Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Никахың сиңа шатлык китерсен

Никахың сиңа шатлык китерсен

Никахың сиңа шатлык китерсен

«Йорт зирәклек белән корылыр һәм акыл белән ныгытылыр» (ГЫЙБ. СҮЗ. 24:3).

1. Аллаһы беренче кешене яраткач, ничек акыллылык күрсәткән?

БЕЗНЕҢ күктәге акыллы Атабыз безгә нәрсә файда китерә икәнен белә. Мәсәлән, Аллаһы аның нияте тормышка ашсын өчен, Гадән бакчасында «Адәмне ялгызын калдыру әйбәт түгел» икәнен аңлаган. Аллаһы нияте үтәлсен өчен, кешеләр никахлашырга, балалар тудырырга һәм «Җир йөзен тутырырга» тиеш булган (Ярат. 1:28; 2:18).

2. Йәһвә кешеләр файдасы өчен нәрсә барлыкка китергән?

2 «Үзенә [Адәмгә] тиң бер ярдәмчене яратачакмын»,— дигән Йәһвә. Ул беренче кешене каты йокыга талдырган, аның камил тәненнән бер кабыргасын алып, аннан хатын-кыз яраткан. Аллаһы Адәм янына камил хатын-кызны, Хауваны, китергәч, Адәм: «Менә минем сөякләремнән алынган сөяк, менә минем итемнән алынган ит. Аңа „хатын-кыз“ диелер, чөнки ул „ир“дән алынды»,— дигән. Хаува Адәм өчен яхшы ярдәмче булган. Аларның һәрберсенә аерым сәләтләр бирелгән булса да, алар икесе дә камил, Аллаһыга охшатып яратылган булганнар. Шулай итеп Йәһвә Гадән бакчасында беренче никахны барлыкка китергән. Адәм белән Хаува андый мөнәсәбәтләрне шатлык белән кабул иткәннәр, хәзер алар бер-берсенә таяныч була алганнар (Ярат. 1:27; 2:21—23).

3. Күп кешеләр никахка ничек карый, һәм без нинди сораулар карап чыгарбыз?

3 Кызганычка каршы, бүгенге дөньяда бәйсезлек һәм фетнәчелек рухы хөкем сөрә. Һәм моңа Аллаһы гаепле түгел. Күп кешеләр никахны Аллаһы бүләге дип санамый һәм никахлашу модадан чыккан, өмет өзелүгә һәм төрле авырлыкларга гына китерә дип уйлыйлар. Ә никахка кергән кешеләр еш кына аерылыша. Балалар әти-әнисенең назын күрмичә үсә, әти-әниләре аларны гаиләдә ызгыш-талаш чыкканда үз файдаларын эзләп кулланалар. Күп кенә ирләр яки хатыннар хәтта гаиләдәге тынычлык хакына да юл куючан булырга теләми (2 Тим. 3:3). Бу авыр заманада гаилә бәхетен ничек сакларга соң? Юл куючан булу гаиләдәге авырлыкларны чишәргә ничек булышачак? Никахлары бәхетле булган гаиләләр мисалыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

Йәһвә җитәкчелегенә буйсыну

4. а) Паул никахлашу турында нинди әмер биргән? б) Мәсихчеләр тыңлаучан булып, Паул әмерен ничек үти?

4 Аллаһы тарафыннан рухландырылган рәсүл Паул тол хатын кабат кияүгә чыгарга теләсә, «Раббыга иман итүче» белән генә никахлашсын дип язган (1 Көр. 7:39). Яһүди мәсихчеләр өчен бу таләп яңа булмаган. Аллаһы Канунында исраиллеләр өчен күрше халыклар белән «никахка кермәгез» дип ачык итеп язылган булган. Йәһвә аның әмерен санга сукмау ни өчен куркыныч икәнен аңлаткан: «Алар [башка халыклар] сезнең балаларыгызны Раббыдан читләштерер, балаларыгыз башка илаһларга табына башларлар. Моның өчен Раббының сезгә ачуы чыгар һәм Ул сезне бик тиз юк итеп бетерер» (Кан. 7:3, 4). Ә бүген Йәһвә үзенең никахлашырга теләгән хезмәтчеләреннән нәрсә таләп итә? Әлбәттә, мәсихче Аллаһыга багышланган, суга чумдырылу үткән «Раббыга иман итүче» белән генә никахлашырга тиеш. Бу яктан Йәһвә биргән җитәкчелек буенча эш итү акыллы.

5. Никахтагы мәсихчеләр һәм Йәһвә никах антына ничек карыйлар?

5 Никах антлары Аллаһы өчен изге. Беренче никах турында әйткәндә, Аллаһы Улы, Гайсә Мәсих: «Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын»,— дигән (Мат. 19:6). Ә мәдхия җырлаучының сүзләре үз антларыбызны үтәү мөһим икәнен исебезгә төшерә: «Син Аллага данлау корбаны китер, һәм Аллаһы Тәгаләгә нәзерләреңне китер» (Мәд. 49:14). Яшь парны зур шатлык көтсә дә, аларга шуны истә тотарга кирәк: туй көнендә бирелгән антлары алар өстенә зур җаваплылык сала (Кан. 23:21).

6. Ифтах мисалыннан нинди сабак алабыз?

6 Б. э. к. XII гасырда Исраилдә хаким булган Ифтах мисалын карап чыгыйк. Ул Йәһвәгә мондый ант биргән: «Аммон улларын минем кулларыма бирсәң, ул чакта мин Аммон улларыннан тынычлык белән кайтканда, мине каршы алырга йортым ишегеннән чыкканны Йәһвәгә бирәчәкмен һәм мин аны яндыру корбаны итеп китерәчәкмен». Ифтах Массифага кайткач, аны каршы алырга кызы, бердәнбер баласы чыккан. Моны күргәч ул нәрсә эшләгән? Ул үз антына тугры калганмы? Әйе. «Мин Йәһвә каршында үз авызымны ачтым һәм артка чигенә алмыйм»,— дигән ул (Хак. 11:30, 31, 35). Ифтах аның нәселен дәвам итәр өчен кеше булмаячак икәнен белсә дә, үз антын үтәгән. Әлбәттә, Ифтах анты никах антыннан аерылып тора, әмма бу очрак — бер-берсенә никах анты биргән мәсихче ир белән хатын өчен яхшы үрнәк.

Никахны нәрсә бәхетле итә?

7. Яңа гына өйләнешкән ир белән хатын нәрсәгә әзер булырга тиеш?

7 Күп кенә ирләр һәм хатыннар беренче очрашулар вакытын ярату белән искә төшерәләр. Аларга бер-берсе белән якыннанрак танышу шатлык китергән! Аларның хисләре көннән-көн көчәйгән. Үз тормыш иптәшен алар үзләре сайлаганмы яки әти-әниләре аларга сайлап биргәнме, һәрхәлдә, туй үткәч яңа гына өйләнешкән ир белән хатын бөтенләй башка тормышка әзер булырга тиеш булган. Бер ир болай дип искә төшерә: «Никахлашкач, иң авыры без хәзер ике кеше икәнен тану иде. Башта дуслар һәм туганнар белән аралашуга акыллы караш үстерү җиңел түгел иде». Инде 30 ел никахта булган бер ир-ат гаилә тормышының башында ук шуны аңлаган: бар нәрсәгә акыллы караш күрсәтеп яшәр өчен, үз фикер йөртүеңне үзгәртергә һәм башкалар турында да уйларга кирәк. Берәр нәрсәгә ризалашыр алдыннан ул хатыны белән киңәшләшә, аның фикерен исәпкә ала, һәм шуннан соң гына берәр карарга килә. Андый очракларда юл куючан булу мөһим (Гыйб. сүз. 13:10).

8, 9. а) Ни өчен никахта ачык аралашу кирәк? б) Кайсы яклардан бар нәрсәне исәпкә алып эш итү мөһим һәм ни өчен?

8 Кайвакыт төрле культура кешеләре никахлаша. Ул чакта алар өчен ачык аралашу аеруча мөһим. Төрле культураларда төрлечә аралашалар. Тормыш иптәшең үз туганнары белән ничек сөйләшә? Моңа игътибар итсәң, аны яхшырак аңлый алырсың. Кайвакыт сүзләр түгел, ә аларны әйтү рәвеше кеше йөрәгендәгене ачып бирә. Күп нәрсәне сүзсез белеп була (Гыйб. сүз. 16:24; Көл. 4:6). Никахтагы зирәклек — бәхеткә ачкыч. (Гыйбрәтле сүзләр 24:3 не укы.)

9 Күп парлар сүз ял итү һәм күңел ачулар турында барганда акыл белән эш итәргә кирәк икәнен аңлаган. Башта ирең яки хатының спорт белән яки башка берәр нәрсә белән шөгыльләнергә яраткандыр. Хәзер үзгәрешләр ясарга кирәк түгелме? (1 Тим. 4:8). Туганнар белән бергә күпме вакыт үткәрергә? Бу яктан да үзгәрешләр кирәк булыр. Билгеле, ир белән хатынга рухи һәм башка эшләрне башкарыр өчен хәзер вакыт бүлеп куярга кирәк булачак (Мат. 6:33).

10. Юл куючан булу ата-аналар белән никахлашкан балалары арасында яхшы мөнәсәбәтләр сакларга ничек булыша?

10 Никахлашкач, ир белән хатын әти-әниләрен калдыралар. (Яратылыш 2:24 не укы.) Әмма Аллаһының әти-әниеңне хөрмәт ит дигән әмере никахлашкан кешеләргә дә кагыла. Шуңа күрә ир белән хатын үз әти-әниләре һәм туганнары белән моннан ары да күпмедер вакыт үткәрәчәк. Инде 25 ел никахта булган бер ир болай ди: «Хатынның да, әти-әниләребезнең дә, шул ук вакыт туганнарның да күңелен табу бик авыр. Мин моның турында күп уйладым, һәм миңа Яратылыш 2:24 тәге принцип булышты. Туганнарыма бурычлы булсам да, бу шигырь миңа иң беренче итеп үз хатыным турында уйларга тиеш икәнемне күрсәтте». Ә юл куючан мәсихче әти-әниләр шуны аңлыйлар: балалары хәзер үз гаиләләре белән яши, бу гаиләнең үз башы бар һәм ул бу гаилә өчен җаваплы.

11, 12. Ни өчен ир белән хатынга бергәләп Изге Язмаларны өйрәнү һәм дога кылу мөһим?

11 Изге Язмаларны регуляр рәвештә өйрәнү дә никах бәйләнешләрен ныгыта. Моны күп мәсихче гаиләләр мисалыннан күреп була. Кемгәдер гаилә өйрәнү графигы урнаштыру һәм шул графикны тотып яшәү җиңел түгелдер. Бер мәсихче болай дип әйткән: «Әгәр без үткәнгә кайта алсак, без гаилә өйрәнү графигын никахлашу көненнән башлап тотар идек». Шуннан соң ул болай дип өстәгән: «Изге Язмаларны өйрәнгәндә без бергәләп үзебез өчен кадерле рухи хакыйкатьләр ачабыз, бу хатынымны шатландыра, ә мине бәхетле итә».

12 Никахта бәхетле булыр өчен, бергәләп дога кылырга кирәк (Рим. 12:12). Ир белән хатын Йәһвәгә хезмәт иткәндә Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләр аларның никах бәйләнешләрен ныгыта (Ягък. 4:8). Бер ир-ат болай дигән: «Бер-беребезне рәнҗетсәк, без шунда ук гафу үтенәбез һәм Йәһвәгә дога кылганда моның турында әйтәбез. Шулай итеп без шатлыгыбызны урлаган хәтта кечкенә хаталарыбыз өчен дә чын күңелдән үкенгәнебезне күрсәтәбез» (Эфес. 6:18).

Юл куючан булыгыз

13. Паул якынлык кылу турында никахтагы мәсихчеләргә нинди киңәш биргән?

13 Секс дип шашкан бу дөньяда аның төрле төрләре таралган. Никахтагы мәсихчеләр якынлык кылуны мәсхәрә итә алган андый төрләрдән качалар. Рәсүл Паул болай дип язган: «Ир — хатынына, ә хатын иренә карата үз бурычын үтәсен. Хатын үз тәненә үзе хуҗа түгел, ире хуҗа; шуның кебек, ир дә үз тәненә үзе хуҗа түгел, бәлки хатыны хуҗа». Шуннан соң Паул: «Дога кылу өчен билгеләнгән вакытка читләшүне исәпкә алмаганда, ике якның да ризалыгыннан башка бер-берегездән читләшмәгез. Аннан соң тагын бергә кушылыгыз »,— дигән киңәш биргән. Ни өчен читләшмәскә? «Шайтан, тотнаксызлыгыгыздан файдаланып, сезне аздыра алмасын» өчен (1 Көр. 7:3—5). Дога турында әйтеп, Паул мәсихчеләр тормышында нәрсә мөһим булырга тиеш икәнен күрсәткән. Әмма ул шуңа да басым ясаган: ир белән хатынга бер-берсенең физик һәм эмоциональ ихтыяҗларына игътибарлы булырга кирәк.

14. Якынлык кылу турында әйткәндә, Изге Язмаларның принциплары ир белән хатынга ничек булыша?

14 Ир белән хатынга үз хисләре турында ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк. Алар шуны аңларга тиеш: алар бу яктан бер-берсенә игътибарлы булмасалар, авырлыклар туарга мөмкин. (Филиппуйлыларга 2:3, 4 не укы.) (Маттай 7:12 не чагыштыр.) Андый хәлне ир белән хатын төрле дин тоткан гаиләләрдә күреп була. Әмма ир белән хатынның теләкләре туры килмәсә дә, мәсихче үз тәртибе, игелеге белән һәм юл куючан булып күп нәрсәне үзгәртә ала. (1 Петер 3:1, 2 не укы.) Йәһвәне һәм тормыш иптәшеңне ярату, шулай ук юл куючан булу гаилә тормышының бу ягына булышачак.

15. Хөрмәт итү никахтагы бәхеткә үз өлешен ничек кертә?

15 Игелекле ир тормышның башка якларында да хатынына хөрмәт күрсәтә. Мәсәлән, ул хәтта кечкенә нәрсәләрдә дә аның хисләрен исәпкә ала. Инде 47 ел никахта торган бер ир: «Мин әле дә моңа өйрәнәм»,— дип таный. Мәсихче хатыннар үз ирләрен тирән хөрмәт итәргә тиеш, моның турында Изге Язмаларда язылган (Эфес. 5:33). Хатын үз иренең кимчелекләре турында кешеләр алдында сөйләсә, аны хөрмәт итмәгәнен күрсәтә. Гыйбрәтле сүзләр 14:1 дә болай дип әйтелә: «Акыллы хатын үзенең өен җыеп тотар, ә акылсыз хатын аны үз куллары белән җимерер».

Иблискә юл куймагыз

16. Ир белән хатын Эфеслеләргә 4:26, 27 дәге киңәшне ничек куллана ала?

16 «Ачуыгыз килсә дә, гөнаһ кылмагыз: кояш батканчы ачуыгыз басылсын. Һәм иблискә урын бирмәгез» (Эфес. 4:26, 27). Бу киңәш гаиләдә туган бәхәсләрне хәл итәргә һәм хәтта алардан качарга булыша. Бер апа-кардәш болай дип әйткән: «Без иребез белән һәркайсы туган авырлыкны чишә идек. Без моны сөйләшер өчен берничә сәгать кирәк булганда да эшли идек». Бергә яши башлау белән алар каршылыкларны хәл итмичә йокларга ятмаска булганнар. «Без һәр хәлдә бер-беребезне кичерергә, начарны онытырга һәм көнне чиста биттән башларга сөйләштек». Шулай итеп алар «иблискә урын бирмиләр».

17. Ир белән хатын, алар бер-берсенә туры килми дип санаса да, никахларын ничек ныгыта ала?

17 Әмма тормыш иптәшең белән туры килмисез дип санасаң, нәрсә эшләргә? Никахың башкаларныкы белән чагыштырганда алай ук бәхетле дә түгел кебек күренәдер. Сиңа нәрсә ярдәм итә ала? Никах бәйләнешләренә Барлыкка Китерүче карашы белән карарга кирәк. Аллаһы тарафыннан рухландырылып, рәсүл Паул мәсихчеләргә болай дип язган: «Никахны һәрьяклап югары бәяләгез, никахыгыз чиста булырга тиеш, чөнки иренә яисә хатынына хыянәт иткән вә бозык тормыш белән яшәгән кешене Аллаһы хөкем итәчәк» (Евр. 13:4). Шуны да истә тотыгыз: «Өч каттан ишелгән бауны да җиңел генә өзеп булмый» (Вәг. 4:12). Ир белән хатын өчен иң мөһиме — Аллаһы исемен изгеләндерү икән, алар Йәһвәгә һәм бер-берсенә тагын да якынлашачак. Никах ир белән хатынны бәхетле итсен өчен, бар тырышлыкларны куярга һәм шуны истә тотарга кирәк: алар шулай эшләп никахка Нигез Салучы Йәһвәгә дан китерәләр (1 Пет. 3:11).

18. Ни өчен бәхетле никах мөмкин дип шикләнмичә әйтеп була?

18 Һичшиксез, никах бәхетле була ала, әмма моның өчен тырышлыклар кирәк. Шулай ук мәсихче сыйфатлар, мәсәлән юл куючан булырга кирәк. Йәһвә Шаһитләренең җыелышларындагы бәхетле парлар бәхетле никах бу хыял гына түгел икәнен күрсәтә.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ни өчен никахта бәхетле булу мөмкин?

• Гаилә бәхетен ничек сакларга?

• Ир белән хатын нинди сыйфатлар үстерергә тиеш?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[9 биттәге иллюстрация]

Берәр карар кабул итәр алдыннан ир белән хатын акыллылык күрсәтеп киңәшләшә

[10 биттәге иллюстрация]

Туган каршылыкларны шул ук көнне хәл итәргә тырышыгыз, «иблискә урын бирмәгез»