Син башкаларга Йәһвә карашы белән карыйсыңмы?
Син башкаларга Йәһвә карашы белән карыйсыңмы?
«Тәндә аерымлык булмасын, бәлки барлык әгъзалар бер-берсе турында бер дәрәҗәдә кайгыртсыннар» (1 КӨР. 12:24).
1. Син рухи оҗмахка эләккәч, нинди хисләр кичердең?
БЕЗ бу явыз дөньядан чыгып Йәһвә халкы белән танышкач, кардәшләрнең яратуын һәм бер-берсе турында кайгыртуын күреп сокланганбыздыр. Алар Шайтан идарәсе астында яшәүче тупас, нәфрәт тулы һәм ызгыш-талаш ярата торган кешеләрдән бик нык аерылып тора! Без тынычлык һәм бердәмлек хөкем сөргән рухи оҗмахта яши башладык (Ишаг. 48:17, 18; 60:18; 65:25).
2. а) Безнең башкаларга карашыбызны нәрсә бозарга мөмкин? б) Безгә нәрсә эшләргә кирәктер?
2 Әмма вакыт узу белән без кардәшләребезгә камилсезлекнең бозык күзлеге аша карый башларга мөмкин. Һәм нәтиҗәдә, без аларның рухи сыйфатларына игътибар итмичә, аларның кимчелекләрен арттырып күрсәтергә мөмкин. Ягъни без аларга Йәһвә карашы белән карамый башлыйбыз. Әгәр без андый хәлгә эләккәнбез икән, үз карашыбызны Йәһвә карашына туры китереп төзәтергә кирәк (Чыг. 33:13).
Кардәшләребезгә Йәһвә ничек карый?
3. Изге Язмаларда мәсихче җыелыш нәрсә белән чагыштырыла?
3 1 Көринтлеләргә 12:2—26 да язылганча, рәсүл Паул майланган мәсихчеләр җыелышын «күп әгъзаларга ия булган тән» белән чагыштыра. Тән әгъзалары бер-берсеннән аерылып тора, нәкъ шулай ук җыелыштагы һәр кешенең үз холкы һәм үз сәләте бар. Шулай да Йәһвә безне кабул итә. Ул үзенең һәр хезмәтчесен ярата һәм кадерли. Шуңа күрә Паул җыелыш әгъзалары «бер-берсе турында бер дәрәҗәдә кайгырырга» тиеш ди. Әмма кешеләр бездән бик нык аерылып торганга моны эшләү авыр булырга мөмкин.
4. Ни өчен безгә кардәшләргә карашыбызны үзгәртергә кирәктер?
4 Без хәтта игътибарыбызны кардәшләрнең кимчелекләренә туплый башларга мөмкин. Бу рәсемгә карап аның кечкенә өлешен генә күрү кебек. Әмма Йәһвә киңрәк карый, рәсемне тулысынча күрә. Без кешенең безгә ошамаган кимчелегенә игътибар итәбез, ә Йәһвә кешене тулысынча, шул исәптән аның яхшы сыйфатларын да күрә. Йәһвәгә төгәлрәк охшарга тырышып, без җыелыштагы ярату һәм бердәмлек рухына күбрәк өлеш кертәчәкбез (Эфес. 4:1—3; 5:1, 2).
5. Ни өчен башкаларны хөкем итү дөрес түгел?
5 Гайсә камил булмаган кешеләрнең башкаларны хөкем итәргә гадәте бар икәнен яхшы белгән. Ул: «Берәүне дә хөкем итмәгез, сезне дә Аллаһы хөкем итмәс»,— дип әйткән (Мат. 7:1). Инҗилдә «берәүне дә хөкем итмәгез» дип тәрҗемә ителсә дә, төп кулъязмада аның сүзләре: «Хөкем итүдән туктагыз»,— дип яңгырый. Гайсә күп кешеләрнең башкаларны тәнкыйтьләргә яратканнарын белгән. Бездә дә андый гадәт төпләнеп бармыймы? Төпләнеп барса, безгә хөкем ителмәс өчен андый гадәтне ташларга кирәк. Чыннан да, Йәһвә билгеле йөкләмә биргән кешене хөкем итәр өчен һәм аңа җыелышта урын юк дип әйтер өчен кем соң без? Кардәшнең ниндидер кимчелекләре бардыр, ләкин Йәһвә аны кабул итә икән, безгә аны кире кагу дөрес булырмы? (Яхъя 6:44). Йәһвәнең үз оешмасы белән җитәкчелек иткәненә һәм, кирәк булса, үз вакытында үзгәрешләр ясаячагына без ышанабызмы? (Римлыларга 14:1—4 не укы.)
6. Йәһвә үз хезмәтчеләренә ничек карый?
6 Йәһвәнең гаҗәеп сәләте бар: ул һәр мәсихченең яңа дөньяда камиллеккә ирешкәч, нинди кеше булачагын күрә. Ул шулай ук аның рухи яктан үскәнен дә күрә. Шуңа күрә ул аның һәр кимчелегенә игътибарын тупламый. Мәдхия 102:12 дә болай диелә: «Көнчыгыш көнбатыштан ничек ерак булса, Ул шул чаклы канунсызлануларыбызны бездән ерак итте». Моның өчен без аңа шулхәтле рәхмәтле! (Мәд. 129:3).
7. Йәһвәнең Давытка каравыннан без нәрсәгә өйрәнәбез?
7 Изге Язмаларда Йәһвәнең кешедә яхшыны күрергә гаҗәеп сәләте бар дип кат-кат әйтелә. Аллаһы Давыт турында ул «бөтен йөрәктән минем әмерләремне үтәгән һәм минем артымнан барган һәм мин дөрес дип санаганны эшләгән минем хезмәтчем» дип әйткән (3 Пат. 14:8). Әйе, Давыт хаталар эшләгән. Шулай да Йәһвә Давытның яхшы сыйфатларына игътибарын туплаган, чөнки Давытның йөрәге саф икәнен белгән (1 Пар. 29:17).
Кардәшләреңә Йәһвә карашы белән кара
8, 9. а) Без Йәһвәгә кайсы яктан охшаш була алабыз? б) Моны нинди мисал белән күрсәтеп була, һәм без үзебезгә нинди максат куя алабыз?
8 Йәһвә кеше күңелендәгене белә, ә без белмибез. Инде бу үзе кешене хөкем итмәс өчен сәбәп. Ни өчен кеше берәр эш эшли я берәр сүз әйтә? Без моны төгәл белмибез. Үзебезгә максат куйыйк: Йәһвәдән үрнәк алып, кешенең кимчелекләренә игътибар итмәскә өйрәник, чөнки алар ахыр чиктә юкка чыгачак. Шулай эшләсәк, кардәшләребез белән тату яшәячәкбез (Эфес. 4:23, 24).
9 Бер мисал карап чыгыйк. Әйтик, без җимерек йорт алдында басып торабыз: аның торбалары эчереп беткән, тәрәзәләре ватылган, түбәсе җимерелеп төшкән. Күпчелек кеше йортка карап, аны төзекләндереп булмас дигән карарга килер. Ләкин берәрсе йортка карап, башка нәтиҗә ясар. Аны йортның тышкы күренеше алдамый, ул йортның нык икәнлеген һәм аны төзәтеп була икәнен күрә. Ул йортны сатып ала, ремонт ясый һәм матурлый. Хәзер кешеләр инде нинди матур йорт дип сокланып торалар. Без бу йортны ремонтлар өчен көч куйган кешегә охшаш була алабызмы? Кардәшләребезнең күренеп торган кимчелекләренә игътибарыбызны туплар урынына, без аларның яхшы сыйфатларын күрербезме һәм алар рухи яктан тагы да үсә алганын танырбызмы? Шулай эшләп, без аларны, Йәһвә кебек, рухи яктан матур булганнары өчен яратачакбыз. (Еврейләргә 6:10 ны укы.)
10. Филиппуйлыларга 2:3, 4 тәге киңәш безгә ничек булыша ала?
10 Рәсүл Паул кардәшләр белән яхшы мөнәсәбәтләрне саклар өчен киңәш биргән. «Үзегезгә файда эзләп яки масаеп һичнәрсә эшләмәгез, киресенчә, күндәм булыгыз һәм башкаларны үзегезгә караганда өстен күрегез. Һәркем үзе турында гына түгел, бәлки башкалар хакында да кайгыртсын»,— дигән ул (Флп. 2:3, 4). Басынкы булу безгә башкаларга дөрес караш белән карарга булышачак. Шулай ук башкалар турында кайгырту һәм аларда яхшы сыйфатларны күрергә тырышу башкаларга Йәһвә карашы белән карарга ярдәм итәчәк.
11. Дөньядагы үзгәрешләр җыелышларга нинди үзгәрешләр керткән?
11 Соңгы елларда дөньядагы үзгәрешләр кешеләрне башка илләргә күчәргә мәҗбүр иткән. Хәзер күп шәһәрләрдә төрле халык кешеләре яши. Безнең җирләргә күченеп килгән кайбер кешеләр Изге Язмалардагы хакыйкать белән кызыксына һәм безнең белән Йәһвәгә гыйбадәт кыла башлый. «Алар һәр милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән» килгән (Ачыл. 7:9). Шуңа күрә җыелышларда төрле халык кешеләре бар.
12. Безгә бер-беребезгә нинди караш сакларга кирәк, һәм ни өчен моны эшләү кайвакыт авыр булырга мөмкин?
12 Андый җыелышта хезмәт итәбез икән, безгә бер-беребезгә дөрес караш саклау аеруча мөһим. Моның өчен без рәсүл Петерның «имандашларыгызга риясыз мәхәббәт күрсәтегез» һәм «бер-берегезне ихлас күңелдән яратыгыз» дигән киңәшен истә тотарга тиеш (1 Пет. 1:22). Төрле халык кешеләреннән торган җыелышта кардәшләргә карата эчкерсез мәхәббәт һәм җылы хисләр үстерү авыр булырга мөмкин. Имандашларыбыз культура, шул исәптән белем, экономик һәм башка яклардан бездән бик нык аерылып торырга мөмкин. Синең өчен аларның фикер йөртүен я үзләрен тотышын аңлау авырмы? Бәлкем, алар да сиңа карата шундый ук хисләр кичерәдер. Шулай да безнең һәрберебезгә «һәммә... имандашны яратырга» дигән әмер бирелгән (1 Пет. 2:17).
13. Фикер йөртүебездә кайвакыт нинди үзгәрешләр ясарга кирәк?
2 Көринтлеләргә 6:12, 13 не укы.) Без: «Мин бар милләт кешеләрен дә яратам»,— дип әйтәбездер, әмма без берәр милләт кешеләренә начар сыйфатлар хас дип санап, бу сыйфатларны санап чыкмыйбызмы? Алай эшләсәк, безгә күңел түрендә яшеренгән башка милләткә карата тискәре мөнәсәбәтне юк итәргә кирәк. Без үз-үзебездән: «Мин башка милләт имандашларым белән яхшырак танышыр өчен тырышлык куяммы?» — дип сорый алабыз. Андый тикшерү безгә карашыбызны үзгәртеп, төрле милләт кешеләреннән торган кардәшлегебезне кадерләргә булышачак.
13 Бар кардәшләрне яратыр өчен күңелләрне киңәйтергә кирәк. Моның өчен безгә, бәлкем, фикер йөртүебезне үзгәртергә кирәк булыр. (14, 15. а) Башкаларга үз карашларын үзгәрткән кешеләр мисалларын китерегез. б) Без аларга кайсы яклардан охшый алабыз?
14 Изге Язмаларда башкаларга карашларын үзгәрткән кешеләрнең мисаллары китерелә. Аларның берсе рәсүл Петер булган. Ул, яһүд буларак, мәҗүсиләр йортына беркайчан да кермәгән. Әмма аңа мәҗүси Көрнили йортына барырга әмер бирелгән булган. Петернең хисләрен күз алдына китереп карагыз! Ул Аллаһы ихтыярын — башка халык кешеләре дә мәсихче җыелышка кушылырга тиеш икәнен аңлагач, үз карашын үзгәрткән (Рәс. 10:9—35). Соңрак рәсүл Паул булып киткән Шаулга да башка халыкларга карата тискәре мөнәсәбәтен үзгәртергә туры килгән. Ул мәсихчеләрне нәфрәт иткәнен һәм «Аллаһы бердәмлеген аяусыз эзәрлекләвен һәм җимереп бетерергә тырышканын» таныган. Ләкин Раббы Гайсә Паулны төзәткәч, ул зур үзгәрешләр ясаган һәм хәтта башта үзе эзәрлекләгән кешеләрнең җитәкчелеген кабул иткән (Гәл. 1:13—20).
15 Әйе, Йәһвә рухы ярдәме белән без дә карашларыбызны үзгәртә алабыз. Үзебездә башка кешеләргә карата алдан ук тискәре фикер йөртү гадәте булуын ачыкласак, аны тамыры белән йолкып ташлыйк һәм «бердәмлекне татулык бәйләнешләре белән ныгытып, бар көчегезне куеп сакларга тырышыйк» (Эфес. 4:3—6). Изге Язмаларда «мәхәббәтне өстәгез, ул, һәммәсен берләштереп, камиллеккә илтә» дип әйтелә (Көл. 3:14).
Хезмәт иткәндә Йәһвәдән үрнәк ал
16. Аллаһының кешеләргә карата ихтыяры нинди?
16 «Аллаһы һәркемгә бертигез карый»,— дип язган рәсүл Паул (Рим. 2:11). Йәһвә үзенә бар милләт кешеләренең гыйбадәт кылуларын тели. (1 Тимутегә 2:3, 4 не укы.) Үз ниятен үтәр өчен, ул «мәңгелек Яхшы хәбәр» «һәр милләткә, кабиләгә, телгә һәм халыкка» игълан ителсен өчен, тиешле чаралар күргән (Ачыл. 14:6). «Басу — дөнья ул»,— дигән Гайсә (Мат. 13:38). Бу сүзләр сине һәм гаиләңне нәрсәгә дәртләндерә?
17. Без бар милләт кешеләренә ничек булыша алабыз?
17 Бар кешеләр дә вәгазьләр өчен дөньяның ерак җирләренә бара алмый. Шулай да без яхшы хәбәрне якын тирәдә яшәгән төрле милләт кешеләренә сөйли алабыз. Без инде күп еллар вәгазьләгән кешеләргә генә түгел, ә бар милләт кешеләренә вәгазьлибезме? Башкаларга яхшы шаһитлек бирер өчен, адымнар ясый алабызмы? (Рим. 15:20, 21).
18. Гайсә кешеләр турында ничек кайгырткан?
18 Гайсә үзен бар кешеләргә ярдәм итәргә бурычлы дип санаган. Ул бер урында гына вәгазьләмәгән. Изге Язмаларда ул «бөтен шәһәрләр һәм авыллар буйлап» йөргән дип әйтелә. Гайсә «халык төркемнәрен күреп кызганган» һәм шәкертләренә аларга ярдәм итәргә кирәк дип әйткән (Мат. 9:35—37).
19, 20. Без, Йәһвә һәм Гайсә кебек, бар кешеләр турында ничек кайгырта алабыз?
19 Без моңа охшаш карашны ничек күрсәтә алабыз? Кайберәүләр сирәк вәгазьләнә торган участокларда, мәсәлән кешеләр эшли торган урыннар, парклар, автовокзал һәм тимер юл вокзаллары яки керүе авыр булган йортларның ишегалдында, вәгазьләр өчен тырышлыклар куя. Кайбер кешеләр якында яшәгән башка милләт кешеләренә яки үткәндә сирәк шаһитлек бирелгән кешеләргә вәгазьләр өчен чит телләрне өйрәнә. Кешеләрне үз туган телләрендә сәламләргә өйрәнеп, алар белән кызыксынганыбызны күрсәтәбез. Үзебезгә чит телне өйрәнү авыр булса да, аны өйрәнгән кешеләргә булышыйк. Әлбәттә, без аларның бу теләкләрен хуплыйбыз гына һәм ни өчен алар чит телне өйрәнер өчен шундый тырышлыклар куялар микән дип шикләр таратмыйбыз. Аллаһы өчен һәр кеше кадерле, һәм без дә кешеләргә андый караш белән карарга телибез (Көл. 3:10, 11).
20 Андый караш безгә бар кешеләргә, аларның яшәү рәвешләренә карамастан, вәгазьләргә дәртләндерәчәк. Кайбер кешеләр йортсыз яши яки әхлаксыз тормыш алып бара. Кеше үзен тупас тотса да, бу безне аның милләте турында начар фикер йөртүгә этәрмәсен. Кешеләр Паулга начарлык эшләсә дә, ул шул җирдәге кешеләргә вәгазьләвен дәвам иткән (Рәс. 14:5—7, 19—22). Ул кайберәүләрнең яхшы хәбәрне кабул итәчәгенә ышанган.
21. Башкаларга Йәһвә карашы белән карау сиңа ничек булыша ала?
21 Шунсы ачык күренә: кешеләргә дөрес караш — Йәһвә карашы — белән карасак, без җыелыштагы кардәшләр белән тату яшәячәкбез, бөтендөнья кардәшлегебезне кадерләячәкбез һәм төрле кешеләргә вәгазьләячәкбез. Йәһвә карашын яхшырак чагылдыру тынычлыкка һәм бердәмлеккә зуррак өлеш кертә. Йәһвә бар кешеләр турында яратып кайгырта, аларга «бертигез карый», чөнки алар — «аның кулларының эше». Йәһвә карашын чагылдырып, без башкаларга Аллаһыны яратырга тагы да яхшырак булыша алачакбыз (Әюб 34:19).
Җавап бирә аласызмы?
• Без кардәшләргә нинди караш белән карамаска тиеш?
• Кардәшләргә Йәһвә карашы белән карау нәрсә аңлата?
• Без халыкара кардәшлегебезгә нинди караш белән карарга тиеш?
• Без вәгазьләгәндә кешеләргә Йәһвә карашы белән ничек карый алабыз?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[26 биттәге иллюстрация]
Башка милләт кешеләре белән ничек яхшырак танышып була?
[28 биттәге иллюстрацияләр]
Яхшы хәбәрне күбрәк кешеләргә сөйләр өчен нинди мөмкинлекләр бар?