Мәсихчеләр, бодай кебек, иләнә
Мәсихчеләр, бодай кебек, иләнә
ҮЛЕМЕ алдыннан Гайсә үз шәкертләрен: «Менә шайтан сезне бодай иләгән кебек иләргә рөхсәт алды»,— дип кисәткән (Лүк 22:31). Бу сүзләр белән аның нәрсә әйтәсе килгән?
Гайсә көннәрендә иген уру күп вакыт һәм тырышлык таләп иткән. Башта уракчылар кырда бодай башакларын җыйганнар. Аннары башакларны каты җиргә бәреп суктырганнар яки мал җигелгән сугу чанада талкыганнар. Һәм бодай орлыклары сабак белән кабыклардан аерылган. Аннары ашлыкны җилгәргәннәр. Чистартылган бөртекләр ындыр табагына төшкән, ә кибәкләрне җил очыртып җибәргән. Ахырда ашлык бөртекләрен җентекләп иләп, чүп-чарлардан чистартканнар.
Гайсә алдан әйткәнчә, Шайтан беренче гасырда да Мәсихнең шәкертләренә аяусыз һөҗүм иткән һәм бүген дә безнең белән көрәшүен дәвам итә (Эфес. 6:11). Әлбәттә, тормышта очраткан һәрбер авырлыкта Шайтанны гаепләп булмый (Вәг. 9:11). Әмма Шайтан безнең тугрылыгыбызны җимерергә тырыша, һәм моның өчен ул үзенең төрле ысуллары белән куллана. Мәсәлән, ул безне байлык артыннан куып яшәргә, яраксыз күңел ачулар сайларга, яисә әхлаксызлыкка этәрергә мөмкин. Ул шулай ук безне сыйныфташлар, хезмәттәшләр яки хакыйкать белән кызыксынмаган туганнар аша дөньяви белем алуга яки карьерага омтылырга мәҗбүр итәргә мөмкин. Өстәвенә, Шайтан безнең Аллаһы алдындагы сафлыгыбызны эзәрлекләүләр кулланып җимерергә тырыша. Әмма Шайтанның безне, образлы әйткәндә, иләр өчен башка төрле юллары да бар.
Бу көчле дошман алдында безгә нык калырга нәрсә ярдәм итәчәк? Без үз көчебез белән моны булдыра алмыйбыз. Әйе, Шайтан бездән көчлерәк. Әмма без шуны беләбез: Йәһвә Шайтаннан күпкә көчлерәк. Әгәр без Йәһвәгә тулысынча өметләнсәк, нык калыр өчен акыллылык белән батырлык турында эчкерсез дога кылсак һәм шулай ук аның җитәкчелегенә тулысынча таянсак, Аллаһы безгә көч бирәчәк, һәм без Шайтанга каршы тора алачакбыз (Мәд. 24:4, 5).
Сынаулар белән очрашканда, безгә «яхшылык белән яманлыкны аера» белергә кирәк, шул чакта без Шайтанның тозакларына эләкмәячәкбез (Евр. 5:13, 14). Бу сәләтне безгә Йәһвә үстерергә ярдәм итәчәк. Яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәнгәч, безгә һәрхәлдә дөрес юл белән барырга кирәк. Әгәр без Йәһвә җитәкчелеген тотсак, ул безгә, һичшиксез, хакыйкать буенча эш итәргә тәвәккәл булырга булышачак (Эфес. 6:10).
Шайтан безне, бодайны кебек, иләргә тырыша. Ләкин Йәһвә ярдәме белән без иманыбызны нык килеш саклап, Иблискә каршы тора алабыз (1 Пет. 5:9). Чөнки Йәһвә Сүзендә: «Иблискә каршылык күрсәтегез, һәм ул сездән качар»,— дигән ышандыру бар (Ягък. 4:7).