаһы кешеләрнең аның тәкъвалыгын белүләрен һәм начар эшләрдә тәүбә итүләрен тели (Римлыларга 1:22—2:6). Яһүдләрнең моны эшләргә нигезле сәбәп булган: аларга Муса аша Аллаһы Кануны бирелгән булган. Әмма хәтта «Аллаһы сүзе» бирелмәгән кешеләр дә Аллаһының барлыгын танырга тиеш булган (Римлыларга 2:8—13; 3:2).

7, 8. Ни өчен гаделлек хисе бар халыкларда күзәтелә дип әйтеп була, һәм моннан нинди нәтиҗә ясап була?

7 Ни өчен бар кешеләргә Аллаһының барлыгын танырга һәм тиешенчә эш итәргә кирәк? Җитди сәбәп — бу аларның яхшылык белән яманлыкны аера белергә эчке хисе. Безнең гаделлек хисе вөҗданыбызның булуын күрсәтә. Мисал карап чыгыйк. Әйтик, берничә бала таган атыныр өчен үз чиратын көтеп тора. Бер бала чиратка игътибар итмичә беренче булып баса. «Алай дөрес түгел!»— дип әйтер балалар. Сорау туа: «Ни өчен балалар үзләре дә сизмәстән үзләрендә гаделлек хисе барлыгын күрсәтә?» Алар моны үзләренең эчке әхлакый җавап хисе булганга эшли. Паул: «Мәҗүсиләрнең кануны юк, ләкин алар, табигый тойгылары белән канун буенча эшләгән вакытта»,— дип язган. Ул мәҗүсиләр канун буенча әллә нигә бер эшләгәндәй «кайчан да булса... эшләгән булсалар» дип язмаган. Ул еш була торганны исәптә тотып, «эшләгән вакытта» дип әйткән. Кешеләр «табигый тойгылары белән канун буенча эшлиләр». Бу шуны аңлата: аларны без Аллаһы Сүзендә укыган канун буенча эш итәргә аларның эчке әхлакый җавап хисе дәртләндерә.

8 Аллаһы кануны буенча эш итәргә андый омтылыш күп халыкларда күзәтелә. Кембридж университетындагы профессорның сүзләре буенча, Бабыл, Мисыр, Греция халыкларының, шулай ук Австралия аборигеннары һәм Америкада туган кешеләрнең нормалары «җәберләү, үтерү, хыянәт һәм ялганны хөкем иткән һәм олы яшьтәгеләргә, балаларга һәм зәгыйфьләргә карата игелек күрсәтүне хуплаган». Фрэнсис Коллинз болай дип язган: «Нәрсә ул яхшылык, ә нәрсә яманлык барлык халыклар арасында гомум кабул ителгән кебек булып күренә». Бу Римлыларга 2:14 не искә төшермиме?

Вөҗдан ничек эш итә?

9. Вөҗдан нәрсә ул, һәм ул берәр эшне эшләгәнче ничек ярдәм итә ала?

9 Изге Язмалар буенча, вөҗдан — бу үз эшләреңә карап, аларга бәя бирергә эчке сәләт. Бу эчтәге аваз син дөрес эшләрсеңме яки юкмы икәнен әйтеп тора сыман. Паул үзенең бу эчке авазын искә алып, болай дип әйткән: «Вөҗданым Изге Рух аркылы алдамавымны раслый» (Римлыларга 9:1). Мәсәлән, бу аваз алдан ук син әхлакый нормалар белән бәйле карарлар кабул иткәндә ярдәм итәргә мөмкин. Синең вөҗданың эшләячәк эшеңә бәя бирергә һәм аны эшләгәч хисләрең нинди булачак икәнен күз алдына китерергә ярдәм итәргә мөмкин.

10. Вөҗдан еш кына ничек эш итә?

10 Гадәттә, вөҗданың берәр нәрсә эшләгәннән соң сөйли башлый. Шаул патшадан качып йөргәндә, Давыт Аллаһының майланганына хөрмәтсез эш эшләргә мөмкинлек ачылган, һәм ул аны эшләгән дә. Аннан соң «Давытның йөрәге әрни башлаган» (1 Патшалык 24:1—5; Мәдхия 31:3, 5). Бу өзектә «вөҗдан» дигән сүз кулланылмый, әмма Давыт кичергән хисләр — аның вөҗданының авазы. Безнең барыбызның андый вөҗдан газабы кичергәне бар. Берәр начар эш эшләгәннән соң, моның турында уйлау безгә газаплар һәм борчылулар китерә иде. Мәсәлән, салымнарын түләмәгән кайбер кешеләр шулкадәр нык вөҗдан газабын кичергән ки, хәтта соңыннан үз бурычларын түләгән. Башкалар исә үз хыянәтләре турында тормыш иптәшләренә сөйләгәннәр (Еврейләргә 13:4). Әмма вөҗданыбыз кушканча эш итсәк, без канәгать булабыз һәм җан тынычлыгы хис итәбез.

11. Ни өчен вөҗданыңа гына үзең белән җитәкчелек итәргә рөхсәт итү куркыныч булырга мөмкин? Мисал китерегез.

11 Шуңа күрә безгә вөҗданыбызга үзебез белән җитәкчелек итәргә һәрвакыт рөхсәт итәргәме? Вөҗдан кушканны тыңлау файдалы, әмма ул безне алдарга мөмкин. Әйе, «асылыбызның», ягъни эчке кешебезнең, авазы безне алдарга мөмкин (2 Көринтлеләргә 4:16). Эстефән мисалын карап чыгыйк. Изге Язмаларда ул Мәсихнең «мәрхәмәт һәм кодрәт белән тулы булган» тугры шәкерте иде дип әйтелә. Яһүдләр Эстефәнне Иерусалимнан алып чыгып, ташлар атып үтергәннәр. Шаул исә (соңыннан ул рәсүл Паул булып киткән) аларның янында торган һәм Эстефәннең «үтерелүен хуплаган». Күрәсең, бу яһүдләр дөрес эшләгәннәренә бер дә шикләнмәгән, шуңа күрә алар вөҗдан газабын кичермәгән. Шаул белән дә шулай булгандыр, чөнки ул шуннан соң «Раббының шәкертләрен үтерергә теләп, аларга янаган». Әйе, аның вөҗданы аны алдаган (Рәсүлләр 6:8; 7:57—8:1; 9:1).

12. Безнең вөҗданыбызга нәрсә тәэсир итәргә мөмкин?

12 Шаулның вөҗданына нәрсә тәэсир иткән? Өлешчә, аның тирә-яктагы кешеләр белән якын мөнәсәбәтләре. Мәсәлән, күп кешеләрнең мондый хәлгә эләккәннәре бар: кеше белән телефон аша сөйләшкәндә аның тавышы әтисенең тавышына бик охшаш икәнен ачыклый. Бу кеше үз тавышының тембрын, ниндидер дәрәҗәдә, әтисеннән мирас итеп алгандыр, ләкин аның тавышына, бәлкем, әтисенең сөйләшү гадәте дә тәэсир иткәндер. Шаулга да Гайсәне нәфрәт иткән һәм аның тәгълиматларына каршы булган яһүдләр белән тыгыз аралашу тәэсир иткәндер (Яхъя 11:47—50; 18:14; Рәсүлләр 5:27, 28, 33). Әйе, Шаул белән аралашкан кешеләр аның эчтәге авазына, ягъни аның вөҗданына йогынты ясаганнардыр.

13. Кешенең вөҗданына аның тирәсендә яшәүче кешеләр ничек тәэсир итәргә мөмкин?

13 Кеше берәр халык арасында яшәсә, ул шул халыкка хас диалект белән сөйләшә башлый. Нәкъ шулай ук кешенең вөҗданына да аның тирәсендә яшәүче кешеләрнең культурасы һәм аларның гадәтләре тәэсир итә ала (Маттай 26:73). Борынгы Ашшур халкы белән дә шундыйрак хәл булган. Алар бик сугышчан халык буларак билгеле булган, һәм аларның рәсемнәрендә алар үз әсирләрен җәфалаучы итеп сурәтләнә (Наум 2:11, 12; 3:1). Юныс көннәрендәге ниневәлеләр турында алар «уң кулларын сулдан аера алмаган» дип әйтелә. Ягъни алар Аллаһы карашыннан нәрсә яхшы, ә нәрсә яман икәнне белмәгән. Андый кешеләр арасында яшәү Ниневәдә үскән кешенең вөҗданына бик нык тәэсир итә алган! (Юныс 3:4, 5; 4:11). Бүген дә кешенең вөҗданына аның тирәсендә яшәүче кешеләрнең карашлары йогынты ясый ала.

Вөҗданны ничек яхшыртып була?

14. Ничек безнең вөҗданыбыз Яратылыш 1:27 дәге сүзләр белән туры килә?

14 Йәһвә Адәм белән Хаувага бүләк — вөҗдан биргән һәм без үз вөҗданыбызны алардан мирас итеп алдык. Яратылыш 1:27 дә язылганча, кешеләр Аллаһыга охшатып яратылган. Бу без Аллаһыга тышкы кыяфәтебез белән охшаш дигәнне аңлатмый, чөнки ул — рух, ә без — тән. Бездә аның сыйфатлары, шул исәптән әхлакый яктан җаваплылык хисе һәм вөҗдан бар. Бу шуны аңлата: вөҗданыбызны яхшыртыр өчен бер мөмкинлек — бу Барлыкка Китерүчебез белән яхшырак танышу һәм аңа тагы да якынлашу. Шулай итеп вөҗданыбыз ышанычлырак булып китә.

15. Ни өчен безгә Атабыз турында белергә кирәк?

15 Изге Язмаларда Йәһвә безнең һәрберебезнең Атабыз дип әйтелә (Ишагыйя 64:8). Тугры мәсихчеләр, алар күктә булырга яки җирдәге оҗмахта яшәргә өметләнәләрме, һәрхәлдә, Аллаһыга Атага кебек мөрәҗәгать итә алалар (Маттай 6:9). Бездә Атабызга тагын да якынлашырга һәм шулай итеп аның карашларын һәм нормаларын үзләштерергә теләк булырга тиеш (Ягъкуб 4:8). Күп кешеләр алай эшләргә теләми. Алар Гайсә мондый сүзләр белән сурәтләгән яһүдләргә охшаш: «Сезнең беркайчан да Аның тавышын ишеткәнегез, йөзен күргәнегез юк. Аның сүзе сездә тормый» (Яхъя 5:37, 38). Без Аллаһы тавышын ишеткәнебез юк, әмма без аның сүзен укып аның кебек фикер йөртә алабыз һәм шулай итеп Аллаһыга охшаш була алабыз һәм аның хисләрен уртаклаша алабыз.

16. Йосыф белән булган очрак безгә вөҗданыбызны өйрәтү һәм тыңлау мөһим икәнен ничек күрсәтә?

16 Моны Йосыф белән булган очрактан белеп була. Ул, Потифар йортында яшәгәндә, Потифарның хатыны Йосыфны үзе белән ятарга өндәгән. Ул көннәрдә Изге Язмалар да һәм Ун Әмер дә әле булмаган. Шулай да Йосыф болай дип җавап биргән: «Ничек инде мин шундый яманлык эшләп, Аллаһы каршында үз өстемә зур гөнаһ алыйм?!» (Яратылыш 39:9). Ул моны еракта яшәгән туганнарымны кайгыга төшерермен дип куркудан түгел, ә Аллаһыга яраклы булырга теләгәнгә эшләгән. Йосыф Аллаһының никахка карата карашын белгән: бер ир өчен бер генә хатын, икесе «бер тән». Аңа, күрәсең, Әбумәлик Рәбика кияүдә икәнен белгәннән соң нәрсә эшләгәне билгеле булган. Әбумәлик Рәбика белән якынлык кылу дөрес булмас иде һәм үз халкына зур гаеп төшергән булыр иде икәнен аңлаган. Бәхеткә каршы барысы да яхшы гына тәмамланган. Йәһвәнең фатихасы ачыктан ачык күренеп торган, шулай итеп Аллаһы зина кылуга үз карашын күрсәткән. Йосыф бу очрак турында белгән һәм бу, күрәсең, аның тумыштан алынган вөҗданын көчәйткән һәм бу аны әхлаксызлыкны кире кагарга дәртләндергән (Яратылыш 2:24; 12:17—19; 20:1—18; 26:7—14).

17. Ни өчен безгә Йосыфка караганда Атабызга охшаш булу җиңелрәк?

17 Әлбәттә, безгә бүген җиңелрәк. Безнең тулы Изге Язмалар китабы бар. Аны укып без Атабызның карашын һәм хисләрен, шул исәптән ул хуплаган һәм тыйган нәрсәләр турында беләбез. Изге Язмаларны яхшырак белгән саен, без Аллаһыга якынлашабыз һәм аңа охшаш булабыз. Моның ярдәмендә вөҗданыбызның тавышы Атабызның фикер йөртүенә һәм аның ихтыярына тагы да төгәлрәк туры киләчәк (Эфеслеләргә 5:1—5).

18. Үткәнебезгә карамастан, вөҗданыбызны ышанычлырак итәр өчен, без нәрсә эшли алабыз?

18 Ә тирә-яктагы кешеләр безнең вөҗданыбызга ничек тәэсир итә? Башта безгә туганнарның фикер йөртүләре, аларның эшләре һәм без үскән тирәдәге кешеләр тәэсир иткәндер. Шуңа күрә, вөҗданыбызның авазы басылган яки бозылган булгандыр. Ул безнең тирәдәге кешеләрнең «акценты» белән сөйләгәндер. Әлбәттә, без үткәнебезне үзгәртә алмыйбыз, әмма без вөҗданыбызга уңай яктан тәэсир итәчәк дусларны һәм кешеләрне сайлый алабыз. Инде озак вакыт Аталарына охшарга тырышкан тугры мәсихчеләр белән ешрак аралашырга тырыш. Бу мөһим. Җыелыш очрашулары, аның алдыннан һәм аннан соң аралашу моның өчен яхшы мөмкинлек бирә. Без кардәшләребезнең Изге Язмаларга нигезләнгән фикер йөртүләренә һәм карашларына игътибар итә алабыз. Мәсәлән, без аларның Аллаһы карашын чагылдырган һәм аның юллары буенча өйрәтелгән вөҗданнарын тыңларга әзер булуларын күрә алабыз. Вакыт узу белән, бу безгә вөҗданыбызны Изге Язмаларның принципларына туры китерергә, ә бу Аллаһы сурәтен яхшырак чагылдырырга ярдәм итәчәк. Эчтәге авазыбызны Атабызның принципларына туры китерсәк, һәм кардәшләргә безгә яхшы яктан тәэсир итәргә юл куйсак, безнең вөҗданыбыз ышанычлырак булачак һәм без аның тавышын теләбрәк тыңлаячакбыз (Ишагыйя 30:21).

19. Вөҗданның нинди яклары игътибарга лаек?

19 Шулай да кайберәүләр үз вөҗданнары кушканча эш итәр өчен, көн саен көрәшәләр. Киләсе мәкаләдә мәсихчеләр белән булган кайбер очракларны карап чыгарбыз. Бу очраклар шундый якларны яхшырак аңларга булышыр: никадәр мөһим вөҗданыбыз, ни өчен вөҗданыбыз үзгәрә ала һәм вөҗданның авазын тагы да яхшырак тыңларга нәрсә ярдәм итә ала? (Еврейләргә 6:11, 12).

[Искәрмәләр]

^ 5 абз. Гарвард университетындагы астрономия өлкәсендә фәнни тикшеренү буенча профессор Оуэн Гингрич та болай дип язган: «Фидакарьлек рухы сорау күтәрә, һәм бу сорауга, күрәсең... хайваннар дөньясын күзәтеп фәнни җавап табып булмый. Ышандырырлык җавапны башка өлкәдә табып була, һәм ул Аллаһы биргән кешелеклелек сыйфатлары, шул исәптән вөҗдан белән бәйле».

Сез нәрсә белдегез?

• Ни өчен яхшылык һәм яманлыкны аера белү хисе, яки вөҗдан, бар кешеләргә дә хас?

• Ни өчен вөҗданыбызга үзебез белән җитәкчелек итәргә рөхсәт итүдә сак булырга кирәк?

• Эчтәге авазыбызны яхшыртыр өчен нинди юллар бар?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[13 биттәге иллюстрацияләр]

Давыт вөҗдан газабы кичергән...

ә Тарс шәһәреннән Шаулны вөҗданы борчымаган

[14 биттәге иллюстрация]

Без вөҗданыбызны өйрәтә алабыз