Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Шәкертләр булдырырга ярдәм иткән сыйфатлар үстерегез

Шәкертләр булдырырга ярдәм иткән сыйфатлар үстерегез

Шәкертләр булдырырга ярдәм иткән сыйфатлар үстерегез

«Барыгыз һәм бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз» (МАТТАЙ 28:19).

1. Аллаһының үткәндәге кайбер хезмәтчеләренә нинди осталыклар һәм сыйфатлар кирәк булган?

ЙӘҺВӘНЕҢ хезмәтчеләренә аның ихтыярын үтәргә ярдәм иткән осталыкларын һәм сыйфатларын вакыт-вакыт үстерергә кирәк. Мәсәлән, Аллаһы кушуы буенча, Ибраһим һәм Сара бай Ур шәһәрен калдырганнар. Вакыт узу белән аларга чатырларда яшәр өчен, билгеле сыйфатлар һәм сәләтләр үстерергә кирәк булган (Еврейләргә 11:8, 9, 15). Исраилне Вәгъдә ителгән җиргә алып барыр өчен, Ешуа кыю булырга, Йәһвәгә ышанырга һәм Аллаһы кануннарын белергә тиеш булган (Ешуа 1:7—9). Бесалелның һәм Оһолиабның билгеле сәләтләре инде булса да, аларның осталыгы соңрак Аллаһы рухы ярдәмендә, һичшиксез, яхшырган һәм үскән. Шуңа күрә алар изге чатырны төзүдә һәм моның белән бәйле эшләрдә катнаша алганнар һәм бу эшләр белән җитәкчелек итә алганнар (Чыгыш 31:1—11).

2. Шәкертләр булдыру эше белән бәйле нинди сораулар карап чыгачакбыз?

2 Гасырлар узгач, Гайсә Мәсих үз шәкертләренә мондый йөкләмә биргән: «Барыгыз һәм бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз... Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез» (Маттай 28:19, 20). Моңа кадәр беркайчан да кешеләргә андый зур эш алып барырга хөрмәт күрсәтелгән булмаган. Шәкертләр булдырыр өчен нинди сыйфатлар кирәк? Андый сыйфатларны без ничек үстерә алабыз?

Аллаһыны нык яратыгыз

3. Шәкертләр булдыру эше безгә нинди мөмкинлек бирә?

3 Вәгазьдә кешеләр белән сөйләшер өчен һәм аларны хак Аллаһыга гыйбадәт кылырга өндәр өчен, без Йәһвәне нык яратырга тиеш. Исраиллеләр Аллаһының әмерләрен чын күңелдән тыңлап, аңа яраклы корбаннар китереп һәм аны җырлар белән мактап, Йәһвәгә яратуларын күрсәтә алганнар (Канун 10:12, 13; 30:19, 20; Мәдхия 20:14; 95:1, 2; 137:5). Без дә бүген шәкертләр булдырып Аллаһы кануннарын тотабыз. Әмма кешеләргә аның турында һәм аның ниятләре турында сөйләп, без шулай ук Йәһвәне яратканыбызны күрсәтәбез. Безгә, йөрәгебездә Аллаһы биргән өмет бар икәнен күрсәтер өчен, дөрес сүзләр сайларга һәм ышаныч белән сөйләргә кирәк (1 Тессалуникәлеләргә 1:5; 1 Петер 3:15).

4. Ни өчен Гайсә кешеләрне Йәһвә турында өйрәткәндә, шатлык тапкан?

4 Гайсә Йәһвәне бик нык яраткан, шуңа күрә ул Аллаһының ниятләре, Патшалык һәм хак гыйбадәт кылу турында зур шатлык белән сөйләгән (Лүк 8:1; Яхъя 4:23, 24, 31). Гайсә хәтта болай дигән: «Минем ризыгым — Мине Җибәрүченең ихтыярын үтәү һәм Аның эшен төгәлләү» (Яхъя 4:34). Мәдхия җырлаучының мондый сүзләре Гайсәгә кагыла: «Әй Аллам, Синең ихтыярыңа буйсынасым килә, Синең кануның минем йөрәгемдә. Зур җыелышта дөреслегеңне белдердем; телемә каршылык итмәдем, әй Ходай, үзең беләсең» (Мәдхия 39:9, 10; Еврейләргә 10:7—10).

5, 6. Шәкертләр булдыру эшендә нинди сыйфат мөһим?

5 Күптән түгел генә Изге Язмалардагы хакыйкать белән таныша башлаган кешеләр, Аллаһыны яратканга, кайвакыт Йәһвә һәм аның Патшалыгы турында шундый зур ышаныч белән сөйлиләр, хәтта башкалар Изге Язмаларны тикшерә башлый (Яхъя 1:41). Шәкертләр булдыру эшендә катнашырга дәртләндергән мөһим сыйфат — бу Аллаһыны ярату. Бу ярату сүрелмәсен, аны саклыйк, моның өчен, әйдәгез, регуляр рәвештә аның Сүзен укыйк һәм уйланыйк (1 Тимутегә 4:6, 15; Ачылыш 2:4).

6 Йәһвәне ярату, һичшиксез, Гайсә Мәсихкә ашкынучан өйрәтүче булырга ярдәм иткән. Әмма аңа уңышлы Патшалык вәгазьчесе булырга башка сыйфат та булышкан. Гайсәгә шәкертләр булдыру эшендә уңышлы булырга тагын нинди сыйфат ярдәм иткән?

Кешеләр турында эчкерсез кайгыртыгыз

7, 8. Гайсәнең кешеләргә карашы нинди булган?

7 Гайсә кешеләр турында кайгырткан һәм алар белән бик кызыксынган. Ул кеше булып туганчы, «һөнәрче сыйфатында» булганда да, кешеләрне күреп сөенгән (Гыйбрәтле сүзләр 8:30, 31). Җирдә булганда, Гайсә кешеләрне кызганган һәм аның янына килгән кешеләргә тынычлык биргән (Маттай 11:28—30). Гайсә Йәһвәнең яратуын һәм кызгануын чагылдырган, һәм бу кешеләрне бердәнбер хак Аллаһыга гыйбадәт кылырга дәртләндергән. Шулай ук ул кешеләр турында эчкерсез кайгырткан һәм кеше хәленә керә алган, шуңа күрә аны төрле кешеләр тыңлаган (Лүк 7:36—50; 18:15—17; 19:1—10).

8 Бер кеше Гайсәдән мәңгелек тормышны мирас итеп алу өчен нәрсә эшләргә кирәк дип сорагач, Гайсә аңа караган һәм ул аның күңеленә хуш килгән (Марк 10:17—21). Гайсәнең Бәйтәниядәге кайбер шәкертләре турында болай дип язылган: «Гайсә Мартаны, аның сеңлесен һәм Лазарны ярата иде» (Яхъя 11:1, 5). Гайсә кешеләр турында шулкадәр нык кайгырткан ки, хәтта ял итү вакытын алар белән бергә аларны өйрәтеп үткәргән (Марк 6:30—34). Гайсә андый тирән һәм эчкерсез кайгырту күрсәтеп, иң уңышлы өйрәтүче булып киткән һәм кешеләрне хак гыйбадәт кылуга җәлеп иткән.

9. Шәкертләр булдырганда, Паул нинди хисләр кичергән?

9 Рәсүл Паул да үзен тыңлаган кешеләр турында эчкерсез кайгырткан. Тессалуникәдә мәсихче булып киткән кешеләргә ул болай дигән: «Сезне шулай нык яратканга күрә Аллаһының яхшы хәбәрен җиткерү генә түгел, сезнең өчен җаннарыбызны бирергә әзер идек. Чөнки безнең өчен шундый кадерле булдыгыз». Паулның яратуы һәм эчкерсез тырышлыклары аркасында Тессалуникәдәге кайберәүләр «хак... Аллаһыга хезмәт итү өчен... потларны калдырганнар» (1 Тессалуникәлеләргә 1:9; 2:8). Без дә, Гайсә һәм Паул кебек, кешеләр турында эчкерсез кайгыртсак, «мәңгелек тормыш өчен сайлап алынганнарның» йөрәкләренә яхшы хәбәрнең үтеп керүен күреп шатланачакбыз (Рәсүлләр 13:48).

Фидакарьлек рухы күрсәтегез

10, 11. Ни өчен шәкертләр булдырырга тырышканда, безгә фидакарьлек рухы кирәк?

10 Шәкертләр булдыруда уңышлы булыр өчен фидакарьлек рухы күрсәтергә кирәк. Безнең өчен байлык җыю иң мөһиме түгел. Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Байлыгы булганнарга Аллаһы Патшалыгына керү ничек кыен!» Шәкертләр бу сүзләрне ишеткәч, гаҗәпләнгәннәр, ләкин Гайсә болай дип өстәгән: «Дусларым! Аллаһы Патшалыгына керү ничек кыен! Бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керүгә караганда, дөягә энә күзе аша үтү җиңелрәк» (Марк 10:23—25). Гайсә үз шәкертләренә, алар үз игътибарларын шәкертләр булдыру эшенә тупласыннар өчен, гади тормыш алып барырга киңәш биргән (Маттай 6:22—24, 33). Безгә шәкертләр булдырырга фидакарьлек рухы ничек ярдәм итә?

11 Гайсәнең бар кушканнарына өйрәтү зур тырышлыклар таләп итә. Шәкертләр булдырырга теләгән мәсихче гадәттә кызыксынучы кеше белән өйрәнүне һәр атна үткәрергә тырыша. Эчкерсез кешеләрне табарга күбрәк мөмкинлек булсын өчен, кайбер Патшалык вәгазьчеләре көненә сигез сәгать эшләр урынына берничә сәгать кенә эшли башлаганнар. Бик күп мәсихчеләр үзләре яшәгән җирдәге төрле милләт кешеләренә вәгазьләр өчен чит телне өйрәнгәннәр. Ашлык уру эшендә күбрәк катнашыр өчен, башка мәсихчеләр үз йортларын калдырганнар һәм башка җиргә яки илгә күчеп киткәннәр (Маттай 9:37, 38). Болар барысы да фидакарьлек рухы таләп итә. Әмма шәкертләр булдыруда уңышлы булыр өчен башка сыйфатлар да кирәк.

Сабыр булыгыз, ләкин вакытны юкка уздырмагыз

12, 13. Ни өчен шәкертләр булдырганда сабырлык шулкадәр мөһим?

12 Шәкертләр булдырырга ярдәм иткән тагын бер сыйфат — сабырлык. Мәсихче хәбәребез безне тизрәк эш итәргә дәртләндерә, ләкин шәкертләр булдыру эше өчен еш кына күп вакыт һәм сабырлык кирәк (1 Көринтлеләргә 7:29). Гайсә үзенең бер анадан туган энесе Ягъкубка карата сабыр булган. Ягъкуб Гайсәнең вәгазь эшен яхшы белгәндер, ләкин берникадәр вакыт дәвамында аңа шәкерт булырга нәрсәдер комачаулаган (Яхъя 7:5). Әмма Мәсих үлеме һәм б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәме арасындагы кыска вакыт эчендә Ягъкуб, күрәсең, шәкерт булып киткән, чөнки Изге Язмалар буенча шундый нәтиҗә ясап була: ул әнисе, абыйлары һәм рәсүлләр белән бергә дога кылыр өчен очрашкан (Рәсүлләр 1:13, 14). Ягъкуб рухи яктан үскән һәм соңрак аңа мәсихче җыелыштагы мөһим вазифалар бирелгән булган (Рәсүлләр 15:13; 1 Көринтлеләргә 15:7).

13 Мәсихчеләр еш кына, игенчеләр кебек, озак үсә торган нәрсәләрне — Аллаһы Сүзен аңлау, Йәһвәне ярату һәм Мәсихнекенә охшаш рухны үстерәләр. Моның өчен сабырлык кирәк. Ягъкуб болай дип язган: «Имандашлар, Раббының килүенә кадәр сабыр булыгыз. Игенченең үз җиреннән кыйммәтле уңыш көтеп алуын исегездә тотыгыз. Ул сабырлык белән көзге һәм язгы яңгырлар көтә. Сез дә шулай ук сабыр булыгыз. Күңелегезне ныгытыгыз, чөнки Раббы киләчәк көн якын» (Ягъкуб 5:7, 8). Ягъкуб имандашларын «Раббының килүенә кадәр сабыр булырга» өндәгән. Шәкертләр берәр нәрсә аңламасалар, Гайсә аларга сабырлык белән аңлаткан һәм мисаллар китергән (Маттай 13:10—23; Лүк 19:11; 21:7; Рәсүлләр 1:6—8). Хәзер Раббы патша булып идарә иткәндә, безгә шәкертләр булдыру эшендә шулай ук сабырлык кирәк. Безнең көннәрдә Гайсә шәкерте булып киткән кешеләрне сабырлык белән өйрәтергә кирәк (Яхъя 14:9).

14. Сабырлык белән шәкертләр булдырганда үз вакытыбызны без ничек акыллы куллана алабыз?

14 Хәтта без сабыр булсак та һәм без Изге Язмалар өйрәнүе башлаган күпчелек кешеләр сүзне кабул итсәләр дә, алар уңыш китермиләр (Маттай 13:18—23). Шуңа күрә, аларга ярдәм итәр өчен җитәрлек тырышлыклар куйгач, без андый кешеләр белән башка вакыт уздырмасак һәм Изге Язмалар хакыйкатен кадерләгән кешеләрне эзләсәк, акыллы булыр иде (Вәгазьче 3:1, 6). Әлбәттә, Изге Язмалар хакыйкатен кадерләгән кешеләргә дә карашларын, шәхси фикерләрен һәм тормышта беренче урынга куйган нәрсәләрен үзгәртер өчен күп вакыт кирәк булыр. Гайсәнең шәкертләренә дә дөрес караш үстерер өчен күп вакыт кирәк булган, ләкин Гайсә алар белән сабыр булган. Шулай ук без дә сабыр булырга тырышабыз (Марк 9:33—37; 10:35—45).

Өйрәтүгә осталыкны үстерегез

15, 16. Ни өчен шәкертләр булдырганда гади сөйләргә һәм яхшы әзерләнергә кирәк?

15 Шәкертләр булдыруда уңышлы булыр өчен Аллаһыны ярату, кешеләр турында кайгырту, фидакарьлек рухы һәм сабырлык мөһим. Әмма төрле сорауларны ачык һәм гади итеп аңлатыр өчен, өйрәтүгә осталыкны үстерергә кирәк. Бөек Остаз Гайсә Мәсихнең күп сүзләре гади булганга алар зур көчкә ия булганнар. Сез, бәлки, Гайсәнең мондый сүзләрен искә төшерерсез: «Хәзинәне күктә җыегыз»; «Изге нәрсәне этләргә бирмәгез»; «Аллаһының зирәклеге үзенең эшләре белән хак дип исбат ителә»; «Кайсарныкын кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез» (Маттай 6:20; 7:6; 11:19; 22:21). Әлбәттә, Гайсә кыска әйтемнәр генә кулланып чикләнмәгән. Кирәк булганда, ул сорауларны аңлаткан һәм аларның мәгънәсен үзләштерергә булышкан. Сезгә Гайсә кебек өйрәтергә нәрсә ярдәм итәр?

16 Гади һәм ачык итеп өйрәтер өчен, яхшы әзерләнергә кирәк. Әзерләнмәгән вәгазьче гадәттә бик күп сөйли. Берәр тема буенча бар белгәнен сөйләргә тырышып, ул төп фикерләрне артык сүзләр белән томалый. Ә яхшы әзерләнгән вәгазьче өйрәнүче кеше турында уйлый, каралачак тема турында уйлана һәм ачык итеп кирәклесен генә әйтә (Гыйбрәтле сүзләр 15:28; 1 Көринтлеләргә 2:1, 2). Ул өйрәнүченең белгәненә карап, өйрәнү вакытында нинди фикерләргә игътибар итәргә кирәк икәнен сайлый. Вәгазьче бу тема буенча, бәлки, күп кызык нәрсәләр беләдер, ләкин тема аңлаешлы булсын өчен, артык фикерләрне әйтмәскә кирәк.

17. Без кешеләргә Изге Язмаларга нигезләнеп уйланырга ничек ярдәм итә алабыз?

17 Гайсә шулай ук кешеләргә әйтеп кенә чикләнмәгән, ул аларга уйланырга ярдәм иткән. Мәсәлән, бер тапкыр ул мондый сорау биргән: «Петер, син ничек уйлыйсың: җирдәге патшалар салымны һәм ясакны кемнән түләтәләр? Үз халкыннанмы, әллә чит җир кешеләреннәнме?» (Маттай 17:25). Кайвакыт без Изге Язмалар турында шулкадәр мавыгып сөйлибез, хәтта безгә үзебезне туктатырга туры килә. Без моны өйрәнүчегә үз фикерен әйтергә яки өйрәнүдә каралган сорауны аңлатырга мөмкинлек бирер өчен эшлибез. Әлбәттә, без кешеләргә сораулар яудырырга тиеш түгел. Моның урынына, кешене рәнҗетмичә яхшы мисаллар һәм уйланырга дәртләндергән сораулар кулланып, без аңа Изге Язмаларга нигезләнгән басмалардан Аллаһы Сүзендәге фикерләрне аңларга ярдәм итә алабыз.

18. «Өйрәтүгә осталык» үстерү нәрсәне аңлата?

18 Изге Язмаларда «өйрәтүгә осталык» (ЯД) турында әйтелә (2 Тимутегә 4:2; Титуска 1:9). Андый өйрәтү сәләте — бу кешегә алган белемнәрен истә калдырырга ярдәм итү генә түгел. Без Изге Язмаларны өйрәнүчеләргә хакыйкать һәм ялган, яхшылык һәм яманлык, акыллылык һәм ахмаклык арасындагы аерманы аңларга ярдәм итәр өчен тырышырга тиеш. Без шулай эшләсәк һәм кеше йөрәгендә Йәһвәгә карата ярату үстерергә тырышсак, ул ни өчен Аллаһыга буйсынырга кирәк икәнен күрер.

Шәкертләр булдыру эшендә ашкынып катнашыгыз

19. Шәкертләр булдыруга барлык мәсихчеләр ничек өлеш кертәләр?

19 Мәсихче җыелыш шәкертләр булдыру эшендә катнаша. Кеше шәкерт булып китсә, аны тапкан һәм аңа Изге Язмалар тәгълиматларын белергә ярдәм иткән Йәһвә Шаһите генә түгел, ә башкалар да шатлана. Мәсәлән, бала югалганда, аны эзләр өчен төркем оештырыла. Һәм гадәттә эзләүчеләрнең берсе генә аны таба. Ләкин эзләүдә катнашкан бар кешеләр дә шатлана (Лүк 15:6, 7). Шулай ук бөтен җыелыш шәкертләр булдыру эшендә катнаша. Барлык мәсихчеләр Гайсә шәкерте булып китә алган кешене эзләргә ярдәм итә. Кеше Патшалык Залындагы очрашуларга йөри башлагач, аңа һәр мәсихче хак гыйбадәт кылу өчен рәхмәтен үстерергә булыша (1 Көринтлеләргә 14:24, 25). Шуңа күрә, ел саен йөзләрчә меңләгән кешенең шәкерт булып китүенә барлык мәсихчеләр шатлана ала.

20. Башкаларны Изге Язмалар хакыйкатенә өйрәтергә теләсәк, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

20 Күп тугры мәсихчеләр берәр кешене Йәһвә һәм хак гыйбадәт кылу турында өйрәтергә бик шат булырлар иде. Әмма зур тырышлыкларына карамастан, аларның әлегә андый өйрәнүләре юк. Синең дә андый өйрәнүең юк икән, алда да Йәһвәгә яратуны үстер, кешеләр турында кайгырт, фидакарьлек рухы күрсәт, сабыр бул һәм өйрәтүгә осталыгыңны үстер. Иң мөһиме: башкаларны хакыйкатькә өйрәтергә теләвең турында дога кыл (Вәгазьче 11:1). Өметсезлеккә бирелмә, чөнки Йәһвәгә хезмәт итүдә башкарган бар эшең шәкертләр булдыру эшенә ярдәм итә, ә бу Аллаһыны данлый.

Аңлата аласызмы?

• Ни өчен шәкертләр булдыру эшендә катнашуыбыз Аллаһыны яратканыбызны күрсәтә?

• Шәкертләр булдыру эшендә нинди сыйфатлар кирәк?

• «Өйрәтүгә осталык» нәрсәне аңлата?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[22 биттәге иллюстрация]

Шәкертләр булдырып, мәсихчеләр Аллаһыны нык яратканнарын күрсәтәләр

[23 биттәге иллюстрация]

Ни өчен шәкертләр булдырган кешеләр башкалар белән кызыксынырга тиеш?

[24 биттәге иллюстрация]

Шәкертләр булдыру эшендә нинди сыйфатлар кирәк?

[25 биттәге иллюстрация]

Барлык мәсихчеләр шәкертләр булдыру эшенең нәтиҗәләрен күрергә бик шат