Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Иртәгәсе көн турында уйлагыз

Иртәгәсе көн турында уйлагыз

Иртәгәсе көн турында уйлагыз

«ИРТӘГӘ булачак көн турында кайгырмагыз»,— дип әйткән Гайсә пәйгамбәр үзенең Гәлиләядәге тауның битендә сөйләгән атаклы бер вәгазендә. Аннан соң ул: «Иртәгә булачак көн үзе хакында үзе кайгыртыр»,— дигән (Маттай 6:34).

«Иртәгә булачак көн үзе хакында үзе кайгыртыр» дигән сүзләр нәрсә аңлата? Сез ничек уйлыйсыз? Гайсәнең иртәгә булачак көн турында уйламыйча, бүгенге көн белән генә яшәргә кирәк дип әйтәсе килгәнме? Бу Гайсә һәм аның шәкертләре иман иткән нәрсәләргә туры киләме?

«Борчылмагыз»

Гайсәнең Инҗилдә, Маттай 6:25—32 дә, язылган сүзләрен тулысынча укып чыгыгыз. Мәсәлән, ул болай дип әйткән: «Тормышыгыз өчен ни белән тукланырга һәм эчәргә дип, тәнегез өчен нәрсә кияргә дип борчылмагыз. [...] Кошларга карагыз: алар чәчмиләр дә, урмыйлар да, ашлыкны амбарларга да салмыйлар, әмма аларны сезнең Күктәге Атагыз туендыра. [...] Сезнең кайсыгыз, кайгырганга карап, гомерен бер сәгатькә булса да озайта ала? Һәм кием өчен ник кайгырасыз? Кыр чәчәкләренә карагыз, алар ничек үсәләр: эшләмиләр дә, эрләмиләр дә. [...] Шулай итеп: „Безгә нәрсә ашарга, безгә нәрсә эчәргә, безгә нәрсә кияргә?“ — дип кайгырмагыз. Мәҗүсиләрнең төп кайгылары — шул. Ә сезгә боларның һәммәсенең кирәк икәнен Күктәге Атагыз белә».

Гайсә үз фикерен тәмамлап ике киңәш биргән. Беренчедән, ул: «Барыннан да бигрәк, Аның [Аллаһының] Патшалыгын һәм Ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен эзләгез, һәм боларның барысы сезгә бирелер»,— дигән. Икенчедән, ул: «Иртәгә булачак көн өчен кайгырмагыз. Иртәгә булачак көн үзе хакында үзе кайгыртыр. Һәр көннең үз мәшәкатьләре җитәрлек»,— дип әйткән (Маттай 6:33, 34).

Атагыз сезгә нәрсә кирәк икәнен белә

Гайсәнең аның шәкертләре, ә алар арасында игенчеләр дә булган, чәчмәскә, урмаска һәм уңышны саклау урыннарга җыймаска, киемнәре булсын өчен эшләмәскә һәм эрләмәскә тиеш дип әйтәсе килгәнме? Сез ничек уйлыйсыз? (Гыйбрәтле сүзләр 21:5; 24:30—34; Вәгазьче 11:4). Әлбәттә, юк. Алар эшләмәсә, ашарга ризыклары һәм кияргә киемнәре булмаганга күрә, «урак вакытында эзләнеп» йөрерләр иде (Гыйбрәтле сүзләр 20:4).

Гайсәнең: «Борчылмагыз»,— диеп, нәрсә әйтәсе килгән? Бу аны тыңлаган кешеләр бар борчылуларыннан азат ителә ала дигәнне аңлатканмы? Бу мөмкин булмаган. Мәсәлән, Гайсә үзе кулга алынган төнне бик нык борчылган, һәм аңа бик авыр булган (Лүк 22:44).

Гайсә бу сүз белән яхшы билгеле булган хакыйкатьне аңлаткан: чиктән тыш борчылу бер авырлыкны да чишәргә ярдәм итми. Мәсәлән, беркем дә борчылып, күбрәк яшәмәячәк, һәм, Гайсәнең сүзләре буенча, «гомерен бер сәгатькә булса да озайта алмый» (Маттай 6:27). Киресенчә, озак вакыт нык борчылу гомеребезне кыскартырга мөмкин.

Гайсә киңәше бик акыллы булган. Без борчылган нәрсәләрнең күбесе беркайчан да тормышка ашмый. Бөек Британия иленең дәүләт эшлеклесе Уинстон Черчилль Икенче бөтендөнья сугышының авыр көннәре турында уйланганда шундый ук нәтиҗәгә килгән. Үзенең ул вакыттагы кайбер борчылулары турында ул болай дип язган: «Ул көннәрдәге хафаланулар турында уйлаганда, мин бер карт кеше хакындагы хикәяне искә төшерәм. Ул үлем түшәгендә ятканда, гомерем төрле кайгырулар белән тулы булган иде, әмма аларның күпчелеге беркайчан да үтәлмәде дип әйткән». Шуңа күрә һәр көнне нинди ул бар шундый итеп кабул итү акыллы. Бу аеруча безнең авырлыклар һәм төрле проблемалар белән очрашканда бик нык борчылырга гадәтебез булса мөһим.

Барыннан да бигрәк, Аның Патшалыгын эзләгез

Шунсын әйтергә кирәк, Гайсә үзен тыңлаган кешеләрнең физик һәм эмоциональ сәламәтлеге турында гына кайгыртмаган, юк. Ул шуны белгән: яшәр өчен кирәкле нәрсәләр турында борчылу, шулай ук баерга һәм ләззәтләнергә көчле теләк мөһимрәк нәрсәне «басып китәргә» мөмкин (Филиппуйлыларга 1:10). Сездә сорау туар: яшәр өчен кирәкле нәрсәләр турында кайгыртудан мөһимрәк нәрсә булырга мөмкин? Бу безнең рухилыгыбыз, ягъни Аллаһы белән мөнәсәбәтләребезгә кагылышлы бар нәрсә. Гайсә әйткәнчә, безгә «барыннан да бигрәк, Аның Патшалыгын һәм Ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен эзләргә» кирәк. Бу безнең тормышыбызда беренче урында торырга тиеш (Маттай 6:33).

Гайсә яшәгән көннәрдә күп кешеләр мал-мөлкәтләрен арттыру турында уйлаган. Беренче урында баю торган. Гайсә исә үзен тыңлаган кешеләрне тормышка башкача карарга чакырган. Алар Аллаһыга багышланган халык булган, шуңа күрә алар «Аллаһыдан курык һәм Аның әмерләрен үтә» дигән таләпне үтәргә тиеш булган (Вәгазьче 12:13).

Мал-мөлкәт, бай булу турында борчылу, ягъни «тормыш мәшәкатьләре һәм байлыкка кызыгу», кешене рухи һәлакәткә китерергә мөмкин (Маттай 13:22). «Баерга теләүчеләр,— дип язган рәсүл Паул,— коткыга һәм тозакка төшә, аларда бик күп акылсыз һәм зарарлы теләкләр туа. Бу инде кешеләрне афәткә һәм һәлакәткә китерә» (1 Тимутегә 6:9). Гайсә үз шәкертләрен андый «тозактан» саклар өчен, аларның исләренә шуны төшергән: аларның күктәге Аталары аларга нәрсә кирәк икәнен белә. Аллаһы алар турында «кошлар» турында кайгырткан кебек кайгыртачак (Маттай 6:26, 32). Гайсә шәкертләре тормыш мәшәкатьләренә үзләрен җиңәргә юл куймаска тиеш булган. Киресенчә аларга яшәргә кирәкле булган нәрсәләр турында кайгыртып көчләреннән килгәннең барысын эшләгәч, калганын Йәһвәгә тапшырырга кирәк булган (Филиппуйлыларга 4:6, 7).

Гайсәнең «иртәгә булачак көн үзе хакында үзе кайгыртыр» дигән сүзләр белән шуны әйтәсе килгән: без иртәгә була алган нәрсәләр турында чиктән тыш борчылып, аларга безнең бүгенге проблемаларны үрчетүгә юл куймаска тиеш. Башка бер тәрҗемәдә Гайсә сүзләре болай яңгырый: «Иртәгә булачак көн турында кайгыртмагыз; ул көннең үз мәшәкатьләре җитәрлек булачак. Һәр көн үзе белән китергән кайгыларны үрчетергә кирәкми» (Маттай 6:34, «Today’s English Version»).

«Синең Патшалыгың килсен»

Әлбәттә, иртәгә булачак көн турында чиктән тыш борчылу һәм киләчәк турында бер дә уйламау арасында бик зур аерма бар. Гайсә үз шәкертләрен иртәгә булачак көн турында уйламаска чакырмаган. Киресенчә, ул аларны киләчәк белән тирән кызыксынырга дәртләндергән. Һичшиксез, аларга үзләренең көндәлек ихтыяҗлары, ягъни шул көнгә кирәкле икмәк, турында дога кылырга кирәк булган. Әмма иң беренче итеп аларга киләчәктә булачак вакыйга — Патшалыкның килүе һәм Аллаһы ихтыярының җирдә үтәлүе — турында дога кылырга кирәк булган (Маттай 6:9—11).

Без Нух көннәрендә яшәгән кешеләр кебек булырга тиеш түгел. Алар «ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр һәм кияүгә чыкканнар», һәм алар шулкадәр бу көндәлек мәшәкатьләргә чумган булганнар, хәтта булачак афәт турында уйламаганнар. Моның нәтиҗәсе нинди булган? Туфан килеп барысын да агызып киткән (Маттай 24:36—42). Рәсүл Петер бу тарихи вакыйганы безгә ни өчен иртәгә киләчәк көн турында уйларга кирәк икәнен искә төшерер өчен искә алган. Ул болай дип язган: «Һәммә нәрсә шулай таркалачак икән, ул чакта сез нинди кеше булырга тиеш соң? Сез Аллаһының көнен көткәндә һәм ул көннең тизрәк килүе өчен тырышканда, тормышыгыз изге һәм Аллаһыга багланган булуы кирәк» (2 Петер 3:5—7, 11, 12).

Хәзинәне күктә җыегыз

Шуңа күрә әйдәгез, «Аллаһы... көненең тизрәк килүе өчен тырышыйк». Әгәр без Йәһвә көнен истә тотып яшәсәк, бу безнең үз вакытыбызны, көчләребезне, акчаларыбызны һәм сәләтләребезне куллануыбыздан күренәчәк. Без мал-мөлкәт җыяр өчен — без иң кирәклесен алырга тырышабызмы яки тормыштагы рәхәтлекләрне табарга омтылабызмы — бөтен вакытыбызны сарыф итәргә тиеш түгел, чөнки «Аллаһыга багланган булуыбызны» күрсәтүче эшләргә вакытыбыз калмаячак. Безгә, бәлки, бүгенге көн белән яшәсәк, без теләгән нәрсәләрне шунда ук ала алабыз кебек тоеладыр, ләкин иң яхшы нәтиҗәләр дә вакытлыча гына файда китерер. Алай булса, Гайсә әйткәнче, хәзинәне җирдә түгел, ә күктә җыю күпкә акыллырак (Маттай 6:19, 20).

Гайсә бу фикергә басым ясар өчен, бер кеше турында ачык мисал сөйләгән. Бу кеше киләчәккә бик зур планнар корган, әмма Аллаһы турында гел дә уйламаган. Аның кырда ашлыгы бик уңган. Шуңа күрә ул үз амбарларын сүтеп, зуррак амбарлар салырга дигән карарга килгән һәм мәшәкатьсез тормыш алып барырга, ашарга, эчәргә, тормышның рәхәтен күрергә теләгән. Ни өчен ул акылсыз эш иткән? Ул үз хезмәте китергән җимешләр белән кулланмыйча үлеп киткән. Ләкин тагы да начаррагы шул: ул Аллаһы белән дуслыкны булдырмаган. Ахырда Гайсә болай дигән: «Үзе өчен хәзинә туплаган, әмма Аллаһы каршында бай булмаган һәркем белән менә шулай була» (Лүк 12:15—21; Гыйбрәтле сүзләр 19:21).

Сез ничек эш итәрсез?

Гайсә сөйләгән кеше кебек булмагыз. Аллаһы киләчәктә нәрсә эшләргә ниятләгәнен ачыклагыз, һәм шуны исәпкә алып тормышыгызны корыгыз. Аллаһы үз ниятен кешеләргә ачмый калмаган. Борынгы заманда яшәгән Амос пәйгамбәр болай дип язган: «Ходай Аллаһы үзенең серен үз колларына, пәйгамбәрләренә ачмыйча, һичнәрсә эшләми» (Амос 3:7). Йәһвә үз пәйгамбәрләре аша ачкан хәбәрләрне сез аның Сүзендә, Изге Язмаларда укый аласыз (2 Тимутегә 3:16, 17).

Мәсәлән, Изге Язмаларда якын киләчәктә гаҗәп вакыйганың булачагы турында әйтелә. Ул тулысынча бөтен җирне үзгәртәчәк. Гайсә болай дигән: «Дөнья яратылганнан бирле бүгенге көнгә кадәр булмаган һәм булмаячак зур афәт килер» (Маттай 24:21). Моны бер кеше дә туктата алмый. Чын Аллаһының хезмәтчеләре исә бу вакыйганы хәтта көтәләр дә. Ни өчен? Чөнки ул вакытта Аллаһы җирдән явызлыкны юк итәчәк һәм «яңа күкне һәм яңа җирне», ягъни яңа күктәге хөкүмәтне һәм җирдә яшәячәк яңа кешелек җәмгыятен урнаштырачак. Ул яңа дөньяда Аллаһы кешеләрнең «һәр күз яшен сөртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак» (Ачылыш 21:1—4).

Изге Язмаларда киләчәк турында әйтелгәнне күбрәк белер өчен вакыт бүлеп кую әллә акыллы булмасмы? Сезгә ярдәм кирәк булса, Йәһвә Шаһитләренә яки бу журналны чыгаручыларга мөрәҗәгать итегез. Бүгенге көн турында гына түгел, искиткеч киләчәк турында да уйлап яшәгез!

[3 биттәге иллюстрацияләр]

«Борчылмагыз... Иртәгә булачак көн үзе хакында үзе кайгыртыр»