Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсә Мәсих — Иң Бөек Миссионер

Гайсә Мәсих — Иң Бөек Миссионер

Гайсә Мәсих — Иң Бөек Миссионер

«Мин Аннан килдем, Мине Ул җибәрде» (Яхъя 7:29).

1, 2. Миссионер кем ул, һәм кемне иң бөек миссионер дип атап була?

«МИССИОНЕР» дигән сүзне ишеткәч, син нәрсә күз алдыңа китерәсең? Кайберәүләр сүз христиан миссионерлары турында бара дип уйлый, бу миссионерларның күбесе хезмәт иткән илләрендә сәяси һәм экономик эшләрдә катнашалар. Әмма Йәһвә Шаһите буларак, син Җитәкче совет төрле илләргә яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен җибәргән миссионерларны күз алдыңа китерәсеңдер (Мат. 24:14). Бу риясыз хезмәтчеләр үз вакытларын һәм көчләрен хөрмәтле эшкә багышлыйлар: кешеләргә Йәһвә Аллаһыга якынлашырга һәм аның белән якын мөнәсәбәтләр үстерергә ярдәм итәләр (Ягък. 4:8).

2 Татар теленә тәрҗемә ителгән Изге Язмалар өлешләрендә «миссионер» һәм «миссионерлар» дигән сүзләр кулланылмый. Әмма Эфеслеләргә 4:11 дәге «яхшы хәбәрне игълан итүчеләр» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе шулай ук «миссионерлар» дип тәрҗемә ителергә мөмкин. Йәһвә — яхшы хәбәрне иң бөек Игълан итүче, ләкин аны иң бөек Миссионер дип атап булмый, чөнки аны беркем дә җибәрмәгән. Әмма Гайсә Мәсих үзенең күктәге Атасы турында болай дигән: «Мин Аннан килдем, Мине Ул җибәрде» (Яхъя 7:29). Кешелеккә карата үзенең бөек яратуын күрсәтеп, Йәһвә үзенең бердәнбер Улын җиргә җибәргән (Яхъя 3:16). Гайсәне иң бөек, иң яхшы миссионер дип атап була, чөнки ул җиргә «хакыйкать хакында шаһитлек бирү» өчен дә җибәрелгән булган (Яхъя 18:37). Ул Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләгәндә һәрвакыт уңышлы булган, һәм без аның хезмәте турында уйланып, күп нәрсәгә өйрәнә алабыз. Мәсәлән, без миссионер булмасак та, хезмәтебездә аның өйрәтү ысулларын куллана алабыз.

3. Без нинди сораулар карап чыгарбыз?

3 Гайсә Патшалык вәгазьчесе буларак җирдә нәрсә кичергән? Ни өчен аның өйрәтүе уңышлы булган? Аның хезмәтен нәрсә уңышлы иткән?

Яңа шартларда әзерлек рухы

4—6. Гайсә җиргә җибәрелгәч, нинди үзгәрешләр кичергән?

4 Безнең көннәрдә кайвакыт миссионерларга һәм Патшалык вәгазьчеләре әз булган җирләргә күчеп киткән кайбер мәсихчеләргә яңа урында начаррак шартларга күнегергә туры килә. Ләкин без Гайсәнең җирдәге һәм күктәге шартлары арасындагы аерманы күз алдына да китерә алмыйбыз. Күктә ул үз Атасы белән һәм Йәһвәгә эчкерсез хезмәт иткән рухи затлар арасында яшәгән (Әюб 1:6; 2:1). Ә җирдә аңа бозылып беткән дөньяда, гөнаһлы кешеләр арасында яшәргә туры килгән! (Марк 7:20—23). Гайсәгә хәтта үзенең якын шәкертләре арасындагы ярышуны түзәргә туры килгән (Лүк 20:46; 22:24). Әмма ул, әлбәттә, җирдә кичергән авырлыкларын камил хәл иткән.

5 Гайсәгә могҗиза итеп кешеләр телендә сөйләшү сәләте бирелмәгән, ул телгә бала чактан өйрәнә башлаган. Ә ул бит күктә фәрештәләр белән идарә иткән! Гайсә җирдә яшәгәндә кимендә бер телдә сөйләшкән. Бу «фәрештәләр теленнән» бик нык аерылып торган (1 Көр. 13:1). Әмма, күңелгә ятышлы сүзләр кулланып, Гайсә бик оста сөйләгән. Бер кеше дә аның кебек сөйли алмаган (Лүк 4:22).

6 Аллаһы Улы җиргә килгәч, аңа башка яклардан да үзгәрешләр кичерергә туры килгән. Гайсә Адәмнән гөнаһ мирас итеп алмаган булса да, ул соңрак аның «туганнары», яки майланган шәкертләре, булып киткән кешеләр кебек, кеше булып туган. (Еврейләргә 2:17, 18 не укы.) Гайсә үзе Җитәкче Микаил фәрештә буларак рухи затлар белән идарә итсә дә, җирдәге тормышының соңгы төнендә үз Атасыннан «унике гаскәрдән дә артыграк фәрештәләр» җибәрергә сорамаган (Мат. 26:53; Яһүд 9). Әйе, Гайсә җирдә могҗизалар эшләгән. Ләкин күктә ул күпкә зуррак эшләр башкара алыр иде.

7. Яһүдләрнең Канунны үтәүгә нинди карашы булган?

7 Әле күктә яшәгәндә, Гайсә «Сүз» буларак, бәлки, Аллаһының исраиллеләрне чүл аша алып барган Вәкиле булгандыр (Яхъя 1:1; Чыг. 23:20—23). Әмма алар «фәрештәләр аркылы Аллаһыдан бирелгән канунны кабул итеп алдылар, ләкин аны үтәмәделәр» (Рәс. 7:53; Евр. 2:2, 3). Беренче гасырдагы яһүдләрнең дини җитәкчеләре Канунның чын максатын аңламаганнар. Мәсәлән, шимбә турындагы канунны карап чыгыйк. (Марк 3:4—6 ны укы.) Канунчылар һәм фарисейләр «канундагы иң мөһим нәрсәне: гаделлекне, шәфкатьлекне һәм тугрылыкны читтә калдырганнар» (Мат. 23:23). Шулай да Гайсә бирешмәгән: ул хакыйкатьне игълан итүен дәвам иткән.

8. Ни өчен Гайсә безгә ярдәм итә ала?

8 Гайсәнең әзерлек рухы булган. Ул кешеләрне яраткан һәм аның аларга ярдәм итәргә көчле теләге булган. Ул яхшы хәбәрне һәрвакыт ашкыну рухы белән вәгазьләгән. Җирдә Йәһвәгә тугры калганга, Гайсә «Үзенә тыңлаучан булган һәркем өчен мәңгелек котылу чыганагы булып» киткән. Өстәвенә, «Ул Үзе дә, вәсвәсәләндерелеп, газап чиккәнгә күрә, [безнең кебек] вәсвәсәгә дучар булганнарга ярдәм итә ала» (Евр. 2:18; 5:8, 9).

Яхшы өйрәтелгән Остаз

9, 10. Гайсә җиргә килгәнче аны кем өйрәткән?

9 Җитәкче совет мәсихчеләрне миссионер булып җибәрер алдыннан аларны өйрәтә. Гайсә Мәсих өйрәтелгән булганмы? Әйе, ләкин ул Мәсих булып майланыр алдыннан раввиннар мәктәбенә йөрмәгән, шулай ук танылган дини җитәкчеләрнең шәкерте булмаган (Яхъя 7:15). (Рәсүлләр 22:3 не чагыштыр.) Алайса, ни өчен Гайсә шулкадәр оста өйрәткән?

10 Гайсә әнисе Мәрьямнән һәм үги әтисе Йосыфтан берникадәр белем алгандыр да, әмма хезмәте өчен төп белемнәрне ул иң бөек Чыганактан алган. Моның турында Гайсә болай дигән: «Мин Үземнән сөйләмәдем, нәрсә сөйләргә, нәрсә әйтергә кирәклеге хакында Мине җибәргән Ата Миңа әмер бирде» (Яхъя 12:49). Игътибар итегез: Угылга кешеләрне нәрсәгә өйрәтергә кирәк икәне турында җентекле күрсәтмәләр бирелгән булган. Җиргә килгәнче Гайсә, һичшиксез, күп вакыт Атасының күрсәтмәләрен тыңлаган. Тагын да яхшырак аны кем өйрәтә алыр иде?

11. Гайсә Атасының кешеләргә карата мөнәсәбәтен никадәр төгәл чагылдырган?

11 Барлыкка китерелгән көннән үк Угыл үз Атасына бик якын булып киткән. Күктә яшәгәндә Гайсә Йәһвәнең кешеләр белән мөгамәлә итүен күзәтеп, аның кешеләргә карата мөнәсәбәтен үзләштергән. Угыл Аллаһының кешеләргә карата яратуын шулкадәр төгәл чагылдырган ки, акыллылыкның гәүдәләнеше буларак ул болай дип әйтә алган: «Адәм балаларын күреп сөендем» (Гыйб. сүз. 8:22, 31).

12, 13. a) Гайсә Атасының исраиллеләр белән мөгамәлә итүен күзәтеп нәрсәгә өйрәнгән? б) Алган белемнәрен Гайсә ничек кулланган?

12 Угыл Атасының авыр хәлләр туганда үзен ничек тотканын күзәткән һәм шулай итеп тә өйрәнгән. Мәсәлән, Йәһвәнең үзсүзле исраиллеләр белән ничек эш иткәнен карап чыгыйк. Нихами 9:28 дә болай дип язылган: «Алар тыныч яши башлагач, яңадан синең [Йәһвәнең] алдыңда явызлык эшлиләр иде, һәм син аларны җәберләүче дошманнар кулына тапшыра идең. Ул чакта алар сиңа кире кайталар иде һәм ярдәм сорыйлар иде, һәм син аларны күктән ишетә идең дә үзеңнең бөек мәрхәмәтең буенча аларны кат-кат коткара идең». Йәһвә белән хезмәттәшлек итеп һәм аның эшләрен күзәтеп, Гайсә кешеләргә карата шундый ук кызгану хисен үстергән (Яхъя 5:19).

13 Гайсә үз шәкертләрен кызганганда, Атасыннан алган белемнәрен тормышта кулланган. Үлеме алдыннан соңгы төнне аның яраткан рәсүлләре «аны калдырып, качып киткәннәр» (Мат. 26:56; Яхъя 13:1). Рәсүл Петер хәтта Мәсихтән өч тапкыр баш тарткан! Шулай да Гайсә аларны кире кабул итәргә әзер булган. Петергә ул болай дигән: «Син иманыңны югалтмасын дип, Мин синең өчен дога кылдым; син Миңа кире килгәч, имандашларыңны ныгыт» (Лүк 22:32). Рухи Исраил «рәсүлләр һәм пәйгамбәрләрдән» торган нигезгә төзелгән, һәм Яңа Иерусалим стенасының нигез ташларына Бәрәннең, Гайсә Мәсихнең, 12 тугры рәсүленең исемнәре язылган. Бүгенге көндә майланган мәсихчеләр үзләренең тугры юлдашлары, «башка сарыклар» белән, оешма буларак, Аллаһының куәтле кулы һәм аның яраткан Улының җитәкчелеге астында Патшалык турындагы хәбәрне игълан итүләрен уңышлы дәвам итәләр (Эфес. 2:20; Яхъя 10:16; Ачыл. 21:14).

Гайсә ничек өйрәткән?

14, 15. Гайсә, канунчылар һәм фарисейләрдән аермалы буларак, ничек өйрәткән?

14 Гайсә үз шәкертләрен өйрәткәндә, белемен ничек кулланган? Гайсә яһүдләрнең дини җитәкчеләренә караганда күпкә яхшырак өйрәткән. Канунчылар һәм фарисейләр «үзләренең йолалары хакына Аллаһы сүзен юкка чыгарганнар». Ә Гайсә үзеннән сөйләмәгән, ул һәрвакыт Аллаһы сүзенә нигезләнеп өйрәткән (Мат. 15:6; Яхъя 14:10). Безгә дә шулай эшләргә кирәк.

15 Гайсә дини җитәкчеләрдән башка яктан да аерылып торган. Канунчылар һәм фарисейләр турында ул болай дигән: «Аларның сезгә кушканнарын тыңлагыз һәм үтәгез, әмма алар кебек эшләмәгез, чөнки алар үзләре өйрәткәннәре буенча гамәл кылмыйлар» (Мат. 23:3). Гайсә һәрвакыт өйрәткәннәре буенча гамәл кылган. Бер мисал карап чыгыйк.

16. Ни өчен Гайсә үзенең Маттай 6:19—21 дәге сүзләре буенча яшәгән дип әйтеп була?

16 Гайсә үз шәкертләрен «хәзинәне күктә җыярга» өндәгән. (Маттай 6:19—21 не укы.) Гайсә үзе бу сүзләре буенча яшәгәнме? Әйе, чөнки ул үзе турында болай дип әйткән: «Төлкеләрнең өннәре, кошларның оялары бар, ә Адәм Улының башын терәр урыны да юк» (Лүк 9:58). Гайсә гади тормыш алып барган. Патшалык турындагы яхшы хәбәрне игълан итү аның тормышында беренче урында торган. Җирдә хәзинә җыю тормыш мәшәкатьләре тудыра, ә Гайсә үз тормышы белән алардан азат булу нәрсә аңлата икәнен күрсәткән. Күктә хәзинә җыю никадәр яхшырак икәнен күрсәтеп, Гайсә болай дигән: «Анда аны көя дә тапамый, ул тутыкмый да, караклар да кереп аны урлап чыкмый». Син Гайсәнең хәзинәне күктә җыегыз дигән чакыруы буенча эш итәсеңме?

Гайсәнең кешеләрне җәлеп иткән сыйфатлары

17. Гайсәгә яхшы хәбәрне искиткеч итеп игълан итәргә нинди сыйфатлар ярдәм иткән?

17 Гайсәгә яхшы хәбәрне искиткеч итеп игълан итәргә нинди сыйфатлар ярдәм иткән? Бу сыйфатларның берсе: аның кешеләргә карата мөнәсәбәте. Гайсә кешеләргә ярдәм иткәндә Йәһвәнең басынкылык, ярату һәм кызгану кебек яхшы сыйфатларын чагылдырган. Бу сыйфатлар күпләрне Гайсәгә җәлеп иткән.

18. Ни өчен Гайсә басынкы булган дип әйтеп була?

18 Гайсә җиргә килергә ризалашкан һәм «кол кыяфәте алып, үз теләге белән бар нәрсәдән баш тарткан. Ул кеше булган» (Флп. 2:7). Моның өчен басынкылык кирәк булган. Өстәвенә, Гайсә кешеләргә масаеп карамаган. Ул: «Мин күктән килдем, шуңа күрә алар мине тыңларга тиеш»,— дип уйламаган. Үзләрен мәсих дип атаган кешеләрдән аермалы буларак, Гайсә үзенең чын Мәсих булуы белән мактанып йөрмәгән. Кайчакта ул кешеләргә үзенең кем булуын һәм аларга нәрсә эшләгәнен әйтмәскә кушкан (Мат. 12:15—21). Кеше үзе бар нәрсәне тикшереп һәм аларның дөреслеген күреп, аның артыннан барырга тиеш булган. Моны Гайсә теләгән. Ул аның шәкертләре күктәге тугры фәрештәләр кебек камил булачак дип көтмәгән. Аның шәкертләре моның өчен бик рәхмәтле булган!

19, 20. Ярату һәм кызгану Гайсәне кешеләргә ярдәм итәргә ничек дәртләндергән?

19 Гайсә Мәсих шулай ук күктәге Атасының төп сыйфатын — яратуны күрсәткән (1 Яхъя 4:8). Гайсә кешеләрне яраткан, шуңа күрә аларны өйрәткән. Мәсәлән, бер яшь бай кешегә карата аның хисләрен карап чыгыйк. (Марк 10:17—22 не укы.) Ул Гайсәнең «күңеленә хуш килгән», һәм Гайсә аңа ярдәм итәргә теләгән. Ләкин яшь бай кеше Мәсих артыннан барыр өчен үз милкен калдырырга теләмәгән.

20 Гайсәнең тагын бер гаҗәеп сыйфаты — бу кешеләрне кызгану булган. Камил булмаган бар кешеләрнең кебек, аның тәгълиматларын кабул иткән кешеләрнең дә авырлыклары булган. Моны белеп, Гайсә өйрәткәндә аларны кызганган һәм җәлләгән. Мәсәлән, бер тапкыр Гайсәнең һәм аның шәкертләренең хәтта ашарга да вакытлары булмаган, әмма халык җыелганын күргәч, Гайсә нәрсә эшләгән? Ул «аларны кызганган, чөнки алар көтүчеләре булмаган сарыклар кебек иде. Ул аларны күп нәрсәләргә өйрәтә башлаган» (Марк 6:34). Гайсә аларның кызганыч хәлен күргән һәм бар көчен куеп аларны өйрәткән һәм аларга ярдәм итеп могҗизалар эшләгән. Кайберәүләрне Гайсәнең яхшы сыйфатлары һәм тәгълиматлары аңа җәлеп иткән, һәм алар аның шәкертләре булып киткән.

21. Киләсе мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

21 Без Гайсәнең җирдәге хезмәте турында күбрәк белә алабыз. Гайсә Мәсих, иң бөек Миссионер, безгә тагын кайсы яклардан үрнәк бирә? Моны киләсе мәкаләдә карап чыгарбыз.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Җиргә килгәнче Гайсәне кем өйрәткән?

• Гайсә, канунчылар һәм фарисейләрдән аермалы буларак, ничек өйрәткән?

• Гайсәнең нинди сыйфатлары кешеләрне аңа җәлеп иткән?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[15 биттәге иллюстрация]

Гайсә халыкны ничек өйрәткән?