Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Анд тауларында яхшы хәбәр таратабыз

Анд тауларында яхшы хәбәр таратабыз

Анд тауларында яхшы хәбәр таратабыз

БЕЗ, 18 кеше, бер кечкенә куышның җир идәнендә ята идек. Йоклау капчыкларында без түбәнең сырлы тимеренә яңгыр тамчыларының төшкәнен калтырый-калтырый тыңлап яттык. Безгә кадәр бу куышта беркемнең дә кунганы булмагандыр.

Ни өчен без бу җирләргә килдек? Без Гайсәнең «дөньяның читенә кадәр» яхшы хәбәрне вәгазьләргә дигән әмерен үтәргә тели идек (Рәс. 1:8; Мат. 24:14). Без Боливиядәге Анд тауларына вәгазьләргә килдек.

Анд тауларына юл

Беренче авырлык юл булды. Транспорт расписание буенча йөрми иде. Автобус кечкенә булганга кайберләребез басып кына барды. Ниһаять без барып җиттек.

Безнең максатыбыз — Боливиядәге Анд тауларындагы авылларда вәгазьләү иде. Автобустан төшкәч, без авыр рюкзакларны кидек тә, бер-бер артлы текә тау сукмаклары буйлап сак кына менә башладык.

Авыллардагы йортлар бер-берсеннән бик ерак урнашкан иде. Шуңа күрә бер авылда вәгазьләр өчен берничә сәгать вакыт кирәк булды. Күпме генә барсак та, алда тагын бер йорт очрый иде. Бормалы сукмаклар буенча барганда без еш кына адаша идек.

«Ни өчен сез элегрәк килмәдегез?»

Бер хатын-кыз безнең шулкадәр ерактан килгәнебезне белеп бик гаҗәпләнде һәм безгә төшке аш пешерер өчен үзенең кухнясын һәм утынын тәкъдим итте. Бер ир-ат Изге Язмалардан үлгән кешеләр белән нәрсә була икәнен белгәч: «Ни өчен сез элегрәк килмәдегез?» — дип сорады. Аның сораулары күп иде, шуңа күрә ул безне озата китте. Йәһвә Шаһитләре турында беркайчан да ишетмәгән башка бер кеше безнең басмаларыбызны бик теләп алды. Ул килгәнебез өчен бик күп рәхмәтләр әйтте һәм үз куышында кунарга чакырды.

Бер төнне без белмичә палаткабызны зур кара кырмыскалар оясына куйганбыз. Аларның ачулары чыкты, шуңа күрә алар безне тешли башладылар. Безнең кузгалырлык хәлебез юк иде, ләкин, бәхеткә каршы, кырмыскалар тиздән тынычландылар.

Башта җирдә йоклаганга безнең аркаларыбыз һәм кабыргаларыбыз авырта иде, ләкин әкрен генә без моңа ияләштек. Әмма барлык авыртулар һәм газаплар иртән искиткеч матурлыкны күргәч онытыла иде: без кеше кулы тимәгән үзән буенча болытларның йөзеп йөргәнен һәм якында гына кар белән капланган тауларны күрә идек. Тик чишмәнең чылтыравы һәм кошларның сайравы гына ишетелә иде.

Чишмәдә юынгач, без бергәләп Изге Язмалар шигырен карап чыктык, ашадык һәм башка авылга күтәрелә башладык. Моның өчен зур тырышлыклар кирәк иде. Без бер олы яшьтәге хатын-кызны очраттык, ул Изге Язмалардан Аллаһы исеме — Йәһвә икәнен белгәч елап җибәрде. Ул бик шатланды. Хәзер ул Аллаһыга исеме белән мөрәҗәгать итә ала!

Олы яшьтәге ир кеше Аллаһы аны искә төшергәндер диде һәм кинәт безнең турыда безне фәрештәләр җибәрде дип җыр җырлый башлады. Без авыру аркасында өйдән чыга алмаган бер ир-ат янына да кереп чыктык. Ул бер авылдашы да аның хәлен белергә керми дип әйтте. Ул безнең Ла-Пас шәһәреннән килгәнебезгә гаҗәпләнде. Башка бер ир-ат Йәһвә Шаһитләренең үзләре кешеләр янына килә икәнен белгәч шаккатты. Ул башка диннәрдә кешеләрне чиркәүдә чаң кагып кына чакыралар икәнен белә иде.

Бу җирдәге бер йортта да электр тогы юк, шуңа күрә кешеләр караңгы төшү белән йокларга яталар һәм кояш белән торалар. Кешеләрне өйдә очратыр өчен, безгә вәгазьне иртәнге сәгать алтыдан башларга кирәк иде. Чөнки күп кешеләр кырга эшкә чыгып китәләр иде. Көндез эшләп йөргән кешеләр үзләренә дә һәм үгезләренә дә ял биреп, Аллаһы Сүзендәге хәбәрне әзерлек белән тыңлап торалар иде. Өйдәге кешеләр безгә утырыр өчен сарык тиресен салалар иде һәм бар гаиләне тыңларга чакыралар иде. Кайбер игенчеләр үзләренә бирелгән Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар өчен рәхмәтләрен белдереп, капчык белән кукуруз бирәләр иде.

«Сез мине онытмадыгыз»

Әлбәттә, кешеләр рухи яктан үссен өчен, бер тапкыр гына килү җитәрлек түгел. Күпләр өйрәнүне дәвам итәр өчен, безне тагын килегез дип чакырдылар. Шуңа күрә без монда берничә тапкыр килдек.

Соңгы тапкыр килгәндә, олы яшьтәге бер хатын-кыз безне күреп шатланды һәм болай диде: «Сез миңа балаларым кебек. Сез мине онытмадыгыз». Бер ир-ат без башкарган эш өчен рәхмәтен әйтте һәм икенче тапкыр үз йортында тукталырга чакырды. Әмма иң зур шатлык мондый хәбәр китерде: безне тыңлаган бер хатын-кыз шәһәргә күчкән һәм хәзер яхшы хәбәрне вәгазьләп йөри!

Беренче килүнең соңгы көнендә примуста керосин бетте һәм үзебез белән алган ризык бик аз калды. Без җитәрлек утын җыйдык, соңгы ризыгыбызны әзерләдек һәм кайту юлына чыктык. Автобуслар йөргән шәһәргә кадәр бик озак барырга кирәк иде. Без шәһәргә соң гына барып җиттек.

Өйгә кайту

Өйгә кайтканда да авырлыклар туды, чөнки автобус ватылды. Тиздән грузовик килде һәм без аның кеше тулы кузовына утырып киттек. Өйгә кайтканда, кешеләр килүебезнең максаты турында сораштылар һәм без аларга вәгазьләдек. Үзләре оялчан булса да, кешеләр үзләрен эчкерсез һәм дусларча тоталар иде.

Без кузовта тугыз сәгать кайттык, без юеш һәм туңган идек, әмма бер дә кайгырмадык. Юлда барганда шәһәрдә яшәүче бер хатын-кыз Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашты.

Ерак җирләрдәге кешеләргә яхшы хәбәр вәгазьләү — зур хөрмәт. Без дүрт зур авылда һәм күп кенә кечкенә авылларда вәгазьләдек. Чыннан да, «тынычлык турында игълан иткән, иң яхшы нәрсәләр турында яхшы хәбәр алып килгән, котылу турында игълан иткән таулардагы яхшы хәбәр вәгазьләүченең аяклары бик матур»! (Ишаг. 52:7; Рим. 10:15).

[17 биттәге иллюстрация]

Яхшы хәбәрне вәгазьләргә әзер кешеләр