Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Сезнең арагызда кайсыгыз зирәк һәм акыллы»?

«Сезнең арагызда кайсыгыз зирәк һәм акыллы»?

«Сезнең арагызда кайсыгыз зирәк һәм акыллы»?

«Сезнең арагызда кайсыгыз зирәк һәм акыллы, ул үзенең шундый икәнлеген игелекле тормышы белән, зирәк тыйнаклык тудырган гамәлләре белән күрсәтсен» (ЯГЪК. 3:13).

1, 2. Акыллы дип саналган күп кеше турында нәрсә әйтеп була?

СИНЕҢЧӘ, кемне акыллы дип атап була? Әти-әниеңне, олы яшьтәге кешене яки берәр профессорнымы? Кеше моны үз тәрбиясенә, культурасына һәм тирә яктагы кешеләргә карап билгели. Әмма мәсихчеләр иң беренче итеп Аллаһы карашын исәпкә алырга тиеш.

2 Бу дөнья берәр кешене акыллы дип санаса да, бу Аллаһы да аны акыллы дип саный дигәнне аңлатмый. Мәсәлән, Әюб үзләрен акыллы сүзләр сөйләүче дип санаган кешеләргә: «Мин сезнең арагызда акыллыны тапмыйм»,— дигән (Әюб 17:10). Аллаһы турындагы белемне кире каккан кешеләр турында Паул: «Алар, үзләрен зирәккә санап, тинтәкләнделәр»,— дип язган (Рим. 1:22). Ә Ишагыйя пәйгамбәр аша Йәһвә андый кешеләргә мондый хөкем чыгарган: «Үзләрен акыллы дип санаганнарга... кайгы!» (Ишаг. 5:21).

3, 4. Чын акылга ничек ия булырга?

3 Чын акыллылыкка һәм Аллаһы хуплавына ничек ия булырга? Гыйбрәтле сүзләр 9:10 да мондый җавап бирелә: «Зирәклекнең башы — Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итү; Илаһының мөкатдәслегенә төшенү — акыллылык». Акыллы кеше Аллаһыдан куркып яшәргә һәм аның нормаларын хөрмәт итәргә тиеш. Әмма Аллаһының һәм аның нормаларының барлыгын тану гына әз. Шәкерт Ягъкуб безне моның турында уйланырга дәртләндерә. (Ягъкуб 3:13 ны укы.) Аның «игелекле тормышы белән... гамәлләре белән күрсәтсен» дигән сүзләренә игътибар итик. Чын акыллылык бар гамәлләребездә һәм сүзләребездә чагылырга тиеш.

4 Чын акыллылык — бу шулай ук уйлап эш итү, белемне оста куллана белү һәм зирәклек белән эш итү. Бездә андый акыллылыкның барлыгын нинди эшләр күрсәтә? Ягъкуб акыллы кешеләргә хас сыйфатлар турында әйтә *. Аның сүзләре безгә имандашларыбыз белән һәм башка кешеләр белән яхшы мөнәсәбәттә булырга ничек булыша ала?

Акыллы кеше нәрсә белән аерылып тора?

5. Акыллы кеше үзен ничек тота?

5 Шулай итеп, Ягъкуб акыллылык игелекле тормыш, ягъни үрнәк алырлык тәртип, белән бәйле дип әйткән. Акыллылыкның башлангычы Йәһвәдән курку булганга, акыллы кеше Аллаһы юллары буенча йөрергә һәм аның нормалары буенча яшәргә тырыша. Чын акыллылык тумыштан бирелми. Әмма Изге Язмаларны регуляр рәвештә укып һәм уйланып, без андый акыллылыкка ия була алабыз. Уку һәм уйлану Эфеслеләргә 5:1 дә: «Аңа [Аллаһыга] охшарга тырышыгыз»,— дип әйтелгәнне үтәргә булыша. Йәһвәгә күбрәк охшарга тырышкан саен, эшләребездә күбрәк акыллылык күренәчәк. Йәһвә юллары кеше юлларыннан күпкә югарырак (Ишаг. 55:8, 9). Бар эшләребездә Йәһвәдән үрнәк алырга тырышсак, кешеләр безнең башкалардан аерылып торганыбызны күрәчәк.

6. Ни өчен юаш булу Аллаһыга охшаш булу дигәнне аңлата, һәм бу сыйфат үз эченә нәрсә ала?

6 Ягъкубның сүзләре буенча, без «акыллылыктан килгән юашлык» (ЯД) белән эш итсәк, Йәһвәгә охшаш була алабыз. Юаш кеше йомшак булса да, шул ук вакыт ул Изге Язмалар нормаларын һәм принципларын тотуда нык тора. Бу кирәк булганда аңа я йомшак булырга, я каты торырга булыша. Йәһвә юаш, һәм без аңа якынлашырга курыкмыйбыз. Аллаһы Улы үз Атасыннан үрнәк алган һәм шуңа күрә болай дигән: «Авырлыктан җәфа чигүчеләр, һәммәгез дә Миңа килегез. Мин сезгә тынычлык бирермен. Минем камытымны үзегезгә киегез һәм Миннән өйрәнегез, чөнки Мин — юаш, басынкы күңелле; һәм сез тынычлык табарсыз» (Мат. 11:28, 29; Флп. 2:5—8).

7. Ни өчен Муса турында ул юаш кеше мисалы дип әйтеп була?

7 Изге Язмаларда юаш булган башка кешеләрнең мисаллары да китерелә. Аларның берсе Муса. Аңа зур җаваплылык йөкләнгән булган, шулай да ул «дөньядагы барлык кешеләрнең иң тыйнагы» булган (Сан. 11:29; 12:3). Әмма шунсын әйтергә кирәк: Йәһвә Мусага ул үзенә бирелгән йөкләмәсен үти алсын өчен кирәкле көч биргән. Шулай итеп, Аллаһы үз ниятен үтәр өчен юаш кешеләрне куллана икәнен күрәбез.

8. Камил булмаган кешеләр «акыллылыктан килгән юашлыкны» ничек күрсәтә ала?

8 Һичшиксез, камил булмаган кешеләр «акыллылыктан килгән юашлык» күрсәтә ала. Ә безнең турыда нәрсә әйтеп була? Безгә бу сыйфатны ничек тагы да яхшырак күрсәтергә? Юашлык, яки басынкылык — Йәһвәнең изге рухы җимешенең өлеше (Гәл. 5:22, 23). Без бу рухның җимеше тормышыбызда ачык күренсен өчен, Аллаһының рухын сорап дога кыла алабыз һәм тырышлыклар куя алабыз. Безгә юашлык сыйфатын үстерергә ярдәм иткән Аллаһыга таянырга кирәк. Йәһвә һичшиксез безгә булышачак, чөнки мәдхия җырлаучы Аллаһы юашларга «Үз юлын белдерә» дигән (Мәд. 24:9).

9, 10. Юаш булыр өчен нинди тырышлыклар куярга кирәк һәм ни өчен?

9 Шулай да юаш булыр өчен зур тырышлыклар куярга кирәк булыр. Алган тәрбия яки культуралары аркасында кайберәүләр юаш булмаска мөмкин. Өстәвенә, тирә-яктагы кешеләр: «Җебеп торма, җавап кайтар»,— диеп, юаш булмаска өндәргә мөмкин. Әмма аларның киңәшләре акыллымы? Өеңдә янгын чыкса, син аны бензин белән яки су беләнме сүндерергә тырышырсың? Утка бензин сипсәң, ул ялкынланып китәр, су сипсәң — сүнәр. Изге Язмаларда да: «Йомшак җавап ярсуны басар, мәсхәрәле сүз исә ачуны кузгатыр»,— дип әйтелә (Гыйб. сүз. 15:1, 18). Имандашлар яки башка кешеләр белән авырлыклар туганда, син чын акыллылык күрсәтеп юаш була алырсыңмы? (2 Тим. 2:24).

10 Инде әйтелгәнчә, бу дөнья рухының тәэсиренә бирелгән кешеләр йомшак, тынычлык яратучылар түгел. Алар үзләрен тупас һәм тәкәббер тоталар. Ягъкуб дөнья рухының бозык тәэсире турында белгән һәм җыелыштагы кешеләрне моның турында кисәткән. Аның киңәше безгә тагы кайсы яктан файда китерә ала?

Акылсыз кешегә хас сыйфатлар

11. Аллаһы акыллылыгына нинди сыйфатлар хас түгел?

11 Ягъкуб Аллаһы акыллылыгына хас булмаган сыйфатлар турында ачык итеп язган. (Ягъкуб 3:14 не укы.) Ачы көнчелек һәм үз-үзеңне генә ярату — рухи кешегә түгел, ә кешелек табигате буенча яшәүчегә хас сыйфатлар. Кешелек табигатенә хас уйлар нәрсәгә китерә? Бер очрак карап чыгыйк. Иерусалимда, Гайсә үтерелгән җир дип саналган урында, Раббы Табуты Чиркәве бар. Бу чиркәү белән җиде христиан төркеме идарә итә. Инде күп еллар бу төркемнәр арасында ызгыш-талаш туктамый. 2006 елда «Таймс» журналында монахлар элек «сәгатьләр буе бер-берсен зур шәмдәлләр белән кыйнаган» дип әйтелә. Нәтиҗәдә, чиркәү ачкычын бер мөселманга тапшырганнар.

12. Акыллылык җитмәгәнгә нинди хәл туарга мөмкин?

12 Әлбәттә, андый талашулар чын мәсихчеләр җыелышында булырга тиеш түгел. Шулай да камилсезлек аркасында кайбер мәсихчеләр вакыт-вакыт үзсүзлеләнеп торырга мөмкин. Нәтиҗәдә, бу бәхәсләргә һәм ызгыш-талашларга китерә. Рәсүл Паул Көринт җыелышындагы андый хәл турында болай дип язган: «Әгәр бер-берегездән көнләшәсез һәм ызгышып-талашып яшисез икән, бу хәлдә сез дөньяви кешеләр түгелме һәм гади кешеләр кебек эш итмисезме?» (1 Көр. 3:3). Андый кызганыч хәл беренче гасырдагы бу җыелышта берникадәр вакыт дәвам иткән. Шуңа күрә безгә андый рух бүгенге мәсихче җыелышка үтеп кермәсен өчен, сак булырга кирәк.

13, 14. Кешелек табигатенең рухы ничек җыелышка үтеп керерегә мөмкин?

13 Андый рух җыелышка ничек үтеп керергә мөмкин? Барысы кечкенә нәрсәләрдән башлана. Мәсәлән, Патшалык Залы төзелгәндә берәр сорауны хәл итү буенча төрле фикерләр әйтелергә мөмкин. Берәр абый-кардәш, аның тәкъдиме кабул ителмәсә, бәхәсләшә башларга, үзсүзлеләнеп үзенең канәгатьсезлеген турыдан-туры белдерергә мөмкин. Ул хәтта төзү эшләрендә башка катнашырга да теләмәс! Үзен шулай итеп тотучы шунсын оныта: җыелыш эшләренең уңышы гадәттә сорауларны хәл итү юлларына түгел, ә хезмәттәшлек һәм бердәмлек рухына бәйле. Йәһвә бәхәсләшүне түгел, ә юашлык рухын фатихалый (1 Тим. 6:4, 5).

14 Тагын бер мисал карап чыгыйк. Әйтик, җыелыштагы өлкәннәр берникадәр вакыт өлкән булып хезмәт иткән бер кардәшнең Изге Язмалардагы өлкән булыр өчен таләпләргә туры килми башлавына игътибар итәләр. Үткәндә аңа киңәш бирелгән булса да, ул үзгәрмәгән. Өлкәннәр район күзәтчесе килгәч, бу өлкәнне үз вазифасыннан азат итү турында тәкъдим ясыйлар, һәм район күзәтчесе ризалаша. Бу өлкән үзен ничек тотар? Басынкылык һәм юашлык рухы күрсәтеп, өлкәннәрнең бер тавыштан кабул иткән карарлары белән ризалашырмы һәм Изге Язмаларга нигезләнеп бирелгән киңәшне кабул итәрме? Өлкән булып кабат хезмәт итә башлар өчен Изге Язмалардагы таләпләрне үтәргә тырышырмы? Яки вазифасыннан азат иткәннәре өчен үпкәләп һәм ачу саклап йөрерме? Өлкән булыр өчен таләпләргә туры килмәгән кардәш өлкән вазифасын үтәсә, дөрес булырмы? Басынкы һәм зирәк булу күпкә яхшырак булыр иде!

15. Ни өчен Ягъкуб 3:15, 16 да язылган киңәш шундый мөһим?

15 Моңа охшаш рух төрлечә күрсәтелергә мөмкин, әмма без үзебезне аннан сакларга тиеш. (Ягъкуб 3:15, 16 ны укы.) Шәкерт Ягъкуб андый рух «дөньяныкы» дигән, чөнки ул югарыдан килүче зирәклектән түгел, ә кешелек табигатеннән туа. Ул «рухи түгел», чөнки тән теләкләре белән бәйле. Ул «җеннәрдән килә», чөнки Аллаһының рухи дошманнарына хас. Мәсихчеләр андый рух күрсәтергә тиеш түгел!

16. Безгә нинди үзгәрешләр ясарга кирәктер, һәм безгә нәрсә булышачак?

16 Һәрбер мәсихче андый рухның үзендә чагыла башлавын билгеләр өчен, вакыт-вакыт үзен тикшерсә, яхшы булыр иде. Өлкәннәр җыелышта өйрәтүчеләр булганга андый рухтан качарга тиешләр. Әмма бу җиңел түгел, чөнки без камилсез һәм өстәвенә безгә бу дөнья бик нык тәэсир итә. Әйтик, син тайгак тауга менәсең. Тотыныр нәрсә булмаса, син аска шуып төшәчәксең. Әмма Изге Язмалардагы киңәшләргә нык «тотынып тору», шулай ук җыелыш ярдәме сиңа алга барырга булышачак (Мәд. 72:23, 24).

Акыллы кешеләр өчен кадерле сыйфатлар

17. Акыллы кеше вәсвәсә белән очрашканда үзен ничек тота?

17 (Ягъкуб 3:17 не укы.) «Югарыдан килүче зирәклеккә» хас кайбер сыйфатларны карап чыгыйк. Саф булу фикерләребездә һәм эшләребездә чиста булу дигәнне аңлата. Безгә явызлыкны икеләнмичә кире кагарга кирәк. Мәсәлән, невропатолог аяк рефлексын тикшерер өчен, тезгә кечкенә чүкеч белән суккач аяк үзеннән-үзе сикереп куя. Бу үзеннән-үзе була, син моның турында хәтта уйламыйсың да. Вәсвәсә белән очрашканда да шулай ук тиз эш итәргә кирәк. Үзебезне чиста килеш сакларга теләк һәм Изге Язмалар буенча өйрәтелгән вөҗдан безне бозык нәрсәләрне икеләнмичә кире кагарга этәрәчәк (Рим. 12:9). Изге Язмаларда бу яктан безгә үрнәк калдырган кешеләрнең, мәсәлән Йосыф һәм Гайсәнең, мисаллары бар (Ярат. 39:7—9; Мат. 4:8—10).

18. а) Тынычлык сөюче б) «Тынычлык булдыручы» дигән сүзләр нәрсә аңлата?

18 «Югарыдан килүче зирәклек» тормышыбызда чагылсын өчен, тынычлык сөюче булырга кирәк. Без бәхәсләшмәскә, үзебезне тупас тотмаска һәм башкалар белән тату яшәвебезне боза алган бар нәрсәдән үзебезне сакларга тиеш. Ягъкуб болай дип өсти: «Тәкъвалык орлыкларын тынычлыкта чәчәләр һәм ул орлыклар тынычлык булдыручыларга уңыш китерә» (Ягък. 3:18). «Тынычлык булдыручылар» дигән сүзләргә игътибар итик. Җыелышта безне тынычлык булдыручы итеп яки тынычлык бозучы итеп беләләрме? Бездә башкалар белән риза булмаска, үпкәләргә яки үпкәләтергә гадәт юкмы? Без башкалардан без нинди бар безне шундый итеп кабул итүләрен телибезме яки без башкаларны рәнҗетә алган якларыбызны үзгәртергә тырышабызмы? Яки без башкалар белән тынычлык саклар өчен тиз кичерүчән һәм башкаларның хаталарын тиз онытучан кеше итеп билгелеме? «Югарыдан килүче зирәклек» тормышыбызда тагы да яхшырак чагылсын өчен, безгә кайбер яклардан үзгәрергә кирәктер. Үз-үзеңне намус белән тикшереп чыгу бу якларны күрергә булышачак.

19. Юл куючан кеше нинди?

19 Ягъкуб югарыдан килүче зирәклек турында әйткәндә, башкаларга игътибарлы, ягъни юл куючан, булу сыйфатын искә ала. Сүз Изге Язмалардагы принциплар турында бармаганда, без башкаларга юл бирергә әзерме? Безнеңчә генә булуын таләп итмибезме? Безне йомшак кеше итеп беләләрме? Кешеләргә безнең белән аралашу җиңелме? Моның барысы без юл куючан икәнебезне күрсәтә.

20. Ягъкуб әйткән сыйфатларны күрсәтсәк, нәтиҗәсе нинди булачак?

20 Ягъкуб әйткән яхшы сыйфатларны чагылдырырга тырышкан кардәшләр арасында булу шундый рәхәт! (Мәд. 132:1—3). Юаш, юл бирүчән һәм тынычлык сөючән булып, без кардәшләр арасындагы мәхәббәтне ныгытабыз һәм бездә «югарыдан килүче зирәклек» бар икәнен күрсәтәбез. Ни өчен башкаларга Йәһвә карашы белән карау мөһим һәм ничек моңа өйрәнергә? Моны чираттагы мәкаләдән карап чыгарбыз.

[Искәрмә]

^ 4 абз. Контекст буенча, Ягъкуб иң беренче итеп җыелыш өлкәннәре, ягъни «укытучылары», турында язган (Ягък. 3:1). Бу ир-атлар чын акыллылык күрсәтүдә үрнәк булырга тиеш, шулай да Ягъкубның сүзләре һәрберебез өчен файдалы булыр.

Аңлата аласызмы?

• Чын акыллылыкка ничек ия булырга?

• Аллаһы акыллылыгын ничек тагы да яхшырак чагылдырырга?

• «Югарыдан килүче зирәклеккә» ия булмаган кешеләр нинди сыйфатлар күрсәтә?

• Син нинди сыйфатларны тагы да яхшырак күрсәтергә теләр идең?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[23 биттәге иллюстрация]

Ызгыш-талашлар нәрсә аркасында башланырга мөмкин?

[24 биттәге иллюстрация]

Син явызлыкны икеләнмичә кире кагасыңмы?