Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Халыкара бердәмлек мөмкинме?

Халыкара бердәмлек мөмкинме?

Халыкара бердәмлек мөмкинме?

КИЛӘЧӘКТӘ нәрсә булыр? Дөньяда тынычлык урнашырмы яки афәт булырмы? Бу ике караш та дөрес кебек күренә.

Бер яктан, кайбер дөнья җитәкчеләре бер дә шикләнмичә халыкара тынычлык — бу мөмкин, диләр. Чөнки бу мөмкин булмаса, дөньядагы хәл куркыныч булыр иде. Икенче яктан, күпләр борчыла: нинди илләрнең күпләп юк итү кораллары бар? Алар бу коралны кулланырмы? Куллансалар, нәрсә булыр? Бу сораулар аларга тынычлык бирми.

Тарих шуны күрсәтә: бер-береңне уздырырга тырышу һәм алдан ук тискәре карашта тору инде озак вакыт халыкларның бердәм яшәүләренә өметне өзеп, дөньяны тарката. Ә дин бу хисләрне юк итү урынына, еш кына аларны тагын да көчәйтә. «Кешеләрне аерып торган бар нәрсә дошманлык тудырырга мөмкин, ә кешеләрне аерып торган төп сәбәпләрнең берсе — дин,— дип язган журналист Джеймс Хот.— Дин кешеләргә „яхшы“ булырга ярдәм итә дигән фикер киң таралган булса да, шунсы ачык күренә: ул кайбер кешеләрне коточкыч эшләргә этәрә». Нобель премиясенең лауреаты Стивен Вайнберг шулай ук уйлый: «Яхшы кеше явызлык эшләсә, моның сәбәбе — дин».

Җирдә кайчан да булса бердәмлек булыр дип өметләнә алабызмы? Әйе! Әмма аңа кешеләр үзләре яки берәр дин ирешә алмаячак. Без моны киләсе мәкаләдән күрербез.

[3 биттәге өстәмә сүзләр]

Дөнья шартларга әзер булган гранатага охшашмы?