Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тереклек суы чишмәләренә алып барылырга лаеклы дип танылганнар

Тереклек суы чишмәләренә алып барылырга лаеклы дип танылганнар

Тереклек суы чишмәләренә алып барылырга лаеклы дип танылганнар

«Бәрән аларга Көтүче булачак, аларны тереклек суы чишмәләренә алып барачак» (АЧЫЛ. 7:17).

1. Аллаһы Сүзендә майланган мәсихчеләр ничек атала, һәм Гайсә аларга нинди йөкләмә биргән?

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘ Мәсихнең җирдәге милке тапшырылган майланган мәсихчеләр «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» дип аталган. 1918 елда Мәсих «хезмәтчене» тикшергәндә, җирдәге майланган мәсихчеләрнең «ризыкны үз вакытында» биреп, аның йөкләмәсен тугры үтәгәннәрен күргән. Шуңа күрә Гайсә, Хуҗа, «хезмәтчене» «бөтен милке өстеннән» башлык итеп куярга бик шат булган. (Маттай 24:45—47 не укы.) Шулай итеп, майланганнар күк бүләкләрен алганчы, Йәһвәнең башка тугры хезмәтчеләренә җирдә хезмәт итәләр.

2. Гайсәнең милкенә нәрсә керә?

2 Хуҗа үз милке белән үзе теләгәнчә эш итә ала. Йәһвә Патша итеп куйган Гайсә Мәсихнең милке — бу Патшалык белән бәйле булган бар нәрсәләр. Моңа шулай ук рәсүл Яхъя күренештә күргән «бихисап күп кеше» дә керә. Яхъя аларны болай сурәтли: «Бихисап күп кеше басып торганын күрдем; аларны һичкем санап чыга алмас иде! Алар һәр милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән иделәр. Ул кешеләр ак киемнәргә киенгәннәр, кулларына хөрмә ботаклары тотып, тәхет һәм Бәрән алдында басып торалар иде» (Ачыл. 7:9).

3, 4. Бихисап күп кешегә нинди зур хөрмәт күрсәтелгән?

3 Бихисап күп кеше Гайсә «башка сарыклар» дип атаган кешеләр санына керә (Яхъ. 10:16). Аларның җирдәге оҗмахта мәңге яшәргә өметләре бар. Алар Гайсә аларны «тереклек суы чишмәләренә» алып барачак һәм «Аллаһы аларның һәр күз яшен сөртәчәк» дип ышаналар. Алар бу вәгъдәләрне кадерлиләр һәм шуңа күрә «киемнәрен Бәрәннең каны белән юып агартканнар» (Ачыл. 7:14, 17). Алар Гайсәнең йолым корбанына ышанганга, Аллаһы алдында аларның киеме ак. Ул аларны тәкъва һәм, Ибраһимны кебек, үз дуслары дип саный.

4 Моннан тыш, башка сарыклардан бихисап күп кеше, Аллаһы алдында тәкъва булганга, зур газап вакытында бу дөнья төзелеше юк ителгәндә, исән калырга өметләнә ала (Ягък. 2:23—26). Алар Йәһвәгә якынлаша алалар, һәм аларның, төркем буларак, Һармагедунда исән калырга мөмкинлеге бар (Ягък. 4:8; Ачыл. 7:15). Алар үз дигәнчә эш итмиләр, ә күктәге Патшаның һәм аның җирдәге майланган кардәшләре җитәкчелеге астында хезмәт итәләр.

5. Бихисап күп кеше Мәсихнең майланган кардәшләренә ничек ярдәм итә?

5 Майланган мәсихчеләр Шайтан дөньясының каты каршылыклары белән очраша. Әмма алар үз юлдашларының — бихисап күп кешенең — ярдәменә ышана ала. Хәзер җирдә яшәгән майланган мәсихчеләрнең саны күп түгел, ә бихисап күп кешенең саны ел саен йөзләрчә мең кешегә арта. Бөтен җир буенча якынча 100 000 җыелыш бар, майланганнар бу җыелышларның һәрберсе белән үзләре җитәкчелек итә алмый. Шуңа күрә башка сарыклар майланганнарга ярдәм итәләр: бихисап күп кеше саныннан рухи яктан тәҗрибәле ир-атлар җыелыш өлкәннәре булып хезмәт итә. Алар «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчегә» ышанып тапшырылган миллионлаган мәсихчеләр турында кайгыртырга булышалар.

6. Башка сарыкларның майланган мәсихчеләргә ярдәм итәчәге турында пәйгамбәрлектә нәрсә әйтелгән булган?

6 Башка сарыкларның майланган мәсихчеләргә әзерлек белән ярдәм итәчәге турында Ишагыйя пәйгамбәр алдан әйткән булган. Ул болай дип язган: «Йәһвә болай дип әйтә: „Эш хакын алмаган Мисыр эшчеләре һәм Хәбәш сәүдәгәрләре һәм савейлылар, озын буйлы кешеләр, сиңа киләчәкләр һәм синеке булачаклар. Алар синең артыңнан барачаклар“» (Ишаг. 45:14). Җирдә яшәргә өметләнгән мәсихчеләр бүген майланган хезмәтче төркеме һәм аның Җитәкче советы артыннан баралар һәм аларның җитәкчелегенә буйсыналар. «Эш хакын алмаган... эшчеләр» кебек, башка сарыклар үз көчләрен һәм акчаларын әзерлек белән һәм чын күңелдән бөтен җир буенча алып барылган вәгазьләү эшенә багышлыйлар. Бу эшне Мәсих җирдәге майланган шәкертләренә тапшырган (Рәс. 1:8; Ачыл. 12:17).

7. Бихисап күп кеше нәрсәгә әзерләнә?

7 Бихисап күп кеше майланган кардәшләргә ярдәм итеп, Һармагедуннан соң яшәячәк яңа җәмгыятьнең нигезе булыр өчен, кирәкле өйрәтү алалар. Бу нигез нык булырга тиеш: андый хезмәтчеләр Хуҗаның җитәкчелеге буенча эш итәргә әзер булырга тиеш. Һәр мәсихченең шуны расларга мөмкинлеге бар: Патша, Гайсә Мәсих, аңа ышана ала. Инде бүген иман һәм тугрылык күрсәтеп, без яңа дөньяда Патшабызның җитәкчелегенә әзерлек белән буйсыначагыбызны раслыйбыз.

Бихисап күп кеше үз иманын раслый

8, 9. Бихисап күп кеше үз иманын ничек раслый?

8 Майланган мәсихчеләр җыелышына ярдәм иткән башка сарыклар үз иманнарын төрлечә раслыйлар. Беренчедән, алар майланганнарга Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләргә ярдәм итәләр (Мат. 24:14; 28:19, 20). Икенчедән, алар әзерлек белән Җитәкче советның күрсәтмәләре буенча эш итәләр (Евр. 13:17). (Зәкәрия 8:23 не укы.)

9 Өченчедән, бихисап күп кеше Йәһвәнең гадел принциплары буенча яшәп, майланган кардәшләренә булыша. Алар «мәхәббәт, шатлык, иминлек, сабырлык, игелек, яхшылык, ышаныч, басынкылык, үз-үзеңне тота белү» кебек сыйфатларны үстерергә тырышалар (Гәл. 5:22, 23). Бүген «кешелек табигатенең эшләренә» баткан дөньяда бу сыйфатлар, күрәсең, әллә ни популяр түгел. Бихисап күп кеше исә «фәхешлек, пычраклык, азгынлык, потка табыну, сихерчелек, дошманлык, ызгыш-талаш, хөсетлек, бик нык ярсу, тәкәбберлек, низаглар, үзара каршылыклар, көнчелек, эчкечелек, котырынкы эчү мәҗлесләре һәм шуларга охшаган башка» эшләрдән качарга тәвәккәл (Гәл. 5:19—21).

10. Бихисап күп кеше нәрсә эшләргә тәвәккәл?

10 Без камил түгел, шуңа күрә кайвакыт безгә мәсихче сыйфатларны үстерергә, кешелек табигатенең эшләреннән качарга һәм Шайтан дөньясының басымына каршы торырга җиңел түгел. Без йомшак якларыбыз, хаталарыбыз яки начар сәламәтлегебез аркасында боегырга мөмкин. Әмма моңа безнең иманыбызны һәм Йәһвәгә яратуыбызны киметергә юл куймыйк. Без Йәһвәнең барысын да вәгъдә иткәнчә эшләячәгенә ышанабыз: ул бихисап күп кешене зур газап вакытында коткарачак.

11. Мәсихчеләрнең иманын какшатыр өчен, Шайтан нинди ысуллар куллана?

11 Шул ук вакытта безгә һәрчак сак булырга кирәк, чөнки безнең дошманыбыз, Шайтан, йокламый һәм җиңел генә бирешергә җыенмый. (1 Петер 5:8 не укы.) Мөртәтләр һәм башка кешеләр аша ул безне тәгълиматларыбыз ялган дип ышандырырга тырыша. Әмма бу ысул гадәттә уңышлы түгел. Эзәрлекләүләр турында да шуны ук әйтеп була. Кайчакта эзәрлекләүләр вәгазь эшен әкренәйтсә дә, еш кына алар мәсихчеләрнең иманын ныгыта. Шуңа күрә Шайтан башка төрле ысулны ешрак сайлый. Ул бу ысул безнең иманыбызны тизрәк какшатыр дип уйлый. Ул безне боектырырга тели. Моның турында беренче гасырдагы мәсихчеләргә мондый киңәш бирелгән булган: «Гөнаһлылар тарафыннан шундый каршылыкны кичергән Гайсә турында уйлагыз». Ни өчен? «Бу күңелегезне төшермәскә һәм Аллаһыга ышанудан туктамаска ярдәм итәр» (Евр. 12:3).

12. Изге Язмалардагы киңәш боеккан кешеләрне ничек ныгыта ала?

12 Синең өметсезлеккә бирелгәнең һәм начар фикерләр аркасында боекканың бармы? Сиңа бернәрсә дә барып чыкмый кебек тоелганы бармы? Булса, Шайтанга бу хисләрне кулланырга бирмә, чөнки шулай итеп ул сиңа Йәһвәгә хезмәт итәргә комачауларга тели. Изге Язмаларны тирән тикшерү, эчкерсез догалар, шулай ук җыелыш очрашуларына регуляр рәвештә йөрү һәм имандашлар белән аралашу иманыңны ныгытачак һәм Аллаһыга ышанудан туктамаска ярдәм итәчәк. Йәһвә үз хезмәтчеләренә ярдәм итәргә һәм аларга көч бирергә вәгъдә итә, ә аның вәгъдәләренә ышанып була. (Ишагыйя 40:30, 31 не укы.) Патшалык белән бәйле эшләргә күбрәк игътибар бир. Вакытны алган һәм кирәкмәгән эшләрдән кач. Башкаларга күбрәк ярдәм итәргә тырыш. Шулай итеп син боегуны җиңә алачаксың (Гәл. 6:1, 2).

Зур газап кичереп яңа дөньяга

13. Һармагедунда исән калган кешеләрне нинди эш көтә?

13 Һармагедуннан соң, миллионлаган тәкъва булмаган кешеләр тереләчәк, һәм аларны Йәһвә юлларына өйрәтергә кирәк булачак (Рәс. 24:15). Аларга Гайсәнең йолым корбаны турында белергә, шулай ук бу корбан аларга да файда китерсен өчен, аңа иман итәргә өйрәнергә кирәк булачак. Аларга ялган дини тәгълиматларны кире кагарга һәм яшәү рәвешләрен үзгәртергә кирәк булачак. Алар чын мәсихчеләрне аерып торган яңа кеше булып киенергә тиеш (Эфес. 4:22—24; Көл. 3:9, 10). Һармагедунда исән калган башка сарыкларның эшләре бик күп булачак. Бу явыз дөньяның кызыктыргыч нәрсәләре һәм басымы булмаганда Йәһвәгә хезмәт итү бик шатлыклы булачак!

14, 15. Зур газапны кичергән һәм терелтелгән тәкъва кешеләр нинди белемнәр белән уртаклаша алачак?

14 Гайсә җиргә килгәнче яшәгән Йәһвәнең тугры хезмәтчеләренә дә күпкә өйрәнергә туры киләчәк. Алар түземсезлек белән көткән, ләкин үз күзләре белән күрмәгән вәгъдә ителгән Мәсих турында күбрәк белә алачак. Алар үз тормышлары белән Йәһвәдән өйрәнергә әзер икәннәрен инде күрсәткәннәр. Данилга үзе язган, әмма аңламаган пәйгамбәрлекләрнең үтәлүен аңлату — бу зур хөрмәт! (Дан. 12:8, 9).

15 Һичшиксез, терелтелгән кешеләргә бездән күпкә өйрәнергә кирәк булыр, әмма без аларга бирергә теләгән сораулар да бик күп. Алар Изге Язмаларда кыскача гына әйтелгән вакыйгалар турында күбрәк сөйли алачаклар. Уйлап кына кара: Гайсә тормышы турында аның туганы Чумдыручы Яхъядан белергә бик кызык булыр! Андый тугры шаһитләрнең сөйләгәннәре, һичшиксез, Аллаһы Сүзен аңлавыбызны киңәйтәчәк. Йәһвәнең үткәндә үлгән, шул исәптән бу ахыр вакытта үлгән бихисап күп кеше санына керүче тугры хезмәтчеләре «әйбәтрәк терелү» алачак. Алар Шайтан идарәсе астындагы дөньяда Йәһвәгә хезмәт итә башлаганнар иде. Аларга яңа дөньядагы гаҗәеп шартларда Йәһвәгә хезмәтләрен дәвам итәргә бик шатлыклы булачак! (Евр. 11:35; 1 Яхъ. 5:19).

16. Пәйгамбәрлек буенча, Хөкем көнендә нәрсә булачак?

16 Хөкем көне вакытында китаплар ачылган булачак. Алар Изге Язмалар белән беррәттән яшәүчеләрне хөкем итәр өчен нигез булачаклар, һәм бу хөкем алар мәңгелек тормышка лаекмы икәнен ачыкларга ярдәм итәчәк. (Ачылыш 20:12, 13 не укы.) Хөкем көне ахырында һәрбер кешегә хакимлек итү турындагы сорауда ул кемнең ягында икәнен күрсәтергә мөмкинлек биреләчәк. Ул Аллаһы Патшалыгына буйсынырмы һәм Бәрәнгә үзен «тереклек суы чишмәләренә» алып барырга мөмкинлек бирерме? Яки ул буйсынмаучан булырмы һәм Аллаһы Патшалыгы гражданы булырга теләмәсме? (Ачыл. 7:17; Ишаг. 65:20). Ул вакытта җирдәге барлык кешеләргә гөнаһ һәм бу явыз дөнья тәэсир итмәгән карар кабул итәргә мөмкинлек биреләчәк. Йәһвәнең соңгы хөкеменең гаделлеген беркем дә шик астына куя алмаячак. Үзгәрергә теләмәгән явызлар гына мәңгегә юк ителәчәк (Ачыл. 20:14, 15).

17, 18. Майланган мәсихчеләр һәм башка сарыклар Хөкем көнендә булачак нинди вакыйгаларны шатланып көтәләр?

17 Бүген майланган мәсихчеләр Патшалык алыр өчен лаеклы дип танылган, һәм алар Хөкем көне вакытында идарә итәчәкләрен түземсезлек белән көтәләр. Аларга зур хөрмәт күрсәтелгән! Моның турында уйлану аларны рәсүл Петернең киңәше буенча эш итәргә дәртләндерә. Ул беренче гасырда үзенең рухи кардәшләренә болай дигән: «Аллаһы тарафыннан чакырылган һәм сайланган булуыгызны тагын да ышанычлырак итәргә тырышыгыз. Шулай эшләсәгез, һичкайчан иманыгыздан тайпылмассыз һәм Раббыбыз вә Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнең мәңгелек Патшалыгына зур теләк белән кабул ителерсез» (2 Пет. 1:10, 11).

18 Башка сарыклар үзләренең майланган кардәшләре өчен шатлана. Алар һәрнәрсәдә майланганнарга ярдәм итәргә тәвәккәл. Аллаһы дуслары буларак, алар бар көчләрен хезмәткә бирергә телиләр. Хөкем көне вакытында Гайсә аларны тереклек суы чишмәләренә алып барганда, алар Аллаһы урнаштырган тәртипкә рәхәтләнеп буйсыначаклар. Шул чакта алар, ниһаять, Йәһвәгә мәңге хезмәт итәр өчен лаеклы дип танылачак! (Рим. 8:20, 21; Ачыл. 21:1—7).

Хәтерлисезме?

• Гайсәнең милкенә нәрсә керә?

• Бихисап күп кеше үзләренең майланган кардәшләренә ничек ярдәм итә?

• Бихисап күп кешегә нинди хөрмәт күрсәтелгән, һәм аларның нинди өмете бар?

• Син Хөкем көнен ничек күз алдыңа китерәсең?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[25 биттәге иллюстрация]

Бихисап күп кеше киемнәрен Бәрәннең каны белән юып агарткан

[27 биттәге иллюстрация]

Аллаһының терелтелгән тугры хезмәтчеләреннән син нәрсә турында сорарга теләр идең?