Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Исраиллеләрнең хаталары синең өчен сабак булсын

Исраиллеләрнең хаталары синең өчен сабак булсын

Исраиллеләрнең хаталары синең өчен сабак булсын

ИСРАИЛЛЕЛӘР Вәгъдә ителгән җир янында басып тора. Алдарак Йәһвә аларга Муса аша мондый әмер биргән булган: «Ул җирдә яшәүчеләрне бөтенләй куып чыгар. Аларның коеп ясалган һәм таштан сырлаган барча потларын һәм потларына табыну урыннарын пыр туздыр» (Сан. 33:52). Бу әмерне исраиллеләр бик яхшы белгән.

Исраил халкы ул җирләрдә яшәүче халыклар белән бернинди дә килешү, шул исәптән никахлашу килешүе дә, төзергә тиеш булмаган (Кан. 7:2, 3). Аллаһы үз халкына болай дигән: «Сак булыгыз: барачак җирегездә яшәүче бер генә халык белән дә килешү төземәгез; югыйсә, алар сезгә тозак булырлар» (Чыг. 34:12). Әмма исраиллеләр Аллаһыны тыңламаганнар һәм тозакка эләккәннәр. Ни өчен андый хәл килеп чыккан һәм безнең өчен нинди сабак? (1 Көр. 10:11).

Дуслыктан потка табынуга

Вәгъдә ителгән җирне яулап алырга омтылып, исраиллеләр башта бер җиңү артыннан икенче җиңүгә ирешкәннәр. Әмма Исраил уллары Аллаһы әмерләренең кайберләрен үтәмәгән: алар бар дошманнарны да куып чыгармаган (Хак. 1:1—2:10). Аллаһы сүзләренә каршы эш итеп, алар шул җирдә яшәүче «җиде халык» арасында яши башлаганнар. Бу мәҗүсиләр белән һәр көн аралашып, алар якын дуслар булып киткән (Кан. 7:1). Нәтиҗәсе нинди булган? «Алар аларның кызларын үзләренә хатын итеп алганнар һәм үз кызларын аларның угылларына биргәннәр, һәм шулай итеп алар аларның илаһларына хезмәт итә башлаган. Исраил угыллары Йәһвә каршында явыз булганны эшләгәннәр. Алар үзләренең Аллаһысын, Йәһвәне, онытканнар һәм Багал белән изге баганаларга хезмәт иткәннәр» (Хак. 3:5—7). Исраиллеләр ул халыклар белән дусларча аралашканга күрә алар белән никахлаша һәм аларның илаһларына табына башлаганнар. Исраиллеләргә башка халыкларны шул җирләрдән куып чыгарырга әмер бирелгән иде, ләкин алар башка халык кешеләре белән никахлар төзеп, бу әмерне үти алмаганнар. Хак гыйбадәт кылу нәҗесләнгән, һәм исраиллеләр ялган илаһларга табына башлаган.

Вәгъдә ителгән җирдәге халыкларның исраиллеләргә дус булуы дошман булуына караганда күбрәк зыян китергән. Аллаһы хезмәтчеләренә дини бозыклык тагын кайсы яктан килергә мөмкин? Әйдәгез моны карап чыгыйк.

Игенчелектән — Багалга табынуга

Исраил уллары бер урыннан икенче урынга күчеп йөргән. Әмма Вәгъдә ителгән җиргә килгәч, аларның күбесе игенчеләр булып киткән. Исраиллеләр иген үстерер өчен, күрәсең, бу җирләрдә яшәп иген үстергән халыклар тәҗрибәсен кулланган, әмма алар кәнганлылар белән якын аралашканга аларның иген үстерүгә бәйле гыйбадәт кылуларын да үзләштергән.

Кәнганлылар күп санлы Багалларга — уңыш илаһларына табынган. Вакыт узу белән исраиллеләр җирләрне эшкәртеп, уңыш та җыя һәм Кәнган илаһларын да олылый башлаганнар. Алар бу илаһлар аларга уңыш бирә дип санаган. Күпләр үзләрен Йәһвәгә гыйбадәт кылучылар итеп тоткан, әмма чынында алар аңардан читкә киткәннәр.

Безнең өчен җитди кисәтү

Исраиллеләр Вәгъдә ителгән җирдәге халыклар белән очрашканда шунда ук Багалга табынырга һәм әхлаксызлык кылырга теләгәннәр дип әйтү дөрес булмас иде. Андый эшләргә аларны мәҗүсиләр белән аралашу китергән. Бүген дә үзләрен дусларча тоткан, әмма мәсихчеләр карашларын уртаклашмаган, алар кадерләгәнне кадерләмәгән һәм аларның принципларын тотмаган кешеләр бар, һәм алар белән тыгыз аралашу нинди нәтиҗәләргә китерә ала икәнен Исраил мисалыннан күрәбез. Әлбәттә, мәктәптә, эштә һәм хәтта өйдә дә без андый кешеләр белән аралашабыз. Әмма исраиллеләр мисалыннан шуны күрәбез: андый аралашуга омтылсак, бу аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Изге Язмаларда үзгәрешсез хакыйкать язылган: «Азгын кешеләр белән аралашу яхшы әхлакны боза» (1 Көр. 15:33).

Исраиллеләр яшәгән көннәр белән безнең көннәр арасында күп охшаш яклар бар. Хәзерге дөньяда күп потларга табыналар. Бу акча, сәхнә «йолдызлары», спортсменнар, төрле партияләр, кайбер дини җитәкчеләр һәм хәтта туганнарыбыз. Һәм безгә куркыныч яный: бу «потларның» берәрсе тормышыбызда беренче урынга басарга мөмкин. Йәһвәне яратмаган кешеләр белән тыгыз аралашу безне рухи һәлакәткә китерергә мөмкин.

Багалга табыну җенси азгынлык белән бәйле булган, һәм бу күп исраиллеләр өчен тозак булып киткән. Безнең көннәрдә дә Аллаһының кайбер хезмәтчеләре әхлаксызлыкның корбаны булып китә. Мәсәлән, компьютер аша Интернет карап утырганда, кызыксынып яки ялгыш кына тычкан төймәсенә бассаң, вөҗданың пычранырга мөмкин. Мәсихче порнография тозагына эләккәндә, бу бик кызганыч!

Аллаһының искә төшерүләрен саклаучылар бәхетле

Аралашырга нинди кешеләрне сайларсың? Йәһвә киңәшен тыңларсыңмы? Сиңа үзеңә сайлау ясарга кирәк (Кан. 30:19, 20). Шуңа күрә үзеңә мондый сораулар бир: «Мин вакыт булганда кем белән аралашам? Алар өчен нәрсә кадерле, һәм алар нинди әхлак нормаларын тоталар? Алар Йәһвәгә хезмәт итәләрме? Алар мине рухи яктан үсәргә дәртләндерәме?»

Мәдхия җырлаучы болай дип җырлаган: «Юлы шиксезләр, Ходай кануны белән йөрүчеләр сәгадәтле. Аның ачышларын [«искә төшерүләрен», ЯД] саклаучылар, Аны чын күңелдән эзләүчеләр сәгадәтле» (Мәд. 118:1, 2). Әйе, «Ходайдан куркучылар, Аның юлларыннан йөрүчеләр барсы да сәгадәтле!» (Мәд. 127:1). Исраиллеләрнең хаталары синең өчен сабак булсын һәм сүз аралашу турында барганда, һәрнәрсәдә Йәһвәгә тыңлаучан булыйк! (Гыйб. сүз. 13:20).

[26 биттәге иллюстрация]

Йәһвәне яратмаган кешеләр белән дуслык потка табынуга китерергә мөмкин