Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Раббыдан кабул иткән хезмәткә... игътибарлы бул»

«Раббыдан кабул иткән хезмәткә... игътибарлы бул»

«Раббыдан кабул иткән хезмәткә... игътибарлы бул»

«Раббыдан кабул иткән хезмәтне ахырына җиткерү өчен игътибарлы бул» (КӨЛ. 4:17).

1, 2. Мәсихчеләрнең кешеләр алдында нинди җаваплылыгы бар?

БЕЗНЕҢ башка кешеләр алдында зур җаваплылыгыбыз бар. Аларның хәзер кабул иткән карары «зур газап» вакытында аларга тормыш яки үлем китерәчәк (Ачыл. 7:14). Аллаһы рухландырган Гыйбрәтле сүзләр китабында болай дип әйтелгән: «Үтерергә дип тоткарланган гаепсезләрне йолып ал, үлем янаган ул гөнаһсызларны коткарудан баш тартма». Көчле сүзләр, шулай бит? Кешеләрнең сайларга иреге бар, аларга моның турында сөйләмәсәк, без аларның үлемендә гаепле булырга мөмкин. Гыйбрәтле сүзләр китабында болай дип дәвам ителә: «„Менә бит, без моны белмәдек“,— диярсеңме? Күңел сафлыгын Үлчәүче әллә моны белмиме? Синең җаныңны Күзәтүче боларның һәммәсен белә; Ул һәр бәндәсенә гамәленә карап әҗерен бирер». Йәһвәнең хезмәтчеләре кешеләрне көткән куркыныч турында «без... белмәдек» дип әйтә алмыйлар (Гыйб. сүз. 24:11, 12).

2 Йәһвә тормышны кадерли. Ул үз хезмәтчеләрен, мөмкин булганча күбрәк кеше коткарыр өчен, бар көчләрен куярга дәртләндерә. Аллаһының һәрбер хезмәтчесе Аллаһы Сүзендәге тормыш бирә торган хәбәрне сөйләргә тиеш. Безнең эшебез сакчы эшенә охшаш: ул якынлашып килә торган куркыныч турында кисәтә. Без үлем янаган кешеләрнең канында гаепле булырга теләмибез (Йәз. 33:1—7). Шуңа күрә, тырышып «Аллаһы сүзен игълан итәргә» бик мөһим! (2 Тимутегә 4:1, 2, 5 не укы.)

3. Бу һәм киләсе ике мәкаләдә нәрсә каралачак?

3 Хезмәтебездәге авырлыкларны ничек җиңеп була? Без тагы да күбрәк кешеләргә ничек ярдәм итә алабыз? Бу сорауларны без шушы мәкаләдә карап чыгарбыз. Мөһим хакыйкатьләрне өйрәтүгә осталыкны ничек яхшыртып була? Бу киләсе мәкаләдә каралачак. Өченче өйрәнү мәкаләсендә бөтен дөнья буенча яшәгән Патшалык вәгазьчеләренең уңышлары турында әйтеләчәк. Әмма бу өч теманы карап чыгар алдыннан, шуны белү файдалы булыр: ни өчен Изге Язмаларда без яшәгән көннәр авыр дип атала?

Ни өчен күпләр өметсез?

4, 5. Кешелек нинди авырлыклар белән очраша һәм кешеләр моңа ничек карый?

4 Дөньядагы вакыйгалар без бу дөнья төзелешенең ахырында яшәгәнебезне һәм ахыр бик якын икәнен күрсәтә. Гайсә һәм аның шәкертләре «соңгы көннәрдә» булачак вакыйгалар турында әйткәннәр, һәм кешеләр яшәгән шартлар һәм кичергән газаплар аларның сүзләрен раслый. «Газаплар», ягъни сугышлар, ризык җитмәү, җир тетрәү һәм башка афәтләр, кешелеккә зыян китерә. Дөнья канунсызлык, эгоизм белән тулган, һәм кешеләр Аллаһыны санга сукмыйлар. Хәтта Изге Язмалар принциплары буенча яшәргә тырышкан кешеләр өчен дә бу — «авыр вакытлар» (Мат. 24:3, 6—8, 12; 2 Тим. 3:1—5).

5 Күпчелек кеше дөньядагы вакыйгаларның чын мәгънәсен белми. Шуңа күрә күпләр үзләре һәм туганнары турында борчылалар. Яраткан кешеләрнең үлеме һәм башка кайгылар кешеләргә авырту китерә. Ни өчен шулай булганын һәм җавапны кайда табып булганын белмәгәнгә, бу кешеләрнең өмете өзелә (Эфес. 2:12).

6. Ни өчен «Бөек Бабыл» үзенең тарафдарларына ярдәм итә алмый?

6 «Бөек Бабыл», ялган диннең бөтендөнья империясе, кешеләрне юата алмый. Киресенчә, үзенең «фәхешлек шәрабы» белән күпләрне алдый һәм рухи яктан исертә. Ялган дин, фахишә кебек, «җир патшаларын» үзенә каратып кулда тота. Ялган тәгълиматлар һәм спиритизм кулланып, ул кешеләрне үз җитәкчеләренә тулысынча буйсындырып тота. Шулай итеп, ялган дин көч һәм хакимлек яулап алган, әмма шул ук вакытта дини хакыйкатьне тулысынча югалткан (Ачыл. 17:1, 2, 5; 18:23).

7. Күп кешеләрне киләчәктә нәрсә көтә, ләкин кайбер кешеләргә ничек ярдәм итеп була?

7 Гайсә күп кешеләр үлемгә алып баручы киң юлдан баралар дигән (Мат. 7:13, 14). Кайбер кешеләр белә торып Изге Язмалар тәгълиматларын кире кагалар һәм шул юлдан баралар. Ә башкалар Йәһвә таләпләрен белмәгәнгә яки алданган булганга, шул юл буенча бара. Бәлки кайберәүләр, аларга Изге Язмаларга нигезләнгән дәлилләр китерелсә, үз яшәү рәвешләрен үзгәртерләр иде. Ләкин Бөек Бабылда калучылар һәм Изге Язмалар принципларын кире кагуын дәвам иткән кешеләр «зур газап» вакытында исән калмаячаклар (Ачыл. 7:14).

Вәгазьләүне «дәвам ит»

8, 9. Каршы килүләр вакытында беренче гасырдагы мәсихчеләр нишләгәннәр һәм ни өчен?

8 Гайсә аның шәкертләре Патшалык турында яхшы хәбәр таратачаклар һәм шәкертләр булдырачаклар дигән (Мат. 28:19, 20). Шуңа күрә чын мәсихчеләр өчен вәгазь эшендә катнашып үз иманнарын һәм Аллаһыга тугры булуларын күрсәтәләр. Гайсәнең беренче шәкертләре каршы килүләргә карамастан вәгазьләгәннәр. Алар Йәһвә көченә ышанганнар һәм аңардан «сүзен кыюлык белән сөйләргә» ярдәм итүен сораганнар. Йәһвә аларга изге рух биргән һәм алар кыюлык белән аның сүзен сөйләгәннәр (Рәс. 4:18, 29, 31).

9 Каршы килүләр катырак булып киткәч, Гайсә шәкертләренең яхшы хәбәрне сөйләргә кыюлыгы кимегәнме? Һич тә юк. Рәсүлләрнең вәгазе аркасында ачуы чыккан яһүдләрнең дини җитәкчеләре аларны кулга алганнар, аларга яный башлаганнар һәм аларны кыйнаганнар. Әмма моңа да карамастан, рәсүлләр «Яхшы хәбәрне — Гайсәнең Мәсих икәнлеге хакында сөйләүләрен һәм өйрәтүләрен дәвам иткәннәр». Алар «кешеләргә караганда күбрәк Аллаһыга итагатьле булырга» кирәк икәнен бик яхшы аңлаганнар (Рәс. 5:28, 29, 40—42).

10. Бүген мәсихчеләр нинди авырлыклар белән очраша, әмма аларның яхшы тәртибе нәрсәгә китерергә мөмкин?

10 Бүген дә Аллаһының кайбер хезмәтчеләрен вәгазь эше аркасында төрмәгә утырталар һәм кыйныйлар. Әмма барлык чын мәсихчеләр берәр нинди сынаулар һәм авырлыклар белән очраша. Мәсәлән, безнең Изге Язмалар буенча өйрәтелгән вөҗданыбыз бу дөнья гадәте буенча эш итәргә рөхсәт итми. Хезмәттәшләр, сыйныфташлар яки күршеләр сине сәер дип санарга мөмкин, чөнки син Изге Язмалар принципларын тотасың. Әмма аларның начар карашы сине туктатырга тиеш түгел. Дөнья рухи караңгылыкта ята, ләкин мәсихчеләр «йолдызлар кебек җемелдәргә» тиеш (Флп. 2:16). Бәлки, кайбер эчкерсез кешеләр синең тәртибеңне күзәтеп, яхшы эшләреңне бәяләр һәм Йәһвәгә дан китерерләр. (Маттай 5:16 ны укы.)

11. a) Вәгазь эшенә кайберәүләр ничек карарга мөмкин? б) Рәсүл Паул нинди каршылык белән очрашкан, һәм бу аңа ничек тәэсир иткән?

11 Патшалык хәбәрен алда да вәгазьләр өчен безгә кыюлык кирәк. Кайбер кешеләр, кайвакыт хәтта туганнар да, синнән көләргә яки башкача сине боектырырга мөмкин (Мат. 10:36). Рәсүл Паул берничә тапкыр кыйналган булган, чөнки үз хезмәтен тугры башкарган. Аның моңа карашы нинди булган? «Без... газаплар кичердек, безне хурладылар. Ләкин, көчле каршылыкларга карамастан, Аллаһыдан килгән Яхшы хәбәрне сезгә сөйләргә Аллаһыбыз безгә кыюлык бирде» (1 Тес. 2:2). Чыннан да, кулга алынып, киемнәре йолкып алынгач, таяк белән кыйналгач һәм зинданга ташлангач, Паулга яхшы хәбәр сөйләүне дәвам итәр өчен кыюлык кирәк булган (Рәс. 16:19—24). Ул каян аны алган? Аның Аллаһы биргән йөкләмәне үтәргә көчле теләге булган (1 Көр. 9:16).

12, 13. Кайбер мәсихчеләр нинди авырлыклар белән очраша, һәм алар моны ничек җиңәргә тырыша?

12 Безгә дә участокта кешеләр өйдә сирәк булса яки Патшалык хәбәре белән кызыксынучы кешеләр әз булса, ашкынучан булып калырга җиңел түгел. Андый шартларда безгә нәрсә эшләргә? Бәлки, бар көчебезне җыеп, очраклы вәгазьдә катнашырга туры килер. Без шулай ук үз графигыбызны үзгәртә алабыз яки күбрәк кешеләр очратып булган районнарда вәгазьләр өчен тырышлык куя алабыз. (Яхъя 4:7—15; Рәсүлләр 16:13; 17:17 не чагыштыр.)

13 Башкаларның вәгазь эшендә катнашу мөмкинлекләрен олы яшь һәм начар сәламәтлек чикли. Һәм бу алар өчен сынау булып китә. Син дә андый хәлдә булсаң, боекма. Йәһвә синең мөмкинлекләрең чикле икәнен белә һәм эшли алганыңны кадерли. (2 Көринтлеләргә 8:12 не укы.) Нинди генә бәхетсезлек белән очрашсаң да — каршылык, ваемсызлык яки авырумы — башкаларга яхшы хәбәрне сөйләр өчен, кулыңнан килгәнне эшлә (Гыйб. сүз. 3:27). (Марк 12:41—44 не чагыштыр).

«Хезмәтеңә» игътибарлы бул

14. Рәсүл Паул имандашларына нинди үрнәк күрсәткән һәм нинди киңәш биргән?

14 Рәсүл Паул үз хезмәтен тырышып башкарган һәм имандашларын да шулай эшләргә дәртләндергән (Рәс. 20:20, 21; 1 Көр. 11:1). Рәсүл Паул аеруча хезмәтне тырышып башкарырга дәртләндергән бер кеше Архип исемле мәсихче булган. Көлессәйлеләргә язган хатында Паул болай дигән: «Архипка: „Кара, Раббыдан кабул иткән хезмәтне ахырына җиткерү өчен игътибарлы бул“,— диегез» (Көл. 4:17). Без Архипның кем булганын һәм аның шартларын белмибез, әмма шунсы ачык: ул вәгазьләргә дигән йөкләмәне кабул иткән. Син дә, багышланган мәсихче булсаң, вәгазьләргә дигән йөкләмәне кабул иттең. Син аны хәзер дә тырышып башкарасыңмы?

15. Мәсихче багышлануга нәрсә керә, һәм моңа бәйле нинди сораулар туа?

15 Суга чумдырылыр алдыннан, без үз тормышыбызны эчкерсез догада Йәһвәгә багышладык. Икенче сүзләр белән әйткәндә, без аның ихтыярын үтәргә карар иттек. Шуңа күрә үзебезгә мондый сорау бирергә кирәк: «Чыннан да Аллаһы ихтыярын үтәү тормышымда беренче урында торамы?» Безнең Йәһвә биргән төрле бурычларыбыз бар, мәсәлән гаилә турында кайгырту (1 Тим. 5:8). Әмма буш вакытыбызны һәм көчебезне без нәрсәгә сарыф итәбез? Тормышыбызда беренче урында нәрсә тора? (2 Көринтлеләргә 5:14, 15 не укы.)

16, 17. Яшь мәсихчеләрнең һәм җитди бурычлары булмаган мәсихчеләрнең нинди мөмкинлекләре бар?

16 Бәлки, син багышланган яшь мәсихчедер һәм урта мәктәпне тәмамлап киләсең яки тәмамлагансыңдыр. Синең гаилә белән бәйле җитди бурычларың юктыр әле. Син тормышыңны нәрсәгә багышларсың? Йәһвә ихтыярын үтәргә дигән вәгъдәңә тугры булырга сиңа нәрсә ярдәм итәчәк? Күпләр пионер хезмәтен башлаган һәм аларның тормышы шатлыклы һәм кызыклы булып киткән (Мәд. 109:3; Вәг. 12:1, 2).

17 Ә бәлки, син көненә сигез сәгать эшли торган яшь кеше, әмма әллә ни бурычларың юк, үзең турында гына кайгыртасыңдыр. Мөмкинлек булганда җыелыш эшләрендә катнашасың, һәм бу сиңа шатлык китерәдер. Ләкин тагын да күбрәк шатлык ничек табарга? Хезмәтеңне киңәйтү турында уйлаганың бармы? (Мәд. 33:9; Гыйб. сүз. 10:22). Кайбер җирләрдә күп кешеләр тормыш бирүче хакыйкатьне әле ишетмәгән. Син үз тормышыңны үзгәртә алыр идеңме? Мәсәлән, Патшалык вәгазьчеләре җитмәгән җирдә хезмәт итә алыр идеңме? (1 Тимутегә 6:6—8 не укы.)

18. Бер яшь пар нинди үзгәрешләр ясаган, һәм бу нинди нәтиҗәләргә китергән?

18 Кушма Штатларда яшәгән Кевин һәм Элена мисалын карап чыгыйк *. Бу илдәге өйләнешкән яшь парлар кебек, алар да йорт сатып алырга булганнар. Икесенең дә тулы эш көне булган һәм алар мул тормышта яши алганнар. Эш графигы һәм өйдәге эшләр аркасында хезмәткә вакытлары әз калган. Алар бар көчләрен һәм вакытларын диярлек материаль әйберләргә багышлаганнарын аңлаганнар. Әмма пионер булып хезмәт иткән бәхетле парларның гади тормышын күргәч, Кевин һәм Элена үз тормышларын үзгәртергә булганнар. Догада Йәһвәдән җитәкчелек сорагач, алар үз йортларын сатканнар һәм фатирга күчкәннәр. Элена әзрәк эшли башлаган һәм пионер булып киткән. Аның үрнәге буенча, Кевин да эш көнен кыскарткан һәм пионер хезмәтен башлаган. Бераз вакыт узгач, алар Көньяк Американың Патшалык вәгазьчеләре җитмәгән бер иленә күчеп киткәннәр. «Без никахта һәрвакыт бәхетле идек,— дип әйтә Кевин,— ләкин рухи әйберләр тормышыбызда иң мөһиме булып киткәч, без тагын да бәхетлерәк булдык». (Маттай 6:19—22 не укы.)

19, 20. Ни өчен бүген яхшы хәбәрне вәгазьләүдән мөһимрәк эш юк?

19 Бүген яхшы хәбәрне вәгазьләүдән мөһимрәк эш юк (Ачыл. 14:6, 7). Бу вәгазь ярдәмендә Йәһвә исеме изгеләндерелә (Мат. 6:9). Һәр ел Изге Язмалар хәбәре хакыйкатьне кабул иткән меңләгән кешеләрнең тормышын үзгәртә, шулай итеп алар котылу юлына басалар. Әмма рәсүл Паул мондый сорау бирә: «Игълан итүче булмагач, алар ничек ишетә алырлар?» (Рим. 10:14, 15). Вәгазьче булмаса, алар ишетә алмаячак. Шуңа күрә хезмәтебездә кулыбыздан килгәнне эшләргә тәвәккәл булыйк!

20 Кешеләргә авыр вакытларның мәгънәсен һәм алар кабул иткән карарларның нәтиҗәләрен аңларга ярдәм итәр өчен, өйрәтүгә осталыкны яхшыртырга кирәк. Моны ничек эшләп була? Бу киләсе мәкаләдә каралачак.

[Искәрмә]

^ 18 абз. Исемнәр үзгәртелгән.

Син ничек җавап бирер идең?

• Мәсихчеләрнең башка кешеләр алдында нинди җаваплылыгы бар?

• Хезмәттә очраткан авырлыкларны ничек җиңәргә?

• Кабул иткән хезмәтне ничек башкарырга?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[5 биттәге иллюстрация]

Каршы килүләр булганда вәгазьләр өчен кыюлык кирәк

[7 биттәге иллюстрация]

Участогыңда кешеләрне өйләрендә очратып булмаса, син нәрсә эшли аласың?