Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Өйрәнү өчен «Күзәтү манарасы». Аның яңа үзенчәлекләре

Өйрәнү өчен «Күзәтү манарасы». Аның яңа үзенчәлекләре

Өйрәнү өчен «Күзәтү манарасы». Аның яңа үзенчәлекләре

СИН укый торган «Күзәтү манарасы» журналы — бу өйрәнү өчен аның беренче саны. Бу журнал эчтәлегенең кайбер үзәнчелекләрен карап чыгыйк.

Өйрәнү өчен журнал Йәһвә Шаһитләре һәм рухи уңышларга ирешкән Изге Язмаларны өйрәнүчеләр өчен бастырыла. Ул айга бер тапкыр чыгачак, һәм анда өйрәнү өчен я дүрт я биш мәкалә булачак. Бу мәкаләләрнең өйрәнү тәртибе журнал тышлыгында китерелә. Беренче биттәге рәсем үзгәрмәячәк, чөнки бу журнал таратыр өчен билгеләнмәгән.

Журналның икенче битендә кыскача һәрбер мәкаләнең яки бер тема буенча берничә мәкаләнең максаты турында әйтелә һәм шулай ук өстәмә мәкаләләрнең исемлеге китерелә. Бу яңалык «Күзәтү манарасы» өйрәнүен алып баручыга булышачак: ул мәкаләне аның максатын истә тотып, җыелыш очрашуында тикшерергә әзерләячәк.

Син өйрәнү мәкаләләренең аз гына кыскарганын күрерсең. Нәтиҗәдә, «Күзәтү манарасы»н өйрәнгәндә төп шигырьләрне тикшерер өчен күбрәк вакыт калачак. Без сине мәкаләләрдә Изге Язмалардан китерелгән бар шигырьләрне карап чыгарга чакырабыз. Кайбер шигырьләр янында «укы» дигән күрсәтмә китерелә; аларны «Күзәтү манарасы»н өйрәнгәндә укырга һәм тикшерергә кирәк. Вакыт булса, башка шигырьләрне дә укып була. Кайбер мәкаләләрдә шигырьләр янында «чагыштыр» дигән сүз бар. Андый шигырьләр абзацның төп фикерләренә турыдан-туры басым ясамый, шуңа күрә аларны җыелыш очрашуы барганда укырга кирәкми. Шулай да «чагыштыр» дигән билгесе булган шигырьләрдә өстәмә кызык мәгълүмат табып була яисә алар абзацтагы төп фикерләргә турыдан-туры булмаса да, басым ясарга мөмкин. «Күзәтү манарасы» өйрәнүенә әзерләнгәндә, аларны укып чык. Аларны комментарий биргәндә искә алып була.

«Күзәтү манарасы»нда еллык хисап инде бастырылмаячак. 2008 елдан башлап, ул «Безнең Патшалык хезмәтебез»нең өстәмә битләрендә һәм шулай ук «Еллык басмада» да (рус) бастырылачак. Ләкин, алда әйтелгәнчә, өйрәнү журналында башка мәкаләләр дә булачак. Аларның күбесе җыелыш очрашуларында тикшерелмәсә дә, без сине аларны игътибар белән укырга дәртләндерәбез. Бу мәкаләләр дә «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» биргән рухи ризык булып тора (Мат. 24:45—47).

Шуны дә әйтергә кирәк: өйрәнү өчен журнал да, таратыр өчен журнал да — бу «Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә» дип аталган бер үк журнал. Аларның икенче битендә «Күзәтү манарасы»ның максаты турында әйтелә. Алар икесе дә ел азагында бер том тәшкил итәчәк. «Хәтерлисеңме?» дигән рубрика астында ике журналдан да материал китереләчәк; ул өйрәнү журналында бастырылачак.

1879 елдан башлап сугышлар, экономик авырлыклар һәм эзәрлекләүләргә карамастан, «Күзәтү манарасы» даими рәвештә Аллаһы Патшалыгы турында хакыйкатьләр игълан иткән. Без Йәһвә моннан ары да «Күзәтү манарасы» журналын фатихаласын дип дога кылабыз. Һәм шулай ук укучы, синең бу яңа өйрәнү журналы ярдәмендә рухи яктан үсүең һәм Йәһвә фатихаларына ия булуың хакында да дога кылабыз.