Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алар үз тормышларын баеткан син дә моны телисеңме?

Алар үз тормышларын баеткан син дә моны телисеңме?

Алар үз тормышларын баеткан син дә моны телисеңме?

КАНАДАДА яшәүче Марк исемле кардәш бер фирмада эшләгән. Бу фирма космоста төрле тикшерүләр үткәрер өчен катлаулы роботлар төзегән. Марк көненә берничә сәгать кенә эшләгән һәм гомуми пионер булып хезмәт иткән. Аның начальнигы аңа тагы да яхшырак, күбрәк акча алырга мөмкинлек бирә торган эш тәкъдим иткән. Әмма моның өчен инде 8 сәгать эшләргә кирәк булыр иде. Нәрсә эшләгән Марк?

Эми исемле апа-кардәш Филиппин илендә яши. Мәктәптә укыганда ул гомуми пионер булып хезмәт иткән. Укуын тәмамлагач, аңа күп вакыт таләп иткән һәм хезмәт хакы яхшы булган эш тәкъдим иткәннәр. Эми нәрсә эшләгән?

Марк белән Эми төрле сайлау ясаган, һәм бу төрле нәтиҗәләргә китергән. Бу рәсүл Паулның киңәше никадәр акыллы икәнен күрсәтә. Ул борынгы Көринт мәсихчеләренә болай дип язган: «Бу дөнья белән файдаланучылар файдаланмаучылар кебек булсыннар» (1 Көр. 7:29—31).

Дөнья белән файдалансак та, тулысынча файдаланмыйк

Марк белән Эми турында сүзебезне дәвам итәр алдыннан, әйдәгез башта Паул үз хатында кулланган «дөнья» (грекча ко́смос) дигән сүзнең мәгънәсен карап чыгыйк. Бу өзектә ко́смос дип әйтелгәндә без яшәгән дөнья системасы — тулысынча кешелек җәмгыяте күздә тотыла. Бу шулай ук көндәлек тормыш белән бәйле нәрсәләр, мәсәлән йорт, ризык һәм кием *. Яшәр өчен кирәкле нәрсәләр булсын өчен, күп кеше эшләргә тиеш. Димәк, Изге Язмаларда әйтелгән бурычыбызны үтәр өчен — үзебезне һәм гаиләбезне тәэмин итәр өчен — безгә бу дөнья белән файдаланырга туры килә (1 Тим. 5:8). Шул ук вакыт без шуны аңлыйбыз: «дөнья... үтеп китә» (1 Яхъ. 2:17). Шуңа күрә без дөнья белән тулысынча түгел, ә кирәгенчә генә файдаланабыз (1 Көр. 7:31).

Бу дөнья белән мөмкин кадәр әзрәк файдаланырга дигән Изге Язмалардагы киңәшне кулланып, күп кардәшләр үз тормышларын үзгәртеп гадиләштергәннәр һәм эштә әзрәк вакыт үткәрә башлаганнар. Шуннан соң алар тормышлары күпкә мәгънәлерәк булып киткәнен күргәннәр, чөнки алар гаиләләре белән һәм Йәһвәгә хезмәт итеп күбрәк вакыт үткәргәннәр. Өстәвенә, гадирәк тормыш алып барып, алар бу дөньяга әзрәк, ә Йәһвәгә күбрәк таяна башлаган. Син Йәһвәгә шатлык китергән эшләр башкарырга күбрәк вакыт булсын өчен, алар үрнәге буенча тормышыңны гадиләштерә аласыңмы? (Мат. 6:19—24, 33).

«Без Йәһвәгә бик якын булып киткәнебезне сиздек»

Бу мәкалә башында искә алынган Марк бу дөнья белән файдаланганда тулысынча файдаланмаска дигән Изге Язмалардагы киңәш буенча эш иткән һәм кызыктыргыч тәкъдимне кире каккан. Әмма аның начальнигы ул яңа эш урынына ризалашсын өчен, тагы да зуррак эш хакы тәкъдим иткән. «Бу минем өчен сынау булды,— ди Марк.— Әмма мин кабат тәкъдимне каре кактым». Ни өчен ул алай эшләгән? Ул болай дип аңлата: «Без хатыным Пола белән Йәһвәгә күбрәк хезмәт итәргә тели идек. Шуңа күрә гадирәк яшәргә булдык. Без бу максатыбызга ирешер өчен, Йәһвәдән акыллылык сорап дога кылдык һәм хәтта Йәһвә хакына тагы да күбрәк эшли башлаячак көнне дә билгеләдек».

Пола болай дип сөйли: «Мин хастаханәдә атнасына өч көн секретарь булып эшләп, яхшы гына акча ала идем һәм гомуми пионер булып хезмәт итә идем. Әмма мин, Марк кебек, күбрәк вәгазьчеләр кирәк булган җирдә хезмәт итәргә теләдем. Әмма эштән китү турында гариза биргәч, начальнигым мин яңа гына бушаган җаваплы секретарь урынына туры киләм дип әйтте. Бу безнең хастаханәдә иң зур эш хаклы секретарь эше иде, әмма мин ризалашмадым. Моның сәбәбен аңлаткач, начальнигым мине иманым өчен мактады».

Тиздән Марк белән Пола Канаданың бер ерак районындагы кечкенә бер җыелышка махсус пионерлар булып билгеләнделәр. Бу күчү аларга нәрсә китерде? Марк болай ди: «Мин үткән эшемдә ярты гомеремне үткәрдем һәм эш хакын айдан-айга алачагыма бер дә шикләнми идем, әмма бу эшне калдыргач мин киләчәк турында борчыла башладым, әмма Йәһвә безнең хезмәтебезне фатихалады. Без башкаларга Аллаһыга хезмәтләрен башларга булышып, зур шатлык кичерәбез. Тулы вакытлы хезмәт шулай ук безнең гаиләбезне ныгытты. Без чыннан да мөһим булган — рухи нәрсәләр турында сөйләшүләр алып барабыз. Без Йәһвәгә бик якын булып киткәнебезне сиздек» (Рәс. 20:35). Пола болай дип сөйли: «Эшеңне һәм туган йортыңны калдырганда барысын Аллаһыга тапшырырга кирәк. Без шулай эшләдек тә, һәм Йәһвә безне фатихалады. Яңа җыелыштагы кадерле кардәшләребез безне яратканнарын һәм кадерләгәннәрен күрсәтәләр. Башта эшкә сарыф иткән көчемне мин хәзер кешеләргә Аллаһы турында белем бирер өчен сарыф итәм. Бу хезмәтемне башкару мине шатлыклы итә».

Барысы да бар, әмма бәхетле түгел

Мәкалә башында искә алынган Эми башкача эш иткән: ул үзенә тәкъдим ителгән тулы вакытлы акчалы эшкә ризалашкан. Ул болай дип сөйли: «Беренче елны мин Аллаһыга хезмәт итүдә актив булып калдым, әмма шунсына игътибар иттем: мин күбрәк Патшалык эшләре турында түгел, ә үземнең карьерам турында уйлый башладым. Миңа эш баскычы буйлап тагы да югарырак күтәрелер өчен кызыктыргыч тәкъдимнәр ясала иде, һәм мин бу баскыч буйлап үрмәләр өчен бар көчемне сарыф итә башладым. Эштәге вазифаларым үрчеде, һәм мин әзрәк хезмәт итә башладым. Ахыр чиктә мин вәгазьләми башладым».

Үткәннәрне искә төшереп, Эми болай ди: «Акча ягыннан барысы да яхшы иде. Мин күп сәяхәт иттем, эшем аркасында мине аеруча хөрмәт итәләр иде. Әмма тормышымда бәхет юк иде. Акча мул булса да, авырлыкларым да мул иде. Ни өчен шулай икәнен мин аңламый идем, әмма вакыт узу белән төшендем: бу дөньяда карьера ясап мин „иманнан читләштем“ дип әйтеп була. Нәтиҗәдә, Аллаһы Сүзендә әйтелгәнчә, мин үземне „күп кайгыларга дучар иттем“» (1 Тим. 6:10).

Эми нәрсә эшләгән? «Мин өлкәннәргә мөрәҗәгать итеп, миңа рухи яктан сәламәтләнергә булышуларын сорадым һәм кабат очрашуларга йөри башладым,— дип сөйли Эми.— Бер тапкыр җыр җырлаганда мин елый башладым: мин үземнең биш ел гомуми пионер булып хезмәт итүемне һәм уңыш җыюда катнашканда мул булмаса да, бәхетле тормышымны искә төшердем. Мин акча артыннан кумаска, ә Патшалык эшләрен беренче урынга куярга кирәк икәнен аңладым. Мин эштә үземне түбәнрәк урынга күчерүләрен сорадым, һәм шулай итеп ярты эш хакымны югалттым. Мин кабат вәгазьли башладым». Эми шатлык белән болай дип сөйли: «Менә инде берничә ел пионер хезмәте миңа шатлык китерә. Мин бу дөнья хакына күп вакыт сарыф иткәндә андый канәгатьлек кичермәгән идем».

Син дә үз тормышыңны үзгәртеп, аны гадиләштерә аласыңмы? Син бушаган вакытыңны Патшалык эшләренә багышласаң, бу синең дә тормышыңны баетачак (Гыйб. сүз. 10:22).

[Искәрмә]

^ 6 абз. «Изге Язманы аңлау» (ингл.), II том, 1207, 1208 нче битләрне карагыз.

[19 биттәге өстәмә сүзләр]

Син дә үз тормышыңны үзгәртеп, аны гадиләштерә аласыңмы?

[19 биттәге рамка/иллюстрация]

«Мин аны инде хәзер яратам

Кушма Штатларда яшәүче мәсихче өлкән Дэйвидның балалары һәм хатыны тулы вакытлы хезмәт итәләр, һәм ул аларга кушылырга уйлаган. Ул үз начальнигы белән сөйләшкән һәм көненә берничә сәгать кенә эшләп, гомуми пионер булып хезмәт итә башлаган. Бу аның тормышын баетканмы? Берничә ай үткәч ул үз дустына мондый сүзләр язган: «Мин үз гаиләм белән Йәһвәгә тулы вакытлы хезмәт итәм. Тагы яхшырак нәрсә бар? Башта мин пионер хезмәтенә ияләшмәсмен дип уйлаган идем, әмма мин аны инде хәзер яратам! Ул миңа көч бирә».

[18 биттәге иллюстрация]

Марк белән Пола хезмәт итә