Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Иң Бөек Миссионердан үрнәк ал

Иң Бөек Миссионердан үрнәк ал

Иң Бөек Миссионердан үрнәк ал

«Мин Мәсихтән үрнәк алган кебек, сез дә миннән үрнәк алыгыз» (1 Көр. 11:1).

1. Ни өчен безгә Гайсә Мәсихтән үрнәк алырга кирәк?

РӘСҮЛ Паул иң бөек миссионердан, Гайсә Мәсихтән, үрнәк алган. Паул шулай ук мәсихчеләрне дә: «Мин Мәсихтән үрнәк алган кебек, сез дә миннән үрнәк алыгыз»,— дип өндәгән (1 Көр. 11:1). Гайсә үз рәсүлләренең аякларын юып, аларга басынкылык үрнәге күрсәткән һәм болай дигән: «Сез дә Мин сезгә эшләгән кебек эшләсен дип, сезгә үрнәк күрсәттем» (Яхъя 13:12—15). Мәсихчеләр буларак, безгә Гайсә Мәсихтән сүзләрдә, эшләрдә һәм Аллаһыга яраклы сыйфатларны күрсәтүдә үрнәк алырга кирәк (1 Пет. 2:21).

2. Җитәкче совет сине миссионер булып хезмәт итәргә билгеләгән булмаса да, син нинди караш үстерә аласың?

2 Үткән мәкаләдән без шуны белдек: миссионер — бу берәр җиргә яхшы хәбәрне вәгазьләргә җибәрелгән кеше. Рәсүл Паул моңа кагылышлы берничә кызык сорау күтәргән. (Римлыларга 10:11—15 не укы.) Мәсәлән, ул болай дип сораган: «Аның [Аллаһы] турында игълан итүче булмагач, алар [кешеләр] ничек ишетә алырлар?» Шуннан соң Паул Ишагыйя пәйгамбәрлегеннән өземтә китергән: «Яхшы хәбәр китерүчеләрнең килүе ничек куанычлы!» (Ишаг. 52:7). Бәлки, син миссионер түгелдер, шулай да син Гайсәдән үрнәк алып һәм яхшы хәбәрне ашкыну белән игълан итеп, искиткеч вәгазьче була аласың. Үткән елда 236 илдә һәм территориядә «Яхшы хәбәр тарату эшендә» 6 957 852 кеше катнашкан (2 Тим. 4:5).

«Без, булган нәрсәләребезнең бөтенесен калдырып, Сиңа иярдек»

3, 4. Гайсә җиргә килеп нәрсә корбан иткән, һәм безгә, аның шәкертләренә, нәрсә эшләргә кирәк?

3 Җирдә үзенә билгеләнгән эшне үтәр өчен, Гайсә күктәге тормышын һәм данын корбан иткән һәм «кол кыяфәте алып, Үз теләге белән бар нәрсәдән баш тарткан» (Флп. 2:7). Мәсих артыннан барыр өчен, без күп нәрсәләрне корбан иткәнбездер, ләкин Гайсә җиргә килеп күпкә зуррак корбан китергән. Әмма без, аның шәкертләре буларак, ныклык саклый алабыз һәм Шайтан дөньясында калдырган нәрсәләр турында үкенми яши алабыз (1 Яхъя 5:19).

4 Бер тапкыр рәсүл Петер Гайсәгә болай дигән: «Менә без, бөтен нәрсәбезне калдырып, Сиңа иярдек» (Мат. 19:27). Петер, Әндри, Ягъкуб һәм Яхъя Гайсә аларны үзе артыннан барырга чакыргач, шунда ук ятьмәләрен калдырганнар. Балык тоту эшен калдырып, алар үз тормышларын хезмәткә багышлаганнар. Лүк бәян иткән Яхшы хәбәр буенча, Петер болай дигән: «Менә без, булган нәрсәләребезнең бөтенесен калдырып, Сиңа иярдек» (Лүк 18:28). Безнең арадагы кайбер мәсихчеләргә генә Гайсәгә иярер өчен, бөтен нәрсәләрен калдырырга туры килгән. Ләкин һәрберебезгә Мәсихнең шәкерте һәм Йәһвәнең тугры хезмәтчесе булыр өчен, «үз-үзеннән баш тартырга» кирәк булган (Мат. 16:24). Андый юл безгә бик күп фатихалар китерде. (Маттай 19:29 ны укы.) Мәсих яхшы хәбәрне ашкынып игълан иткән. Андый ашкыну рухы безгә дә зур шатлык китерә: аеруча без берәр кешегә Аллаһыга һәм аның яраткан Улына якынлашыр өчен әз генә булса да булышсак.

5. Иммигрант Изге Язмалардагы хакыйкать буенча яшәр өчен, нинди үзгәрешләр ясый ала? Мисал китерегез.

5 Бразилиядә яшәүче Валмир Суринамның ерактагы бер районында алтын приискасында эшләгән. Ул эчәргә яраткан һәм әхлаксыз тормыш алып барган. Бер тапкыр ул шәһәрдә булганда, Йәһвә Шаһитләре аның белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаганнар. Ул һәр көн өйрәнгән, тормышында күп үзгәрешләр ясаган һәм тиздән суга чумдырылу үткән. Аның эше Изге Язмалардагы тәгълиматлар буенча яшәргә комачаулаганын аңлагач, ул үзенең табышлы эшен саткан һәм үз гаиләсенә рухи байлыкны табарга ярдәм итәр өчен Бразилиягә кайткан. Күп иммигрантлар хакыйкать белән танышкач, бай илләрдә үз эшләрен калдырып, үз туганнарына һәм башка кешеләргә рухи хакыйкатьләрне сөйләр өчен, туган якларына кайтырга әзер. Андый вәгазьчеләр яхшы хәбәрне таратуда ашкыну рухы күрсәтәләр.

6. Патшалык вәгазьчеләре җитмәгән җирләргә күчәргә мөмкинлегебез булмаса да, без нәрсә эшли алабыз?

6 Күп Шаһитләр Пашалык вәгазьчеләре җитмәгән җирләргә күчәләр. Кайберәүләр хәтта башка илләрдә хезмәт итәләр. Безнең, бәлки, башка җиргә күчәргә мөмкинлегебез юктыр, әмма без бар көчебезне куеп вәгазьдә катнашып, Гайсәдән үрнәк ала алабыз.

Безне Йәһвә өйрәтә

7. Остарак Патшалык вәгазьчесе булырга теләгән кардәшләр өчен нинди мәктәпләр бар?

7 Гайсә Атасыннан өйрәнгән кебек, без дә бүген Йәһвәдән өйрәнә алабыз. Гайсә болай дигән: «Пәйгамбәрләрнең язмаларында: „Һәммәсе дә Аллаһы тарафыннан өйрәтеләчәк“,— дип язылган» (Яхъя 6:45; Ишаг. 54:13). Бүген безгә остарак Патшалык вәгазьчеләре булырга ярдәм итүче күп мәктәпләр бар. Без үз җыелышыбызда үткәрелә торган Теократик хезмәт мәктәбенә языла алабыз. Пионерлар Пионер хезмәтенең мәктәбендә укый ала. Кайбер пионерлар бу Мәктәптә хәтта ике тапкыр булганнар. Өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр өчен Патшалык хезмәтенең мәктәбе үткәрелә, ул аларга өйрәтү сәләтләрен үстерергә һәм үз хезмәтләрен, имандашларына күбрәк файда китерер өчен, яхшыртырга булыша. Өйләнмәгән өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр Хезмәтне яхшырту мәктәбендә укый ала. Бу аларга остарак Патшалык хезмәтчеләре булырга булыша. Ә чит илләргә миссионерлар итеп билгеләнгән күп кардәшләр Күзәтү манарасының Изге Язмалар мәктәбе Галаадны тәмамлаган.

8. Кайбер кардәшләр Йәһвә биргән белемне никадәр кадерли?

8 Бу мәктәпләрдә укыр өчен, күп Йәһвә Шаһите үзгәрешләр ясаган. Йугу исемле кардәшкә Канададагы Хезмәтне яхшырту мәктәбендә укыр өчен, эшеннән китәргә туры килгән, чөнки аның начальнигы аны җибәрергә теләмәгән. «Мин бер дә үкенмим,— дип әйтә Йугу. — Чөнки алар минем күңелемне табарга теләп, отпуск бирсәләр, мин рәхмәт йөзеннән бу эштә калырмын дип өметләнерләр иде. Әмма хәзер мин азат һәм Йәһвә биргән һәркайсы йөкләмәне үтәргә әзер». Аллаһы тарафыннан өйрәтелер өчен, күпләр кайчандыр үзләре өчен кадерле булган нәрсәләрне әзерлек белән корбан иткәннәр (Лүк 5:28).

9. Изге Язмаларга нигезләнгән өйрәтү һәм тырышлык нинди нәтиҗәләргә китерә? Мисал китерегез.

9 Изге Язмаларга нигезләнгән белем һәм тырышлык могҗизалар эшли ала (2 Тим. 3:16, 17). Гватемалада яшәүче Сауло мисалын карап чыгыйк. Ул тумыштан акыл ягыннан әзрәк зәгыйфь булган, һәм мәктәп укытучысы әнисенә үз улын укырга өйрәтмәскә кушкан, чөнки бу улына зыян гына китерер иде. Сауло мәктәптә укыса да, укырга өйрәнә алмаган. Әмма бер Шаһит «Уку һәм язу белән шөгыльлән» дигән брошюраны кулланып, Саулоны укырга өйрәткән. Сауло хәтта Теократик хезмәт мәктәбендә чыгышлар ясый башлаган. Бер тапкыр аның әнисе хезмәт иткәндә Саулоның укытучысын очраткан. Укытучы Саулоның укырга өйрәнгәнен белгәч, киләсе атнага аның белән бергә кереп чыгуын үтенгән. Алар килгәч, укытучы Саулодан: «Соң, нәрсәгә син мине өйрәтәчәксең?» — дип сораган. Сауло «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапны алып бер абзацны укый башлаган. «Менә сиңа мә! Хәзер инде син мине өйрәтәсең!» — дип кычкырган укытучы. Ул күз яшьләрен тыя алмыйча Саулоны кочаклап алган.

Йөрәккә үтеп керерлек итеп өйрәтү

10. Кешеләрне Изге Язмалардагы хакыйкатькә өйрәтергә безгә нинди яхшы басма булыша?

10 Гайсә Йәһвә биргән белемгә һәм Аллаһы Сүзенә нигезләнеп өйрәткән (Лүк 4:16—21; Яхъя 8:28). Без Гайсә биргән киңәшне тотып һәм Изге Язмаларга нигезләнеп өйрәтсәк, аңардан үрнәк алабыз. Бу безнең бердәмлекне ныгыта, чөнки без барыбыз сүздә дә, фикердә дә бердәм булабыз (1 Көр. 1:10). Безнең «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» тарафыннан бирелгән Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар бар. Алар безгә бер үк тәгълиматларга өйрәтергә һәм яхшы хәбәр игълан итү эшен башкарырга булыша. Әлбәттә, бу безне шатландыра! (Мат. 24:45; 28:19, 20). Андый басмаларның берсе — бу 179 телдә бастырылган «Хак тәгълиматлар» китабы.

11. Эфиопиядәге кардәш «Хак тәгълиматлар» китабы ярдәмендә ничек каршы килүне җиңгән?

11 «Хак тәгълиматлар» китабы ярдәмендә Изге Язмаларны өйрәнү хәтта хакыйкатькә каршы булган кешеләрнең йөрәген дә йомшарта ала. Эфиопия илендә Лула исемле пионер бер хатын-кыз белән өйрәнү үткәргәндә, бу хатын-кызның туганы бүлмәгә атылып кергән һәм өйрәнүне туктатырга кушкан. Лула бу хатынга китапның 15 бүлегеннән ялган акчалар белән мисалны китереп, йомшак кына сөйләшә башлаган. Бу хатын тынычланган һәм өйрәнүне дәвам итәргә рөхсәт иткән. Чираттагы өйрәнүгә ул кабат килгән һәм үзе белән өйрәнү үткәрүен сораган. Ул хәтта моның өчен акча да тәкъдим иткән! Тиздән ул инде атнага өч тапкыр өйрәнгән һәм рухи яктан тиз үсә алган.

12. Балалар Изге Язмалардагы хакыйкатьләргә ничек өйрәтә ала? Мисал китерегез.

12 Балалар да бу китап ярдәмендә башкаларга ярдәм итә ала. Бер тапкыр Гавайяда яшәгән 11 яшьлек Киану бу китапны мәктәптә тәнәфес вакытында укыганда классташы аңардан ни өчен ул бәйрәмнәрне үткәрми дип сораган. Киану аңа китапның Кушымтасыннан «Бәйрәмнәрме үткәрергәме?» дигән теманы укыган. Шуннан соң ул китап эчтәлеген күрсәтеп, классташыннан нинди бүлек аңа аеруча кызык булыр иде дип сораган. Шулай итеп Киану Изге Язмалар өйрәнүен башлаган. Үткән хезмәт елында Йәһвә Шаһитләре 6 561 426 Изге Язмалар өйрәнүе үткәргән, аларның күпчелеге «Хак тәгълиматлар» китабы ярдәмендә үткәрелгән. Син хезмәттә бу китапны кулланасыңмы?

13. Изге Язмаларны өйрәнү кешеләргә ничек тәэсир итәргә мөмкин?

13 Аллаһы ихтыярын үтәргә теләүче кешеләргә «Хак тәгълиматлар» китабы буенча өйрәнү бик нык тәэсир итәргә мөмкин. Норвегиядә махсус пионерлар булып хезмәт итүче ирле хатынлы Замбиядән килгән бер гаилә белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаганнар. Аларның инде өч кызы булган, шуңа күрә алар башка бала табарга теләмәгәннәр һәм хатыны балага узгач, аборт ясарга булганнар. Табиб янына барырга берничә көн калганда алар «Тормыш — бу Аллаһының бүләге» дигән бүлекне үткәннәр. Бу бүлектә китерелгән әле тумаган баланың фотографиясе аларга шул хәтле тәэсир иткән ки, алар аборт ясамаска булган. Бу гаилә рухи яктан үсүен дәвам иткән. Яңа туган малайларына өйрәнү үткәргән абый-кардәш хөрмәтенә аның исемен кушканнар.

14. Өйрәткәннәребез буенча яшәсәк, бу яхшы җимешләр китерәчәк. Мисал китерегез.

14 Гайсә үзе өйрәткәннәре буенча яшәгән. Аңардан үрнәк алган Йәһвә Шаһитләренең яхшы тәртибе күп кешеләрне сокландыра. Яңа Зеландиядә яшәүче бер бизнесменның машинасыннан портфелен урлаганнар. Ул моның турында полициягә барып әйткән һәм аңа болай дигәннәр: «Сезнең әйберләрегезне Йәһвә Шаһитләренең берәрсе тапса гына, аларны кире кайтарачак». Газетлар таратып йөрүче бер Йәһвә Шаһите аның портфелен тапкан. Моның турында белгәч, бизнесмен аның өенә барган. Портфельдагы аның өчен бик мөһим документның урынында булуын күргәч, ул бик нык шатланган. Апа-кардәш аңа болай дигән: «Ничек инде мин Йәһвә Шаһите булып кеше әйберен кире кайтармыйча калыйм ди?» Бизнесмен үзенә полициядә әйтелгән сүзләрне онытмаган һәм бик нык гаҗәпләнгән. Әйе, чын мәсихчеләр Изге Язмалардагы тәгълиматлар буенча һәм Гайсәдән үрнәк алып яши (Евр. 13:18).

Кешеләргә Гайсә карашы белән карагыз

15, 16. Без кешеләргә яхшы хәбәрне кабул итәргә ничек булыша алабыз?

15 Кешеләр Гайсәнең үзләренә карата яхшы мөнәсәбәтен сизгәннәр һәм аны тыңлаганнар. Ул аларны яраткан һәм басынкы булган, шуңа күрә гади кешеләр аңа тартылган. Үзе янына килгән кешеләрне Гайсә кызганган һәм аларны яхшы сүзләр әйтеп юаткан; күпләрне ул дәвалаган. (Марк 2:1—5 не укы.) Без могҗизалар эшли алмыйбыз, ләкин кешеләргә карата ярату, басынкылык һәм кызгану күрсәтә алабыз, ә бу сыйфатлар аларны хакыйкатькә җәлеп итәргә булыша.

16 Тын океанның көньяк өлешендәге Кирибати иленең иң ерак утравында булган бер очракны карап чыгыйк. Махсус пионер булып хезмәт итүче Тариуа исемле апа-кардәш олы яшьтәге бер ир-атны кызганып аның ишегенә шакыган. Биири исемле бу ир-ат кардәшебезне тыңларга теләмәгән, әмма Тариуа бу ир-атны өлешчә паралич сукканын күргәч, аны кызганган. Ул аңардан: «Сез Аллаһының авыру һәм олы яшьтәге кешеләргә биргән вәгъдәсен ишеткәнегез бармы?» — дип сораган. Шуннан соң Тариуа Ишагыйя язган пәйгамбәрлекләрнең берсен укыган. (Ишагыйя 35:5, 6 ны укы.) Биири шаккаткан. «Мин инде күп еллар Изге Язмаларны укыйм һәм минем яңга чиркәвемнән инде күп еллар миссионер килеп йөри, әмма бу гаҗәеп сүзләрне анда беркайчан да күргәнем юк иде!» — дип кычкырган ул. Аның белән өйрәнү башлаганнар, һәм ул рухи яктан тиз үскән. Берникадәр вакыт узгач ул суга чумдырылу үткән. Бииринең сәламәтлеге начар булса да, ул вәгазьчеләрнең бер төркеме турында кайгырта һәм бөтен утрау буенча яхшы хәбәрне вәгазьләп йөри.

Моннан ары да Мәсихтән үрнәк ал

17, 18. a) Остарак яхшы хәбәр игълан итүче ничек булырга? б) Хезмәтләренә җитди караш белән караганнарны нинди бүләк көтә?

17 Хезмәттә булган бу очраклардан шуны күрәбез: яхшы хәбәр игълан итү эшендә уңышларга ирешер өчен Гайсәдә булган сыйфатларны күрсәтергә һәм үстерергә кирәк. Әйе, яхшы хәбәрне ашкынып игълан иткән Мәсихтән үрнәк алу бик мөһим!

18 Беренче гасырда кайбер кешеләр Гайсәнең шәкертләре булып киткәч, Петер: «Моның өчен безгә нәрсә була?» — дип сораган. Гайсә болай дип җавап биргән: «Йортларын яки агай-энеләрен яки апа-сеңелләрен яки ата-анасын яки балаларын яки басуларын Минем хакка калдырган һәркем йөз тапкыр күбрәк алачак һәм аңа мәңгелек тормыш биреләчәк» (Мат. 19:27—29). Без иң бөек миссионер Гайсә Мәсихтән моннан ары да үрнәк алсак, безне дә шундый ук бүләк көтә.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Йәһвә яхшы хәбәр игълан итү эшенә безне ничек өйрәтә?

• Ни өчен «Хак тәгълиматлар» китабы — өйрәнү үткәрер өчен яхшы корал?

• Кешеләргә Гайсә кебек карар өчен, без нәрсә эшли алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[17 биттәге иллюстрация]

Гайсә Петер, Әндри, Ягъкуб һәм Яхъяны үзенә иярергә чакыргач, алар шунда ук аның артыннан киткәннәр

[19 биттәге иллюстрация]

«Хак тәгълиматлар» китабы кебек басмалар бер үк тәгълиматларга өйрәтергә булыша