Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аггей һәм Зәкәрия китапларыннан игътибарга лаек фикерләр

Аггей һәм Зәкәрия китапларыннан игътибарга лаек фикерләр

Йәһвә Сүзе тере

Аггей һәм Зәкәрия китапларыннан игътибарга лаек фикерләр

БЕЗНЕҢ эрага кадәр 520 ел бара. Яһүдләр Бабыл әсирлегеннән кайтып, Иерусалимда Йәһвә гыйбадәтханәсенең нигезен салганнан соң 16 ел үтте. Әмма гыйбадәтханә төзелеп бетмәгән, ә төзү эшләре тыелган. Йәһвә башта Аггей пәйгамбәргә, ә ике айдан соң Зәкәрия пәйгамбәргә үз сүзен сөйләргә куша.

Аггей белән Зәкәриянең бер максаты: кешеләрне гыйбадәтханәнең торгызу эшләрен яңадан башлап җибәрергә өндәү. Аларның тырышлыгы уңышлы була, һәм 5 елдан соң гыйбадәтханә яңадан торгызыла. Аггей белән Зәкәрия игълан иткән хәбәрләр аларның исемен йөрткән Изге Язмалардагы ике китапта язылган. Аггей китабы б. э. к. 520 елда, ә Зәкәрия китабы б. э. к. 518 елда тәмамланган булган. Аллаһы безгә дә, бу пәйгамбәрләргә кебек, эш йөкләгән, һәм без бу эшне хәзерге дөнья төзелешенең ахырына хәтле тәмамларга тиеш. Бу — Патшалык хакында вәгазьләү һәм шәкертләр әзерләү эше. Аггей белән Зәкәрия китаплары безнең рухыбызны ничек ныгыта ала? Әйдәгез, моны карап чыгыйк.

«ЙӨРӘГЕГЕЗДӘ ҮЗ ЮЛЛАРЫГЫЗ ТУРЫНДА УЙЛАНЫГЫЗ»

(Аггей 1:1—2:23)

Аггей 112 көн эчендә кешеләргә дүрт дәртләндергеч хәбәр сөйли. Беренче хәбәрдә болай диелә: «Йөрәгегездә үз юлларыгыз турында уйланыгыз. Тауга менегез һәм агачлар ташыгыз, һәм гыйбадәтханә төзегез; һәм мин аңа илтифат күрсәтәчәкмен, һәм данланачакмын, дип әйтә Ходай» (Аггей 1:7, 8). Халык бу хәбәрне кабул итә. Икенче хәбәрдә Йәһвә мондый вәгъдә бирә: «Бу йортны дан белән тутырачакмын» (Аггей 2:7).

Өченче хәбәр буенча, гыйбадәтханәнең төзелеш эшләренә тиешле игътибар бирелмәгәнгә, халык һәм аларның «кулларының бар эшләре» Йәһвә алдында саф булмаган. Әмма торгызу эшләре яңадан башлангач, Йәһвә аларны «фатихалый» башлаган. Дүртенче хәбәрдә әйтелгәнчә, Йәһвә «халыклар патшалыкларының көчен юкка чыгарачак» һәм идарә итүче Зеруббабелне «мөһер» итеп тотачак (Аггей 2:14, 19, 22, 23).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

1:6 — «Эчәсез, ләкин исергәнче эчмисез» дигән сүзләр нәрсә аңлата? Бу сүзләр шәрабның җитәрлек булмавын күрсәтә. Йәһвәнең фатихасы булмаганга күрә, шәраб әз, чикле булган, исергәнче эчәргә җитмәгән.

2:6, 7, 21, 22 — Селкетүнең сәбәбе кем яки нәрсә, һәм бу нәрсәгә китерә? Йәһвә «бар халыкларны» бөтен җир шары буенча алып барылган Патшалык турындагы хәбәр аша «селкетә». Вәгазьләү эше аркасында Йәһвә йортына «бар халыклардан асылташлар» килә, һәм аны дан белән тутыралар. Үз вакытында «гаскәрләр Иясе Ходай» «күкне һәм җирне, диңгезне һәм коры җирне» селкетәчәк һәм хәзерге бозык дөнья төзелешен юк итәчәк (Еврейләргә 12:26, 27).

2:9 — «Соңгы гыйбадәтханәнең даны әүвәлгенекенә караганда» нинди мәгънәдә «зуррак булган»? Моны ким дигәндә өч сорауга җавап биреп аңлатып була: соңгы гыйбадәтханә күпме хезмәт иткән? Анда кем өйрәткән? Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен анда кем килгән? Сөләйман төзегән бөек гыйбадәтханә б. э. к. 1027 елдан алып б. э. к. 607 елга хәтле, 420 ел дәвамында хезмәт иткән, ә «соңгы гыйбадәтханә» б. э. к. 515 елдан алып б. э. 70 елына кадәр, аның җимерелүенә кадәр, 580 елдан артык хезмәт иткән. «Соңгы гыйбадәтханәдә» Гайсә Мәсих өйрәткән. Һәм бу гыйбадәтханәгә Аллаһыга гыйбадәт кылыр өчен, «әүвәлгенекенә караганда» күбрәк кеше килгән (Рәсүлләр 2:1—11).

Безнең өчен сабаклар:

1:2—4. Вәгазьләү эшебезгә каршылыклар булачак. Алар аркасында үз уңайлыкларыбыз турында борчылу беренче урында торырга тиеш булган Патшалык эшләрен алмаштырмасын. Моңа юл куймыйк (Маттай 6:33).

1:5, 7. Безгә «йөрәгебездә үз юлларыбыз турында» һәм безнең эшләребез Аллаһы белән мөнәсәбәтләребезгә ничек тәэсир итә икәне турында уйлану файдалы.

1:6, 9—11; 2:14—17. Аггей көннәрендә яшәгән яһүдләр үзләре өчен бик тырышып эшләгән, ләкин үз хезмәтләренең игелеген күрмәгән. Алар гыйбадәтханәне төзергә кирәк икәне хакында оныткан, шуңа күрә аларда Аллаһының фатихасы булмаган. Без рухи эшләрне беренче урынга куярга һәм Аллаһыга чын күңелдән хезмәт итәргә тиеш. Һәм безгә шуны истә тотарга кирәк: без баймы яисә юкмы, «Раббының фатихасы — кешене баета» (Гыйбрәтле сүзләр 10:22).

2:15, 18 (ЯД). Йәһвә яһүдләрне үз йөрәкләрендә бу көннән алып һәм алгы көннәрдә үзләренең үткәндә эшкә күрсәткән ваемсызлыгы турында түгел, ә гыйбадәтханәне торгызу эшләре турында уйланырга өндәгән. Безгә дә, шулай ук, алга карарга һәм Йәһвәгә гыйбадәт кылуыбыз турында уйларга кирәк.

«КӨЧ БЕЛӘН ТҮГЕЛ, Ә МИНЕМ РУХЫМ БЕЛӘН»

(Зәкәрия 1:1—14:21)

Зәкәрия үзенең пәйгамбәр булып хезмәт итүен яһүдләрне «Ходайга борылыгыз» дигән чакыру белән башлый (Зәкәрия 1:3). Аннары аңа сигез күренеш бирелә, һәм алар Аллаһының гыйбадәтханәнең төзү эшләрен фатихалаячагы турында ышандыра. («Зәкәрия күргән сигез символик күренеш» дигән рамканы карагыз.) Гыйбадәтханә «гаскәрләр һәм көч белән түгел, ә [Йәһвәнең] рухы белән» торгызылачак (Зәкәрия 4:6). «Үренте» дип аталган ир кеше «Ходай гыйбадәтханәсен төзиячәк» һәм «үз тәхетендә рухани булачак» (Зәкәрия 6:12, 13).

Бәйтел руханилар янына кешеләр җибәрә: аларга Иерусалимның җимерелүе турында искә алыр өчен билгеләнгән уразаны тотаргамы икәне турында сорарга кирәк. Йәһвә Зәкәриягә болай дип әйтә: Иерусалим белән булган бәла турында искә алу өчен билгеләнгән дүрт ураза дәвамындагы кайгы-хәсрәт «шатлыкка һәм күңелле тантанага» әйләнәчәк (Зәкәрия 7:2; 8:19). Ике чираттагы хәбәр үз эченә халыкларга һәм ялган пәйгамбәрләргә каршы хөкемнәрне, Мәсих турындагы пәйгамбәрлекләрне һәм Аллаһы халкының торгызылуы турындагы хәбәрне ала (Зәкәрия 9:1; 12:1).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

2:1 — Ни өчен ир кеше Иерусалимны үлчәү бавы белән үлчәгән? Бу эш, күрәсең, шәһәр әйләнәсендә саклау стенасының төзеләчәгенә күрсәткән. Фәрештә ир кешегә Иерусалим зураячак һәм Йәһвәнең яклавын алачак дип әйткән (Зәкәрия 2:3—5).

6:11—13 — Баш рухани Ешуага таҗ кидерү аның шулай ук патша булып киткәнен аңлатканмы? Юк, Ешуа Давытның патша нәселеннән булмаган. Шулай да аңа таҗ кидергәндә, ул Мәсихнең прообразы булып киткән (Еврейләргә 6:20). «Үренте» турындагы пәйгамбәрлек күктәге Патша һәм Рухани, Гайсә Мәсихтә үтәлгән (Иремия 23:5). Ешуа яңадан торгызылган гыйбадәтханәдә сөргеннән кайткан яһүдләрнең Баш рухание булып хезмәт иткән. Нәкъ шулай ук Гайсә дә Йәһвәнең рухи йортында чын гыйбадәт кылуның Баш Рухание булып хезмәт итә.

8:1—23 — Бу шигырьләрдә язылган ун вәгъдә кайчан үтәлгән? Һәрбер вәгъдә «Гаскәрләр Иясе Ходай болай дип әйтә» дигән сүзләр белән башлана һәм Аллаһы халкы тынычлыкка ия булачагына ышандыра. Кайбер вәгъдәләр б. э. к. VI гасырда үтәлгән, әмма алар барысы я б. э. 1919 елдан соң үтәлгән, я безнең көннәрдә үтәлә бара *.

8:3 — Ни өчен Иерусалим «хакыйкать шәһәре» дип аталачак? Үзенең б. э. к. 607 елдагы җимерелүенә кадәр Иерусалим җәберләүче шәһәр булган, анда ялганчы пәйгамбәрләр, сатлык руханилар һәм тугрылыксыз кешеләр яшәгән (Софония 3:1; Иремия 6:13; 7:29—34). Әмма гыйбадәтханә яңадан торгызылгач, халык Йәһвәгә гыйбадәт кыла башлаячак. Һәм Иерусалимда саф гыйбадәт кылуның хакыйкатьләре кабат яңгырый башлаячак, һәм ул «хакыйкать шәһәре» дип аталачак.

11:7—14 — Зәкәриянең «илтифат» һәм «бәйләнешләр» дигән таякларны сындыруы нәрсәне аңлата? Зәкәрия турында ул «үлемгә дучар булган сарыкларны» — үз җитәкчеләре тарафыннан җәберләнгән эчкерсез кешеләрне — көтәргә җибәрелгән дип әйтелә. Зәкәрия, көтүче буларак, Гайсә Мәсихнең прообразы булып киткән. Гайсә Мәсих Аллаһы белән килешү төзегән халыкка җибәрелгән булган, ләкин алар аны кабул итмәгән. Зәкәриянең «илтифат» дигән таякны сындыруы Аллаһының яһүдләр белән Канун килешүен өзәчәген һәм аларга карата бүтән илтифатлы булмаячагын символлаштырган. «Бәйләнешләр» дигән таякны сындырып, Зәкәрия шуны күрсәткән: туганлык бәйләнешләре белән берләштерелгән Исраил белән Яһүдия арасындагы рухи бердәмлек юкка чыгачак.

12:11 — «Мегиддо үзәнлегендәге Гададриммонның елавы» нәрсә ул? Яһүдия патшасы Йошия «Мегиддо үзәнлегендә» Мисыр фиргавен Нехао белән сугышканда үтерелгән булган, һәм аның үлеме турында әле күп еллар «кызганыч җырларда» кайгырып елаганнар (2 Паралипоменон 35:25). Шулай итеп, «Гададриммонның елавы», күрәсең, Йошиянең үлеме турында кайгырып елау булган.

Безнең өчен сабаклар:

1:2—6; 7:11—14. Әгәр кеше тәүбә итеп Йәһвәгә борылса һәм, төзәлеп, аңа чын күңелдән гыйбадәт кыла башласа, Аллаһы андый кешене хуплый, һәм, образлы әйткәндә, үзе дә аңа борыла. Һәм киресенчә, Йәһвә аның хәбәренә колак салырга теләмәүче, аннан читкә борылучы һәм үз колакларын томалап куючы кешеләрнең ярдәм сорап әйткән үтенеченә җавап бирми.

4:6, 7. Йәһвә рухына гыйбадәтханәнең торгызылуына ярдәм итәргә бернәрсә дә комачаулый алмаган. Йәһвәгә хезмәт иткәндә нинди генә авырлыклар белән очрашсак та, без аңа иман итеп, аларны җиңә алабыз (Маттай 17:20).

4:10. Йәһвәнең җитәкчелеге астында Зеруббабел һәм аның кешеләре гыйбадәтханәне Аллаһының югары нормалары буенча яңадан торгызганнар. Камил булмаган кешеләргә Йәһвәнең таләпләре буенча яшәү авыр түгел.

7:8—10; 8:16, 17. Йәһвәнең хуплавын алыр өчен, без гадел эш итәргә, мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булырга һәм бер-беребезгә хакыйкать сөйләргә тиеш.

8:9—13. Без Йәһвәнең безгә билгеләгән эшен үтәгәндә «кулларыбызны» ныгытсак, ул безне фатихалый. Бу фатихаларга тынычлык, иминлек һәм рухи үсеш керә.

12:6. Аллаһы халкы белән җитәкчелек итүчеләр «балкып янган яктырткычка» охшаш, ягъни хезмәттә ашкынучан булырга тиеш.

13:3. Хак Аллаһыга һәм аның оешмасына тугрылык һәркайсы кешегә, хәтта бик якын кешегә карата тугрылыктан өстен булырга тиеш.

13:8, 9. Яһүдләр халкының өчтән ике өлеше мөртәтләр булган, Йәһвә аларны кире каккан. Халыкның өчтән бер өлеше генә ут аша кебек сафландыру үткән. Безнең вакыттагы христиан дөньясын, аларның күбесе үзләрен мәсихчеләр дип атый гына, Йәһвә кире каккан. Әз санлы төркем генә, майланган мәсихчеләр, Аллаһының исемен чакыра һәм сафландыру үтәргә әзер. Алар һәм аларның имандашлары — Йәһвә Шаһитләре сүзләрдә генә түгел, ә эшләрдә дә.

Без ашкынучан хезмәткә дәртләндерелгән

Аггей белән Зәкәриянең хәбәрләре безгә ничек кагыла? Аларның хәбәре яһүдләрне гыйбадәтханәнең торгызу эшләрен дәвам итәргә дәртләндергән. Моның хакында уйлану безне Патшалык турындагы вәгазьләү һәм шәкертләр әзерләү эшендә ашкынып катнашырга дәртләндермиме әллә?

Зәкәрия шуны алдан ук әйткән: Мәсих «яшь ишәккә» атланып барачак, аны «утыз көмеш тәңкәгә» сатачаклар, аны һәлак итәчәкләр, ә «сарыклар таралышачаклар» (Зәкәрия 9:9; 11:12; 13:7). Зәкәрия китабында язылган Мәсих турындагы пәйгамбәрлекләрнең үтәлешен белү иманыбызны ныгыта! (Маттай 21:1—9; 26:31, 56; 27:3—10). Безнең Йәһвә Сүзенә һәм аның безнең котылуыбыз өчен кайгыртачагына ышанычыбыз тагы да ныгый (Еврейләргә 4:12).

[Искәрмә]

^ 3 абз. «Күзәтү манарасы» 1996 ел, 1 гыйнвар санының 9—22 нче битләрен карагыз. Шулай ук рус телендә дә бар.

[15 биттәге рамка]

ЗӘКӘРИЯ КҮРГӘН СИГЕЗ СИМВОЛИК КҮРЕНЕШ

1:8—17. Гыйбадәтханә торгызылачак, ә Иерусалим һәм Яһүдиянең башка шәһәрләре фатихаланачак икәненә ышандыру бирелә.

1:18—21. «Яһүдияне таратып ташлаган» дүрт мөгезнең ахыры, ягъни Йәһвәгә саф гыйбадәт кылуга каршы торучы барлык дәүләтләрнең ахыры турында шаһитлек бирелә.

2:1—13. Иерусалимның зураячагына һәм Йәһвәнең аның яклавы — «аның әйләнәсендә ут стенасы» — булачагына өмет бирелә.

3:1—10. Бу күренеш буенча, гыйбадәтханәнең торгызылуына Шайтан каршы торган һәм Баш рухани Ешуа коткарылган һәм сафландырылган булган.

4:1—14. Бу күренеш буенча, тауларга охшаш киртәләр «тигезлек» булып китәчәкләр, ягъни юкка чыгарылачаклар, ә идарә итүче Зеруббабел гыйбадәтханәне торгызачак.

5:1—4. Җәзасыз калган явызларга ләгънәт әйтелә.

5:5—11. Бозыклыкның ахыры турында алдан әйтелә.

6:1—8. Фәрештәләрнең ярдәменә һәм яклавына ышандыру бирелә.

[12 биттәге иллюстрация]

Аггей белән Зәкәрия хәбәрләренең максаты нинди булган?

[14 биттәге иллюстрация]

Аллаһы халкы белән җитәкчелек итүчеләр нинди мәгънәдә «балкып янган яктырткычка» охшаш?