Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Галаад мәктәбен тәмамлаучылар «казый башларга» әзер

Галаад мәктәбен тәмамлаучылар «казый башларга» әзер

Галаад мәктәбенең 123 нче класс чыгарылышы

Галаад мәктәбен тәмамлаучылар «казый башларга» әзер

КӨЗ. 2007 елның 8 сентябрь, шимбә көне. 41 илдән 6 352 кеше Күзәтү манарасының Изге Язмалар мәктәбе Галаадның 123 нче класс чыгарылышына килде. Иртәнге сәгать унда программа рәисе Җитәкче советта хезмәт итүче Энтони Моррис килгән кешеләрне сәламләгәннән соң, кереш сүзләр әйтте һәм Кушма Штатларның Филиал комитетыннан килгән беренче докладчы Гэри Брога сүз бирде.

Кеше үзе әллә ни матур булмаса да, ул Йәһвә ихтыярын үтәсә, Аллаһы өчен матур дип ышандырды кардәш Бро Мәктәп тәмамлаучыларны (Ире. 13:11). Ул аларны нәкъ шундый матурлыкны сакларга дәртләндерде. Шуннан соң Җитәкче совет әгъзасы Геррит Лёш Йәһвәгә хезмәт иткәндә бүләк алырга өметләнү дөрес дип басым ясады (Евр. 11:6). Әмма Йәһвәгә хезмәт итәргә безне риясыз ярату этәрергә тиеш.

Шуннан соң теократик өйрәтү бүлегенең * күзәтчесе Уильям Сэмюэлсон Мәктәп тәмамлаучыларны үз йөкләмәләрен — идарә итүче Патша турында игълан итү йөкләмәләрен — кадерләргә һәм моны үз тәртипләре белән күрсәтергә дәртләндерде. Ә ул күзәтченең ярдәмчесе Сэм Роберсон студентларны башкаларның яхшы сыйфатларына игътибар итәргә чакырды. Ул чакта алар «имандашларын [ныграк] ярата» алачак (1 Пет. 2:17).

Бу дәртләндерүче нотыклардан соң Галаад Мәктәбенең укытучысы Марк Нумар берничә студенттан интервью алды. Алар Мәктәптә укыганда вәгазьдә булган төрле очракларны сөйләп бирделәр. Аларның хезмәтне яратканнары һәм башкаларга ярдәм итәргә теләкләре зур икәне күренеп тора иде. Паттерсондагы Вефиль бюросында хезмәт итүче Кент Фишер өч илнең филиал комитетларының әгъзаларыннан интервью алган. Бу илләрдә миссионерлар хезмәт итә. Бу искиткеч кардәшләрнең сүзләре чыгарылышка килгән бар кешеләрне, шул исәптән студентларның әти-әниләрен дә, миссионерларга яхшы ярдәм күрсәтеләчәк икәненә ышандырды. Шуннан соң тәрҗемә итү төркемнәренә ярдәм күрсәтү бүлегенең күзәтчесе Исак Марей инде озак вакыт миссионер булып хезмәт иткән кардәшләрдән интервью алды. Аларның сөйләгәннәре студентларга көч өстәде һәм аларга билгеләнгән илләрендә алачак шатлыкны күз алдына китерергә булышты.

«Ишеткәннәрегез сезне нәрсәгә дәртләндерә?» дигән төп нотык белән Җитәкче совет әгъзасы Джеффри Джексон чыгыш ясады. Джексон кардәш Тын океанның көньяк өлешендә урнашкан утрауларда миссионер булып якынча 25 ел хезмәт иткән. Үз нотыгында ул Гайсә сөйләгән Таудагы вәгазьнең соңгы өлешен карап чыккан. Анда Гайсә йорт төзегән ике кеше турында сөйли: бер кеше — акыллы, ә икенчесе акылсыз булган. Бу йортлар, бәлки, бер үк урында төзелгән булгандыр дип басым ясады докладчы, әмма акылсыз кеше үз йортын ком өстендә төзегән, ә акыллысы таш җиргә кадәр барып җиткәнче казыган һәм шуннан соң гына үз йортын төзи башлаган. Давыл башлангач, таш өстендә торган йорт җимерелмәгән, ә ком өстендә төзелгәне җимерелеп төшкән (Мат. 7:24—27; Лүк 6:48).

Гайсә акылсыз кеше бу аның сүзләрен тыңлый торган гына кеше, ә акыллысы — тыңлап аның сүзләрен үтәүче кеше дигән. Кардәш Джексон студентларга болай дигән: «Изге Язмалардан алган белемегезне миссионер хезмәтендә куллана башлагач, сез шул акыллы кешегә охшаш булачаксыз». Шуңа күрә ул Мәктәпне тәмамлаучыларны үз миссионер хезмәтләрендә «казый башларга» чакырган.

Ниһаять, студентлар дипломнар һәм билгеләү хатларын алдылар, һәм Моррис кардәш аларга соңгы киңәшләрен бирде. Ул аларны Гайсә эзләре буенча барырга һәм Йәһвә көченә таянырга дәртләндерде. Шуның белән программа тәмамланды.

[Искәрмә]

^ 5 абз. Теократик өйрәтү бүлеге Укыту комитеты җитәкчелендә эшли. Бу бүлек Галаад Мәктәбе, Филиал комитеты әгъзалары өчен Мәктәп һәм Күчеп йөрүче күзәтчеләр өчен Мәктәп өчен җаваплы.

[31 биттәге рамка]

БУ ЧЫГАРЫЛЫШ БЕЛӘН БӘЙЛЕ САННАР

Студентлар килгән илләр саны: 10

Билгеләнгән илләр саны: 24

Студентлар саны: 56

Уртача яшьләре: 33,5

Хакыйкатьтә уртача ел: 17,9

Тулы вакытлы хезмәттәге уртача ел: 13,8

[32 биттәге иллюстрация]

Рәтләр алгы рәттән санала, ә исемнәр сулдан уңга бирелә.

1) Эспарса Э., Папайя С., Билал А., Суарес М., Эверс Э., Димичино К. 2) Роза М., Фуджии Р., Рэти О., Леветон Дж., Ван Лимпутен М. 3) Боскаино А., Бек К., Буданова Х., Браз К., Пельц К., Сиау А. 4) Леветон С., Сантикко Х., Конти С., Уилсон Дж., Райлетт Дж., Пирс Ш., Фуджии К. 5) Роза Д., Боскаино М., Остин В., Родиэль П., Билал П., Димичино П. 6) Рэти Б., Чизик Д., Кларк К., Ридель А., Эспарса Ф., Сиау П., Ван Лимпутен Т. 7) Родиэль Х., Эверс Дж., Грин Дж., Чизик Дж., Сантикко М., Райлетт М. 8) Пельц Л., Остин Д., Ридель Т., Бек М., Пирс У., Конти С., Грин С. 9) Суарес Х., Кларк Дж., Папайя С., Буданов М., Уилсон Р., Браз Р.