Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Маттай китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Маттай китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Йәһвә Сүзе тере

Маттай китабыннан игътибарга лаек фикерләр

ГАЙСӘНЕҢ тормышы һәм хезмәте турында кызыклы хәбәрне беренче булып Маттай бәян иткән. Ул Гайсә Мәсихне якыннан белгән, ә аның белән танышканчы салым җыючы булган. Башта еврей телендә язылган, ә соңрак грек теленә тәрҗемә ителгән Маттай бәян иткән Яхшы хәбәр якынча б. э. 41 елында тәмамланган булган. Ул Еврей Язмаларын Мәсихче Грек Язмалары белән берләштергән күпер сыман булып тора.

Күрәсең, башлыча яһүдләр өчен язылган бу дулкынландыргыч һәм тирән мәгънәле Яхшы хәбәрдә Гайсә вәгъдә ителгән Мәсих, Аллаһы Улы итеп тасвирлана. Бу китапны игътибар белән укысак, ул хак Аллаһыга, аның Улына һәм Йәһвәнең вәгъдәләренә иманыбызны ныгытачак (Евр. 4:12).

«КҮКЛӘР ПАТШАЛЫГЫ ЯКЫНЛАШТЫ»

(Мат. 1:1—20:34)

Үзенең китабында Маттай вакыйгаларның төгәл хронологик тәртибенә зур игътибар бирмичә, Аллаһы Патшалыгына һәм Гайсәнең тәгълиматларына басым ясый. Мәсәлән, Гайсә Таудагы вәгазен үз хезмәтенең уртасында сөйләгән булса да, бу вәгазь китапның башында язылган.

Гайсә Гәлиләядә хезмәт иткәндә могҗизалар эшли, 12 рәсүлгә вәгазьләүгә кагылышлы күрсәтмәләр бирә, фарисейләрне фаш итә һәм Патшалык белән бәйле гыйбрәтле хикәяләр сөйли. Соңыннан ул Гәлиләядән китә һәм «Үрдүн аръягындагы Яһүдия җиренә» килә (Мат. 19:1). Барганда Гайсә үз шәкертләренә болай дип әйтә: «Без Иерусалимга барабыз. Адәм Улын... үлемгә хөкем итәчәкләр... Әмма өченче көндә Ул үледән терелтеп торгызылачак» (Мат. 20:18, 19).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

3:16 — Гайсә суга чумдырылганда нинди мәгънәдә «күкләр ачылды»? Күрәсең, бу сүзләр Гайсәнең үзенең җиргә килгәнче күктәге тормышын искә төшергәнен күрсәтә.

5:21, 22 — Ачулану ачу саклауга караганда җитдирәк гөнаһ дип әйтеп буламы? Гайсә үз кардәшенә ачу саклый торган кеше җитди гөнаһ эшли дип кисәткән. Ләкин көчле ачу белән җирәнү сүзләре әйтү күпкә җитдирәк, кеше моның өчен кеше судына караганда югарырак суд алдында җавапка тартылачак.

5:48 — Без чыннан да «Күктәге Атабыз камил булган кебек... камил була» алабызмы? Әйе, билгеле мәгънәдә була алабыз. Бу очракта Гайсә ярату турында сөйләгән һәм үз тыңлаучыларын Аллаһыга охшарга тырышып, бу сыйфатны күрсәтүдә камил булырга чакырган (Мат. 5:43—47). Ничек итеп? Бар кешеләргә, хәтта дошманнарга карата да ярату күрсәтеп.

7:16 — Чын динне нинди «җимешләргә» карап танып була? Бу җимешләргә безнең тәртибебез дә, шулай ук безнең карашларыбыз да — без тоткан тәгълиматлар да керә.

10:34—38 — Изге Язмалардагы хәбәр гаиләне аера дип әйтеп буламы? Һич тә юк. Бәхәсләр хакыйкать белән кызыксынмаган гаилә әгъзалары тоткан карашлар аркасында килеп чыга. Алар мәсихче тәгълиматны я кире кагалар я аңа каршы торалар. Бу гаиләдә каршылыкларның тууына китерә (Лүк 12:51—53).

11:2—6 — Яхъя Гайсәнең Мәсих икәнен белгән, чөнки ул Аллаһының үз Улына әйткән хуплау сүзләрен ишеткән. Ни өчен алайса Яхъя Гайсәдән «килергә тиеш булган Зат Синме» дип сораган? Яхъя моны, бәлкем, Гайсәнең үзеннән раслаучы сүзләрне алыр өчен сорагандыр. Әмма Яхъя шуны да белергә теләгән: «башка берәүнең» патша көче белән килеп, яһүдләрнең өметләрен үтәргә килүен көтәргә кирәкме? Гайсәнең җавабы аңардан соң беркемнең дә килмәячәген күрсәткән.

19:28 — Хөкем ителәчәк «Исраилнең унике кабиләсе» нәрсәне символлаштыра? Бу Аллаһы Исраиленең 12 кабиләсе түгел (Гәл. 6:16, искәрмә; Ачыл. 7:4—8). Гайсәнең рәсүлләре үзләре рухи Исраилнең өлеше булырга тиеш иделәр, һәм алар аның башка әгъзаларын хөкем итәргә тиеш булмаган. Гайсә алар белән «патшалык итү» турында килешү төзегән, һәм алар «Аллаһыбызга хезмәт итү өчен патшалар һәм руханилар» булырга тиеш иделәр (Лүк 22:28—30; Ачыл. 5:10). Рухи Исраил «дөньяны... хөкем итәчәк» (1 Көр. 6:2). Димәк, күктәге тәхетләрдә утыручылар хөкем иткән «Исраилнең унике кабиләсе», күрәсең, кешелекне символлаштыра. Алардан патшалар һәм руханилар төркеме аерылган. Бу Пакьләндерү көнендә 12 кабилә мисалында күрсәтелгән булган (Лев. 16 нчы бүлек).

Безнең өчен сабаклар:

4:1—10. Бу шигырьләрдән шунсы ачык күренә: Шайтан — явызлык кына түгел, ә реаль шәхес. Ул безне «тән нәфесләре, күзләр нәфесе һәм тормышта тәкәбберлеккә китерүче нәрсәләр» белән котырта. Әмма Изге Язмалардагы принципларны кулланып, без Аллаһыга тугры булып кала алабыз (1 Яхъя 2:16).

5:1—7:29. Рухи ихтыяҗларыңны аңла. Татулык сөюче бул. Әхлаксыз уйларны кире как. Үз сүзеңдә тор. Дога кылганда байлык турында түгел, ә күбрәк рухи сораулар турында кайгырт. Аллаһы каршында бай бул. Патшалыкны һәм Аллаһы гаделлеген эзлә. Башкаларны хөкем итмә. Аллаһы ихтыярын үтә. Таудагы вәгазьдә безнең өчен бик күп гамәли сабаклар бар!

9:37, 38. Без «ашлык Хуҗасына» «ашлык урырга эшчеләр җибәрсен» дип ялварабыз. Безгә үзебезнең үтенечебез буенча эш итәргә һәм шәкертләр әзерләү эшендә ашкынучан булырга кирәк (Мат. 28:19, 20).

10:32, 33. Без үз иманыбыз турында сөйләргә беркайчан да куркырга тиеш түгел.

13:51, 52. Патшалык турындагы хакыйкатьләрне аңлау безне җаваплы итә: без башкаларны өйрәтергә һәм үзебез алган рухи байлыклар турында аларга сөйләргә тиеш.

14:12, 13, 23. Кайвакыт безгә тирәнтен уйлану өчен ялгыз калырга кирәк (Мар. 6:46; Лүк 6:12).

17:20. Безгә рухи үсүебезгә комачаулый торган тауларга охшаш киртәләрне җиңәр өчен һәм авырлыкларны кичерер өчен нык иман кирәк. Безгә Йәһвәгә һәм аның вәгъдәләренә иманыбызны ныгытырга кирәк. Моңа карашыбыз җитди булырга тиеш (Мар. 11:23; Лүк 17:6).

18:1—4; 20:20—28. Кеше камилсезлеге һәм кешеләр дәрәҗәсенә басым ясалган дини тәрбия аркасында, Гайсәнең шәкертләре чамадан тыш үз абруйлары турында борчылган. Без басынкы булырга, гөнаһлы омтылышларыбыз белән көрәшергә һәм җыелыштагы хөрмәтле вазифаларга дөрес караш сакларга тиеш.

«АДӘМ УЛЫН ХАЧКА КАДАКЛАРГА ТАПШЫРАЧАКЛАР»

(Мат. 21:1—28:20)

Безнең эраның 33 елында, 9 нисанда Гайсә «ишәккә... атланып», Иерусалимга килеп керә (Мат. 21:5). Икенче көнне ул гыйбадәтханәгә килә һәм аны чистарта. 11 нисанда ул гыйбадәтханәдә өйрәтә, канунчылар белән фарисейләрне фаш итә, һәм аннан соң үз шәкертләренә үзенең «килүен һәм бу дөнья бетәчәген» күрсәтүче билге бирә (Мат. 24:3). Икенче көнне ул шәкертләренә болай дип әйтә: «Ике көннән Коткарылу бәйрәме буласын сез беләсез. Ул көннәрдә Адәм Улын хачка кадакларга тапшырачаклар» (Мат. 26:1, 2).

14 нисан. Гайсә үзенең якынлашып килгән үлемен искә алу Кичәсен гамәлгә керткәч, аңа хыянәт итәләр, аны кулга алалар, хөкем итәләр һәм баганага кадаклыйлар. Өченче көндә ул үледән терелтелә. Күккә күтәрелер алдыннан терелтелгән Гайсә үз шәкертләренә әмер бирә: «Барыгыз һәм бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз» (Мат. 28:19).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

22:3, 4, 9 — Туй мәҗлесенә өч чакыру кайчан яңгырый? Беренче чакыру б. э. 29 елыннан башлап б. э. 33 елына кадәр, Гайсә үз шәкертләре белән вәгазьләгәндә гамәлдә булган. Бу чакыруның максаты символик кәләшне җыю булган. Икенче чакыру б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән алып, шәкертләр изге рух белән сугарылгач, б. э. 36 елына кадәр көчендә булган. Бу ике чакыру яһүдләр, яһүд прозетлитлары һәм самареялеләр өчен генә булган. Өченче чакыру исә шәһәрдән чыккан юл чатларындагы кешеләргә, ягъни сөннәтләнмәгән яһүд булмаган башка халык кешеләренә яңгыраган. Бу чакыру б. э. 36 елында, Рим гаскәренең йөзбашы Көрнили мәсихче булып киткәч гамәлгә кертелгән булган һәм безнең көннәргә кадәр көчендә кала.

23:15 — Ни өчен прозелит, яисә фарисейләр динен тота башлаган кеше, фарисейләрнең үзләренә караганда «җәһәннәмгә икеләтә лаеклы» булган? Фарисейләр динен тота башлаган кайбер кешеләр, бәлкем, элек гөнаһлы тормыш итү рәвеше алып барганнардыр. Әмма карашларында каршылыкларга бирелгән фарисейләрнең динен тота башлагач, алар тагын да начаррак кешеләр булып киткән, чөнки алар, бәлкем, үзләренең өйрәтүчеләрен узып та киткәннәрдер. Ә фарисейләр хөкем ителүгә лаек булган. Шулай итеп, алар фарисейләр белән чагыштырганда җәһәннәмгә икеләтә лаеклы булганнар.

27:3—5 — Нәрсә аркасында Яһүд вөҗдан газабы кичергән? Изге Язмаларда Яһүд кичергән вөҗдан газабы чын тәүбә итү булганын бернәрсә дә күрсәтми. Аллаһының гафу итүен эзләү урынына, ул үз гаебен баш руханилар һәм өлкәннәр алдында таныган. «Үлемгә китерүче гөнаһ» эшләгән Яһүднең гаеп хисе кичергәне һәм өметсезлеккә бирелгәне табигый булган (1 Яхъ. 5:16). Ул төшенке хәлдә булган, шуңа күрә вөҗдан газабы кичергән.

Безнең өчен сабаклар:

21:28—31. Аллаһының ихтыярын үтәп, без Йәһвә карашы буенча чыннан да мөһим нәрсәне эшлибез. Мәсәлән, безгә вәгазьләү һәм шәкертләр әзерләү эшендә ашкынучан булырга кирәк (Мат. 24:14; 28:19, 20).

22:37—39. Ике иң бөек әмердә Аллаһы үз хезмәтчеләреннән нәрсә таләп итә икәне бик гади һәм ачык итеп күрсәтелә!

[31 биттәге иллюстрация]

Син рухи уру эшендә ашкынып катнашасыңмы?

[Чыганак]

© 2003 BiblePlaces.com

[31 биттәге иллюстрация]

Маттай Аллаһы Патшалыгы темасына басым ясый