Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Минем кечкенә бүләгемне кабул итегезче»

«Минем кечкенә бүләгемне кабул итегезче»

«Минем кечкенә бүләгемне кабул итегезче»

БУ СҮЗЛӘР Россиядәге Йәһвә Шаһитләренең филиалына килгән бер хатта язылган булган. Хат белән бергә зур бер коробка килгән. Аның эченә йон оеклар салынган булган.

Бу бүләкне 67 яшьлек Настя җибәргән. Ул Йәһвә Шаһите һәм Россиянең Ерак Көнчыгышында урнашкан бер җыелышта хезмәт итә. Ул инде 10 елдан артык Патшалык турындагы яхшы хәбәрне ашкыну белән вәгазьләп, Йәһвәгә хезмәт итә. Инсульт аркасында аның тәнен өлешчә паралич суккан. Әмма ярату Настяны беренче гасырда яшәгән һәм үз кардәшләре өчен кием теккән Дорка үрнәге буенча эш итәргә дәртләндерә (Рәсүлләр 9:36, 39).

Настя үз хатында болай дип яза: «Минем аякларым йөрми... Ләкин кулларым эшли. Мин вәгазьлим, хатлар язам». Шуннан соң ул болай дип дәвам итә: «Кулларым әле эшләгәндә җылы оеклар бәйләп бирергә булдым. Бу оекларны Патшалык Залларын салкын җирләргә, мәсәлән, Ерак Көнчыгышка яки Себергә, барган кардәшләргә бирүегезне үтенәм».

Гайсә Мәсих үзенең чын шәкертләре турында: «Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең Минем шәкертләрем булуыгызны белерләр»,— дип әйткән (Яхъя 13:35). Гайсәнең чын шәкертләре Настя күрсәткән ярату белән аерылып тора.