Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Марк китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Марк китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Йәһвә Сүзе тере

Марк китабыннан игътибарга лаек фикерләр

МАРК бәян иткән Яхшы хәбәр дүрт Яхшы хәбәрнең иң кыскасы. Аны Марк исемле Яхъя Гайсә Мәсих терелтелгәннән соң якынча 30 ел үткәч язган. Бу хәбәр — Гайсәнең өч ел ярым хезмәте турындагы вакыйгаларга бай кызык хикәя.

Марк китабы, күрәсең, яһүд халкыннан булмаган кешеләр өчен, аеруча римлылар өчен, язылган булган. Һәм анда Гайсә могҗизалар эшләргә көче булган Аллаһы Улы итеп күрсәтелгән, ул киң таралган вәгазьләү эшен башлап җибәргән. Анда Гайсәнең өйрәткән тәгълиматларына түгел, ә аның эшләренә күбрәк игътибар бирелә. Марк бәян иткән Яхшы хәбәрне игътибар белән карап чыксак, бу Мәсихкә иманыбызны ныгытачак һәм безне Аллаһы хәбәрен ашкынып игълан итәргә дәртләндерәчәк (Евр. 4:12).

ГӘЛИЛӘЯДӘГЕ КҮРЕНЕКЛЕ ХЕЗМӘТ

(Марк 1:1—9:50)

Марк 14 шигырьдә генә Чумдыручы Яхъяның эшчәнлеге турында һәм Гайсәнең кырык көн чүлдә булуы турында сөйли. Аннан соң Гайсәнең Гәлиләядәге хезмәте турында кызыклы хикәя башлана. «Шунда ук» дигән сүзнең кабатлануы бу китаптагы хәбәрнең никадәр ашыгыч икәнлеген күрсәтә (Мар. 1:10, 12, Смысловой перевод, Стамбул).

Өч елдан кимрәк вакыт эчендә Гайсә яхшы хәбәрне вәгазьләп өч мәртәбә Гәлиләяне әйләнеп чыга. Марк бәян иткән Яхшы хәбәрдә вакыйгалар күбесенчә хронологик тәртиптә языла. Ул Гайсәнең Таудагы вәгазе һәм бүтән дәвамлы нотыклары турында әйтеп китми.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

1:15 — Нәрсәгә «вакыт җитте»? Гайсәнең сүзләре буенча, аңа хезмәт итәргә вакыт җитте. Ул билгеләнгән Патша буларак дөньяга килгәнгә күрә Аллаһы Патшалыгы якынлашкан. Эчкерсез кешеләр аның хәбәрен кабул итә алганнар һәм билгеле адымнар эшләгәч, Аллаһы хуплавын ала алганнар.

1:44; 3:12; 7:36 — Ни өчен Гайсә кешеләрнең аның могҗизалары турында сөйләгәннәрен теләмәгән? Гайсә кешеләрнең аның турында берәр шаккатыргыч хәбәрләргә яисә бозылган фактларга нигезләнеп фикер йөртүләрен теләмәгән, юк. Аларга үзләренә аның Мәсих булуын күрергә кирәк булган һәм ул чакта алар аның артыннан бара алган (Ишаг. 42:1—4; Мат. 8:4; 9:30; 12:15—21; 16:20; Лүк 5:14). Герәсә җирендә яшәгән элек җенле булган кеше очрагында Гайсә башкача эш иткән: ул аңа өенә кайтып могҗиза турында туганнарына сөйләргә кушкан. Гайсә бу өлкәдән китәргә җыенган, һәм аның бу кешеләр белән сөйләшергә инде мөмкинлеге булмаган. Дуңгызларның үлеме аркасында кешеләрдә канәгатьсезлек хисе туа алган. Һәм Гайсә савыктырган кеше анда калып һәм Мәсих турында шаһитлек биреп, бу канәгатьсезлекне бетерә алган (Мар. 5:1—20; Лүк 8:26—39).

2:28 — Ни өчен Гайсә «шимбә көненең... Хуҗасы» дип аталган? «Канун — киләсе яхшы нәрсәләрнең... күләгәсе»,— дип язган рәсүл Паул (Евр. 10:1). Канун буенча, шимбә көне алты хезмәт көненнән соң башланган, һәм Гайсә нәкъ шимбә көнне күп кешеләрне савыктырган. Бу пәйгамбәрлек итеп шуңа күрсәткән: Шайтанның аяусыз идарә итүеннән соң Мәсихнең Меңъеллык идарә итүе вакытында көч бирүче ял итү һәм башка фатихалар чоры башланачак. Менә ни өчен бу Патшалыкның Патшасы «шимбә көненең... Хуҗасы» да дип аталган (Мат. 12:8; Лүк 6:5).

3:5; 7:34; 8:12 — Марк Гайсә кичергән хисләрне кайдан белгән? Марк 12 рәсүл санына кермәгән, ул шулай ук Гайсәне озатып йөрмәгән. Гайсә хакында Маркка күп нәрсәне аның якын дусты, рәсүл Петер сөйләгән дип санала (1 Пет. 5:13).

6:51, 52 — «Икмәк белән булган хәлдән» рәсүлләр нинди сабак алмаган? Берничә сәгать элек Гайсә 5 000 ир кешене, шулай ук хатын-кызларны һәм балаларны, биш икмәк һәм ике балык белән генә туйдырган. Бу могҗизаны күреп, шәкертләр шуны аңларга тиеш булган: Гайсәгә могҗизалар эшләр өчен көчне Йәһвә Аллаһы бирә (Мар. 6:41—44). Алар Гайсә алган көчнең нихәтле бөек икәнен аңласа, Гайсәнең су өстеннән килүен күреп, шулхәтле нык хәйран калмаслар иде.

8:22—26 — Ни өчен Гайсә сукырга күрү сәләтен акрынлап кайтарган? Бәлки, шулай итеп Гайсә игелек күрсәткәндер. Сукыр күп вакыт караңгылыкта булган, шуңа күрә Гайсә аңа күрү сәләтен акрынлап кайтарган, һәм бу кешегә көчле кояш яктысына ияләшергә булышкан.

Безнең өчен сабаклар:

2:18; 7:11; 12:18; 13:3. Марк яһүд халкыннан булмаган укучыларга аларга таныш булмаган гореф-гадәтләрне, әйтемнәрне, тәгълиматларны һәм урыннарның үзенчәлекләрен аңлата: фарисейләрнең «ураза тоту гадәтләре булган» (ЯД), корбан — бу «Аллаһыга тиешле бүләк», саддукейлар — «үлеләрнең терелүен инкяр итүче» кешеләр, һәм гыйбадәтханә Зәйтүн тавыннан күренеп тора. Мәсих шәҗәрәсе нигездә еврейләрне генә кызыксындырганга күрә, ул аны үз Яхшы хәбәренә кертми. Безнең өчен Марк — яхшы үрнәк. Вәгазьләгәндә яисә җыелыш очрашуларында нотыкларны әйткәндә, безгә дә тыңлаучыларыбызның карашларын, белемен һәм чыгышларын исәпкә алырга кирәк.

3:21. Гайсәнең туганнары аңа ышанмаган. Кайвакыт хакыйкать белән кызыксынмаган туганнар мәсихчеләргә каршы киләләр яки аларны мыскыллыйлар. Һәм Гайсә андый мәсихчеләрнең хисләрен бик яхшы аңлый.

3:31—35. Гайсә суга чумдырылу үткәч, Аллаһының рухи Угылы, ә «күктәге Иерусалим» аның әнисе булып киткән (Гәл. 4:26). Шул вакыттан башлап Гайсәнең рухи гаиләсе аның өчен, туганнарына караганда, якынрак һәм кадерлерәк булып киткән. Бу безне рухи нәрсәләрне беренче урынга куярга өйрәтә (Мат. 12:46—50; Лүк 8:19—21).

8:32—34. Безгә башкалар күрсәткән урынсыз игелекне шунда ук сизеп алырга һәм кире кагарга кирәк. Мәсихнең шәкерте «үз-үзеннән баш тартырга», ягъни үзенең эгоистик теләкләренә һәм омтылышларына «юк» дип әйтергә, әзер булырга тиеш. Ул «үзенең хачын» әзерлек белән алырга тиеш: кирәк булса, ул газап чигәргә, хурлык, эзәрлекләүләр кичерергә һәм үзенең карашлары өчен хәтта үләргә дә тиеш. Аңа шулай ук Гайсәгә өзлексез «иярергә» һәм һәрнәрсәдә аңардан үрнәк алырга кирәк. Мәсихче булыр өчен, безгә Гайсә Мәсихтә булган фидакарьлек рухын үстерергә һәм аны сакларга кирәк (Мат. 16:21—25; Лүк 9:22, 23).

9:24. Үз иманың турында сөйләргә яки Аллаһыдан күбрәк иман бирсен дип сорарга оялма (Лүк 17:5).

СОҢГЫ АЙ

(Марк 10:1—16:8)

Б. э. 32 елында Гайсә «Яһүдиягә һәм Үрдүн аръягындагы җирләргә» килә һәм аның янына кабат күп халык җыела (Мар. 10:1). Ул аларны өйрәтә, ә аннан соң Иерусалимга китә.

Сигезенче нисанны Гайсә Бәйтәниядә үткәрә. Ул ашаганда, бер хатын-кыз килә һәм аның башына хуш исле май коя. Гайсәнең Иерусалимга тантаналы керүеннән башлап һәм аның терелүенә хәтле вакыйгалар хронологик тәртиптә бирелә.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

10:17, 18 — Ни өчен Гайсә аны «игелекле Остаз» дип әйткән кешене төзәткән? Бу мактаулы титулны кабул итүдән баш тартып, Гайсә бар дан Йәһвәнеке икәнен һәм бөтен яхшылыкның чыганагы — хак Аллаһы икәнен күрсәткән. Өстәвенә, Гайсә төп хакыйкатькә басым ясаган: бар нәрсәнең Барлыкка Китерүчесе Йәһвә Аллаһының гына яхшылык белән яманлык нормаларын урнаштырырга хакы бар (Мат. 19:16, 17; Лүк 18:18, 19).

14:25 — Гайсә үзенең тугры рәсүлләренә: «Аллаһы Патшалыгында яңа шәраб эчәчәк көн җитми торып, Мин инде йөзем җимеше шәрабын эчмәячәкмен»,— диеп, нәрсәне күздә тоткан? Гайсәнең күктә шәраб бар дип әйтәсе килмәгән. Шәраб кайвакыт шатлыкны символлаштыра, шуңа күрә монда Гайсә үзенең шатлыгы хакында сөйли: ул Патшалыкта терелтелгән майланган шәкертләре белән бергә булачак (Мәд. 103:15; Мат. 26:29).

14:51, 52 — «Шәрә килеш качып киткән» яшь кеше кем булган? Моның турында Марк кына яза, димәк бу яшь кеше ул үзе булган.

15:34 — Гайсәнең: «Әй, Аллаһым, әй, Аллаһым! Нигә Син Мине ташладың?» дигән сүзләре аңа иманның җитмәгәнен аңлатамы? Юк. Гайсәне андый сүзләрне әйтергә нәрсә этәргән? Без моны төгәл белмибез. Бәлки, Гайсә шуны сизгәндер: Йәһвә үз Улының сафлыгын ахырга кадәр сынар өчен, аңардан үз яклавын алган. Гайсә бу сүзләрне шулай ук Мәдхия 21:2 дәге үзенә күрсәткән пәйгамбәрлек үтәлсен өчен әйткәндер (Мат. 27:46).

Безнең өчен сабаклар:

10:6—9. Аллаһы ир белән хатынның бергә калуларын тели. Ир белән хатын авырлыкларны чишәр өчен, аерылышырга түгел, ә Изге Язмалардагы принципларны кулланырга һәм үз никахларын ныгытырга тиеш (Мат. 19:4—6).

12:41—44. Фәкыйрь тол хатынның мисалы безне саф гыйбадәт кылу белән бәйле эшләрдә риясыз катнашырга өйрәтә.

[29 биттәге иллюстрация]

Ни өчен Гайсә бу кешегә үзе белән булган хәлне туганнарына сөйләргә кушкан?