Йәһвә һәрчак синең алдыңда булсын
Йәһвә һәрчак синең алдыңда булсын
«Мин Ходайны һәрчак үз алдымда күрдем» (МӘД. 15:8).
1. Изге Язмалардагы хикәяләр безне нәрсәгә дәртләндерә?
ЙӘҺВӘ СҮЗЕНДӘ Аллаһының кешеләр белән мөнәсәбәтләре турында әйтелә. Анда Аллаһы ниятен үтәүдә катнашкан күп кешеләр искә алына. Әлбәттә, аларның сүзләре һәм эшләре турында безгә кызык булсын өчен генә түгел, ә Йәһвәгә якынлашырга ярдәм итәр өчен язылган (Ягък. 4:8).
2, 3. Мәдхия 15:8 дәге сүзләр нәрсә аңлата?
2 Һәрберебез Изге Язмалардан яхшы билгеле булган кешеләрнең, мәсәлән, Ибраһим, Сара, Муса, Рут, Давыт, Эстер, рәсүл Паул һәм башкаларның, тормышыннан күпкә өйрәнә ала. Әмма Изге Язмаларда әйтелгән башка кешеләрнең мисаллары да безгә файда китерергә мөмкин. Изге Язмалардагы хикәяләр турында уйлану мәдхия җырлаучының мондый сүзләре буенча эш итәргә ярдәм итә: «Мин Ходайны һәрчак үз алдымда күрдем, һәм мин каушамам, Ул минем уң ягымда шул» (Мәд. 15:8). Бу сүзләр нәрсә аңлата?
3 Сугышчы гадәттә кылычын уң кулында, ә калканын сул кулында тоткан. Шуңа күрә аның уң ягы капланмаган булган. Әмма аны уң ягында сугышкан дусты яклый алган. Йәһвәне һәрчак истә тотсак һәм аның ихтыярын үтәсәк, ул безне яклаячак. Йәһвәне «һәрчак үз алдыбызда» күрер өчен, Изге Язмалардагы хикәяләр иманыбызны ничек ныгыта ала? Әйдәгез моны карап чыгыйк.
Йәһвә догаларыбызга җавап бирә
4. Изге Язмалардан Аллаһының догаларга җавап биргәнен күрсәтә торган мисал китер.
4 Йәһвәне һәрчак истә тотсак, ул догаларыбызга җавап бирәчәк (Мәд. 64:3; 65:19). Моны Ибраһимның иң өлкән хезмәтчесе, бәлки Элигызыр, белән булган хәл раслый. Ибраһим аны Месопотамиягә Исхак өчен Аллаһыдан куркып яшәүче хатын табарга җибәргән. Элигызыр Аллаһыга җитәкчелек сорап дога кылган һәм Рәбика аның дөяләренә су эчергәч, Аллаһының үзенә җавап биргәнен аңлаган. Эчкерсез дога кылганга, Элигызыр Исхакка хатын таба алган. Исхак бу хатынны бик яраткан (Ярат. 24:12—14, 67). Әйе, Ибраһим хезмәтчесе махсус йөкләмә үтәгән. Әмма без дә Йәһвә безнең догаларыбызны тыңлый икәненә ышанырга тиеш.
5. Ни өчен эчтән генә әйтелгән кыска дога ярдәм итә ала дип әйтеп була?
5 Кайвакыт безгә тиз генә Аллаһыга дога кылып алырга кирәк. Бер тапкыр Фарсы патшасы Артаксеркс үзенең шәрабчысы Нихаминың кайгылы булуына игътибар иткән. «Нәрсә кирәк соң сиңа?» — дип сораган патша. «[Нихами] шунда ук күкләр Аллаһысына дога кылган». Нихаминың озак дога кылырга вакыты булмаган, ул, күрәсең, эчтән генә кыска дога кылган. Әмма Аллаһы аңа җавап биргән: патша Нихамига Иерусалим стеналарын торгызуда ярдәм иткән. (Нихами 2:1—8 не укы.) Әйе, эчтән генә әйтелгән кыска дога да ярдәм итә ала.
6, 7. a) Дога турында әйткәндә, Эпафрас нинди үрнәк калдырган? б) Ни өчен безгә башкалар өчен дога кылырга кирәк?
6 Безгә Аллаһы Сүзендә «бер-беребез өчен дога кылырга» киңәш бирелә, моны хәтта догабызга җавап шунда ук бирелмәсә дә, эшләргә кирәк (Ягък. 5:16). «Мәсихкә турылыклы хезмәтче» Эпафрас имандашлары өчен эчкерсез дога кылган. Паул үзенең Римда язган хатында болай дигән: «Сездән [көлессәйлеләр] килгән Эпафрас, Мәсих Гайсә колы, сәлам тапшыра. Аллаһының бар ихтыярында җитлеккән булуыгыз һәм иманда торуыгыз өчен ул һәрвакыт сезнең өчен бик тырышып дога кыла. Аның турында шаһитлек бирәм: ул сезнең хакка, Лаудикея һәм Һиераполис шәһәрендәгеләр хакына бик авыр хезмәт башкара» (Көл. 1:7; 4:12, 13).
7 Көлессәй, Лаудикея һәм Һиераполис — Кече Азиядәге шәһәрләр — бер-берсенә якын булган. Һиераполистагы кешеләр Кибела дигән илаһка табынганнар, лаудикеядәгеләр мал-мөлкәт җыюга чумганнар, ә көлессәйдәгеләр буш һәм алдавыч фәлсәфәгә бирелгән булганнар (Көл. 2:8). Шуңа күрә Көлессәйдән булган Эпафрасның ул шәһәрләрдә яшәүче имандашлары өчен тырышып дога кылуы гаҗәпләндерми. Ул үз догаларына җавап алганмы? Изге Язмаларда моның турында әйтелми, әмма Эпафрас имандашлары өчен бертуктаусыз дога кылган. Без дә шулай эшләргә тиеш. Без «башкалар эшенә тыкшынмасак» та, безгә, бәлки, туганыбызның яки дустыбызның иманының нык сыналуы турында билгеледер (1 Пет. 4:15). Аның өчен дога кылу бик урынлы булыр иде! Паулга мәсихчеләрнең догалары ярдәм иткән, безнең догаларыбыз да башкаларга булыша ала (2 Көр. 1:10, 11).
8. a) Эфестәге өлкәннәр дога кылу мөмкинлеге өчен рәхмәтле булган һәм еш дога кылганнар. Без моны кайдан беләбез? б) Ни өчен безгә Эфестәге өлкәннәр үрнәге буенча эш итәргә кирәк?
8 Син дога кылу мөмкинлеге өчен рәхмәтлеме һәм еш дога кыласыңмы? Башкалар сине шундый кеше дип саныймы? Паул Эфестәге өлкәннәр белән очрашкач, «тезләнеп, алар белән дога кылды». Аннары «һәммәсе елады, Паулны кочаклап үптеләр. Бигрәк тә „Мине бүтән күрмәячәксез инде“ дигән сүзләренә кайгырдылар» (Рәс. 20:36—38). Без ул өлкәннәрнең исемнәрен белмибез, әмма шунсы ачык: алар дога кылу мөмкинлеген кадерләгән һәм еш дога кылганнар. Безгә дә алардан үрнәк алырга һәм күктәге Атабызга, аның безгә җавап бирәчәгенә ышанып, «саф булып... кулларны күтәрергә» кирәк (1 Тим. 2:8).
Аллаһыга тулысынча буйсын
9, 10. a) Селуфхад кызлары нинди үрнәк калдырган? б) Селуфхад кызларының тыңлаучанлыгы ялгыз мәсихчеләрне ничек ныгытырга мөмкин?
9 Йәһвәне һәрчак истә тоту аңа буйсынырга ярдәм итәчәк, һәм без нәтиҗәдә фатихалар алачакбыз (Кан. 28:13; 1 Пат. 15:22). Моның өчен буйсынырга әзерлек кирәк. Муса көннәрендә яшәгән Селуфхад кызлары очрагын карап чыгыйк. Исраилдә мирас гадәттә атадан угылга күчкән. Селуфхадның угыллары булмаган. Ул үлгәч, аның мал-мөлкәте биш кызына күчкән. Андый хокукны аларга Йәһвә биргән. Ләкин бер таләп булган: Селуфхадның кызлары, мирас шул ук кабиләдә калсын өчен, үз кабилә ир-атларына — Менашше улларына кияүгә чыгарга тиеш булган (Сан. 27:1—8; 36:6—8).
10 Селуфхад кызлары алар Йәһвәгә буйсынсалар, үз тормышларының бәхетле булачагына ышанганнар. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Раббы Мусага ничек әмер иткән булса, Селуфхад кызлары нәкъ шулай эшләделәр. Селуфхад кызлары Махла, Тирса, Хөглә, Милкә һәм Ноа әтиләре ягыннан үз абыйларының угылларына кияүгә чыктылар. Алар Йосыф угылы Менашше угылларының ыругларына кияүгә чыктылар һәм аларның мираслары аталары нәсел-кабиләсендә калды» (Сан. 36:10—12). Бу хатын-кызлар тыңлаучан булганнар һәм нәкъ Йәһвә кушканча эшләгәннәр (Ешуа 17:3, 4). Рухи яктан җитлеккән ялгыз мәсихчеләр шундый ук иман күрсәтәләр: алар Аллаһының «Раббыга иман итүче» белән генә никахлашырга дигән әмеренә буйсыналар (1 Көр. 7:39).
11, 12. Кәлеб Аллаһыга ышанганын ничек күрсәткән?
11 Безгә, исраилле Кәлеб кебек, Йәһвәгә һәрнәрсәдә тыңлаучан булырга кирәк (Кан. 1:36). Б. э. к. 16 гасырда исраиллеләр Мисырдан чыккач, Муса 12 кешене Кәнган җирләрен карарга җибәргән. Ләкин аларның икесе генә — Кәлеб белән Ешуа — халыкны Йәһвәгә таянырга һәм ул җиргә керергә дәртләндергән (Сан. 14:6—9). Якынча кырык ел үткәч тә Ешуа белән Кәлеб Йәһвәгә һәрнәрсәдә тыңлаучан булганнар. Аллаһы Ешуага исраиллеләрне Вәгъдә ителгән җиргә алып керергә кушкан. Әмма Аллаһыга иман итмәгән ун шымчы, күрәсең, исраиллеләр кырык ел буе чүлдә йөргәндә үлгән (Сан. 14:31—34).
12 Исраиллеләр белән бергә чүлдә бар авырлыкларны кичереп чыккан олы яшьтәге Кәлеб Ешуа алдына басып: «Мин исә Аллаһым Йәһвәгә һәрнәрсәдә тыңлаучан булдым»,— дип әйткән. (Ешуа 14:6—9 ны укы.) Аллаһы Кәлебкә таулы җирне вәгъдә иткән булган. 85 яшьлек Кәлеб ул җирдәге ныгытылган зур шәһәрләрдә дошманнарның яшәгәнен белсә дә, аны сораган (Ешуа 14:10—15).
13. Авырлыклар булганда, Аллаһы ярдәмен алыр өчен без нәрсә эшләргә тиеш?
13 Без, тугры һәм тыңлаучан Кәлеб кебек, Йәһвәгә һәрнәрсәдә тыңлаучан булсак, ул безгә фатиха бирәчәк һәм зур авырлыклар белән очрашканда безгә ярдәм итәчәк. Әмма, Кәлеб кебек, гомер буе Йәһвәгә һәрнәрсәдә тыңлаучан булу җиңел түгел. Сөләйман патша булып идарә итә башлаганда Йәһвәгә тыңлаучан булса да, олы яшендә аны хатыннары ялган илаһларга табынырга этәргәннәр. Ул аның «атасы Давыт Йәһвәгә һәрнәрсәдә тыңлаучан булса да, алай эшләмәгән» (3 Пат. 11:4—6). Һәркайсы сынауларда Аллаһыга һәрнәрсәдә тыңлаучан булыйк һәм аны һәрчак истә тотыйк.
Һәрвакыт Йәһвәгә таян
14, 15. Нагомия мисалы Аллаһыга таянырга кирәк икәнен ничек күрсәтә?
14 Без киләчәк билгесез булып күренгәнгә күрә күңел төшенкелеге кичерсәк, аеруча андый вакытларда Йәһвәгә таянырга кирәк. Олы яшьтәге Нагомия мисалын карап чыгыйк. Моавта яшәгәндә аның ире һәм ике улы үлгән. Шул илдән Яһүдиягә кайткач, ул болай дип елаган: «Миңа Нагомия [«ягымлы»] дип түгел, Мара [«ачы»] дип дәшсәгез дөресрәк булыр, чөнки Кодрәт иясе мине зур хәсрәткә салды. Мин моннан күпме мал-мөлкәт белән чыгып киткән идем, Раббы исә мине бирегә буш кул белән кайтарды. Раббы миңа шуның кадәр хәсрәтләр җибәреп, мине бәхетсезлеккә дучар иткәч, ничек итеп миңа Нагомия дип дәшмәк кирәк?» (Рут 1:20, 21, искәрмә).
15 Рут китабын игътибар белән укысак, шуны күрербез: Нагомия боеккан булса да, ул Йәһвәгә таянуын дәвам иткән. Һәм аның тормышы бик нык үзгәргән! Нагомиянең тол килене Рут Богазга кияүгә чыккан һәм угыл тапкан. Нагомия баланың караучысы булып Рут 4:14—17). Җирдәге оҗмахта яшәр өчен терелтелгәч, Нагомия шуны беләчәк: Рут (ул да терелтелгән булачак) Гайсә Мәсих шәҗәрәсенә кергән булган (Мат. 1:5, 6, 16). Нагомия кебек, без дә авырлыкларыбызның ничек чишеләчәген төгәл белмибез. Шуңа күрә әйдәгез һәрвакыт Йәһвәгә таяныйк, чөнки Гыйбрәтле сүзләр 3: 5, 6 да безгә мондый киңәш бирелә: «Бөтен йөрәгең белән Раббыга сыен, үз белдегеңә таянма. Йөрер юлларыңда һәрвакыт Аллаһыны юлдаш ит, Ул синең адымнарыңны тугры якка юнәлдерер».
киткән. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Күрше хатыннар: „Нагомиянең угылы туды“,— дип әйтәләр иде һәм үзләре үк балага Обид дип исем куштылар. Обид Йишайның атасы, ә Йишай Давытның атасы буладыр» (Изге рухка өметлән
16. Аллаһының изге рухы борынгы Исраилдәге кайбер өлкәннәргә ничек ярдәм иткән?
16 Йәһвәне һәрчак истә тотсак, ул безнең белән изге рухы ярдәмендә җитәкчелек итәчәк (Гәл. 5:16—18). Аллаһы рухы Мусага Исраил «халкының йөген» күтәреп йөрергә ярдәм иткән 70 ир-атка бирелгән булган. Изге Язмаларда Элдад белән Медадның исемнәре генә искә алына, ләкин изге рух барлык сайланган 70 өлкәнгә дә үзләренә бирелгән эшне башкарырга булышкан (Сан. 11:13—29). Һичшиксез, алдарак сайланган кешеләр кебек, алар да сәләтле, ышанычлы һәм намуслы булганнар һәм Аллаһыдан куркып яшәгәннәр (Чыг. 18:21). Бүген андый сыйфатларны мәсихче өлкәннәр күрсәтә.
17. Йәһвәнең изге рухы чатырны төзегәндә нинди роль уйнаган?
17 Йәһвәнең изге рухы чүлдә чатыр төзелгәндә мөһим роль уйнаган. Йәһвә Бесалелны чатыр кору эшләренең баш остасы һәм төзүчесе итеп билгеләгән һәм аңа «аны, Аллаһы Рухы белән рухландырып, барлык һөнәрләр өчен кирәкле акыл, осталык һәм төрле күнекмәләр белән баетырга» вәгъдә биргән (Чыг. 31:3—5). Бу искиткеч эштә Бесалел һәм аның ярдәмчесе Оһолиаб белән бергә «оста» ирләр катнашканнар. Моннан тыш, Йәһвәнең рухы Аллаһыга бүләкләр китерергә теләгән бар кешеләрне зур бүләкләр ясарга дәртләндергән (Чыг. 31:6; 35:5, 30—34). Шул ук рух Аллаһының бүгенге хезмәтчеләрен Патшалык өчен көчләреннән килгәнне эшләргә дәртләндерә (Мат. 6:33). Безнең төрле сәләтләребез бардыр, ләкин безгә Йәһвә биргән эшне башкарыр өчен, изге рух турында дога кылырга һәм аңа үзебез белән җитәкчелек итәргә юл куярга кирәк (Лүк 11:13).
Гаскәрләр Иясе Йәһвәне һәрвакыт хөрмәт ит
18, 19. a) Аллаһының изге рухы бездә нәрсә тудыра? б) Шимун һәм Ханна нинди үрнәк калдырган?
18 Изге рух бездә Йәһвәгә карата хөрмәт хисе тудыра, һәм бу Аллаһыны һәрчак истә тотарга ярдәм итә. Аллаһының борынгы халкына болай дип әйтелгән булган: «Гаскәрләр Иясе Йәһвәне, Аны һәрвакыт хөрмәт итегез» (Ишаг. 8:13, Архимандрид Макарий тәрҗемәсе). Беренче гасырда Иерусалимда олы яшьтәге Шимун һәм Ханна Аллаһыны хөрмәт итеп яшәгәннәр. (Лүк 2:25—38 не укы.) Шимун Мәсих турындагы пәйгамбәрлеккә ышанган һәм «Исраилгә юаныч килүен көткән». Аллаһы Шимунга изге рух биргән һәм Мәсихне күрмичә үлмәячәксең дип ышандырган. Шулай булган да. Б. э. к. 2 елның бер көнендә кечкенә Гайсәнең әнисе һәм үги әтисе, Мәрьям белән Йосыф, аны гыйбадәтханәгә алып килгәннәр. Изге рух ярдәмендә Шимун Мәсих турында пәйгамбәрлек иткән һәм Мәрьям, Гайсә җәфалану баганасына кадаклангач, кайгы кичерәчәк дип алдан әйткән. «Раббының Мәсихен» кулына алгач, Шимун зур шатлык кичергәндер! Аллаһыны хөрмәт итүдә Шимун безгә яхшы үрнәк калдырган!
19 Аллаһыны хөрмәт иткән 84 яшьлек тол хатын Ханна «һәрвакыт... Аллаһы Йортында» булган. Ул «ураза тотып һәм дога кылып» көне-төне Аллаһыга изге хезмәт башкарган. Кечкенә Гайсәне гыйбадәтханәгә алып килгәндә, Ханна да анда булган. Булачак Мәсихне күрү аңа зур шатлык китергән! Ул «Аллаһыга шөкрана кылды һәм Иерусалимның азат ителүен көтеп торучы кешеләрнең барысына да Бала хакында сөйләде». Ханна бу яхшы хәбәрне башкаларга сөйләргә тиеш дип санаган. Әйе, Йәһвәгә төрле яшьтә дә хезмәт итеп була. Бүгенге олы яшьтәге мәсихчеләр, Шимун һәм Ханна кебек, моңа бик шат.
20. Безгә яшебезгә карамастан нәрсә эшләргә кирәк, һәм ни өчен?
20 Безгә яшебезгә карамастан Йәһвәне һәрчак истә тотарга кирәк. Һәм ул безнең башкаларга аның Патшалыгы һәм искиткеч эшләре турында сөйләр өчен басынкылык күрсәтеп куйган тырышлыгыбызны фатихалаячак (Мәд. 70:17, 18; 144:10—13). Әмма Йәһвәне данлар өчен, безгә аңа яраклы сыйфатлар күрсәтергә кирәк. Изге Язмалардагы башка өзекләрдән без андый сыйфатлар турында нәрсә белә алабыз?
Сез ничек җавап бирер идегез?
• Йәһвә догаларны ишетә икәнен без кайдан беләбез?
• Ни өчен Аллаһыга һәрнәрсәдә буйсынырга кирәк?
• Ни өчен боеккан вакытта да безгә Йәһвәгә таянырга кирәк?
• Аллаһының изге рухы аның халкына ничек ярдәм итә?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[4 биттәге иллюстрация]
Йәһвә Нихаминың догасын ишеткән
[5 биттәге иллюстрация]
Нагомия алган фатихаларны истә тоту безгә Йәһвәгә таянырга ярдәм итәчәк