Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Өйрәтүгә осталыгыңны үстер

Өйрәтүгә осталыгыңны үстер

Өйрәтүгә осталыгыңны үстер

«Аллаһы сүзен игълан ит... төзәт, шелтәлә, өйрәткәндә һәрвакыт сабырлык белән үгетлә» (2 ТИМ. 4:2).

1. Гайсә үз шәкертләренә нинди әмер биргән һәм нинди үрнәк калдырган?

ГАЙСӘ җирдә хезмәт иткәндә могҗизалар эшләп кешеләрне дәвалаган, шулай да аны могҗизалар эшләүче яки дәвалаучы итеп түгел, ә күбрәк остаз итеп таныганнар (Мар. 12:19; 13:1). Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне тарату Гайсә өчен иң мөһим эш булган. Аның бүгенге шәкертләре өчен дә бу эш шундый ук мөһим булып кала. Мәсихчеләргә кешеләрне Гайсә кушканнарны үтәргә өйрәтеп, шәкертләр булдыру эшен дәвам итәргә йөкләмә бирелгән (Мат. 28:19, 20).

2. Гайсә биргән йөкләмәне үтәр өчен, бездән нәрсә таләп ителә?

2 Гайсә биргән йөкләмәне үтәр өчен, без өйрәтүгә осталыгыбызны яхшыртырга тырышабыз. Моның мөһимлеген рәсүл Паул күрсәткән. Ул үз хезмәттәше Тимутегә болай дип язган: «Үз-үзеңне һәм өйрәткән тәгълиматыңны күзәтеп тор һәм, нык торып, моны башкаруыңны дәвам ит. Чөнки шулай эшләсәң, үзеңне дә, тыңлаучыларыңны да коткарырсың» (1 Тим. 4:16). Бу шигырьдәге «өйрәтү» дигән сүз — бу кешегә белем бирү генә түгел. Оста өйрәтүче өйрәткән кешенең йөрәгенә үтеп керерлек итеп өйрәтә, кешене үз тормышын үзгәртергә дәртләндерә. Моның өчен осталык кирәк. Патшалык турындагы яхшы хәбәрне игълан итәр өчен, безгә «өйрәтүгә осталыкны» (ЯД) ничек үстерергә? (2 Тим. 4:2).

«Өйрәтүгә осталыкны» ничек үстерергә?

3, 4. а) Ничек «өйрәтүгә осталыкны» үстерергә? б) Теократик хезмәт мәктәбе оста өйрәтүчеләр булырга ничек ярдәм итә?

3 Бер сүзлек буенча, «осталык» — бу «нәрсә дә булса эшләргә өйрәнү, тәҗрибә һәм күзәтү нигезендә туган сәләт». Яхшы хәбәрне оста игълан итәр өчен, бу өч якка игътибар итәргә кирәк. Без тикшерә торган теманы җитди өйрәнү үткәреп һәм дога кылып кына аңлый алачакбыз. (Мәдхия 118:27, 34 не укы.) Тәҗрибәле кардәшләрнең өйрәтүен күзәтеп, без аларның өйрәтү алымнарын үзләштерә алырбыз. Белгәннәребезне регуляр рәвештә кулланырга тырышып, без өйрәтүгә осталыгыбызны яхшырта алырбыз (Лүк 6:40; 1 Тим. 4:13—15).

4 Йәһвә — Бөек Нәсыйхатьче. Үз оешмасының җирдәге өлеше аша ул үз хезмәтчеләренә җитәкчелек бирә: аларга бирелгән йөкләмәне — вәгазь эшен үтәр өчен кирәкле киңәшләр бирә (Ишаг. 30:20, 21). Һәр атна һәрбер җыелышта Теократик хезмәт мәктәбе үтә. Мәктәпнең максаты — анда укучыларга Аллаһы Патшалыгының оста вәгазьчеләре булырга булышу. Мәктәптә кулланыла торган төп китап — бу Изге Язмалар. Йәһвә үзенең Сүзе аша безгә кешеләрне нәрсәгә өйрәтергә тиеш икәнебезне ачыклый. Өстәвенә, Аллаһы Сүзендә өйрәтүнең иң яхшы алымнары бирелә. Теократик хезмәт мәктәбендә һәрвакыт безнең исебезгә төшерелеп тора: өйрәткәндә Аллаһы Сүзенә нигезләнеп өйрәтсәк, оста итеп сораулар бирсәк, кешеләр белән эчкерсез кызыксынсак һәм гади өйрәтсәк, без яхшырак өйрәтүчеләр булачакбыз. Бу якларның һәрберсенә игътибар итик, һәм аннан соң ничек өйрәнүченең йөрәгенә үтеп керерлек итеп сөйләргә икәнен карап чыгарбыз.

Аллаһы Сүзенә нигезләнеп өйрәт

5. Өйрәтүләребез нәрсәгә нигезләнергә тиеш һәм ни өчен?

5 Гайсә, җирдә яшәгән иң бөек өйрәтүче, үз тәгълиматларын һәрвакыт Изге Язмаларга нигезләп сөйләгән (Мат. 21:13; Яхъ. 6:45; 8:17). Ул үзеннән түгел, ә үзен Җибәрүче исеменнән сөйләгән (Яхъ. 7:16—18). Шулай итеп ул безгә үрнәк калдырган. Өйдән-өйгә хезмәт иткәндә һәм Изге Язмалар өйрәнүе алып барганда төп игътибар Изге Язмаларга бирелергә тиеш (2 Тим. 3:16, 17). Безнең шәхси фикерләребез акыллы булса да, аларны Аллаһы Сүзенең көче һәм куәте белән чагыштырып булмый. Изге Язмалар зур көчкә ия. Һәркайсы сорау каралганда өйрәнүчегә Изге Язмаларда моның турында нәрсә әйтелә икәнен күрсәтегез, бу иң яхшысы. (Еврейләргә 4:12 не укы.)

6. Өйрәнүченең материалны аңлаганын ничек белергә?

6 Һичшиксез, без өйрәнүгә әзерләнеп килергә тиеш. Өйрәнү вакытында Изге Язмалардан китерелгән кайсы шигырьләрне укырга? Моны ачыклар өчен, бар шигырьләрне алдан карап чыгарга кирәк. Иманыбызның нигезе булып торган шигырьләрне уку яхшы булыр иде. Өйрәнүчегә шулай ук укылган һәрбер шигырьнең мәгънәсен аңларга ярдәм итәргә кирәк (1 Көр. 14:8, 9).

Оста итеп сораулар бир

7. Ни өчен сораулар куллану өйрәтүнең уңышлы алымы?

7 Оста бирелгән сораулар өйрәнүчегә фикер йөртү сәләтен эшләтергә дәртләндерә һәм аның йөрәгенә үтеп керерлек итеп өйрәтергә булыша. Шуңа күрә Изге Язмалардан алынган шигырьләрне үзең аңлатма, моны өйрәнүче эшләсен. Кайвакыт, өйрәнүче дөрес нәтиҗәгә килсен өчен, өстәмә сорау яки хәтта берничә сорау бирергә кирәк. Шулай итеп өйрәнүче өйрәнүдә катнаша, һәм бу аңа ни өчен андый нәтиҗә ясала икәнен аңларга һәм әйтелгәннең хак булуын күрергә булыша (Мат. 17:24—26; Лүк 10:36, 37).

8. Өйрәнүченең йөрәгендә булганны ничек белергә?

8 Безнең басмаларда кулланылган өйрәтү алымы — бу сораулар һәм җаваплар ярдәмендә фикер алышу. Изге Язмаларны өйрәнгән кешеләрнең күпчелеге абзацта китерелгән материалны кулланып, бирелгән сорауларга җавап бирә ала. Әмма өйрәнүченең йөрәгенә үтеп керерлек итеп өйрәтергә теләгән кеше дөрес җаваплар белән генә канәгать булып калмаячак. Әйтик, өйрәнүче Изге Язмаларда фәхешлек турында әйтелгәнне дөрес аңлата беләдер (1 Көр. 6:18). Әмма әдәпле генә бирелгән сораулар аның фикерен белергә булышачак. Мәсәлән, мондый сораулар биреп була: «Ни өчен Изге Язмаларда никахтан тыш җенси мөнәсәбәтләр хөкем ителә? Аллаһының бу әмере турында сез нәрсә уйлыйсыз? Аллаһының әхлакый нормаларын үтәү кеше тормышына ничек тәэсир итә? Сез ничек уйлыйсыз?» Өйрәнүченең җаваплары аның йөрәгендә нәрсә бар икәнен күрсәтәчәк. (Маттай 16:13—17 не укы.)

Өйрәтүең гади булсын

9. Изге Язмалардагы хакыйкатьне кешегә җиткергәндә, нәрсәне истә тотарга кирәк?

9 Аллаһы Сүзендәге күпчелек хакыйкатьләр гади. Әмма өйрәнүче, бәлкем, ялган тәгълиматларга ышанадыр. Безгә, Аллаһы Сүзенә өйрәтүчеләр буларак, аңа Изге Язмалардагы хакыйкатьне аңларга булышырга кирәк. Оста өйрәтүче гади һәм аңлаешлы итеп өйрәтә, ул төгәл мәгълүматлар куллана. Бу принципны тотып, без хакыйкатьне катлауландырмаячакбыз. Кирәкмәгән җентеклекләрне китермә. Шигырьнең һәрбер ягына да игътибар итеп торма. Сорауны аңлата торган материалны гына куллан. Өйрәнүче рухи яктан үсә барган саен Изге Язмалардан тагы да тирәнрәк хакыйкатьләрне үзләштерә алачак (Евр. 5:13, 14).

10. Үтәчәк материалның күләмен ничек билгеләргә?

10 Бер өйрәнүдә күпме материалны үтәргә? Акыллы бул. Өйрәнүченең дә һәм өйрәтүченең дә сәләтләре һәм шартлары төрле булырга мөмкин, әмма шуны истә тот: өйрәнүнең максаты — өйрәнүчегә нык иман үстерергә булышу. Өйрәнүче Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьне укырга, аңларга һәм кабул итәргә тиеш — менә нәрсә белән өйрәнү вакыты билгеләнә. Ул үзләштерә алганны гына үтегез, әмма шул ук вакыт бер урында тапталып тормагыз. Өйрәнүче карала торган сорауны аңласа, чираттагы сорауга күч (Көл. 2:6, 7).

11. Өйрәтү турында әйткәндә, рәсүл Паул нинди үрнәк калдырган?

11 Рәсүл Паул яхшы хәбәрне кешеләргә гади тел белән аңлаткан. Ул белемле кеше булса да, артык хикмәтле сүзләр кулланмаган. (1 Көринтлеләргә 2:1, 2 не укы.) Изге Язмалардагы хакыйкатьнең гадилеге эчкерсез кешеләрне үзенә җәлеп итә һәм аларның йөрәкләренә үтеп керә. Аны аңлар өчен, галим булу яки махсус белем алу кирәк түгел (Мат. 11:25; Рәс. 4:13; 1 Көр. 1:26, 27).

Өйрәнүчене хакыйкатьне кадерләргә өйрәт

12, 13. Өйрәнүчене белемен тормышында кулланырга нәрсә дәртләндерергә тиеш? Мисал китер.

12 Оста өйрәтүче өйрәнүченең йөрәгенә үтеп керерлек итеп сөйли. Өйрәнү вакытында каралган сорау өйрәнүченең үзенә ничек кагыла? Изге Язмалардагы принципларны куллану аның тормышын яхшы якка ничек үзгәртәчәк? Өйрәнүчегә бу якларга игътибар итәргә булыш (Ишаг. 48:17, 18).

13 Әйтик, без Еврейләргә 10:24, 25 не укыдык. Мондагы сүзләр мәсихчеләрне үз имандашлары белән бергә, бер-берсен рухи яктан дәртләндерер өчен һәм дусларча аралашыр өчен, җыелырга дәртләндерә. Өйрәнүче әлегә очрашуларга йөрмәсә, аңа очрашулар ничек үтә һәм аларда нәрсә карала икәнен кыскача гына сөйләп биреп була. Мәсихче очрашулар — бу безнең гыйбадәт кылуыбызның өлеше, һәм без үзебез өчен анда файда алабыз. Моның турында да әйтеп китә аласың. Шуннан соң өйрәнүчене җыелышка чакырып була. Әмма өйрәнүчене Изге Язмалар буенча яшәргә өйрәтүченең күңелен табу түгел, ә Йәһвәгә буйсынырга теләк дәртләндерергә тиеш (Гәл. 6:4, 5).

14, 15. а) Өйрәнү вакытында өйрәнүче Йәһвә турында нәрсә беләчәк? б) Йәһвә турындагы белем өйрәнүченең тормышына ничек тәэсир итәчәк?

14 Иң мөһиме: өйрәнүче Изге Язмаларны өйрәнгәндә һәм аның принципларын кулланганда Йәһвә турында белем алсын һәм аны ярата башласын (Ишаг. 42:8). Йәһвә — яратучан Ата, Барлыкка Китерүче һәм Аллаһы Тәгалә. Өстәвенә, Аллаһы аны яратучыларга һәм аңа хезмәт итүчеләргә үз сыйфатларын ачыклап бирә һәм үзе турында сөйли. (Чыгыш 34:6, 7 не укы.) Муса Исраил халкын Мисыр коллыгыннан алып чыгар алдыннан, Йәһвә (ЯД): «Мин кем булырга теләсәм, шул булырмын»,— дип үзен ачып биргән (Чыг. 3:13—15). Бу сүзләр шуны аңлаткан: Йәһвә үзенең сайланган халкына карата ниятен үтәр өчен кем булырга кирәк булса, шул була алган. Нәтиҗәдә, исраиллеләр Йәһвәне Коткаручы, Гаскәри, Тукландыручы һәм үз вәгъдәләрен Үтәүче итеп белгәннәр (Чыг. 15:2, 3; 16:2—5; Ешу. 23:14).

15 Өйрәнүче, бәлкем, Муса Йәһвәнең могҗизалы көчен татыган кебек татып карамас та, әмма иманы ныгып рәхмәте үсә барган саен һәм Изге Язмаларның принципларын кулланган саен, ул һичшиксез, шуны аңлаячак: Йәһвәдән кыюлык, акыллылык һәм җитәкчелек сорау бик мөһим. Моны эшләп, ул да Йәһвәне акыллы һәм ышанычлы Киңәшче, Яклаучы һәм безнең ихтыяҗларыбыз турында Кайгыртучы итеп белә алачак (Мәд. 54:23; 62:8; Гыйб. сүз. 3:5, 6).

Кеше белән эчкерсез кызыксын

16. Ни өчен сәләтләр оста өйрәтүче булыр өчен иң мөһим шарт түгел?

16 Теләгәнеңчә оста өйрәтүче була алмаганыңа кайгырсаң, төшенкелеккә бирелмә. Бөтен җир шары буенча алып барылган өйрәтү эше белән Йәһвә һәм Гайсә җитәкчелек итәләр (Рәс. 1:7, 8; Ачыл. 14:6). Алар синең тырышлыкларыңны фатихалаячак һәм эчкерсез кешенең йөрәгенә үтеп керерлек итеп өйрәтергә булышачаклар (Яхъ. 6:44). Өйрәтүченең сәләтләре юктыр да, әмма өйрәнүчене эчкерсез ярату барысын каплый. Рәсүл Паул сүзләреннән шунсы күренә: ул өйрәнүчене ярату никадәр мөһим икәнен яхшы аңлаган. (1 Тессалуникәлеләргә 2:7, 8 не укы.)

17. Һәрбер өйрәнүче белән эчкерсез кызыксынуыбызны ничек күрсәтергә?

17 Без һәрбер өйрәнүче белән эчкерсез кызыксынырга һәм аның белән якыннан танышыр өчен вакыт бүлеп куярга тиеш. Изге Язмалардагы принциплар буенча фикер алышканда без аның тормышы һәм аның шартлары турында белербез. Ул Изге Язмалардан белгән кайбер принципларны инде тотарга, бәлки, тырышадыр. Ә кайбер яклардан аңа әле үзгәрешләр ясарга кирәктер. Өйрәнүчегә каралган материал аның үзенә ничек кагыла икәнен күрсәтеп, без аңа Гайсәнең чын шәкерте булырга булышабыз.

18. Ни өчен өйрәнүче белән һәм аның өчен дога кылу мөһим?

18 Ә иң мөһиме — бу өйрәнүче белән һәм аның өчен дога кылу. Ул шуны аңласын: безнең максат — аңа Барлыкка Китерүчене яхшырак белергә, аңа якынлашырга һәм аның җитәкчелеге буенча яшәргә булышу. (Мәдхия 24:4, 5 не укы.) Йәһвә өйрәнүчене үз белгәнен тормышында кулланыр өчен куйган тырышлыкларын фатихаласын дип дога кылганда, өйрәнүче «сүзне... үтәү» мөһим икәнлеген күрәчәк (Ягък. 1:22). Безнең эчкерсез догаларыбызны тыңлап, өйрәнүче үзе дога кылырга өйрәнәчәк. Аның Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләрен үстергәнен күрү безне бик шатландыра!

19. Чираттагы мәкаләдә сүз нәрсә турында барачак?

19 Бөтен җир шарындагы алты ярым миллион Йәһвә Шаһите «өйрәтүгә осталыкларын» үстерергә тырыша. Алар моны эчкерсез кешеләргә Гайсә кушканны үтәргә булышыр өчен эшли. Аларның вәгазь эшләре нинди җимешләр китерә? Моның турында сүз чираттагы мәкаләдә барачак.

Хәтерлисезме?

• Ни өчен мәсихчеләргә «өйрәтүгә осталыкларын» үстерергә кирәк?

• Безгә остарак өйрәтүче булырга нәрсә булыша ала?

• Берәр сәләтләребез булмаса, моны нәрсә каплый ала?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[9 биттәге иллюстрация]

Син Теократик хезмәт мәктәбенә язылганмы?

[10 биттәге иллюстрация]

Ни өчен өйрәнүчене Изге Язмалардан шигырьләрне үзенә укып чыгарга дәртләндерергә кирәк?

[12 биттәге иллюстрация]

Өйрәнүче белән бергә һәм аның өчен дога кыл