Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә юлларыннан йөр

Йәһвә юлларыннан йөр

Йәһвә юлларыннан йөр

«Ходайдан куркучылар, Аның юлларыннан йөрүчеләр барсы да сәгадәтле!» (МӘД. 127:1).

1, 2. Ни өчен без бәхетле булу мөмкин икәненә ышана алабыз?

ҺӘРКЕМ бәхетле булырга тели. Ләкин син һичшиксез шуның белән килешерсең: бәхетле булырга теләк һәм хәтта аны эзләү — бу бәхетле булу дигәнне аңлатмый әле.

2 Шулай да бәхетле булу мөмкин. «Ходайдан куркучылар, Аның юлларыннан йөрүчеләр барсы да сәгадәтле!» — дип әйтелә Мәдхия 127:1 дә. Аллаһыга гыйбадәт кылсак һәм аның ихтыярын үтәп, аның юлларыннан йөрсәк, без бәхетле була алабыз. Аллаһы юлларыннан йөрү безнең тәртибебезгә һәм сыйфатларыбызга ничек тәэсир итәчәк?

Ышанычка лаек бул

3. Ышанычка лаек булу Аллаһыга багышлануыбыз белән ничек бәйле?

3 Йәһвәдән куркучылар, ул үзе кебек, ышанычка лаек. Йәһвә борынгы Исраилгә биргән һәр вәгъдәсен үтәгән (3 Пат. 8:56). Безнең Аллаһыга багышлануыбыз — тормышыбызда биргән вәгъдәләрнең иң мөһиме, һәм өзлексез дога кылу безгә бу вәгъдәне үтәргә ярдәм итәчәк. Без мәдхия җырлаучы Давыт кебек дога кыла алабыз: «Син, Аллам, минем нәзерләремне ишеттең... Көн саен нәзерләремне үти-үти, Синең исемеңә мәңгегә җырлармын» (Мәд. 60:6, 9; Вәг. 5:3—5). Аллаһы дуслары булыр өчен, без ышанычка лаек булырга тиеш (Мәд. 14:1, 4).

4. Ифтах һәм аның кызы Йәһвәгә бирелгән антка ничек караганнар?

4 Исраил хакимнәре көннәрендә Ифтах мондый ант биргән: Йәһвә аңа аммонлыларны җиңәргә ярдәм итсә, ул сугыштан кайтканда, аны беренче булып каршы алганны «тулаем яндыру корбаны» итеп китерәчәк. Беренче булып аның каршысына бердәнбер баласы — аның кызы чыккан. Йәһвәгә барысын тапшырып, Ифтах та, аның кияүдә булмаган кызы да Аллаһыга бирелгән антны үтәгәннәр. Исраилдә гаилә кору һәм бала табу югары бәяләнсә дә, Ифтах кызы ялгыз калырга әзер булган һәм Йәһвәнең чатыры белән бәйле изге хезмәттә катнашуны зур хөрмәт дип санаган (Хак. 11:28—40).

5. Һанна ышанычка лаек икәнен ничек күрсәткән?

5 Аллаһыдан куркып яшәгән Һанна да ышанычка лаек булган. Ул левиле булган ире Елкана һәм аның икенче хатыны Феннана белән Эфраимның таулы җирләрендә яшәгән. Феннана берничә бала тапкан һәм балалары булмаган Һаннадан, бигрәк тә гаиләләре Йәһвә йортына гыйбадәт кылыр өчен барганда, мыскыллап көлгән. Бер тапкыр, Йәһвә йортына баргач, Һанна мондый ант биргән: ул угыл тапса, аны Йәһвәгә бирәчәк. Тиздән ул балага узган һәм угыл тапкан. Аңа Шамуил дип исем кушканнар. Ана сөтеннән аергач, Һанна аны Шиломга китергән, һәм Шамуилны «аның тормышының бар көннәренә» Йәһвәгә биргән (1 Пат. 1:11). Аның тагын балалары булырмы? Һанна моны белмәгән, әмма үз антын үтәгән (1 Пат. 2:20, 21).

6. Тухикның ышанычка лаек булганы нәрсәдән күренә?

6 Беренче гасырда яшәгән мәсихче Тухик ышанычка лаек кеше һәм «ышанычлы хезмәтче» булган (Көл. 4:7). Тухик рәсүл Паул белән Грециядән Македуния аша Кече Азиягә һәм, бәлкем, Иерусалимга сәяхәт иткән (Рәс. 20:2—4). Бәлки, нәкъ ул Титус белән Яһүдиядәге мохтаҗлыкта булган кардәшләргә иганә җыйган «имандаш» булгандыр (2 Көр. 8:18, 19; 12:18). Паул беренче тапкыр Римда кулга алынгач, аның ышанычлы вәкиле Тухик Эфестәге һәм Көлессәйдәге имандашларга аның хатларын илткән (Эфес. 6:21, 22; Көл. 4:8, 9). Икенче тапкыр Римда кулга алынгач, Паул Тухикны Эфескә җибәргән (2 Тим. 4:12). Без ышанычка лаек булсак, Йәһвә безнең хезмәтебезне дә фатихалаячак.

7, 8. Ни өчен без Давыт белән Йонафан чын дуслар булган дип әйтә алабыз?

7 Аллаһы без ышанычка лаеклы дуслар булырбыз дип көтә (Гыйб. сүз. 17:17). Шаул патшаның улы Йонафан Давытның якын дусты булган. Йонафан Давытның Голиафны үтергәнен ишеткәч, «Йонафан җаны аның җанына ябышкан, һәм Йонафан аны үз җанын кебек ярата башлаган» (1 Пат. 18:1, 3). Шаул Давытны үтерергә теләгәч, Йонафан хәтта Давытны моның турында кисәткән. Давыт качкач, Йонафан үз дусты белән очрашып, аның белән килешү төзегән. Йонафан Шаул белән Давыт турында сөйләшеп карарга булган, әмма бу чак кына аның үлеменә китермәгән. Ләкин соңрак ике дус яңадан очрашкан һәм аларның дуслыгы тагы да ныгыган (1 Пат. 20:24—41). Соңгы очрашуда Йонафан Давытны «Аллаһыда ныгыткан» (1 Пат. 23:16—18).

8 Филистиләр белән сугышканда, Йонафан үлгән (1 Пат. 31:6). Көенечле җырда Давыт болай дигән: «Кардәшем Йонафан, синең турында кайгырам, син миңа бик кадерле идең. Синең яратуың минем өчен хатын-кыз яратуыннан яхшырак иде» (2 Пат. 1:26). Бу ике дус бер-берсен нык яратканнар, монда бернинди дә җенси хис булмаган. Давыт белән Йонафан чын дуслар булган.

Һәрвакыт «тыйнак» бул

9. Хакимнәр китабының 9 нчы бүлегендә тыйнак булуның мөһимлеге ничек күрсәтелгән?

9 Аллаһы дуслары булыр өчен, безгә тыйнак булырга кирәк (1 Пет. 3:8; Мәд. 137:6). Тыйнак булу мөһим. Бу Хакимнәр китабында 9 нчы бүлектә күрсәтелә. Гидеон улы Йотам болай дигән: «Бер тапкыр агачлар үзләре өстеннән патша майларга булганнар». Ул зәйтүн, инҗир һәм йөзем агачы турында әйткән. Бу — хөрмәткә лаеклы кешеләр булган, алар милләттәшләре, исраиллеләр, өстеннән идарә итәргә омтылмаган. Ләкин яндырыр өчен генә яраклы чәнечкеле куак — бу тәкәббер Әбумәлик идарәсе булган. Ул башкалардан өстен торырга теләгән, кеше үтерүче булган. «Өч ел Исраилдә үзен мирза кебек» тотса да, ул вакытсыз үлгән (Хак. 9:8—15, 22, 50—54). «Тыйнак» булу никадәр яхшырак!

10. Һирудның «шөһрәтне Аллаһыга бирмәгәненнән» син нинди сабак алдың?

10 Б. э. беренче гасырында Яһүдиянең тәкәббер патшасы Һируд Әгрип һәм Тур белән Сидун шәһәрләрендә яшәүчеләр арасында дошманлык булган. Бу шәһәрләрдә яшәүчеләр Һируд белән тату яшәргә теләгән. Һируд алар алдында чыгыш ясагач, алар: «Бу тавыш — кеше тавышы түгел, бу — илаһ тавышы»,— дип кычкырган. Һируд андый мактауны кире какмаган, һәм Йәһвә фәрештәсе аны «шөһрәтне Аллаһыга бирмәгәне өчен» «орган», һәм ул кортлап үлгән (Рәс. 12:20—23). Әйтик, без Изге Язмалар хакыйкатенә оста өйрәтәбез я оста чыгышлар ясыйбыз. Әйдәгез ирешкән уңышларыбыз өчен һәрвакыт Аллаһыны мактыйк (1 Көр. 4:6, 7; Ягък. 4:6).

Кыю һәм нык бул

11, 12. Ханох мисалы Йәһвәнең үз хезмәтчеләренә кыюлык һәм көч биргәнен ничек күрсәтә?

11 Йәһвә юлларыннан тыйнак йөрсәк, ул безгә кыюлык һәм көч бирәчәк (Кан. 31:6—8, 23). Адәм буыныннан җиденче булып туган Ханох явыз замандашлары арасында тәкъва тормыш алып барган, һәм кыюлык күрсәтеп Аллаһы юлында йөргән (Ярат. 5:21—24). Йәһвә Ханохны ул кешеләргә, аларның явыз сүзләрен һәм эшләрен фаш итеп, кисәтүче хәбәрне җиткерә алсын өчен ныгыткан. (Яһүд 14, 15 не укы.) Аллаһының хөкемнәрен игълан итәр өчен синең кирәкле кыюлыгың бармы?

12 Йәһвә явыз кешеләргә чыгарган үз хөкемен Нух көннәрендәге Туфан вакытында үтәгән. Әмма Ханохның пәйгамбәрлеге безне бүген ныгыта, чөнки безнең көннәрдәге явыз кешеләрне тиздән Аллаһының меңләгән изге фәрештәләре юк итәчәк (Ачыл. 16:14—16; 19:11—16). Без бүген Аллаһы чыгарган хөкемнәр яки Патшалык идарәсе астында булачак фатихалар турындагы хәбәрне игълан итәбез. Аның бу хәбәрен игълан итәр өчен, Йәһвә догаларыбызга җавап итеп, безгә кыюлык бирә.

13. Ни өчен без Аллаһы безгә авыр проблемаларны җиңәр өчен кирәкле кыюлык һәм көч бирәчәгенә ышана алабыз?

13 Авыр проблемаларны җиңәр өчен безгә Аллаһы биргән кыюлык һәм көч кирәк. Эсау ике хиттиле хатын-кызны үзенә хатынлыкка алгач, «бу хатыннар [аның ата-анасы] Исхак белән Рәбика өчен йөрәк әрнеткеч бер яра булдылар». Рәбика хәтта болай дип елаган: «Бу хитти киленнәрдән минем тәмам җаным бизде. Әгәр Ягъкуб та хатынны шушы хитти кызларыннан алса, андый тормыш миңа нигә кирәк?» (Ярат. 26:34, 35; 27:46). Исхак бу хәлне үзе чишәргә булган һәм Ягъкубны Йәһвә хезмәтчеләре арасыннан үзенә хатын алырга җибәргән. Исхак белән Рәбика Эсау эшләре аркасында туган хәлне үзгәртә алмасалар да, Аллаһы аларга, Аңа тугры булып калсыннар өчен, акыллылык, кыюлык һәм көч биргән. Ярдәм сорап дога кылсак, Йәһвә безнең өчен дә шуны эшләячәк (Мәд. 117:5).

14. Кечкенә Исраил кызы ничек кыюлык күрсәткән?

14 Гасырлар узгач, суриялеләр кечкенә Исраил кызын коллыкка алып китәләр, һәм ул махау чире белән чирләгән Суриянең гаскәр башлыгы Нагаманның йортында хезмәт итә башлый. Бу кыз Аллаһының Элиша пәйгамбәр аша эшләгән могҗизалары турында белгән, шуңа күрә ул кыюлык белән Нагаман хатынына хуҗасы Исраилгә барса, Йәһвә пәйгамбәре аны махау чиреннән дәвалар иде дигән. Нагаман Исраилгә барган һәм могҗиза булган: ул сәламәтләнгән (4 Пат. 5:1—3). Йәһвәдән укытучыларга, сыйныфташларга һәм башкаларга шаһитлек бирер өчен кыюлык сораган яшүсмерләргә бу кыз искиткеч үрнәк калдырган!

15. Аһаб патша сараеның башлыгы Авдий нинди кыю эшләр башкарган?

15 Аллаһы биргән кыюлык безгә эзәрлекләүләр вакытында нык булып калырга ярдәм итә. Аһаб патша сараеның башлыгы Авдий мисалын карап чыгыйк. Ул Ильяс пәйгамбәр көннәрендә яшәгән. Патша хатыны Изебел Аллаһы пәйгамбәрләрен үтерергә кушкач, Авдий йөз пәйгамбәрне «иллешәрләп тау куышларында» яшергән (3 Пат. 18:13; 19:18). Ә син Авдий урынында булсаң, нәрсә эшләр идең? Эзәрлекләүләр кичергән кардәшләргә кыюлык белән ярдәм итә алыр идеңме?

16, 17. Аристарх һәм Гәй эзәрлекләүләр вакытында үзләрен ничек тоткан?

16 Эзәрлекләүләр кичергәндә Йәһвә безнең белән булачак, без моңа бер дә шикләнмибез (Рим. 8:35—39). Эфестәге тамаша урыны янында Паулның хезмәттәшләре Аристарх белән Гәйне берничә мең ачулы кешедән торган төркем чолгап алган. Фетнәне Димитер атлы көмешче куптарган. Ул һәм башка көмешчеләр Артемида алиһәсе гыйбадәтханәсенең сурәтен ясаганнар, һәм Паулның вәгазь аркасында алар бу акчалы эшләрен югалта алганнар. Чөнки Паул вәгазьләгәнгә, бу шәһәрдә яшәгән күп кешеләр потка табынуны калдырганнар. Халык Аристарх белән Гәйне тамаша урынына алып киткән һәм: «Эфеслеләрнең Артемидасы бөек!» — дип кычкырган. Аристарх белән Гәй үләрбез дип уйлаганнардыр, ләкин шәһәр сәркатибе халыкны тынычландырган (Рәс. 19:23—41).

17 Син андый хәлгә эләксәң, моңа охшаш авырлыклардан качарга тырышыр идеңме? Изге Язмаларда Аристарх белән Гәй кыюлыкларын югалткан дип әйтелми. Тессалуникәдән булган Аристарх яхшы хәбәрне вәгазьләү эшенең эзәрлекләүләргә китерә алганын белгән. Паул шул шәһәрдә вәгазьләгәндә, аның хезмәте кешеләр төркеменең ачуын инде чыгарган булган (Рәс. 17:5; 20:4). Аристарх һәм Гәй Йәһвә юлларыннан йөргәнгә, Аллаһы аларга эзәрлекләүләр вакытында нык калыр өчен көч һәм кыюлык биргән.

Башкалар турында кайгырт

18. Прискиллә белән Әкүл башкалар турында ничек кайгырткан?

18 Кичерәбезме без эзәрлекләүләр яки юкмы — без имандашларыбыз турында кайгыртырга тиеш. Прискиллә һәм Әкүл башкалар турында кайгыртканнар. (Филиппуйлыларга 2:4 не укы.) Өстә әйтелгән көмешче Димитер Эфестә фетнә кузгаткан чакта бу искиткеч гаилә, күрәсең, Паулга сыеныр урын биргән. Паул Әкүл белән Прискиллә аның өчен «тормышларын куркыныч астына» куйдылар дип язганда нәкъ шушы очракны күздә тоткандыр (Рим. 16:3, 4; 2 Көр. 1:8). Бүген, эзәрлекләүләр кичергән кардәшләребез турында кайгыртканда, без «еланнар кебек сакланучан» булырга тырышабыз (Мат. 10:16—18). Без саклык белән эш итәбез һәм имандашларыбызны сатмыйбыз; эзәрлекләүчеләргә аларның исемнәрен әйтмибез яки башка мәгълүмат бирмибез.

19. Доркәс башкалар өчен нинди яхшы эшләр башкарган?

19 Башкалар турында кайгыртуны төрлечә күрсәтеп була. Кайбер мәсихчеләр берәр нәрсәгә мохтаҗ булырга мөмкин, без аларга ярдәм итә алабыз (Эфес. 4:28; Ягък. 2:14—17). Беренче гасырда Яфу шәһәрендәге җыелышта Доркәс исемле юмарт бер хатын булган. (Рәсүлләр 9:36—42 не укы.) Доркәс «яхшы эшләр кылган, фәкыйрьләргә ярдәм иткән»: ул шулай ук, күрәсең, ярлы тол хатыннар өчен кием дә теккән. Б. э. 36 елында ул үлгән, һәм бу тол хатыннарга күп кайгы китергән. Доркәсне терелтер өчен Аллаһы рәсүл Петерне кулланган. Һәм җирдәге тормышының ахырына кадәр Доркәс шатлык белән яхшы хәбәрне вәгазьләгәндер һәм башкалар өчен яхшы эшләр башкаргандыр. Бүген дә андый риясыз мәсихче хатын-кызлар бар. Һәм без моңа бик шат!

20, 21. a) Дәртләндерү башкалар турында кайгырту белән ничек бәйле? б) Башкаларны дәртләндерер өчен син нәрсә эшли аласың?

20 Башкаларны дәртләндергәндә, без алар турында кайгыртабыз (Рим. 1:11, 12). Паулның хезмәттәше Силас башкалар өчен дәртләндерү чыганагы булган. Б. э. 49 елларында сөннәткә утыртылу турындагы сорау хәл ителгәч, Иерусалимдагы җитәкче совет башка җирдәге имандашларга моның турында хат тапшырыр өчен үз вәкилләрен җибәргән. Силас, Яһүд, Барнаб һәм Паул хатны Антиухеядәге кардәшләргә тапшырган. Анда Силас белән Яһүд «бик күп сүзләр әйтеп, туганнарны рухландырдылар һәм ныгыттылар» (Рәс. 15:32).

21 Соңрак Паул һәм Силас Филиппуйда төрмәгә эләккән. Җир тетрәү аркасында алар төрмә каравылчысына һәм аның өендәгеләренә шаһитлек бирә алган, нәтиҗәдә алар иман итүчеләр булып киткән. Бу шәһәрдән киткәнче, Паул белән Силас кардәшләрне дәртләндергәннәр (Рәс. 16:12, 40). Паул һәм Силас кебек, башкаларны үз комментарийларың, нотыкларың һәм ашкынып вәгазьләвең белән дәртләндерергә тырыш. Һәм «дәртләндерү сүзең» (ЯД) булганда, аны әйт! (Рәс. 13:15).

Алда да Йәһвә юлларыннан йөр

22, 23. Изге Язмалардагы вакыйгалардан файда алыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

22 «Һәрьяктан ярдәм итүче Аллаһыга», Йәһвәгә, ул үз Сүзендә тормыштан алынган вакыйгаларны яздыртканы өчен без бик рәхмәтле булырга тиеш! (2 Көр. 1:3). Бу очраклар безгә файда китерсен өчен, безгә алардан сабак алырга һәм Аллаһының изге рухына үзебез белән җитәкчелек итәргә бирергә кирәк (Гәл. 5:22—25).

23 Изге Язмалардагы вакыйгалар турында уйлану безгә Аллаһыга яраклы сыйфатлар күрсәтергә булышачак. Бу безнең Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне ныгытачак, ә ул «зирәклек тә, гыйлем дә, шатлык та» бирә (Вәг. 2:26). Нәтиҗәдә, без яратучан Аллаһының йөрәген сөендерәчәкбез (Гыйб. сүз. 27:11). Алда да Йәһвә юлларыннан йөреп, шулай эшләргә тәвәккәл булыйк.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Син ышанычка лаеклы булуыңны ничек күрсәтә аласың?

• Ни өчен без тыйнак булырга тиеш?

• Изге Язмалардагы вакыйгалар безгә кыю булырга ничек ярдәм итә?

• Башкалар турында ничек кайгыртып була?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[8 биттәге иллюстрация]

Ышанычка лаеклы Ифтах һәм аның кызы, авыр булса да, антны үтәгәннәр

[10 биттәге иллюстрация]

Яшьләр, Исраил кызыннан сез нәрсәгә өйрәндегез?

[11 биттәге иллюстрация]

Доркәс имандашларына ничек ярдәм иткән?