Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бик мөһим очрашу

Бик мөһим очрашу

Бик мөһим очрашу

МИНЕ бик мөһим очрашу көтә. Сезгә бу очрашу турында сөйләргә рөхсәт итегез.

Мин Испаниядә үстем. Гаиләбездә тынычлык һәм татулык юк иде. Дүрт яшьлек энемнең фаҗигале үлеме гаиләбезне кайгыга батырды. Әтиемнең начар гадәтләре аркасында әнием никахта бәхетле түгел иде. Әмма бу аңа мине һәм абыемны әхлакый принципларга өйрәтергә комачауламады.

Вакыт узгач, абыем өйләнде, мин дә кияүгә чыктым. Озакламый әниемдә рак авыруы таптылар, һәм соңрак ул үлде. Ләкин үлеме алдыннан ул безгә кадерле хәзинә калдырды.

Әниемнең бер танышы аңа Изге Язмалардагы терелтүгә өмет турында сөйләгән, һәм әнием Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Изге Язмалардагы өмет хәбәре аңа яшәү мәгънәсе бирде һәм бәхет табарга булышты.

Изге Язмалардагы хәбәр аны яхшы якка үзгәртте. Моны күреп без дә абыем белән Аллаһы Сүзен өйрәнә башладык. Мин суга чумдырылу үтеп Йәһвә Шаһите булдым, һәм бер айдан соң минем икенче балам, матур кызым туды. Без аңа Лусия дигән исем куштык.

Суга чумдырылган көнем минем өчен бик мөһим иде. Моңа бер сәбәп — мин хәзер Йәһвәгә мәңге хезмәт итәргә вәгъдә итеп, үземне аңа багышладым. Икенчесе — мин үземнең яраткан улыма һәм кызыма нык иман үстерергә ярдәм итә ала идем.

Әмма тиздән шатлыклы тормышны кайгы бозды. Лусиягә дүрт яшь тулгач, аның ашказаны бик нык авырта башлады. Тикшерүләрдән соң рентгенолог аның бавырына әфлисун кадәр шеш үскән диде. Табиб әйткәнчә, Лусиядә нейробластома — тиз үсә барган яман шеш, ягъни рак иде. Шулай итеп Лусиянең ракка каршы җидееллык көрәше башланды, ул бик күп вакыт хастаханәдә ятты.

Фидакарьлек рухы

Бу авыр елларда Лусия еш кына мине җылы кочагы белән һәм назлы үбүләре белән күңелемне күтәреп җибәрә иде. Аның авыруны тыныч кичергәне шулай ук хастаханә эшчеләренә дә яхшы яктан тәэсир итә иде. Ул шәфкать туташлары белән хезмәттәшлек итеп, күрше палаталардагы балаларга йогырт, сок һәм башка ризыклар кертергә ярдәм итә иде. Аңа хәтта ак халат һәм «шәфкать туташының ярдәмчесе» дип язылган значок бирделәр.

«Мин Лусиягә шакката идем,— дип искә төшерә хастаханәнең бер эшчесе.— Ул искиткеч бала иде: шат күңелле, белемгә омтылучан һәм ул рәсем ясарга ярата иде. Ул тере һәм бик зирәк кыз иде».

Лусия көч һәм таянычны Аллаһы Сүзеннән ала иде (Евр. 4:12). Ул яңа дөньяда, Аллаһы Сүзендә вәгъдә ителгәнчә, «үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак» икәненә ышана иде (Ачыл. 21:4). Ул кешеләргә игътибарлы иде һәм аларга Изге Язмалар хәбәре турында сөйли иде. Алда аны нәрсә көтә икәнен белсә дә, терелүгә нык өмет Лусиягә сабыр һәм шатлыклы булырга ярдәм итте (Ишаг. 25:8). Ул рактан үлгән көненә кадәр шундый булып калды.

Нәкъ шул көннәрдә мин ул бик мөһим очрашу турында сөйләштем. Ул вакытта Лусия күзләрен инде көчкә генә ача иде. Әтисе аны бер кулыннан, ә мин икенче кулыннан тотып утыра идем. «Борчылма, мин сине калдырмам,— дип әйттем мин аңа.— Әкрен генә сула. Уянгач, син үзеңне бик әйбәт хис итәчәксең. Башка газапланмаячаксың, һәм мин синең яныңда булачакмын».

Хәзер мин бу вәгъдәне үтәргә тиеш. Аның терелүен көтү җиңел булмаячак. Ләкин мин шуны беләм: мин түземлек күрсәтеп Йәһвәгә таянсам һәм аңа тугры калсам, Лусия терелгәндә, аны каршы алачакмын.

Лусия бүләкләре

Лусиянең батырлыгы һәм җыелышның искиткеч ярдәме минем Йәһвә Шаһите булмаган иремә бик нык тәэсир итте. Лусия үлгән көнне ул үзенә җитди уйлап алырга кирәк диде. Берничә атнадан соң ул җыелыш өлкәненә Изге Язмалар өйрәнергә телим дип әйтте. Тиздән ирем барлык очрашуларга йөри башлады. Элек ул тәмәке тартуын ташлый алмаса да, Йәһвә ярдәме белән ул моны эшли алды.

Лусиянең үлеме китергән кайгы әле дә басылмады, әмма мин Лусия калдырган бүләкләр өчен Йәһвәгә бик рәхмәтле. Ирем белән мине терелүгә искиткеч өмет юата. Без Лусиянең тере, түгәрәк күзләрен һәм аның ягымлы елмаюын, аны яңадан күрәчәк вакытны күз алдына китерәбез.

Кызымның авыруы һәм үлеме шулай ук бер хатын-кызга да нык тәэсир итте. Бер яңгырлы шимбә көнне Лусия белән бергә мәктәптә укыган бер малайның әнисе безнең өйгә килде. Аның башка улы 11 яшендә шул ук авырудан үлгән булган. Лусия белән булган хәлне белгәч бу хатын-кыз безгә килеп, мин Лусиянең үлемен ничек кичерәм дип сорады һәм шундый ук хәлгә эләккән әни кешеләрне юатыр өчен ярдәм итү төркемен оештырырга тәкъдим итте.

Мин үзем чын юатуны Изге Язмалардагы вәгъдәдә таптым дип аңлаттым, бу вәгъдә кешеләр бирә алган теләсә нинди вәгъдәдән дә өстенрәк. Гайсәнең Яхъя 5:28, 29 да язылган сүзләрен укыганда, аның күзләре янып китте. Ул Изге Язмаларны өйрәнә башлады һәм тиздән «һәр акылдан өстенрәк булган Аллаһы иминлеген» сизә башлады (Флп. 4:7). Изге Язмаларны бергә өйрәнгәндә, без еш кына тукталабыз һәм яңа дөньяда терелтелгән балаларыбызны каршы алганыбызны күз алдына китерәбез.

Әйе, Лусиянең кыска гомере мәңгелек бүләк калдырды. Аның иманы гаиләбезне Аллаһыга хезмәт итүдә берләштерде һәм иманда шулай ук нык калырга тәвәккәллегемне ныгытты. Һичшиксез, якын кешенең терелүенә өметләнгән һәрбер кеше бик мөһим очрашуга сөйләшкән.

[20 биттәге иллюстрация]

Лусия ясаган Оҗмах