Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Сайлап алынганнар» кабул итәләр

«Сайлап алынганнар» кабул итәләр

«Сайлап алынганнар» кабул итәләр

«Мәңгелек тормыш өчен сайлап алынганнарның барысы да иман китерделәр» (РӘС. 13:48).

1, 2. Гайсәнең яхшы хәбәр бөтен җиһанда таратылачак дигән пәйгамбәрлеген беренче гасыр мәсихчеләре ничек үтәгән?

ГАЙСӘНЕҢ Патшалык турындагы яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнәчәк дигән пәйгамбәрлек сүзләрен беренче гасыр мәсихчеләре ничек үтәгән? (Мат. 24:14). Моның турында Изге Язмалардагы Рәсүлләр китабында әйтелә. Беренче гасырда яшәгән бу ашкынучан вәгазьчеләр Гайсәнең бар шәкертләре өчен үрнәк калдырганнар. Аларның Иерусалимдагы шаһитлеге шулкадәр көчле булган ки, меңләгән кеше, шул исәптән «руханиларның да бик күбесе», мәсихчеләр җыелышына кушылган (Рәс. 2:41; 4:4; 6:7).

2 Тагы да күбрәк кешеләргә мәсихчеләр булырга беренче гасыр миссионерлары булышкан. Аларның берсе, Филип, Самареягә киткән, һәм аны күп кеше игътибар белән тыңлаган (Рәс. 8:5—8). Паул үз хезмәттәшләре белән бик күп сәяхәт иткән: Кипрда, Кече Азиянең кайбер өлешләрендә, Македуниядә, Грециядә һәм Италиядә яхшы хәбәрне сөйләгән. Ул вәгазьләгән шәһәрләрдә яшәүче күп халык, яһүдләр һәм греклар, иман итүчеләр булып киткән (Рәс. 14:1; 16:5; 17:4). Ә Титус үз хезмәтен Критта башкарган (Тит. 1:5). Петер Бабыл шәһәрендә хезмәт иткән һәм аның беренче хаты язылган вакытка (б. э. 62—64 еллары) мәсихчеләр хезмәте турында Понтта, Гәләтиядә, Кәппәдүкиядә, Асия өлкәсендә һәм Битуниядә инде билгеле булган (1 Пет. 1:1; 5:13). Бу искиткеч вакыт булган! Беренче гасыр мәсихчеләре тырыш һәм ашкынучан булганнар. Нәтиҗәдә, аларны дошманнары «бөтен җирдә чуалыш чыгаручылар» дип атаганнар (Рәс. 17:6; 28:22).

3. Бүгенге көнгә Патшалык вәгазьчеләре нинди уңышларга ирешкән, һәм бу синдә нинди хисләр уята?

3 Безнең көннәрдә мәсихче җыелышларда гаҗәеп үсү бара. Йәһвә Шаһитләренең еллык отчетын игътибар белән караганда һәм аларның уңышларын күргәндә, бу сине дәртләндереп җибәрмиме? 2007 хезмәт елында 6 миллионнан артык Изге Язмалар өйрәнүләре үткәрелгән. Синең йөрәгең моңа шатланмыймы? Өстәвенә, Гайсә Мәсих үлемен искә алу Кичәсенә 10 миллионга якын Йәһвә Шаһите булмаган кеше килгән. Яхшы хәбәр аларга бик нык тәэсир иткән, һәм алар бу мөһим бәйрәмгә килергә булган. Әйе, эш әле күп, бу күренеп тора.

4. Патшалык хәбәрен кем кабул итә?

4 Бүген дә, беренче гасырда кебек, «мәңгелек тормыш өчен сайлап алынганнарның барысы да» Патшалык хәбәрен кабул итәләр (Рәс. 13:48). Йәһвә андый кешеләрне үз оешмасына китерә. (Аггей 2:7 не укы.) Бу рухи уңыш җыюда зуррак ашкыну күрсәтер өчен, мәсихче хезмәткә карашыбыз нинди булырга тиеш?

Кешеләрне аермыйча вәгазьлә

5. Йәһвә нинди кешеләрне хуплый?

5 Беренче гасыр мәсихчеләре шуны аңлаган: «Аллаһы кешеләрне аермый... Һәр халык арасында Аннан куркучылар һәм тәкъвалык кылучылар Аңа мәгъкуль» (Рәс. 10:34, 35). Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәтләрдә булырга теләгән кеше Гайсәнең йолым корбанына иман итәргә тиеш (Яхъ. 3:16, 36). Аллаһы «барлык кешеләрнең котылуын һәм хакыйкатьне тануга ирешүләрен тели» (1 Тим. 2:3, 4).

6. Патшалык вәгазьчесе кешеләргә карата нинди караштан качарга тиеш һәм ни өчен?

6 Кешеләрне милләтенә, җәмгыятьтәге дәрәҗәсенә, тышкы күренешенә, диненә һәм башка якларына карап аеру дөрес булмас иде. Үзең уйлап кара: сине бит башкалардан аерып тормаганнар һәм хакыйкатьне сөйләгәннәр. Әллә син моның өчен рәхмәтле түгелме? Алайса ни өчен без тормыш китерә торган хәбәрне, бәлки, тыңлаячак кешеләргә сөйләмәскә тиеш? (Маттай 7:12 не укы.)

7. Ни өчен вәгазьдә очраткан кешеләрне хөкем итмәскә кирәк?

7 Йәһвә Хөкем итүче итеп Гайсәне билгеләгән, шуңа күрә безнең кешеләрне хөкем итәргә хакыбыз юк. Бу гадел, чөнки без үз «күзләребезнең күргәне буенча һәм үз колакларыбызның ишеткәне буенча хөкем итәбез», ә Гайсә кеше күңелендәге иң яшерен фикерләрне һәм ниятләрне белә (Ишаг. 11:1—5; 2 Тим. 4:1).

8, 9. а) Мәсихче булганчы, Шаул нинди кеше булган? б) Рәсүл Паул очрагы безне нәрсәгә өйрәтә?

8 Йәһвәгә төрле кешеләр хезмәт итә башлый. Бер яхшы мисал — рәсүл Паул булып киткән Тарс шәһәреннән Шаул. Ул фарисей һәм мәсихчеләрнең дошманы булган. Шаул мәсихчеләр дөрес юлдан бармый дип чын күңелдән ышанган һәм мәсихчеләр җыелышын эзәрлекләгән (Гәл. 1:13). Кешеләр Шаул беркайчан да мәсихче булмаячак дип санаганнардыр, әмма Гайсә аның йөрәгендә нәрсәдер яхшыны күргән һәм аны махсус хезмәт өчен сайлаган. Шулай итеп, Шаул Аллаһының беренче гасырдагы иң ашкынучан һәм иң тугры хезмәтчесе булып киткән.

9 Рәсүл Паул очрагыннан нинди сабак алабыз? Без вәгазьләгән җирдә кешеләр яхшы хәбәргә дошманнарча карарга мөмкин. Без, бәлки, аларның берсе дә хакыйкатьне кабул итмәячәк дип саныйбыздыр, әмма андый уйлар шаһитлек бирүебезне туктатмаска тиеш. Хакыйкатьне еш кына нәкъ шундый кешеләр кабул итә дә. Без вәгазләвебезне бар кешеләргә, туктамыйча, «дәвам итәргә» тиеш. (Рәсүлләр 5:42 не укы).

Вәгазьләүләрен «дәвам итүчеләрне» фатихалар көтә

10. Кеше безгә начар булып күренсә дә, ни өчен без аңа вәгазьләргә тиеш? Үзең яшәгән җирдәге берәр очракны китер.

10 Кешене бер күрүдә аның турында дөрес нәтиҗә ясап булмый. Мәсәлән, Игнасио * мисалын карап чыгыйк. Ул Изге Язмаларны Йәһвә Шаһитләре белән Көньяк Американың бер илендәге төрмәсендә өйрәнә башлаган. Ул явыз, бәйләнчек булган һәм аңардан бар кешеләр курыккан. Төрмәдә утыручыларның кайберләре төрле әйберләр ясап, башкаларга сатканнар, һәм кеше акчаны вакытында бирмәсә, аның янына Игнасионы җибәргәннәр. Әмма Игнасио рухи яктан үсә барган һәм белгәннәрен үз тормышында кулланган. Бу мәрхәмәтсез кеше игелекле кеше булып киткән. Аны акча җыяр өчен хәзер инде беркем дә кулланмаган, чөнки Изге Язмалардагы хакыйкать һәм Аллаһының изге рухы аны тулысынча үзгәрткән, һәм ул моңа бик шат. Патшалык вәгазьчеләре Игнасиога тискәре караш белән карамаган һәм өйрәнү үткәрер өчен тырышлыклар куйганнар. Ул аларга моның өчен бик рәхмәтле!

11. Ни өчен без кешеләргә кат-кат киләбез?

11 Ни өчен без яхшы хәбәрне инде ишеткән кешеләр янына кабат киләбез? Сәбәпләрнең берсе: аларның шартлары һәм тормышка карашлары үзгәрергә мөмкин. Кемдер, бәлки, җитди авырып киткәндер, эшсез калгандыр яки туганнарын югалткандыр. (Вәгазьче 9:11 не укы.) Дөнья вакыйгалары кешене киләчәк турында җитди уйланырга этәрергә мөмкин. Мондый үзгәрешләр аркасында элек хакыйкатькә ваемсыз һәм хәтта аңа каршы торган кешеләр яхшы хәбәрне кабул итәргә мөмкин. Шуңа күрә безгә һәркайсы мөмкинлекне кулланып һәм тырышлыклар куеп, яхшы хәбәрне таратырга кирәк.

12. Вәгазебезне тыңлаган кешеләргә карашыбыз нинди булырга тиеш һәм ни өчен?

12 Кешеләр башкаларны үзенчә бәяләп, төрле төркемнәргә бүлгәлиләр, ә Йәһвә һәрбер аерым кешегә игътибар итә. Ул аның әлегә күренеп тормаган сәләтләрен һәм яхшы сыйфатларын күрә. (1 Патшалык 16:7 не укы.) Вәгазьләгәндә, без дә кешеләргә Йәһвә каршы белән карар өчен көч куярга тиеш. Хезмәттәге күп очраклар бу яхшы җимешләр китерә икәнен күрсәтә.

13, 14. а) Ни өчен бер пионерның бер өйрәнүче кыз турында дөрес булмаган фикере туган? б) Безнең өчен нинди сабак?

13 Йорттан-йортка вәгазьләгәндә Кариб диңгезе утрауларының берсендә пионер булып хезмәт иткән Сандра Рут исемле кызны очраткан. Рут карнавалларда катнашырга яраткан, ул бу бәйрәмнәр белән яшәгән дип әйтеп була. Аны хәтта ике тапкыр бу карнавалларның королевасы итеп сайлаган булганнар. Бу кызга Сандра әйткән сүзләр бик ошаган, һәм ул Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашкан. Сандра болай дип искә төшерә: «Кунаклар бүлмәсенә кергәч, мин Рутның зур фотографиясен һәм аның күп бүләкләрен күрдем. Ул зиннәтле карнавал күлмәген киеп төшерелгән иде. Мин мондый уңышларга ирешкән һәм карнавал дип кенә яшәгән кеше хакыйкать белән кызыксынса да, бу кызыксыну җитди булмаячак дигән нәтиҗәгә килгән идем. Мин башка аның янына килмәдем».

14 Берникадәр вакыт үткәч, Рут Патшалык Залына килгән. Җыелыш очрашуыннан соң ул Сандрадан: «Ни өчен сез минем белән Изге Язмаларны өйрәнми башладыгыз?» — дип сораган. Сандра гафу үтенгән һәм өйрәнүне кабат башларга вәгъдә биргән. Рут рухи яктан тиз үсә башлаган. Ул карнавалда төшергән фотографияләрен алып куйган, җыелышның бар эшләрендә катнаша башлаган һәм Йәһвәгә үз тормышын багышлаган. Сандра дөрес булмаган нәтиҗә ясаганын аңлаган.

15, 16. а) Бер Шаһитнең үз туганына вәгазьләве нәрсәгә китергән? б) Ни өчен без Аллаһыга нык ышанган туганнарыбызга шаһитлек бирүдән курыкмаска тиеш?

15 Үз туганнарына, хәтта беркайчан да хакыйкать кабул итмәячәк кебек күренгән туганнарына, вәгазьләгән күп кешеләр яхшы уңыш җыйганнар. Мәсәлән, Кушма Штатларда яшәүче Джойс исемле апа-кардәшебез мисалын карап чыгыйк. Аның бер туганы әле яшүсмер чагында төрмәдә булып кайткан һәм аннан соң да анда утырган булган. «Башкалар аның турында ул беткән кеше диләр иде,— дип сөйли Джойс.— Ул наркотиклар кулланган, урлаган һәм башка күп начар эшләр башкарган. Шулай да мин аңа 37 ел дәвамында Изге Язмалар хакыйкатьләрен сөйләдем». Аның түземлеге һәм тырышлыгы бүләкләнгән булган: туганы ахыр чиктә Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмалар өйрәнә башлаган һәм тормышын кискен үзгәрткән. Күптән түгел Кушма Штатларда, Калифорниядә үткән өлкә конгрессында ул 50 яшендә суга чумдырылу үткән. «Мин куанып еладым. Мин шундый шат идем, чөнки бирешмәдем һәм вәгазьләвемне дәвам иттем!»

16 Син, бәлки, үз туганнарыңа Изге Язмалардагы хакыйкатьне сөйләргә куркасыңдыр. Әмма андый курку Джойска үзенең туганына шаһитлек бирергә комачауламаган. Без кеше йөрәгендә булганны күрмибез. Ул бәлки хакыйкать эзли торгандыр. Аңа андый мөмкинлек бир! (Гыйбрәтле сүзләр 3:27 не укы.)

Өйрәнү үткәрер өчен яхшы корал

17, 18. а) Бөтен җир шары илләреннән килгән отчетлар «Хак тәгълиматлар» китабының файдалы булуын ничек күрсәтә? б) Бу китап белән бәйле берәр кызык очрак китерегез.

17 Бөтен җир шары илләреннән килгән хәбәрләр шуны күрсәтә: күп эчкерсез кешеләргә «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китап бик ошый. Кушма Штатларда пионер булып хезмәт иткән Пенни бу китапны кулланып, берничә кеше белән өйрәнү башлаган. Аларның икесе олы яшьтә һәм икесе дә үз чиркәүләренә озак вакыт ашкынып йөргән. «Хак тәгълиматлар» китабында әйтелгәнне бу кешеләр ничек кабул итәр микән дип борчылган Пенни. Әмма менә нәрсә дип ул яза: «Бу китапта барысы шулкадәр аңлаешлы, эзлекле һәм гади итеп язылган ки, алар барысын хакыйкать итеп, әллә ни гаҗәпләнмичә, кабул иттеләр».

18 Бөек Британиядә яшәүче Пэт Азия иленнән качып килгән бер хатын-кыз белән өйрәнү башлаган. Бу хатын-кызның ирен һәм улларын фетнә күтәргән кешеләр алып киткән, ә аның үзенә туган иленнән качарга туры килгән. Ул аларны инде башка күрмәгән. Аның тормышы куркыныч астында булган, йортын яндырганнар, ә үзен берничә кеше көчләгән. Аңа тормышы мәгънәсез кебек күренгән, һәм ул берничә тапкыр үз-үзенә кул салырга уйлаган. Әмма Изге Язмаларны өйрәнү аңа өмет биргән. «„Хак тәгълиматлар“ китабындагы гади фикерләр һәм аңлаешлы ачык мисаллар бу хатын-кызга бик нык тәэсир итте»,— дип яза Пэт. Ул рухи яктан бик тиз үскән, үз тормышын Аллаһы таләпләренә туры китереп үзгәрткән һәм суга чумдырылмаган вәгазьче булган. Киләчәк конгресста ул суга чумдырылу үтәргә җыена. Әйе, эчкерсез кешеләргә рухи хакыйкатьләрне аңларга булышу һәм Изге Язмалардагы өметне кадерләргә ярдәм итү чын бәхет китерә!

«Игелек эшләргә арымагыз»

19. Ни өчен вәгазь эшен ашыгычлык хисе белән алып барырга кирәк?

19 Көннән-көн вәгазьләргә һәм шәкертләр булдырырга дигән йөкләмә тагы да ашыгычрак булып китә. Һәр ел меңләгән эчкерсез кеше яхшы хәбәрне кабул итә. Әмма «Ходайның бөек көне якын», димәк, рухи караңгылыкта яшәгән кешеләргә «үлем яный» (Соф. 1:14; Гыйб. сүз. 24:11).

20. Безнең һәрберебез нәрсә эшләргә тәвәккәл булырга тиеш?

20 Без андый кешеләргә әлегә булыша алабыз. Әмма моның өчен безгә беренче гасыр мәсихчеләреннән үрнәк алырга кирәк. Алар «Яхшы хәбәрне — Гайсәнең Мәсих икәнлеге хакында сөйләүләрен һәм өйрәтүләрен дәвам иткәннәр» (Рәс. 5:42). Авырлыкларга карамастан аларның үрнәген тот, «өйрәтүгә осталыгыңны» (ЯД) үстер һәм кешеләрне аермыйча вәгазьлә! «Игелек эшләргә арымыйк», чөнки ахырга кадәр нык калсак, мул фатихалар урырбыз һәм Аллаһы хуплавын алырбыз (2 Тим. 4:2). (Гәләтиялеләргә 6:9 ны укы.)

[Искәрмә]

^ 10 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Яхшы хәбәрне кем кабул итә?

• Ни өчен вәгазебезне тыңлаган кешеләргә алдан тискәре караш белән карау дөрес түгел?

• «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китап нинди уңышларга китерде?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[13 биттәге иллюстрацияләр]

Меңләгән эчкерсез кеше яхшы хәбәрне кабул итә

[15 биттәге иллюстрацияләр]

Рәсүл Паул очрагы безгә нинди сабак бирә?

[16 биттәге иллюстрация]

Яхшы хәбәрне таратучылар кешеләрне аермыйлар