Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә сүзе һәрвакыт үтәлә

Йәһвә сүзе һәрвакыт үтәлә

Йәһвә сүзе һәрвакыт үтәлә

«Ходай, Аллаһыгыз сезнең турыда әйткән барлык яхшы сүзләрнең бер генә сүзе дә үтәлмичә калмады... сезнең өчен барысы да үтәлде» (ЕШУА 23:14).

1. Ешуа кем булган, һәм тормыш азагында ул нәрсә эшләгән?

УЛ КӨЧЛЕ һәм куркусыз гаскәр башлыгы булган, ул шулай ук нык иманлы һәм саф кеше булган. Ул Муса белән йөргән, һәм Исраил халкын куркыныч чүлдән сөт һәм бал аккан җиргә алып барыр өчен, Йәһвә аны сайлаган. Тормыш азагында бу зур хөрмәткә лаек кеше, Ешуа, Исраилнең өлкәннәренә дулкынландыргыч соңгы сүзләрен әйткән. Һичшиксез, аның сүзләре аны тыңлаган кешеләрнең иманын ныгыткан. Бу сүзләр синең дә иманыңны ныгытырга мөмкин.

2, 3. Ешуа Исраил өлкәннәренә мөрәҗәгать иткәндә, Исраил нинди хәлдә булган һәм Ешуа нәрсә дигән?

2 Изге Язмалардагы мондый вакыйганы күз алдыңа китер: «Ходай Исраилне һәрьяклап бар дошманнардан тынычландырып, күп вакыт узгач, Ешуа олы яшьләргә җитеп картайды. Ешуа барлык Исраил улларын, аларның өлкәннәрен, начальникларын һәм хакимнәрен һәм аларның күзәтчеләрен чакырды һәм аларга: мин олы яшьләргә җитеп картайдым диде» (Ешуа 23:1, 2).

3 Ешуага якынча 110 яшь булган, һәм ул Аллаһы халкының тарихында иң дулкынландыргыч чорда яшәгән. Ул Аллаһының бөек эшләренә шаһит булган һәм Йәһвә биргән күп вәгъдәләрнең үтәлүен күргән. Шуңа күрә ул ышаныч белән болай дигән: «Ходай, Аллаһыгыз сезнең турыда әйткән барлык яхшы сүзләрнең бер генә сүзе дә үтәлмичә калмады, сез моны бөтен йөрәгегез һәм бөтен җаныгыз белән беләсез; сезнең өчен барысы да үтәлде, бер сүз дә үтәлмичә калмады» (Ешуа 23:14).

4. Йәһвә исраиллеләргә нинди вәгъдәләр биргән?

4 Ешуа яшәгәндә Йәһвәнең нинди сүзләре үтәлгән? Без Йәһвәнең исраиллеләргә биргән өч вәгъдәсен карап чыгарбыз. Беренче вәгъдә: Аллаһы аларны коллыктан азат итәчәк. Икенчесе: аларны яклаячак. Өченчесе: аларга кирәклесен биреп торачак. Йәһвә хәзерге халкына шундый ук вәгъдәләр бирә, һәм без аларның үтәлүен үз тормышыбызда күрәбез. Йәһвәнең безнең көннәрдә башкарган эшләрен карап чыгар алдыннан, әйдәгез, аның Ешуа көннәрендәге эшләрен карап чыгыйк.

Йәһвә үз халкын коткара

5, 6. Йәһвә исраиллеләрне Мисырдан ничек коткарган, һәм бу нәрсә күрсәткән?

5 Исраиллеләр Мисырдагы коллыкта Аллаһыга мөрәҗәгать иткәч, Йәһвә аларны ишеткән (Чыгыш 2:23—25). Янып торган куак янында Йәһвә Мусага болай дигән: «Мин аны [үз халкымны] мисырлылар коллыгыннан азат итәргә дип иңдем: ул җирдән алып чыгып, сөт һәм бал ага торган җиргә алып барачакмын. Ул җир иркен һәм уңдырышлы» (Чыгыш 3:8). Йәһвәнең бу сүзләрен үтәгәнен күрү бик дулкынландыргыч булгандыр! Фиргавен Исраилне Мисырдан җибәрмәгәч, Муса аңа Аллаһы Нил суларын канга әйләндерәчәк дип әйткән. Йәһвәнең сүзе үтәлгән. Нил елгасының сулары канга әйләнгән, балыклар үлгән, һәм елгадагы суны эчеп булмаган (Чыгыш 7:14—21). Әмма фиргавен үзсүзлеләнгән. Шунда Йәһвә тагын тугыз җәза җибәргән һәм һәрберсен алдан әйткән (Чыгыш, 8—12 нче бүлекләр). Унынчы җәзадан Мисырдагы беренче булып туган балалар белән хайваннар үлгәч, фиргавен исраиллеләргә китәргә кушкан, һәм алар шунда ук чыгып киткәннәр! (Чыгыш 12:29—32).

6 Исраилне коткаргач, Йәһвә аларны үзенең сайланган халкы иткән. Бу Йәһвәне вәгъдәләрен үтәүче буларак һәм бер сүзе дә үтәлмичә калмаган шәхес буларак данлаган. Моннан Йәһвә халыкларның илаһларыннан өстен икәне күренгән. Бу котылу турында укып, без иманыбызны ныгытабыз. Андый вакыйганы үз күзләрең белән күрү бик дулкынландыргыч булыр иде! Ешуа Йәһвә, һичшиксез, «бөтен җиргә Аллаһы Тәгалә бер» генә икәнен күргән (Мәдхия 82:19).

Йәһвә үз халкын яклый

7. Йәһвә исраиллеләрне фиргавен армиясеннән ничек яклаган?

7 Ә Йәһвәнең икенче вәгъдәсе — үз халкын яклавы турында нәрсә әйтеп була? Йәһвәнең андый вәгъдә биргәнен мондый сүзләре күрсәтә: ул исраиллеләрне Мисыр коллыгыннан азат итәчәк һәм Вәгъдә ителгән җиргә кертәчәк дип әйткән. Ачулы фиргавен йөзләгән сугыш арбалы көчле армиясе белән исраиллеләрне куып киткән. Исраиллеләр таулар һәм диңгез арасына тозакка эләккәч, тәкәббер фиргавен үзенең җиңүенә бер дә шикләнмәгәндер! Хәзер Аллаһы үз халкын яклар өчен, ике арага болыт урнаштырган. Мисырлылар ягында караңгы, ә исраиллеләр ягында якты булган. Болыт мисырлыларга алга барырга комачаулаган арада, Муса үз таягын күтәргән һәм Кызыл диңгез сулары аерылган, бу исраиллеләргә котылу биргән, ә мисырлыларга тозак булган. Йәһвә фиргавеннең көчле армиясен тулысынча юк иткән һәм үз халкын яклаган (Чыгыш 14:19—28).

8. а) Йәһвә исраиллеләрне чүлдә ничек яклаган? б) Исраиллеләр Вәгъдә ителгән җиргә кергәндә Йәһвә аларны ничек яклаган?

8 Кызыл диңгез аркылы чыккач, исраиллеләр «агулы еланнар һәм чаяннар булган зур, коточкыч чүл... коры һәм сусыз җир» буйлап йөргәннәр (Канун 8:15). Йәһвә үз халкын анда да яклаган. Ә Вәгъдә ителгән җиргә кергәндә аларны нәрсә көткән? Аларга каршы көчле Кәнган армияләре чыккан. Әмма Йәһвә Ешуага болай дигән: «Тор, син һәм бар халык, мин аларга, Исраил улларына, бирә торган җиргә, Үрдүн аша үт. Яшәгән бар көннәреңдә, сиңа беркем дә каршы тора алмаячак; һәм мин, Муса белән булган кебек, синең белән булачакмын: мин сине калдырмаячакмын һәм ташламаячакмын» (Ешуа 1:2, 5). Йәһвәнең бу сүзләре дә үтәлгән. Якынча алты ел эчендә Ешуа 31 патшаны юк иткән һәм Вәгъдә ителгән җирнең зур өлешен яулап алган (Ешуа 12:7—24). Йәһвә якламаса, бу мөмкин булмас иде.

Йәһвә үз халкына кирәклесен биреп тора

9, 10. Йәһвә чүлдә үз халкына кирәклесен ничек биреп торган?

9 Өченче вәгъдәне карап чыгыйк: Йәһвә үз халкына кирәклесен биреп торачак дигән. Исраиллеләрне Мисырдагы коллыктан коткаргач, Аллаһы аларга мондый вәгъдә биргән: «Мин сезгә күктән икмәк яудырырмын. Халык көн саен чыксын да... җыйсын». Аллаһы, чыннан да, «күктән икмәк» биргән. «Моны күреп, исраиллеләр бер-берсеннән: „Бу ни соң?“— дип сораштылар». Бу Йәһвә аларга вәгъдә иткән икмәк — манна булган (Чыгыш 16:4, 13—15).

10 Кырык ел дәвамында, чүлдә, Йәһвә исраиллеләр турында кайгырткан: аларга ризык һәм су биргән. Аларның хәтта киемнәре тузмаган һәм аяклары шешмәгән (Канун 8:3, 4). Ешуа барысын да күргән. Йәһвә, вәгъдә иткәнчә, үз халкын коткарган, яклаган һәм аларга кирәклесен биреп торган.

Безнең көннәрдәге коткару

11. Бруклинда (Нью-Йорк), 1914 елда нәрсә булган һәм нәрсә өчен вакыт килгән?

11 Ә безнең көннәр турында нәрсә әйтеп була? Җомга көн иртән, 2 октябрь, 1914 ел, Изге Язмаларны Өйрәнүчеләрнең җитәкчесе Чарлз Тейз Рассел Бруклиндагы (Нью-Йорк) Вефильның ашханәсенә кергән. «Барыгызга да хәерле иртә»,— дигән ул шатланып. Аннары, үз урынына утырыр алдыннан, ул сөенеп болай дип әйткән: «Мәҗүсиләрнең вакыты тәмамланды, аларның патшаларының көннәре бетте». Йәһвәгә, Галәмнең Хакименә, үз халкын яклап эш итәр өчен кабат вакыт килгән. Һәм Йәһвә шулай эшләгән дә!

12. 1919 елда нинди котылу булган, һәм бу нәрсәгә китергән?

12 Биш елдан соң гына Йәһвә үз халкын «Бөек Бабылдан», ялган диннең бөтендөнья империясеннән коткарган (Ачылыш 18:2). Безнең кайбер олы яшьтәге кардәшләребез генә бу дулкынландыргыч коткаруны күргән. Әмма без ачык итеп моның нәтиҗәләрен күрәбез. Йәһвә саф гыйбадәт кылуны торгызган һәм аңа гыйбадәт кылырга теләгән кешеләрне берләштергән. Бу Ишагыйя пәйгамбәр аша алдан әйтелгән булган: «Соңгы көннәрдә Ходай йортының тавы бар тауларның башы булачак һәм калкулыклардан өстен булачак, һәм бар халыклар аның янына киләчәкләр» (Ишагыйя 2:2).

13. Йәһвә халкында сез нинди үсеш күрәсез?

13 Ишагыйя сүзләре үтәлгән. 1919 елда майланган калдык бөтен дөнья буенча шаһитлек итү кампаниясен кыюлык белән башлаган, һәм бу хак Аллаһыга гыйбадәт кылуны югары күтәргән. 1930 нчы елларда шунсы ачыкланган: хак гыйбадәт кылуда катнашыр өчен, «башка сарыклар» чакырылган булган (Яхъя 10:16). Башта меңләгән кешеләр килгән, аннары йөзләрчә меңнәр, ә хәзер миллионлаган кешеләр саф гыйбадәт кылу ягында тора! Рәсүл Яхъяга бирелгән күренештә алар болай итеп сурәтләнә: «Бихисап күп кеше... аларны һичкем санап чыга алмас иде! Алар һәр милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән иделәр» (Ачылыш 7:9). Үз тормышыңда син нинди үзгәрешләр күрдең? Син Изге Язмаларны өйрәнә башлаганда, җирдә күпме Йәһвә Шаһите бар иде? Бүген Йәһвәгә хезмәт итүчеләрнең саны 6 700 000 нән артык. Йәһвә үз халкын Бөек Бабылдан коткарып, гаҗәеп үсешкә юл ачкан һәм без моны бөтен җир шары буенча күрәбез.

14. Тиздән нинди котылу булачак?

14 Тиздән тагын бер коткарылу булачак, ул җирдәге һәрбер кешегә кагылачак. Үз көчен искиткеч итеп кулланып, Йәһвә аңа каршы чыкканнарны юк итәчәк һәм үз халкын тәкъвалык хөкем иткән яңа дөньяга алып керәчәк. Явызлыкның юк ителүен һәм кешелек тарихында иң гаҗәеп заманның башлануын күрү искиткеч булачак! (Ачылыш 21:1—4).

Йәһвә безнең көннәрдә дә яклый

15. Ни өчен безнең көннәрдә Йәһвә халкына аның яклавы кирәк?

15 Күргәнебезчә, Ешуа көннәрендә исраиллеләргә Йәһвәнең яклавы кирәк булган. Безнең көннәрдәге Йәһвәнең халкына яклау кирәкме? Әлбәттә, кирәк! Гайсә үз шәкертләрен болай дип кисәткән: «Сезне газаплауга бирерләр һәм үлемгә тартырлар, бөтен халыклар да Минем өчен сезне нәфрәт итәр» (Маттай 24:9). Еллар дәвамында күп илләрдәге Йәһвә Шаһитләре көчле каршы килүләр һәм каты эзәрлекләүләр кичергән. Әмма Йәһвә үз халкын беркайчан да калдырмаган (Римлыларга 8:31). Аның Сүзе безне ышандыра: бернәрсә дә — безгә каршы ясалган коралның берсе дә — Патшалык турындагы вәгазь эшен һәм өйрәтү эшен туктатмаячак (Ишагыйя 54:17).

16. Син Йәһвә үз халкын яклый икәненә нинди дәлил күрәсең?

16 Дөнья Йәһвә халкын нәфрәт итсә дә, бу халык үсә бара. Йәһвә Шаһитләре 236 илдә һәм территориядә гөрләп чәчәк ата. Бу шуны раслый: Йәһвә безне юк итәргә яки вәгазьләүдән туктатырга теләгән кешеләрдән яклый. Аллаһы халкына син яшәгән вакытта каршы килгән куәтле сәяси һәм дини җитәкчеләрнең исемнәрен искә төшерә аласыңмы? Алар белән нәрсә булган? Алар хәзер кайда? Муса һәм Ешуа көннәрендәге фиргавен кебек, аларның күбесе инде юк. Ә Аллаһыга тугрылыкларын саклап үлгән аның бүгенге хезмәтчеләре турында нәрсә әйтеп була? Алар Йәһвә хәтерендә сакланган. Алар өчен ышанычлырак урын юк. Шунсы ачык: Йәһвә сүзе һәрвакыт үтәлә.

Йәһвә бүген үз халкына кирәклесен биреп тора

17. Рухи ризык турында Йәһвә нинди ышандыру биргән?

17 Йәһвә үз халкына чүлдә дә кирәклесен биреп торган һәм бүген дә бирә. «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» безне рухи ризык белән тукландыра (Маттай 24:45). Без гасырлар буе сер булып калган рухи хакыйкатьләр турында белем алабыз. Фәрештә Данилга болай дип әйткән: «Ә син, Данил, бу сүзләрне яшереп куй һәм бу китапны соңгы вакытка кадәр мөһерләп куй; күпләр аны укырлар һәм белем артыр» (Данил 12:4).

18. Ни өчен Аллаһы турында белем арта бара дип әйтеп була?

18 Без ахыр заманда яшибез, һәм Аллаһы турында белем чыннан да арта бара. Изге рух хакыйкатьне яраткан бар кешеләргә хак Аллаһы һәм аның ниятләре турында төгәл белем алырга ярдәм итә. Бүген кешеләргә Изге Язмалардагы кыйммәтле хакыйкатьләрне аңларга ярдәм иткән басмалар һәм Изге Язмалар күп чыгарыла. Изге Язмаларны өйрәнер өчен бастырылган «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның эчтәлеген карап чыгыйк *. Мәсәлән, анда мондый бүлекләр бар: «Аллаһы турында хакыйкать», «Үлгән кешеләр кайда?», «Нәрсә ул Аллаһы Патшалыгы?» һәм «Ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә?». Кешеләр инде меңләгән еллар бу сорауларны бирә. Хәзер бу сорауларга җавапны җиңел табып була. Кешеләр гасырлар дәвамында белемсезлек караңгылыгында торсалар да һәм христианнар ялган тәгълиматларга өйрәтсәләр дә, Аллаһы Сүзе өстен чыккан, шулай итеп Йәһвәнең үзенә хезмәт итәргә теләүчеләр турында кайгыртуы күренгән.

19. Син нинди вәгъдәләрнең үтәлүен күрдең һәм нинди нәтиҗә ясый аласың?

19 Чыннан да, үз күзләребез белән күргән нәрсәләрдән чыгып, шуны әйтә алабыз: «Ходай, Аллаһыгыз сезнең турыда әйткән барлык яхшы сүзләрнең бер генә сүзе дә үтәлмичә калмады... сезнең өчен барысы да үтәлде, бер сүз дә үтәлмичә калмады» (Ешуа 23:14). Йәһвә үз хезмәтчеләрен коткара, яклый һәм аларга кирәклесен биреп тора. Үз вакытында үтәлмәгән Йәһвәнең берәр вәгъдәсен әйтә аласызмы? Андый вәгъдә юк. Әйе, Аллаһы Сүзенә чыннан да ышаныр өчен сәбәпләр бар.

20. Ни өчен без киләчәккә ышаныч белән карый алабыз?

20 Киләчәк турында нәрсә әйтеп була? Җир искиткеч оҗмах булачак. Һәм Йәһвә безнең күпчелегебез бу оҗмахта яшәячәк дигән вәгъдә бирә. Кайберәүләребез Мәсих белән күктә идарә итәргә өметләнә. Өметебез нинди генә булмасын, безнең, Ешуа кебек, тугры калырга сәбәпләр бар. Безнең өметебез үтәләчәк көн килеп җитәчәк. Аннары, Йәһвәнең бар үтәгән вәгъдәләренә борылып карагач, без дә: «Барысы да үтәлде»,— дип әйтәчәкбез.

[Искәрмә]

^ 18 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

Аңлата аласызмы?

• Ешуа Йәһвә биргән нинди вәгъдәләрнең үтәлүен күргән?

• Син Аллаһы биргән нинди вәгъдәләрнең үтәлүен күрдең?

• Аллаһы Сүзе турында әйткәндә, без нәрсәгә ышана алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[25 биттәге иллюстрация]

Йәһвә үз халкын коткарыр өчен көч куйган

[25 биттәге иллюстрация]

Кызыл диңгез янында Йәһвә үз халкын ничек яклаган?

[26 биттәге иллюстрацияләр]

Йәһвә бүген үз халкы турында кайгырта