Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Вөҗданың кушканча эш ит

Вөҗданың кушканча эш ит

Вөҗданың кушканча эш ит

«Сафлар өчен барысы да саф, әмма бозык һәм имансыз кешеләр өчен бернинди саф нәрсә юк» (ТИТУСКА 1:15).

1. Паул Криттагы җыелышлар эшләрендә ничек катнашкан?

РӘСҮЛ Паул өч миссионерлык сәяхәтен тәмамлагач, аны кулга алганнар һәм ахыр чиктә Римга җибәреп, ике елга төрмәгә япканнар. Азат ителгәч, ул нәрсә эшләгән? Берникадәр вакыт үткәч, ул Титус белән Крит утравына барган. Соңыннан Паул аңа болай дип язган: «Төгәлләнмәгән эшләрне тәртипкә китерү һәм барлык шәһәрләрдә мин боерганча иман итүчеләр бердәмлекләрендә өлкәннәрен билгеләү өчен, мин сине Критта калдырдым» (Титуска 1:5). Титус, үз йөкләмәсен үтәгәндә, вөҗданнары төрле булган кешеләр белән эш иткән.

2. Титуска Крит утравындагы нинди проблеманы чишәргә туры килгән?

2 Паул Титуска мәсихче өлкәннәр туры килергә тиеш таләпләр турында һәм шуннан соң җыелышларда «буйсынмаучан, такылдык һәм ялганчылар... күп» булганы турында әйткән. Алар «тиеш булмаганнарны өйрәтеп, бер бөтен гаиләләрне җимергәннәр». Титус «аларны бик нык тәнкыйтьләргә» тиеш булган (Титуска 1:10—14; 1 Тимутегә 4:7). Паул аларның акыллары һәм вөҗданнары «бозык» булган дип әйткән. Ул монда кулланган сүз пычранган дигән мәгънә йөртә, нәкъ шулай ук яхшы киемне буяу белән пычратып була (Титуска 1:15). Бу кешеләрнең кайберләре яһүдләр булгандыр, чөнки алар «сөннәтләү йоласын тотканнар» (ЯД). Бүгенге көндә җыелышларны андый йолалар тоткан кешеләр җимерми; шулай да Паулның Титуска биргән киңәшеннән вөҗдан турында без бик күп белә алабыз.

Бозык вөҗданлы кешеләр

3. Паул Титуска вөҗдан турында нәрсә язган?

3 Паул нинди кешеләр турында әйткәндә вөҗданны искә алган? Ул болай дип язган: «Сафлар өчен барысы да саф, әмма бозык һәм имансыз кешеләр өчен бернинди саф нәрсә юк, чөнки аларның акыллары һәм вөҗданнары бозык. Алар, Аллаһыны беләбез, дип ышандыралар, әмма эшләре белән Аннан ваз кичәләр». Шулай итеп, ул вакыттагы кайбер кешеләргә «хак иманны тотар» өчен үзгәрешләр ясарга кирәк булган (Титуска 1:13, 15, 16). Алар нәрсә саф, ә нәрсә бозык икәнен аера алмаган, чөнки аларның вөҗданнары дөрес өйрәтелмәгән булган.

4, 5. Җыелышларда кайберәүләрнең нинди проблемасы булган, һәм бу аларга ничек тәэсир иткән?

4 Уннан артык ел элек мәсихче җитәкче совет Аллаһының чын хезмәтчесе булыр өчен сөннәтләү башка таләп ителми дигән карарга килгән һәм бу хәбәрне җыелышларга җибәргән (Рәсүлләр 15:1, 2, 19—29). Әмма Криттагы кайбер мәсихчеләр элеккечә «сөннәтләү йоласын тотканнар». Алар «тиеш булмаганнарны өйрәтеп», ачыктан-ачык җитәкче советка каршы килгәннәр (Титуска 1:10, 11). Фикер йөртүләре бозык булган бу кешеләр, күрәсең, Канундагы ризык һәм йола буенча юыну турындагы кагыйдәләрне яклаганнар. Гайсә көннәрендәге аталары кебек, алар, бәлкем, Канунда әйтелгәнгә үз кагыйдәләрен өстәгәннәрдер һәм яһүдләрнең риваятьләрен һәм кагыйдәләрен таратканнардыр (Марк 7:2, 3, 5, 15; 1 Тимутегә 4:3).

5 Андый фикер йөртү аларның дөрес итеп карарлар кабул итү сәләтләренә һәм әхлакый җавап хисләре, вөҗданнарына начар йогынты ясаган. Паул болай дип язган: «Бозык һәм имансыз кешеләр өчен бернинди саф нәрсә юк». Аларның вөҗданы шулхәтле бозылган ки, ул инде аларның тәртипләре һәм бәяләү хисе белән дөрес итеп җитәкчелек итә алмаган. Өстәвенә, алар үз имандашларын шәхси сорауларда кабул иткән карарлары өчен хөкем иткәннәр, бу сорауларда бер мәсихче бер карарга, ә икенчесе икенче карарга килә алган. Димәк, бу критлылар чынлыкта саф булган нәрсәләрне саф түгел дип санаганнар (Римлыларга 14:17; Көлессәйлеләргә 2:16). Алар Аллаһыны беләбез дип әйткәннәр, әмма эшләре белән киресен күрсәткәннәр (Титуска 1:16).

«Сафлар өчен барысы да саф»

6. Паул кешеләрнең нинди ике төркеме турында әйткән?

6 Паулның Титуска язган сүзләреннән без нинди файда ала алабыз? Бу шигырьдәге чагыштыруны карап чыгыйк: «Сафлар өчен барысы да саф, әмма бозык һәм имансыз кешеләр өчен бернинди саф нәрсә юк, чөнки аларның акыллары һәм вөҗданнары бозык» (Титуска 1:15). Паулның әхлакый яктан саф мәсихчеләр өчен бар нәрсә дә саф һәм рөхсәт ителә дип әйтәсе килмәгән. Без моңа бер дә шикләнмибез, чөнки Паул үзенең башка бер хатында фәхешлек, потка табыну, сихерчелек һәм шуларга охшаган нәрсәләрдә катнашучылар «Аллаһы Патшалыгына ия булмаслар» дип ачыктан-ачык язган булган (Гәләтиялеләргә 5:19—21). Димәк, Паул ике төрле төркем турында, әхлакый һәм рухи яктан саф һәм саф булмаган кешеләр турында әйткән булган.

7. Еврейләргә 13:4 тә нәрсә тыела, әмма нинди сорау туарга мөмкин?

7 Аллаһы хуплавын алырга эчкерсез теләгән мәсихчеләргә Изге Язмаларда турыдан-туры тыелган эшләрдән генә качу җитәрлек түгел. Мәсәлән, Изге Язмаларда ачык итеп болай диелә: «Никахны һәрьяклап югары бәяләгез, никахыгыз чиста булырга тиеш, чөнки иренә яисә хатынына хыянәт иткән вә бозык тормыш белән яшәгән кешене Аллаһы хөкем итәчәк» (Еврейләргә 13:4). Бу сүзләрне укыгач, хәтта мәсихче булмаган һәм Изге Язмаларны белмәгән кеше дә дөрес нәтиҗәгә киләчәк: бу әмер хыянәт итүне тыя. Бу һәм Изге Язмаларның башка шигырьләреннән шунсы ачык күренә: Аллаһы ирле-хатынлының никахтан тыш җенси мөнәсәбәтләрен хөкем итә. Ә ораль секс белән шөгыльләнгән ике өйләнешмәгән кеше турында нәрсә әйтеп була? Күп яшүсмерләр андый сексны зыянсыз дип уйлый, чөнки аны якынлык кылу дип санамый. Ә мәсихче өчен ораль секс саф була аламы?

8. Мәсихчеләрнең ораль секс турында карашы бу дөньядагы кешеләр карашыннан ничек аерылып тора?

8 Еврейләргә 13:4 һәм 1 Көринтлеләргә 6:9 буенча, Аллаһы өйләнешкән кешеләрнең зина кылуын да, өйләнешмәгән кешеләр арасындагы азгынлыкны да (грекча порни́а) хөкем итә. Азгынлык нәрсә ул? Бу грек сүзе җенси әгъзаларны азгын теләкләрне канәгатьләндерер өчен гадәти яки бозык юл белән куллануны аңлата. Азгынлык — шулай ук Изге Язмалар буенча законлы дип танылган никахтан тыш җенси мөнәсәбәтләрнең бөтен төрләре. Димәк, бөтен дөнья буенча күп кенә яшүсмерләргә ораль секс яраклы дип әйтелсә дә яки алар үзләре андый нәтиҗәгә килсә дә, ул тыелган. Чын мәсихчеләр «такылдык һәм ялганчы» кешеләрнең карашларына үз фикер йөртүләре һәм эшләре белән җитәкчелек итәргә бирмиләр (Титуска 1:10). Алар Изге Язмалардагы югары нормаларны тоталар. Алар ораль сексны акларга тырышмыйлар, чөнки Изге Язмалар буенча, бу — порни́а, ягъни азгынлык икәнлеген аңлыйлар, һәм алар үз вөҗданнарын тиешенчә өйрәтәләр * (Рәсүлләр 21:25; 1 Көринтлеләргә 6:18; Эфеслеләргә 5:3).

Төрле вөҗдан — төрле карар

9. Әгәр «барысы да саф» икән, вөҗдан нинди роль уйный?

9 «Сафлар өчен барысы да саф» дип әйткәндә, Паул нәрсә күздә тоткан? Паул үз фикер йөртүләрен һәм әхлакый җавап хисләрен Аллаһының рухландырылган Сүзендәге нормаларга туры китергән мәсихчеләр турында әйткән. Андый мәсихчеләр Аллаһы күп эшләрне турыдан-туры хөкем итмәгәнен белә, бу эшләрдә мәсихчеләр төрле карарлар кабул итә ала. Башкаларны тәнкыйтьләр урынына, алар Аллаһы хөкем итмәгән эшләрне «саф» дип саныйлар. Алар башкалар да Изге Язмаларда төгәл җитәкчелек бирелмәгән сораулар турында алар кебек үк уйлар дип көтмиләр. Кайбер мисалларны карап чыгыйк.

10. Туй үткәрү (яки җирләү) йоласы нинди авырлык тудырырга мөмкин?

10 Бик күп гаиләләрдә я ир, я хатын мәсихче булып китә (1 Петер 3:1; 4:3). Бу төрле авырлыклар, мәсәлән, берәр туган туй үткәргәндә, я берәр туганны җирләгәндә авырлыклар тудырырга мөмкин. Әйтик, бер мәсихче хатынның ире әле Йәһвәгә иман итми, һәм аның бер туганы гаилә корырга җыена, никахлашу йоласы христиан чиркәвендә үтәчәк. (Яки аның бер туганы, бәлкем атасы я анасы, үлгән, һәм җирләү йоласы чиркәүдә үтәчәк.) Бу ир белән хатынны анда чакырганнар, һәм ир хатыны белән бергә барырга тели. Бу хатынның вөҗданы нәрсә әйтер? Ул нәрсә эшләячәк? Ике очракны күз алдына китерик.

11. Мәсихче хатын чиркәүдә үткәреләчәк никахлашу йоласына барыргамы яки юкмы икәнен хәл иткәндә ничек фикер йөртергә һәм нинди карарга килергә мөмкин?

11 Мария Изге Язмалардагы «Бөек Бабылдан», ялган диннең бөтендөнья империясеннән «чык» дигән җитди әмер турында белә (Ачылыш 18:2, 4). Никахлашу йоласы ул элек йөргән чиркәүдә үткәреләчәк, һәм Мария ул вакытта анда булган бар кешеләр дини йолаларда, мәсәлән дога кылганда, җыр җырлаганда һәм кул хәрәкәтләре ясалганда катнашырга тиеш икәнен белә. Мария андый эшләрдә катнашмаска тәвәккәл һәм хәтта чиркәүдә булырга да теләми, чөнки анда ул үз сафлыгын бозарга мәҗбүр ителергә мөмкин. Ул үз ирен хөрмәт итә һәм аның әйткәннәрен үтәргә тели, чөнки аның ире Изге Язмалар буенча аның башы; ләкин Мария Изге Язмаларның принципларын бозарга теләми (Рәсүлләр 5:29). Шуңа күрә ул әдәпле генә иренә үзенең бара алмаганын аңлата. Мария иренә, бәлкем, анда барып кайбер йолаларда катнашудан баш тартса, ул ирен уңайсыз хәлдә калдырачагын һәм ул бармаса, аның өчен яхшырак булачагын әйтер. Андый карарга килеп, Мария вөҗданын саф килеш саклаячак.

12. Берәрсе чиркәүдә үткәреләчәк никахлашу йоласына барыргамы яки юкмы дип уйланып, нинди карарга килергә мөмкин?

12 Наталья шул ук хәлгә диярлек эләккән. Ул ирен хөрмәт итә, Аллаһыга тугры булып калырга тәвәккәл һәм Изге Язмалар буенча өйрәтелгән вөҗданы кушканча эш итә. Ул Мария кебек күп сораулар турында уйланганнан соң, дога кылып «Күзәтү манарасы» (рус) 2002 ел, 15 май саныннан «Укучыларның сораулары» дигән бүлектән мәкаләне карап чыга. Ул өч яһүд белән булган вакыйганы искә төшерә: алар потка табыну үткән урынга килергә дигән әмергә буйсынганнар, әмма потка табынуда катнашмаганнар һәм Аллаһыга тугры булып калганнар (Данил 3:15—18). Наталья ире белән барырга, ләкин бернинди дини йолаларда катнашмаска дигән карарга килә. Ул вөҗданы кушканча эш итә. Ул әдәпле, әмма ачык итеп иренә вөҗданы аңа нәрсә эшләргә рөхсәт итә, ә нәрсә юк икәнен аңлата. Наталья аның ире хак гыйбадәт кылуның һәм ялган табынуның аермасын күрер дип өметләнә (Рәсүлләр 24:16).

13. Ни өчен ике мәсихче төрле карарларга килсә, борчылырга кирәк түгел?

13 Шулай итеп, ике мәсихче ике төрле карар кабул итәргә мөмкин. Бу аларның берәрсенең вөҗданы зәгыйфь икәнен яки кеше ничек эш итсә дә ярый дигәнне аңлатамы? Юк. Мария элек чиркәүгә йөргән, һәм аңа андагы музыка, әйберләр һәм йолалар яхшы таныш, шуңа күрә чиркәүгә баруы аның үзенә зыян китерәчәк икәнен белә. Өстәвенә, аның вөҗданына элек ире белән үз дине турында сөйләшкәне йогынты ясарга мөмкин. Шуңа күрә ул бер дә шикләнми: үзе өчен ул иң яхшы карарга килгән.

14. Мәсихче шәхси карарлар турында нәрсәне онытмаска тиеш?

14 Ә, бәлкем, Наталья кабул иткән карар дөрес түгелдер? Башкаларның моңа бәя бирергә хакы юк. Алар аның чиркәүгә барырга, ләкин дини йолаларда катнашмаска дигән карары өчен аны хөкем итәргә яки тәнкыйтьләргә тиеш түгел. Паулның шәхси карарлар турындагы киңәшен искә төшерик. Бу киңәш билгеле ризыкны ашарга ярыймы яки юкмы икәненә кагылган: «Һәрнәрсәне ашаучы ашамаучыны кимсетмәсен; ашамаучы исә ашаучыны хөкем итмәсен... Ул үз Хуҗасы алдында басып тора яки егыла; һәм басып торачак, чөнки Раббы аны бастырып тотарга кодрәтле» (Римлыларга 14:3, 4). Чын мәсихче кешене үзенең өйрәтелгән вөҗданына игътибар итмәскә өндәмәс, чөнки бу тормышны саклап кала алган авазны томалауга тиң.

15. Ни өчен башка кешеләрнең вөҗданын һәм хисләрен һәрвакыт исәпкә алырга кирәк?

15 Безнең мисалга кире кайтсак, ике мәсихчегә тагын бер нәрсәне — үз карарларының башкаларга тәэсирен исәпкә алырга кирәк. Паул безне: «Имандашыгызның юлына киртә куймаска яки вәсвәсәгә бирелү өчен сәбәп тудырмаска карар кылыгыз»,— дип өнди (Римлыларга 14:13). Мария, бәлки, моңа охшаш очракларның җыелыштагы кешеләрне яки үз туганнарын аптырашта калдырганын беләдер; ул шуны да аңлый: аның тәртибе балаларына бик нык тәэсир итәргә мөмкин. Наталья исә андый очракларның җыелыштагыларны яки күршеләрне шаккатырганын хәтерләми. Дөрес өйрәтелгән вөҗдан кабул ителгән карарларның башкаларга тәэсирен исәпкә ала. Ике хатын-кызга һәм безгә дә моны танырга кирәк. Гайсә үзенә иман итүче шәкертләренең берсен, киртә куеп, «юлдан яздыручыны, муенына тегермән ташын асып, тирән диңгез суында батырсалар, аның өчен яхшырак булыр иде» дигән (Маттай 18:6). Кешенең эшләре башкалар өчен киртә булып китәргә мөмкин, һәм кеше моны танымаса, аның вөҗданы, Криттагы мәсихчеләрнеке сыман, бозылырга мөмкин.

16. Вакыт узу белән мәсихче ничек үзгәрергә тиеш?

16 Мәсихче өзлексез рухи яктан үсәргә һәм вөҗданы кушканны тыңларга һәм үтәргә өйрәнергә тиеш. Әйтик, Илнур күптән түгел генә суга чумдырылу үткән. Вөҗданы аңа Изге Язмаларда хөкем ителгән эшләрдән качарга куша, чөнки ул аларны инде кире каккан һәм алар, бәлкем, потка табыну һәм кан белән бәйле булгандыр (Рәсүлләр 21:25). Шулай ук ул берәр нәрсә Аллаһы тыйганга әз генә охшаш булса, моны шунда ук кире кага. Әмма ул кайбер имандашларының ул яраклы дип уйлаган нәрсәләрне кире кагуын аңламый, мәсәлән, алар кайбер телетапшыруларны карамыйлар.

17. Вакыт һәм рухи яктан үсеш мәсихченең вөҗданын һәм карарларын ничек үзгәртергә мөмкин? Мисал китерегез.

17 Тора-бара Илнур белемен арттыра һәм Аллаһыга тагы да якынлаша (Көлессәйлеләргә 1:9, 10). Бу нинди җимешләр китерә? Хәзер аның вөҗданы яхшырак өйрәтелгән. Илнур вөҗданы кушканына күбрәк игътибар итә һәм бик җентекләп Изге Язмалардагы принципларны карап чыга. Ул хәзер шуны аңлый: ул кире каккан «әз генә охшаш» нәрсәләрне Аллаһы чынлыкта хөкем итми. Өстәвенә, Илнур Изге Язмалардагы принципларны яхшырак аңлаганга һәм өйрәтелгән вөҗданы буенча эш итәргә теләгәнгә, элек яраклы дип санаган тапшыруларны карамаска хәл иткән. Әйе, аның вөҗданы яхшырган (Мәдхия 36:31).

18. Безгә шатланыр өчен нинди сәбәп бар?

18 Күпчелек җыелышлар төрле рухи хәлдә булган кешеләрдән тора. Аларның кайберләре хакыйкатьтә күптән түгел генә. Кайбер сораулар буенча, бәлкем, аларның вөҗданы дәшми диярлек, әмма башка сораулар буенча — кычкыра. Аларга Йәһвәнең җитәкчелеге буенча һәм өйрәтелгән вөҗданы кушканча тагы да яхшырак эш итәргә өйрәнер өчен вакыт һәм ярдәм кирәк булыр (Эфеслеләргә 4:14, 15). Бәхеткә каршы, шул ук җыелышларда Изге Язмалардагы принципларны куллануда бай тәҗрибәле, тирән белемле кардәшләр бик күп һәм аларның вөҗданнары күп яклардан Аллаһының фикер йөртүен чагылдыра. Аллаһыга мәгъкуль булганны әхлакый һәм рухи яктан «саф» дип санаган «сафлар» арасында булу бик күңелле! (Эфеслеләргә 5:10). Менә нинди фикер йөртүне безгә үстерергә кирәк. Безнең вөҗданыбыз моннан ары да төгәл белем һәм Аллаһыга тугрылык буенча эш итсен өчен игътибарлы булыйк (Титуска 1:1).

[Искәрмәләр]

^ 8 абз. Бу яктан ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр турында күбрәк белер өчен, «Күзәтү манарасы» (рус) 1984 ел, 1 декабрь саны, 22, 23 нче битләрне карагыз.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ни өчен Криттагы кайбер мәсихчеләрнең вөҗданы бозык булган?

• Ни өчен яхшы өйрәтелгән вөҗданлы ике мәсихче төрле карарларга килергә мөмкин?

• Вакыт узу белән вөҗданыбыз белән нәрсә булырга тиеш?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[20 биттәге карта]

(Тулы текстны күрер өчен, басманы кара)

Сицилия

ГРЕЦИЯ

Крит

КЕЧЕ АЗИЯ

Кипр

УРТА ҖИР ДИҢГЕЗЕ

[22 биттәге иллюстрация]

Ике мәсихче охшаш хәлдә төрле карарларга килергә мөмкин