Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә безнең ялваруыбызны ишетә

Йәһвә безнең ялваруыбызны ишетә

Йәһвә безнең ялваруыбызны ишетә

«Ходайның күзләре гадел кешеләрдә, Аның колаклары алар ялваруында» (МӘД. 33:16).

1, 2. a) Бүген күпләр нәрсә кичерә? б) Ни өчен без моңа гаҗәпләнмибез?

АВЫРЛЫКЛАР кичермәгән кеше юктыр. Миллионлаган кеше бу явыз дөнья төзелешендә көрәшеп яши, аларга авырлыкларны җиңәр өчен һәр көн көч куярга туры килә. Кайберәүләр хәтта моңа түзеп булмый ди. Алар үзләрен мәдхия җырлаучы Давыт кебек хис итә. Ул болай дип язган: «Яманлык күреп, бик кимгә калдым, йөрәгем кайгырганлыктан үкереп торам. Йөрәгем кага, хәлем китте, күзләрем алдында якты бетте» (Мәд. 37:9, 11).

2 Без, мәсихчеләр, бу авырлыкларның булуына гаҗәпләнмибез, чөнки шуны беләбез: «газаплар» — бу Гайсәнең күктә Патша булып идарә итүен күрсәтүче алдан әйтелгән билгенең өлеше (Марк 13:8; Мат. 24:3). Инҗилдә «тулгак тоту газаплары» дип тәрҗемә ителгән борынгы грек сүзе гадәттә бәла-каза яки газаплар дигәнне аңлата. Бу сүзләр бүгенге «авыр вакытларда» яшәгән кешеләрнең газаплары никадәр көчле икәнен төгәл итеп сурәтләп бирә! (2 Тим. 3:1, 2).

Йәһвә без кичергән хисләрне аңлый

3. Аллаһы халкы нәрсәне аңлый?

3 Йәһвә хезмәтчеләре шуны бик яхшы аңлый: бу авырлыклар аларны читләтеп үтми һәм дөнья хәле тагы да начарлана барачак. Әмма безгә, Аллаһы хезмәтчеләренә, өстәмә авырлыклар аша да үтәргә туры килә. Аларны «дошман иблис» безнең иманыбызны җимерер өчен, булдырырга тырыша (1 Пет. 5:8). Шуңа күрә без Давыт кичергән хисләргә бирелергә мөмкин: «Җаным мыскыллауны, читенлекне көтте, кайгырышучы көткән идем — булмады, юатучылар да көткән идем — очратмадым» (Мәд. 68:21).

4. Авыр хисләр кичергәндә, безне нәрсә юата ала?

4 Ләкин Давытның: «Бернинди дә өметем юк»,— дип әйтәсе килгәнме? Юк. Чөнки ул болай дип дәвам итә: «Чөнки Ходай ярлыларны ишетә, һәм тоткыннарын да [үзенең тоткындагы хезмәтчеләрен] ташламый» (Мәд. 68:34). Без кайвакыт үзебезне үз авыр хисләребезнең «тоткыны» итеп сизәбездер. Без башкалар безнең хәлебезне аңламый дип уйларга мөмкин, һәм бу, бәлкем, шулайдыр да. Әмма Йәһвә безнең хисләребезне яхшы аңлый, һәм бу безне, Давытны кебек, юата ала (Мәд. 33:16).

5. Сөләйман патша нәрсәгә ышанган?

5 Давытның улы Сөләйман Иерусалимдагы гыйбадәтханәне Йәһвәгә багышлаганда моның турында дога кылган. (2 Паралипоменон 6:29—31 не укы.) Ул Йәһвәдән Аның янына «үз бәласе һәм үз кайгысы» белән килгән һәрбер эчкерсез кешенең догасын ишетсен дип үтенгән. Бу кайгырган кешеләрнең догаларын Аллаһы ишетерме? Сөләйман Йәһвәнең аларны ишетәчәгенә һәм аларга ярдәм итәчәгенә ышанган, чөнки Аллаһы «кешеләрнең йөрәкләрендәгене» белә.

6. Борчылуларны ничек җиңәргә, һәм без нәрсәгә ышанабыз?

6 Без дә Йәһвәгә дога аша якынлаша алабыз һәм аңа үз авыр хисләребез турында, «үз бәлабез һәм үз кайгыбыз» турында сөйли алабыз. Без Аллаһының безнең авыр хәлебезне аңлаганын һәм безнең турыда кайгыртканын беләбез, бу безне юата! Рәсүл Петер Аллаһының кайгыртканына бер дә шикләнмичә мәсихчеләргә: «Үзегезнең барлык мәшәкатьләрегезне Аллаһыга йөкләгез, чөнки Ул сезнең хакта кайгырта»,— дип язган (1 Пет. 5:7). Йәһвә безнең хәлебез турында борчыла. Гайсә Аллаһының назлы кайгыртуын мондый мисал аша күрсәткән: «Ике чыпчык бер бакыр тәңкәгә сатыла түгелме соң? Әмма аларның берсе дә Атагызның ихтыярыннан башка җиргә егылып төшмәс. Ә сезнең хәтта башыгыздагы һәр чәч бөртегегез дә санаулы. Шулай итеп, курыкмагыз: сез күп чыпчыкларга караганда кыйммәтлерәк» (Мат. 10:29—31).

Йәһвәгә өметлән

7. Безгә кем ярдәм итәчәк?

7 Без бер дә шикләнмибез: авырлыклар кичергәндә Йәһвә безгә булышырга әзер һәм ярдәм итәргә тели. «Алла безнең сыенычыбыз, көчебез, авыр кайгы килгән чакта булышучыбыз» (Мәд. 33:16—19; 45:2). Аллаһы ничек булыша? 1 Көринтлеләргә 10:13 тә язылган сүзләргә игътибар итик: «Аллаһы Үз вәгъдәсенә турылыклы һәм Ул сез чыдый алмаслык сынауны рөхсәт итмәячәк. Сыналган вакытыгызда түзеп тору өчен, сезгә котылу юлын да күрсәтәчәк». Йәһвә барысын җиңеп чыгар өчен вакыйгалар белән җитәкчелек итәргә яки безгә көч бирергә мөмкин. Һәрхәлдә, без ярдәмсез калмаячакбыз.

8. Аллаһы ярдәмен ничек алырга?

8 Бу ярдәмне ничек алырга? Изге Язмалардагы мондый киңәшкә игътибар итик: «Үзегезнең барлык мәшәкатьләрегезне Аллаһыга йөкләгез». Димәк, без барысын Йәһвәгә тапшырырга тиеш. Без инде башка борчылмыйбыз һәм Аллаһының ярдәмен түземлек белән көтәбез (Мат. 6:25—32). Моның өчен үз акылыбызга һәм үз көчебезгә таянмаска — басынкы булырга кирәк. «Аллаһының кодрәтенә буйсынып», без барысы да аның кулында икәнен таныйбыз. (1 Петер 5:6 ны укы.) Ә бу безгә Аллаһы рөхсәт иткән авырлыкларны кичереп чыгарга булыша. Ярдәмне шунда ук алырга теләк нык булса да, без шуңа ышанабыз: Йәһвә безгә ярдәмне кайчан һәм ничек бирергә икәнен үзе төгәл белә (Мәд. 53:9; Ишаг. 41:10).

9. Давыт нинди кайгысын Йәһвәгә салган?

9 Давытның Мәдхия 54:23 тә язылган сүзләрен дә карап чыгыйк: «Син кайгыларыңны Ходайга сал, һәм Ул сине ныгытыр. Тәкъва кешене Ул һичкайчан каушатмас». Давыт бу сүзләрне язганда бик авыр хисләр кичергән (Мәд. 54:5). Бу мәдхия аның улы Абессалом аңардан патшалыкны үзенә тартып алырга теләгәндә язылган булган дип санала. Давытның ышанычлы киңәшчесе Ахитофел Абессалом ягына баскан. Давытка үз гомерен саклар өчен, Иерусалимнан качарга туры килгән (2 Пат. 15:12—14). Әмма андый авыр хәлдә дә Давыт Аллаһыга өметләнгән, һәм Йәһвә аны калдырмаган.

10. Авырлыклар кичергәндә, без нәрсә эшләргә тиеш?

10 Безгә дә, Давыт кебек, һәркайсы авырлыкларыбыз турында Йәһвәгә сөйләргә кирәк, бу мөһим. Рәсүл Паул моңа кагылышлы яхшы киңәш бирә. (Филиппуйлыларга 4:6, 7 не укы.) Андый эчкерсез догалар нинди файда китерәчәк? «Һәр акылдан өстенрәк булган Аллаһы иминлеге сезнең йөрәкләрегезне һәм фикерләрегезне Мәсих Гайсәдә саклаячак».

11. «Аллаһы иминлеге» йөрәкләребезне һәм фикерләребезне ничек саклый?

11 Догабыз хәлне үзгәртәчәкме? Бәлкем. Әмма безгә шуны аңларга кирәк: Йәһвә һәрвакытта да догаларыбызга без теләгәнчә җавап бирми. Шулай да дога җан тынычлыгын сакларга булыша һәм авырлыклар безне җиңә алмый. Авыр кичерешләр өстебезгә йөк булып ятканда, «Аллаһы иминлеге» безгә бирешмәскә булыша ала. Солдатлар шәһәрне дошманнан яклаган кебек, «Аллаһы иминлеге» йөрәкләребезне һәм фикерләребезне саклый. Без шулай ук шикләребезне, куркуны һәм начар уйларны җиңә алачакбыз. Бу безне шулай ук уйламыйча ясалган акылсыз адымнардан саклаячак (Мәд. 144:18).

12. Җан тынычлыгын ничек сакларга? Мисал китерегез.

12 Авырлыклар кичергәндә җан тынычлыгын ничек сакларга? Бер мисал карап чыгыйк. Бер кешенең эшендәге начальнигы үзен тупас тота. Әмма аның директоры игелекле һәм акыллы кеше. Бу кеше директор янына барып барысын сөйләп бирә ала. Директор аңа барысын белгәнен һәм тиздән бу начальникны үз эшеннән азат итәргә җыенганын әйтә. Бу кеше нәрсә хис итәчәк? Ул моңа ышана һәм тиздән барысы үзгәрәчәк икәнен белә, бу аңа, ул хәтта тагы да авыррак хәлгә эләксә дә, үз эшен дәвам итәргә көч өстәп торачак. Без дә Йәһвә безнең хәлне аңлый икәнен беләбез, һәм тиздән «бу дөньяның мирзасы куып чыгарылачак» икәненә ышанабыз (Яхъя 12:31). Бу чыннан да юата!

13. Дога кылганнан соң тагын нәрсә эшләргә кирәк?

13 Әмма Йәһвәгә дога кылып үз авырлыкларыбызны аңа тапшыру гына җитәме? Юк. Тагын кайбер адымнар ясарга кирәк. Без үз догаларыбыз буенча эш итәргә тиеш. Шаул патша Давыт йортына аны үтерер өчен кешеләр җибәргәч, Давыт: «Әй Алла, мине дошманнарымнан коткар, миңа баш күтәрүчеләрдән мине сакла. Канунсызлык кылучылардан мине коткар, кан түгүчеләрдән мине сакла»,— дип дога кылган (Мәд. 58:2, 3). Ул шулай ук үз хатынын тыңлап, качар өчен кирәкле адымнар ясаган (1 Пат. 19:11, 12). Без дә авыр хәлне җиңеп чыгар өчен я аны җиңеләйтер өчен, акыллылык сорап дога кыла алабыз (Ягък. 1:5).

Кайдан көч алырга?

14. Авырлыкларны җиңеп чыгарга безгә нәрсә булышачак?

14 Авырлыклар кайвакыт озакка сузылырга мөмкин. Бу очракта нәрсә ярдәм итәчәк? Беренчедән, шуны истә тот: авырлыкларга карамастан Йәһвәгә тугры хезмәт итүебезне дәвам итсәк, аны яратканыбызны күрсәтәчәкбез (Рәс. 14:22). Шайтанның Әюбне нинди сүзләр белән гаепләгәнен онытма: «Әллә Әюб Аллаһыдан юкка гына куркып яшиме? Син аны, аның йортын һәм аңарда булган бар нәрсәне һәр яктан яклап торасың түгелме? Аның эшләренә син фатиха бирдең, һәм аның көтүләре бөтен җир буенча таралган. Әмма кулыңны сузчы һәм аңарда булган бар нәрсәгә тиеп кара — ул синең йөзеңә каһәрләү сүзләре ташламасмы?» (Әюб 1:9—11). Әюб Аллаһыга тугры калып, Шайтанның гаепләүләре ялган икәнен күрсәткән. Авыр хәлгә эләккәндә бирешмәсәк, без дә Шайтанның ялганчы икәнен күрсәтәчәкбез. Ә чыдам булу Йәһвәгә өметебезне һәм ышанычыбызны ныгытачак (Ягък. 1:4).

15. Безне нинди мисаллар ныгыта ала?

15 Икенчедән, «имандашларыңның дөньяда шундый ук газапларга дучар ителүен» истә тот (1 Пет. 5:9). Әйе, без «барлык кешеләргә хас булган сынауга гына дучар булабыз» (1 Көр. 10:13). Үз авырлыкларың турында гына уйлап утырыр урынына, башка кардәшләрнең мисалы турында уйлан, бу сиңа көч һәм батырлык бирәчәк (1 Тес. 1:5—7; Евр. 12:1). Андый кардәшләрнең кайберләрен үзең беләсеңдер. Бу мәсихчеләрнең төрле газаплар кичергәндә тугры калулары турында уйлан. Син кичергән авырлыкларга охшашны кичергән кардәшләрнең мисаллары безнең басмаларда бар. Аларның мисалы сиңа көч бирәчәк һәм иманыңны ныгытачак.

16. Төрле кайгылар кичергәндә Аллаһы безгә ничек көч биреп тора?

16 Өченчедән, шуны истә тот: Йәһвә — «һәрьяктан ярдәм итүче Аллаһы һәм шәфкать Атасы... безгә бөтен кайгыларыбызда булыша, шуңа күрә Аннан кабул иткән ярдәм белән без дә һәртөрле кайгылары булганнарга булыша алабыз» (2 Көр. 1:3, 4). Аллаһы безгә көч бирер өчен, бүгенге кайгыларыбызда гына түгел, ә «бөтен кайгыларыбызда» безнең янда тора дип әйтеп була. Һәм без нәтиҗәдә «һәртөрле кайгылары булганнарга булыша алабыз». Паул бу сүзләрнең дөреслеген үзе татып караган (2 Көр. 4:8, 9; 11:23—27).

17. Изге Язмалар тормыштагы авырлыкларны җиңеп чыгарга ничек булыша ала?

17 Дүртенчедән, бездә Аллаһы Сүзе, Изге Язмалар бар, ә ул «Аллаһы кешесе сәләтле һәм барлык яхшы эшкә әзер булсын өчен... Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм өйрәтү, шелтәләү, төзәтү һәм Аллаһыга яраклы булып яшәү турында үгет-нәсыйхәт бирү өчен файдалы» (2 Тим. 3:16, 17). Аллаһы Сүзе безне «сәләтле» итә һәм «барлык яхшы эшкә әзерли». Ул безгә шулай ук тормыштагы авырлыкларны җиңәр өчен көч һәм акыл бирә. Инҗилдә «сәләтле» дип, ә Изге Язмалар — Яңа дөнья тәрҗемәсендә «бар нәрсәдә хәбәрдар» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе турыдан-туры «җиһазландырылган булу» дигәнне аңлата. Бу сүзне сәяхәттә кирәк булачак бар нәрсә белән җиһазландырылган көймәгә карата яки берәр эшне башкарыр өчен җиһазландырылган механизмга кулланганнар. Йәһвә дә үз Сүзе аша безгә тормышыбыздагы һәркайсы авырлыкны җиңеп чыгар өчен бар кирәклесен бирә. Шуңа күрә без: «Аллаһы моны рөхсәт итә икән, мин барысын аның ярдәме белән җиңеп чыга алам»,— дип әйтә алабыз.

Бар авырлыклардан азат булу

18. Безгә тугры калыр өчен, нәрсәне истә тотарга кирәк?

18 Бишенчедән, һәрвакыт гаҗәеп киләчәкне истә тот: тиздән Йәһвә кешелекне бар авырлыклардан азат итәчәк (Мәд. 33:20; 36:9—11; 2 Пет. 2:9). Без бүгенге авырлыклардан да азат булачакбыз һәм безгә я Гайсә белән күктә, я җирдәге оҗмахта мәңге яшәргә мөмкинлек тә биреләчәк.

19. Тугрылык саклап барысын кичереп чыгар өчен нәрсә кирәк?

19 Әмма әлегә безгә бу явыз дөньядагы авырлыклар белән көрәшергә туры килә. Авырлыклар булмаячак вакытны без түземсезлек белән көтәбез! (Мәд. 54:7—9). Шуны истә тот: авырлыкларда нык калып, Иблиснең ялганчы икәнен күрсәтәчәкбез. Дога кылыйк һәм безнекенә охшаш авырлыклар кичерә торган кардәшләребезнең мисалларыннан көч алыйк. Аллаһы Сүзендәге җитәкчелек буенча яшәп, бар нәрсәгә сәләтле һәм әзер булыйк. «Шәфкать Атасы» моннан ары да синең турында ярату белән кайгыртачак икәненә бер дә шикләнмә. Истә тот: «Ходайның күзләре гадел кешеләрдә, Аның колаклары алар ялваруында» (Мәд. 33:16).

Сез җавап бирә аласызмы?

• Давыт авыр хәлдә булганда үзен ничек хис иткән?

• Сөләйман патша нәрсәгә ышанган?

• Йәһвә рөхсәт иткән авырлыкларны җиңеп чыгарга безгә нәрсә булышачак?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[13 биттәге иллюстрация]

Сөләйман Йәһвәнең үз халкын беркайчан да ташламаячагына ышанган

[15 биттәге иллюстрация]

Давыт дога кылып үз йөген Йәһвәгә салган һәм үз догасы буенча эш иткән