Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Патшалык алырга лаеклы дип саналганнар

Патшалык алырга лаеклы дип саналганнар

Патшалык алырга лаеклы дип саналганнар

«Боларның барысы да Аллаһы хөкеменең гадел икәнен күрсәтә. Нәтиҗәдә, сез Аллаһы Патшалыгына керергә лаеклы дип саналырсыз» (2 ТЕС. 1:5).

1, 2. Аллаһының хөкем итүгә кагылышлы нинди нияте бар, һәм кем Хөкем итүче булачак?

БЕЗНЕҢ эраның 50 нче елларында рәсүл Паул Афинада булып кайткан. Шәһәр потлар белән тулы икәнен күреп, ул гаҗәеп шаһитлек биргән. Үз нотыгының азагында ул, күрәсең, бар кешеләрнең игътибарын җәлеп иткән сүзләр әйткән: «Ул [Аллаһы] бөтен җирдәге барлык кешеләргә тәүбә итәргә әмер бирә. Чөнки Аллаһы галәмне гадел хөкем итү көнен билгеләде. Ул Үзе билгеләгән Зат аша хөкем итәр. Ул Затны үледән терелтеп, Аллаһы моны һәркемгә исбат итте» (Рәс. 17:30, 31).

2 Аллаһы бөтен кешелекне хөкем итү көнен билгеләгән! Бу җитди кисәтү булып яңгырый. Рәсүл Паул Афинада Хөкем итүченең исемен әйтеп бирмәсә дә, без ул терелтелгән Гайсә Мәсих булачак икәнен беләбез. Гайсә чыгарган хөкем кемгәдер тормыш, ә кемгәдер үлем китерәчәк.

3. Ни өчен Йәһвә Ибраһим белән килешү төзегән, һәм бу килешүне үтәүдә кем махсус роль уйный?

3 Бу Хөкем итү көне мең ел дәвам итәчәк. Гайсә, Аллаһы Патшалыгының Патшасы, Йәһвә исеменнән хөкем итәчәк, әмма берүзе генә түгел. Йәһвә кешеләр арасыннан Гайсә белән мең ел дәвамында идарә итеп хөкем итәчәк кешеләрне сайлый. (Лүк 22:29, 30 ны чагыштыр.) Якынча 4 мең ел элек Йәһвә бу Хөкем итү көненә нигез салган: ул үзенең тугры хезмәтчесе Ибраһим белән килешү төзегән. (Яратылыш 22:17, 18 не укы.) Бу килешү, күрәсең, б. э. к. 1943 елда гамәлгә кергән булган. Әлбәттә, Ибраһим ул вакытта бу килешүнең кешелек өчен әһәмиятен аңлап бетермәгән. Әмма без бүген беләбез: бу килешү буенча, Ибраһим нәселе Аллаһының бар кешеләрне хөкем итәргә ниятен үтәүдә махсус роль уйнарга тиеш.

4, 5. а) Ибраһим нәселенең төп өлеше кем булган, һәм ул Патшалык турында нәрсә әйткән? б) Аллаһы Патшалыгына керү өмете кайчан ачылган булган?

4 Ибраһим нәселенең төп өлеше Гайсә булган, ул б. э. 29 елында изге рух белән майланган һәм вәгъдә ителгән Мәсих булып киткән (Гәл. 3:16). Шуннан соң өч ярым ел дәвамында Гайсә еврей халкына Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләгән. Чумдыручы Яхъя кулга алынгач, Гайсә: «Чумдыручы Яхъя көннәреннән алып бүгенгә хәтле Күкләр Патшалыгы өчен көрәш бара һәм көч куючылар аны кулга төшерәләр»,— диеп, бу Патшалыкка башка кешеләр дә керә ала икәнен күрсәткән (Мат. 11:12).

5 Шунсын әйтергә кирәк: күктәге Патшалыкны «кулга төшерүчеләр» турында әйтер алдыннан, Гайсә: «Сезгә хак сүз әйтәм: хатын-кыздан туган кешеләр арасында Чумдыручы Яхъядан бөегрәк һичкем булмады, әмма Күкләр Патшалыгында иң кечкенәсе дә аннан өстенрәктер»,— дигән (Мат. 11:11). Ни өчен ул алай дигән? Чөнки Патшалыкка керү өмете Аллаһының тугры хезмәтчеләре өчен б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә генә, алар изге рухны алгач, тулысынча ачылган. Ул вакытта Чумдыручы Яхъя инде үле булган (Рәс. 2:1—4).

Ибраһим нәселе тәкъва дип танылган

6, 7. а) Ибраһим нәселе нинди мәгънәдә «күктәге йолдызлар» кебек булырга тиеш булган? б) Ибраһим нинди фатихалар алган һәм аның нәселе ничек фатихаланган булган?

6 Ибраһимга аның нәселе «күктәге йолдызлар һәм диңгез ярындагы ком бөртекләре» кебек күп булачак дип әйтелгән булган (Ярат. 13:16; 22:17). Ягъни Ибраһим яшәгән көннәрдә беркем дә аның нәселе күпме кеше булачак икәнен белмәгән. Әмма вакыт узу белән Ибраһимның рухи нәселенең төгәл саны ачыкланган. Гайсәдән тыш аларның саны 144 000 булырга тиеш булган (Ачыл. 7:4; 14:1).

7 Аллаһы Сүзендә Ибраһим иманы турында: «[Ибраһим] Раббыга ышанды. Раббы моны Ибрамның тугрылыгы итеп кабул кылды»,— дип әйтелә (Ярат. 15:5, 6). Әлбәттә, бер кеше дә тулысынча тәкъва була алмый (Ягък. 3:2). Әмма Ибраһимның иманы шулкадәр нык булган ки, Йәһвә аны тәкъва кеше итеп кабул иткән һәм хәтта аны үзенең дусты дип атаган (Ишаг. 41:8). Гайсә белән бергә Ибраһимның рухи нәселен тәшкил итүчеләр дә тәкъва дип таныла һәм Ибраһим алган фатихалардан зуррак та фатихалар алалар.

8. Ибраһим нәселен нинди фатихалар көтә?

8 Майланган мәсихчеләр Гайсәнең йолым корбанына иман итүләре нигезендә тәкъва дип танылган (Рим. 3:24, 28). Йәһвә өчен алар гөнаһлардан азат ителгән һәм шуңа күрә, Аллаһының рухи уллары һәм Гайсәнең кардәшләре булыр өчен, изге рух белән майланган була алалар (Яхъ. 1:12, 13). Алар яңа килешүдә катнашалар һәм яңа халык — «Аллаһының Исраилен» тәшкил итәләр (Гәл. 6:16, искәрмә; Лүк 22:20). Әлбәттә, бу зур хөрмәт! Аллаһы нияте буенча, майланган мәсихчеләр җирдә мәңге яшәмәячәк. Алар бу өметләреннән Гайсә белән Хөкем итү көне вакытында хезмәттәшлек итәргә һәм күктә идарә итәргә мөмкинлекләре хакына баш тарталар. (Римлыларга 8:17 не укы.)

9, 10. а) Мәсихчеләр изге рух белән кайчан майланган булган, һәм аларны алда нәрсә көткән? б) Майланган мәсихчеләр нинди ярдәм алганнар?

9 Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә Аллаһының тугры хезмәтчеләренә Гайсә белән Хөкем итү көнендә идарә итүчеләр булырга мөмкинлек бирелгән булган. Гайсәнең 120 гә якын шәкерте изге рух белән сугарылган булган, һәм шулай итеп алар беренче майланган мәсихчеләр булып киткән. Әмма күкләрдә мәңгелек тормыш алыр өчен, алар беренче адым гына ясаган булган. Алар, Шайтан яудырачак бар сынауларга карамастан, Йәһвәгә тугры калырга тиеш булган. Күктәге тормыш таҗын алыр өчен, аларга үлгәнгә тикле тугры булып калырга кирәк булган (Ачыл. 2:10).

10 Менә ни өчен Йәһвә үз Сүзе һәм мәсихче җыелыш аша майланган мәсихчеләргә кирәкле үгет-нәсихәт биргән һәм аларның рухын ныгыткан. Мәсәлән, рәсүл Паул болай дип язган: «Ата кеше үз балаларына карата ничек булса, без дә һәрберегезгә карата шулай булдык... Без шулай итеп сезне дәртләндердек, юаттык, Үз Патшалыгына һәм данына чакыручы Аллаһының ихтыяры буенча яшәргә өндәдек» (1 Тес. 2:11, 12).

11. Йәһвә «Аллаһының Исраиленә» нинди хәбәр яздыртып биргән?

11 Майланган мәсихчеләр җыелышының беренче әгъзалары сайланганнан соң 60 елдан артык вакыт дәвамында Гайсә Мәсихнең җирдәге хезмәте, шәкертләре белән үзенең тотышы, беренче гасырның майланган мәсихчеләренә биргән киңәшләре турында хәбәрләр язылган булган. Моның өчен Йәһвә көч куйган. Шулай итеп, ул вакытта инде булган Еврей Язмаларына Мәсихче Грек Язмалары өстәлгән. Еврей Язмалары иң беренче итеп исраиллеләр өчен, алар Аллаһы белән махсус мөнәсәбәттә булганда язылган булган. Ә Мәсихче Грек Язмалары иң беренче итеп «Аллаһының Исраиле» — Мәсихнең майланган кардәшләре, Аллаһының рухи уллары өчен язылган булган. Әлбәттә, башка милләтләр дә Еврей Язмаларыннан файда ала алган. Нәкъ шулай ук бүген дә изге рух белән майланмаган мәсихчеләр Мәсихче Грек Язмаларын өйрәнеп һәм Аллаһы Сүзеннән киңәшләрне кулланып, күп файда алалар. (2 Тимутегә 3:15—17 не укы.)

12. Паул майланган мәсихчеләрнең исенә нәрсәне төшергән?

12 Беренче гасыр мәсихчеләре тәкъва дип танылган һәм, күктәге мирасны алыр өчен, изге рух белән майланган булган. Аларның майланган булуы аларга әлегә җирдә яшәгән башка майланган мәсихчеләр өстеннән хакимлек итәргә хак бирмәгән. Әмма аларның кайберләре, күрәсең, моның турында оныткан һәм үзләрен кардәшләреннән өстенрәк куярга тырышкан. Менә ни өчен Паул аларга болай дигән: «Сез инде тукландыгыз, сез инде баедыгыз, сез инде бездән башка патшалар булдыгыз! Мин, чыннан да, патшалар булуыгызны теләр идем, шул вакытта без дә сезнең белән бергә патшалар булыр идек!» (1 Көр. 4:8). Паул аларның исләренә шуны төшергән: «Бу — иманыгыз өстеннән без хакимлек итәбез дигән сүз түгел. Киресенчә, куануыгызны теләп, без сезнең белән бергә хезмәт итәбез» (2 Көр. 1:24).

Алдан әйтелгән санны җыю

13. Б. э. 33 елыннан соң җыю эше ничек дәвам иткән?

13 Майланган мәсихчеләрнең саны 144 000 булырга тиеш, әмма беренче гасырда аның өлеше генә җыелган булган. Рәсүлләр исән вакытта җыю барган, ә инде алар үлгәч, гасырлар дәвамында, күрәсең, сайланган кеше саны әз булган. Һәм сайлау безнең көннәргә кадәр дәвам иткән (Мат. 28:20). Ә Гайсә 1914 елда патша булып идарә итә башлагач, җыю эше тизрәк башкарыла башлаган.

14, 15. Майланган мәсихчеләрне җыю эше безнең көннәрдә ничек алга бара?

14 Иң беренче итеп Гайсә Аллаһы идарәсенә каршы булганнардан күкләрне тулысынча чистарткан. (Ачылыш 12:10, 12 не укы.) Шуннан соң ул, үзе белән идарә итүчеләрнең саны 144 000 булсын өчен, Патшалыкның калган әгъзаларын җыя башлаган. 1930 еллар уртасына, бу җыю эше, күрәсең, инде тәмамланып барган: яхшы хәбәрне кабул иткән күп кешеләрнең күккә барырга теләге булмаган. Рух аларның Аллаһы уллары булуын расламаган. (Римлыларга 8:16 ны чагыштыр.) Алар үзләрен җирдәге оҗмахта мәңге яшәргә өметләнгән «башка сарыклар» дип санаганнар (Яхъ. 10:16). Шулай итеп, 1935 елдан соң вәгазьдә төп игътибар «бихисап күп кеше» санына кергән кешеләрне җыюга бирелгән. Аларны рәсүл Яхъя үз күренешендә күргән. Алар — «зур газапта» исән калачак кешеләр (Ачыл. 7:9, 10, 14).

15 Шулай да кайбер кешеләр 1930 еллардан соң да күктә яшәр өчен сайланган булган. Ни өчен? Кайбер очракларда алар тугрылыкларын сакламаган майланган мәсихчеләрне алмаштырган. (Ачылыш 3:16 ны чагыштыр.) Паул хакыйкатьне калдырган андый кешеләр белән хәтта үзе дә таныш булган (Флп. 3:17—19). Аларны алмаштырыр өчен, Йәһвә кемне сайлый? Әлбәттә, ул үзе моны хәл итә. Әмма бу кешеләр, Гайсә Искә алу кичәсен гамәлгә керткәндә булган шәкертләр кебек, Аллаһыга үз тугрылыкларын инде исбат иткәннәр, алар яңа гына хакыйкать белән танышкан кешеләр түгел дигән фараз дөрес булыр * (Лүк 22:28).

16. Майланганнар турында әйткәндә, без Аллаһыга нәрсә өчен рәхмәтле, һәм без нәрсә турында шикләнмичә әйтә алабыз?

16 Шулай да 1930 еллардан соң күктә яшәр өчен сайланган кайбер кешеләр, күрәсең, алмашка килмәгән. Майланган мәсихчеләр, «Бөек Бабыл» җимерелгәнче, бу дөнья төзелешенең ахыргы көннәре дәвамында безнең белән бергә булсын өчен, Йәһвә, әлбәттә, кайгыртучанлык күрсәткән * (Ачыл. 17:5). Һичшиксез, бар 144 000 майланган мәсихче Йәһвә билгеләгән вакытта җыелган булачак, һәм аларның һәрберсе Аллаһы Патшалыгында үз урынына утырачак. Без шулай ук пәйгамбәрлек Сүзгә ышанабыз: үсеп барган «бихисап күп кеше», төркем буларак, Аллаһыга тугры калачак. Тиздән бу төркем Шайтан дөньясын көтә торган «зур газапны кичереп» чыгачак һәм Аллаһының яңа дөньясына шатлык белән керәчәк.

Аллаһы Патшалыгында идарә итүчеләр инде җыелган дип әйтеп була!

17. 1 Тессалуникәлеләргә 4:15—17 һәм Ачылыш 6:9—11 буенча, Аллаһыга тугрылык саклап үлгән майланган мәсихчеләр белән нәрсә булган?

17 Б. э. 33 елыннан башлап дистәләгән мең майланган мәсихчеләр нык иман күрсәтеп, сынауларда үлемнәренә кадәр нык калганнар. Алар Патшалыкка керергә лаеклы дип саналган һәм үз бүләкләрен инде алганнар: бу, күрәсең, Мәсихнең Патша булып идарә итүе башында булган. (1 Тессалуникәлеләргә 4:15—17; Ачылыш 6:9—11 не укы.)

18. а) Әлегә җирдә яшәгән майланган мәсихчеләр нәрсәгә ышана? б) Майланган мәсихчеләргә карата башка сарыклар нәрсә хис итә?

18 Әлегә җирдә яшәгән майланган мәсихчеләр алар Аллаһыга тугры калсалар, үз бүләкләрен алачакларына ышана. Ә миллионлаган башка сарыклар майланган кардәшләренең иманы турында уйланып, рәсүл Паулның Тессалуникә шәһәрендә яшәүче майланган мәсихчеләргә язган мондый сүзләренә кушылалар: «Без сез кичерә торган барлык эзәрлекләүләр һәм газаплар эчендә булган түземлелегегез һәм иманыгыз белән Аллаһының бердәмлекләре алдында мактанабыз. Боларның барысы да Аллаһы хөкеменең гадел икәнен күрсәтә. Нәтиҗәдә, сез Аллаһы Патшалыгына керергә лаеклы дип саналырсыз: сез Аллаһы Патшалыгы өчен инде газап чигәсез» (2 Тес. 1:3—5). Соңгы майланган мәсихче үлгәч, бу кайчан гына булмасын, Аллаһы Патшалыгында идарә итүчеләрнең саны тулысынча җыелган булачак. Ул чакта чыннан да күктә дә, җирдә дә шатлык булачак!

[Искәрмәләр]

^ 15 абз. «Күзәтү манарасы» (рус), 1992 ел 1 март санын, 20 бит, 17 нче абзацны кара.

^ 16 абз. «Күзәтү манарасы» (рус), 2007 ел, 1 май санындагы «Укучыларның сораулары» дигән мәкаләне кара.

Сез аңлата аласызмы?

• Аллаһы Ибраһимга Хөкем итү көненә кагылышлы нәрсә ачыклаган?

• Ни өчен Ибраһим тәкъва дип танылган?

• Ибраһим нәселенең тәкъва дип танылуы бу нәселгә нинди фатихалар китерә?

• Бар мәсихчеләрнең нәрсәгә ышанычы бар?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[20 биттәге иллюстрация]

Гайсә үз шәкертләрен Патшалыкка омтылырга чакырган

[21 биттәге иллюстрация]

Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә Йәһвә Ибраһим нәселенең икенче дәрәҗәдәге әгъзаларын сайлый башлаган

[23 биттәге иллюстрацияләр]

Башка сарыклар бу соңгы көннәрдә алар арасында майланган мәсихчеләрнең булуына Йәһвәгә рәхмәтле