Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йоил һәм Амос китапларыннан игътибарга лаек фикерләр

Йоил һәм Амос китапларыннан игътибарга лаек фикерләр

Йәһвә сүзе тере

Йоил һәм Амос китапларыннан игътибарга лаек фикерләр

ЙОИЛ үзе турында бер генә нәрсә, ул — «Вафуил улы» дип кенә әйтә (Йоил 1:1). Йоил китабында Аллаһы хәбәре генә язылган дип әйтеп була. Бу китапның язылу вакытын да без якынча гына билгели алабыз. Бәлки, бу б. э. к. 820 ел булгандыр — ул вакытка Уззия инде Яһүдиядә 9 ел патшалык иткән. Ни өчен Йоил үзе хакында бернәрсә дә диярлек сөйләмәгән? Күрәсең, ул кешеләрнең хәбәр китерүчегә түгел, ә хәбәргә игътибар бирүләрен теләгән.

Моннан тыш, Уззия көннәрендә пәйгамбәр булып Яһүдиядә яшәүче Амос билгеләнгән булган. Ул «көтүче» булган һәм «сикоморлар җыйган» (Амос 7:14). Йоил Яһүдиядә пәйгамбәрлек иткән, ә Амос ун буынлы төньяк патшалык Исраилгә җибәрелгән булган. Амос китабының теле гади, ләкин шул ук вакытта көчле. Китап якынча б. э. к. 804 елда тәмамланган булган. Ул вакытка пәйгамбәр Яһүдиягә кайткан булган инде.

«ИХ НИНДИ КӨН!» — НИ ӨЧЕН «ИХ»?

(Йоил 1:1—3:21)

Йоил күренештә корт, саранча һәм коңгызларның һөҗүмен күрә. Алар «күп санлы һәм көчле халык» һәм «көрәшүчеләр» итеп күрсәтелә (Йоил 1:4; 2:2—7). «Их, нинди көн! — дип сыкрана Йоил.— Чөнки Ходайның көне якын; ул Чиксез кодрәт Иясеннән һәлак итү буларак киләчәк» (Йоил 1:15). Йәһвә Сионда яшәүчеләрне: «Миңа бөтен йөрәкләрегез белән борылыгыз»,— дип чакыра. Алар тыңласа, Йәһвә «үз халкын кызганачак», һәм «төньяктан килүчене», ягъни бөҗәкләр болытын куып чыгарачак. Ләкин Йәһвә бу бөек көн килгәнче «үз рухын һәр тәнгә бирәчәк» һәм «күктә дә, җирдә дә галәмәтләр күрсәтәчәк» (Йоил 2:12, 18—20, 28—31).

Халыкларга: «Үз сабаннарыгызны яңадан чүкеп — кылычлар, ә уракларыгыздан сөңгеләр ясагыз»,— дигән чакыру җибәрелгән, ягъни аларга сугышка әзерләнергә кирәк булган. Аларга «Еһошафат үзәнлегенә чыгарга» боерык бирелә, алар анда хөкем ителәчәк һәм юк ителәчәк. «Ә Яһүдия мәңге яшәячәк» (Йоил 3:10, 12, 20).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

1:15; 2:1, 11, 31; 3:14 — «Ходайның көне» нәрсә ул? Бу «көнне» Йәһвәнең үз дошманнарына чыгарылган хөкеме үтәлә. Алар юк ителә, ә Аллаһының чын хезмәтчеләре коткарыла. Мондый көн, мәсәлән, б. э. к. 539 елда борынгы Бабыл өчен килеп җиткән. Бу елда аны мадайлылар белән фарсылар яулап алган (Ишагыйя 13:1, 6). Безнең вакытта тагын бер «Ходайның көне» якын. Бу көндә Аллаһы «Бөек Бабылга» — ялган диннең бөтендөнья империясенә — чыгарган хөкемен үтәячәк (Ачылыш 18:1—4, 21).

2:1—10, 28 — Бөҗәкләрнең һөҗүме турындагы пәйгамбәрлек ничек үтәлгән? Йоил китабында болыт кебек күп бөҗәк һөҗүме турында әйтелсә дә, Изге Язмаларда Кәнган җиренә кайчандыр андый һөҗүм ясалган дип әйтелми. Шуңа күрә, күрәсең, Йоил сөйләгән һөҗүм б. э. 33 елында булган вакыйгаларны символлаштыра. Бу елда Йәһвә Мәсихнең беренче шәкертләренә үз изге рухын бирә башлаган, һәм алар ялган диннең җитәкчеләренә кайгы китерүче хәбәрне вәгазьли башлаганнар. (Рәсүлләр 2:1, 14—21; 5:27—33). Бүген безгә моңа охшаш булган эштә катнашырга мөмкинлек бирелгән.

2:32 — «Йәһвәнең исемен чакыру» (ЯД) дигән сүзләр нәрсә аңлата? Аллаһының исемен чакыру шуны аңлата: бу исемне белү, аны тирән хөрмәт итү, һәм шулай ук бу исем йөртүчегә өмет баглау, һәм аңа ышану (Римлыларга 10:13, 14).

3:14 — «Хөкем үзәнлеге» нәрсә ул? Бу символик урын, анда Аллаһының хөкеме үтәлә. Яһүдия патшасы Еһошафат ( бу исем «Йәһвә — Судья» дигән мәгънә йөртә) көннәрендә Аллаһы күрше халыкларның гаскәрләрен юк итеп, Яһүдияне коткарган. Шуңа күрә бу урын шулай ук «Еһошафат үзәнлеге» дип тә атала (Йоил 3:2, 12). Безнең вакытта «хөкем үзәнлеге» — символик урын, анда халыклар йөзем изгечтә изелгән кебек тапталган булачак (Ачылыш 19:15).

Безнең өчен сабаклар:

1:13, 14. Котылыр өчен чын күңелдән тәүбә итү һәм Йәһвә — ул хак Аллаһы икәнен тану кирәк.

2:12, 13. Чын күңелдән тәүбә итү йөрәктән чыга. Киемне түгел, ә йөрәкне «ертырга» кирәк.

2:28—32. «Ходайның бөек һәм куркыныч көне» вакытында Йәһвәнең «исемен чакыручы» гына «котылачак». Йәһвә үз рухын һәркайсы кешегә бирә, һәм яшьләр белән олы яшьтәгеләр, ир-атлар белән хатын-кызлар пәйгамбәрлек итәләр, ягъни «Аллаһының бөек эшләре» хакында игълан итәләр. Без моңа бик шат! (Рәсүлләр 2:11). Бүген Йәһвәнең көне якынлашканда, «тормышыбыз изге һәм Аллаһыга багланган булуы» бигрәк тә кирәк! (2 Петер 3:10—12).

3:4—8, 19. Йоил пәйгамбәрлеге буенча, Яһүдиянең күрше халыклары Аллаһының сайланган халкы белән үзләрен мәрхәмәтсез тотканнары өчен җавапка тартылырга тиеш. Бу пәйгамбәрлек сүзләр үтәлгән: Бабыл патшасы Набуходоносор Тир шәһәренең материк өлешен җимереп ташлаган. Соңрак Александр Македонский шәһәрнең утрауда урнашкан өлешен яулап алган: меңләгән гаскәри һәм күренекле кешеләр һәлак булган, ә шәһәрдә яшәүче 30 мең кеше коллыкка сатылган булган. Александр һәм аңа алмашка килгән идарәчеләр филистиләр белән дә үзләрен моңа охшаш итеп тоткан. Б. э. к. IV гасырга Эдом ташландык хәлдә булган (Малахий 1:3). Бу пәйгамбәрлекләрнең үтәлүе Йәһвәнең үзенең бар вәгъдәләрен үтәгәненә иманны ныгыта. Бу шулай ук Йәһвә хезмәтчеләрен бүген эзәрлекләгән халыклар белән Аллаһы нәрсә эшләячәк икәнен күрсәтә.

3:16—21. «Күк белән җир тетрәячәк» — Йәһвәнең халыкларга чыгарган хөкемнәре үтәләчәк. «Әмма Ходай үз халкы өчен яклаучы булачак»: ул аларга Оҗмахта тормыш бүләк итәчәк. Без беләбез: Йәһвә бу бозык дөньяга чыгарган хөкемен үтәячәк көн инде якын. Без Йәһвә белән тыгыз мөнәсәбәтләрне сакларга тәвәккәл булырга тиеш түгелме?

«ҮЗ АЛЛАҺЫҢ БЕЛӘН ОЧРАШЫРГА ӘЗЕРЛӘН»

(Амос 1:1—9:15)

Амосның Яһүдиягә, Исраилгә һәм шулай ук Исраилнең күрше дошман халыкларына әйтәсе сүзе бар. Сурия, Филистия, Тир, Эдом һәм Моавны һәлакәт көтә, чөнки алар үзләрен Аллаһы халкы белән мәрхәмәтсез тотканнар. Яһүдиядәге яшәүчеләрне үлем көтә, чөнки алар «Ходайның канунын кире какканнар» (Амос 2:4). Ә ун буынлы Исраил патшалыгы турында нәрсә әйтеп була? Исраил күп гөнаһлар эшли: комсызлык аркасында ярлы кешеләрне җәберли, әхлаксызлык кыла һәм Аллаһының пәйгамбәрләренә хөрмәт күрсәтми. Амос болай дип кисәтә: Йәһвә аны «Бәйтелдәге корбан китерү урыннары өчен дә җавапка тартачак», һәм шулай ук «кышкы йорт белән җәйге йортны җимерәчәк» (Амос 3:14, 15).

Потка табынуга баткан Исраил халкына инде төрле җәзалар бирелгән булган. Моңа да карамастан ул үзсүзле булып кала. Амос болай ди: «Үз Аллаһың белән очрашырга әзерлән» (Амос 4:12). Исраиллеләр өчен Йәһвәнең көне шуны аңлатачак: аларны «Дәмәшекъ читенә», ягъни Ашшурга «күчерәчәкләр» (Амос 5:27). Амос Бәйтелдәге руханиның каршы килүенә карамастан бирешми. «Минем Исраил халкыма ахыр җитте: аларны бүтән кичермәячәкмен»,— дип әйтә Йәһвә Амоска (Амос 8:2). Алар Аллаһының хөкемнәреннән шеолга да, биек тауларга да качып котыла алмаячаклар (Амос 9:2, 3). Әмма шул ук вакыт торгызылу турында да вәгъдә бирелә. «Мин халкымны, Исраилне, әсирлектән кайтарырмын,— дип әйтә Йәһвә.— Буш шәһәрләрдә төзиячәкләр һәм анда урнашачаклар, йөзем бакчалары утыртачаклар һәм алардан шәраб эчәчәкләр, бакчалар үстерәчәкләр һәм аларның җимешләрен ашаячаклар» (Амос 9:14).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

4:1 — «Башан сыерлары» кемне сурәтли? Гәлиләя диңгезеннән көнчыгышта урнашкан Башанның яссы таулыгы шуның белән билгеле булган: анда малларның иң яхшы төрләрен, шул исәптән сыерлар төрләрен чыгарып үрчеткәннәр. Моңа үз өлешен яхшы утлавыклар керткән. Амос иркә самарея хатын-кызларын Башан сыерлары белән чагыштырган. Бу хатын-кызлар, һичшиксез, артык муллыкта яшәр өчен үз «хуҗаларын», яки ирләрен, ярлыларны алдарга мәҗбүр иткәннәр.

4:6 — «Тешләрнең чисталыгы» (АМТ) дигән сүзләр нәрсә аңлата? Бу сүзләр шигырьдә «икмәккә кытлык» дигән сүзләр белән бергә кулланыла. Шуңа күрә бу сүзләр ачлык вакытына кагыладыр: ул вакытта ризык булмаганга тешләр чиста калган.

5:5 — Исраиллеләр нинди мәгънәдә «Бәйтелне эзләмәскә» тиеш булганнар? Йәробам Бәйтелдә бозауга табынуны керткән. Шул вакыттан башлап шәһәр ялган табынуның үзәге булып киткән. Мөртәтлек, күрәсең, шулай ук Гилгалда һәм Беер-Шебада чәчәк аткан. Исраиллеләргә алдан ук әйтелгән афәттән качар өчен, бу урыннарга табыныр өчен барудан туктарга һәм Йәһвәне эзли башларга кирәк булган.

7:1 — «Патша печәне» дигән сүзләр нәрсә аңлата? Күрәсең, сүз салым турында бара. Бу салымны патша үз җайдакларын һәм үз малларын тотар өчен җыйган. Бу салымны «соңгы үлән үсә башлагач» түләргә кирәк булган. Соңыннан кешеләр үз уңышларын җыеп ала алганнар. Ләкин алар моны эшләргә өлгерә алмаганнар, чөнки күп итеп саранча очып килгән һәм уңыш белән башка үсемлекләрне ашап бетергән.

8:1, 2 — «Өлгергән җимешләр белән кәрзин» нәрсә аңлаткан? Ул Йәһвәнең көне якын икәнен күрсәткән. Өлгергән җимешләрне уңыш җыю тәмамланып барганда, ягъни елның бар уңышлары җыелып беткәч җыйганнар. Йәһвә Амоска «өлгергән җимешләр белән кәрзинне» күрсәткәндә бу Исраил өчен ахыр якын дигәнне аңлаткан. Шуңа күрә Аллаһы Амоска болай дигән: «Минем Исраил халкыма ахыр җитте: аларны бүтән кичермәячәкмен»

Безнең өчен сабаклар:

1:3, 6, 9, 11, 13; 2:1, 4, 6. Йәһвә болай ди: «Аны кызганмыйм». Йәһвәнең Исраилгә, Яһүдиягә һәм күршедәге алты халыкка ачуы чыккан. Йәһвә үз хөкемнәрен һичшиксез үтәячәк (Амос 9:2—5).

2:12. Пионерлар, күчеп йөрүче күзәтчеләр, миссионерлар һәм Вефильдәге хезмәтчеләр тырышып хезмәт итәләр. Аларны «гади» тормышка кайтарыр өчен тулы вакытлы хезмәтләрен калдырырга өндәү дөрес булмас иде. Киресенчә, әйдәгез аларны башкарган игелекле эшләрен дәвам итәргә дәртләндерик!

3:8. Арыслан үкергәндә кеше, әлбәттә, курка. Нәкъ шулай ук Амос та Йәһвә аңа: «Бар, пәйгамбәрлек ит халкыма»,— дип әйткәндә вәгазьләмичә булдыра алмый (Амос 7:15). Аллаһыдан курку безне Патшалык турында ашкынып вәгазьләргә дәртләндерергә тиеш.

3:13—15; 5:11. Гади көтүче Амос Йәһвәнең ярдәме белән бай һәм шуңа күрә үз-үзләре белән канәгать булган кешеләргә шаһитлек бирә алган. Йәһвә безне дә вәгазьләргә бик авыр булган территориядә Патшалык турында хәбәрне игълан итәр өчен әзерли ала.

4:6—11; 5:4, 6, 14. Исраиллеләр Йәһвәгә кайтырга теләмәсәләр дә, алар болай дип чакырылган: «Ходайны эзләгез, һәм исән калырсыз». Әлегә Йәһвә бу бозык дөнья төзелешенә карата сабырлык күрсәтә, шуңа күрә безгә кешеләрне Аллаһыга борылыгыз дип чакырырга кирәк.

5:18, 19. «Ходайның көнен» аңа әзер булмыйча «теләү» — бу акылсызлык. Бу шуңа охшаш: әйтик, без арысланнан качтык, ләкин аю белән очраштык, ә аюдан качкан идек безне елан тешләде. Без Йәһвәнең көнен көткәндә, рухи яктан уяу булып торсак, акыллы эш итәбез (Лүк 21:36).

7:12—17. Аллаһының хәбәрен игълан иткәндә, безгә кыю һәм батыр булырга кирәк.

9:7—10. Исраиллеләр Аллаһыга тугры булган ыруг башлыкларының оныклары һәм Аллаһы Мисырдан үзенең сайланган халкы итеп чыгарган кешеләрнең токымы булган, шулай да алар тугры булмаганга күрә, эфиоплылар кебек, Аллаһыга яраксыз булып киткәннәр. Кешеләрне аермый торган Аллаһының хуплавын алыр өчен билгеле токымнан булу түгел, ә Аллаһыдан курку һәм тәкъва тормыш алып бару мөһим (Рәсүлләр 10:34, 35).

Безгә нәрсә эшләргә кирәк?

Аллаһының Шайтан дөньясына чыгарган хөкеменең үтәлү көне якын. Аллаһы үз хезмәтчеләренә алар бу көн турында кисәтә алсын өчен, изге рухын биргән. Кешеләргә Йәһвә турында белем алырга һәм аның исемен чакырырга кирәк. Бу яктан аларга ярдәм итәр өчен без көчебездән килгәннең барысын эшләргә тиеш түгелме? (Йоил 2:31, 32).

«Явызлыкны нәфрәт итегез һәм игелекне яратыгыз, капка янында яңадан гаделлек булсын»,— дип чакыра Амос (Амос 5:15). Тиздән Йәһвәнең көне киләчәк. Шуңа күрә акыллы булыр иде мондый эшләр башкару: Аллаһыга якынлашу, бозык дөньядан үзеңне читтә тоту һәм аның зыян китерә торган тәэсиреннән качу. Бу яктан безгә Изге Язмаларның Йоил һәм Амос китапларыннан алынган сабаклар ярдәм итә (Еврейләргә 4:12).

[6 биттәге иллюстрация]

Йоил «Ходай көне» якын дип пәйгамбәрлек иткән

[9 биттәге иллюстрацияләр]

Безгә дә, Амоска кебек, Аллаһы хәбәрен кыюлык һәм батырлык белән игълан итәргә кирәк