Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Юл куючан булыгыз, акыл белән эш итегез

Юл куючан булыгыз, акыл белән эш итегез

Юл куючан булыгыз, акыл белән эш итегез

«Аларны... игътибарлы [«юл куючан», искәрмә, ЯД] булырга өйрәт» (ТИТ. 3:1, 2).

1, 2. Изге Язмаларда юл куючан булу турында нәрсә әйтелә, һәм ни өчен бу мөһим?

БЕЗНЕҢ күктәге яратучан Атабыз Йәһвәнең акылы чиксез. Ул безне барлыкка китергән, шуңа күрә без тормышыбыз өчен җитәкчелекне аңардан эзлибез (Мәд. 47:15). Шәкерт Ягъкуб «югарыдан килүче зирәклек, беренчедән, саф, шулай ук тыныч, башкаларга игътибарлы [«юл куючан», искәрмә, ЯД], аек акыл белән тыңлаучан, шәфкатьлелек һәм игелекле җимешләр белән тулы, кешеләрне аермый торган һәм эчкерсез» дип язган (Ягък. 3:17).

2 «Сезнең башкаларга илтифатлы [«юл куючан» *, Kingdom Interlinear] булуыгыз һәркемгә мәгълүм булсын»,— дип өндәгән рәсүл Паул (Флп. 4:5). Мәсих Гайсә — Раббы һәм мәсихче җыелышның Башы (Эфес. 5:23). Шуңа күрә һәрберебезгә Мәсих җитәкчелегенә буйсынып һәм кешеләргә юл куючан булып, акыл белән эш итәргә кирәк. Бу бик мөһим!

3, 4. а) Ни өчен юл куючан булырга кирәк? Мисал китерегез. б) Бу мәкаләдә нинди сораулар каралачак?

3 Акыллылык күрсәтеп юл куючан булсак, бу безгә файда китерәчәк. Бер мисал карап чыгыйк. Бөек Британия илендә бер терракт кисәтелгәч, самолетларга башта алырга рөхсәт ителгән әйберләрне алу тыела башлаган. Күпчелек пассажирлар бу яңа таләпләрне әзерлек белән үти башлаганнар. Машина йөртүчеләр дә юл чатында «бөкеләр» һәм аварияләр булмасын өчен, бер-берсенә юл куярга кирәк икәнен аңлый.

4 Безнең күбебезгә юл куючан булу җиңел түгел. Безгә юл куючан булырга ничек өйрәнергә? Моның өчен әйдәгез, мондый сорауларны карап чыгыйк: юл куючан булырга безне нәрсә дәртләндерергә тиеш? Безнең хакимияткә карата мөнәсәбәтебез нинди булырга тиеш? Һәм ни дәрәҗәдә без юл куючан булырга тиеш?

Ни өчен юл куючан булырга кирәк?

5. Кол, Муса Кануны буенча, нинди очракларда үз хуҗасында кала алган?

5 Юл куючан булырга нәрсә дәртләндерергә тиеш? Муса Канунындагы коллар булып киткән яһүдләргә кагылышлы законга игътибар итик. Андый коллар алты ел хезмәт итеп җиденче елда яки алдарак юбилей елы килсә, шул елда иреккә чыкканнар. Әмма кол азат ителүдән баш тартып, үз хуҗасында кала алган. (Чыгыш 21:5, 6 ны укы.) Ни өчен ул шулай эшләгән? Ул үзенең игелекле хуҗасын яратканга аңа хезмәт итүен дәвам итәргә теләгән.

6. Ярату юл куючанлык белән ничек бәйле?

6 Нәкъ шулай ук Йәһвәне ярату безне үз тормышыбызны аңа багышларга һәм үз багышлануыбыз буенча яшәргә дәртләндерә (Рим. 14:7, 8). «Аллаһыны яратуыбызны Аның әмерләрен үтәвебез белән күрсәтәбез. Ә Аның әмерләре авыр түгел»,— дип язган рәсүл Яхъя (1 Яхъя 5:3). Андый ярату «үз файдасын эзләми» (1 Көр. 13:4, 5). Якыннарыбызны ярату безне юл куючан булырга һәм аларны үзебезгә караганда өстен күрергә дәртләндерә. Без үзебез турында гына түгел, башкалар турында да уйларга тырышабыз (Флп. 2:2, 3).

7. Ни өчен хезмәт иткәндә юл куючан булырга кирәк?

7 Без башкаларга сүздә дә һәм тәртиптә дә киртә булырга тиеш түгел (Эфес. 4:29). Кеше бездән тәрбиясе һәм культурасы белән аерылып торырга мөмкин. Ярату безне аңа Аллаһы хезмәтчесе булырга комачаулый алган бар нәрсәдән качарга дәртләндерәчәк. Моның өчен еш кына юл бирүчән булырга кирәк. Мәсәлән, миссионерлар булып хезмәт иткән апа-кардәшләр косметика белән кулланырга һәм нейлон колготки кияргә ияләшкән булсалар да, аларның тышкы кыяфәте бу илдә башкаларга киртә була алса, алар җирле гореф-гадәтләрне исәпкә алырга тырышалар (1 Көр. 10:31—33).

8. Йәһвәне ярату безгә үзебезне «иң кечкенә» итеп тотарга ничек булыша?

8 Йәһвәне ярату безгә үз горурлыгыбызны тыярга булыша. Гайсә шәкертләре араларында кем иң бөеге дип бәхәсләшә башлагач, ул кечкенә баланы алып, алар арасына бастырган һәм болай дигән: «Бу баланы Минем хакка кабул иткән кеше Мине кабул итә. Ә Мине кабул иткән кеше Мине Җибәрүчене кабул итә. Арагызда иң кечкенәгез чын мәгънәсендә бөек кеше» (Лүк 9:48; Марк 9:36). Кайберәүләребезгә үзен «иң кечкенә» итеп тоту өчен, зур тырышлыклар куярга кирәк. Без камилсезлекне мирас итеп алганбыз һәм горур булырга бирелүчән. Шуңа күрә без кайвакыт башкалардан аерылып торырга телибез, әмма басынкылык безгә юл куючан булырга булыша (Рим. 12:10).

9. Юл куючан булырга теләсәк, безгә нәрсәне танырга кирәк?

9 Юл куючан булыр өчен, безгә Аллаһы урнаштырган хакимиятне танырга кирәк. Барлык чын мәсихчеләр мөһим принципка — башчылык принцибына буйсына. Аның турында рәсүл Паул язган: «Моны белүегезне телим: һәр ирнең Башы — Мәсих, хатынның башы — ир, ә Мәсихнең Башы — Аллаһы» (1 Көр. 11:3).

10. Йәһвә хакимиятенә буйсынуыбыз нәрсәне күрсәтә?

10 Аллаһы хакимиятенә буйсынып, без яратучан Атабызга ышанганыбызны һәм аңа өметләнеп яшәгәнебезне күрсәтәбез. Ул барысын күрә һәм безне бүләкли ала. Моны башкалар безгә тиешле хөрмәт күрсәтмәгәндә, аларның ачулары килгәндә һәм бездән мыскыллап көлгәндә истә тоту мөһим. «Әгәр мөмкин булса, кулыгыздан килгәнчә, барлык кешеләр белән дә тату яшәгез»,— дип язган Паул. Шуннан соң ул болай дип өстәгән: «Әй, сөеклеләрем, үзегез үч алмагыз, бәлки Аллаһы ачуына урын калдырыгыз. Чөнки Изге язмада болай язылган: „Үч алу — Минем эш, Үзем кайтарып бирәчәкмен“,— ди Раббы» (Рим. 12:18, 19).

11. Без Мәсих башчылыгына буйсынганыбызны ничек күрсәтә алабыз?

11 Безгә шулай ук Аллаһы мәсихче җыелышта урнаштырган хакимияткә буйсынырга кирәк. Ачылыш китабының 1 нче бүлегендә Мәсих Гайсә үзенең уң кулында «йолдызлар» тотучы итеп күрсәтелә (Ачыл. 1:16, 20). Гомумән «йолдызлар» — бу мәсихче җыелышларның өлкәннәр, яки күзәтчеләр комитетлары. Бу билгеләнгән кардәшләр Мәсих җитәкчелеге буенча эш итә һәм башкаларга игътибарлы булып аңардан үрнәк алалар. Гайсә «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» рухи ризыкны вакытында бирә алсын өчен, билгеле тәртип урнаштырган. Мәсихче җыелышның бар әгъзалары бу тәртипкә буйсыналар (Мат. 24:45—47). «Ышанычлы хезмәтче» тарафыннан чыгарылган басмаларны әзерлек белән өйрәнеп һәм белгәннәребезне тормышта кулланып, без Мәсихнең башчылыгына буйсынганыбызны күрсәтәбез. Ә бу җыелыштагы тынычлыкны һәм бердәмлекне сакларга булыша (Рим. 14:13, 19).

Ни дәрәҗәдә юл куючан булырга?

12. Без ни дәрәҗәдә юл куючан булырга тиеш?

12 Юл куючан булу бу үз иманыңнан баш тарту яки Изге Язмалар принципларын бозу дигәнне аңлатмый. Беренче гасырда дини җитәкчеләр мәсихчеләргә Гайсә исеменнән өйрәтмәскә кушкач, алар нәрсә эшләгәннәр? Петер һәм башка рәсүлләр кыюлык белән: «Без кешеләргә караганда күбрәк Аллаһыга итагатьле булырга тиешбез»,— дигәннәр (Рәс. 4:18—20; 5:28, 29). Нәкъ шулай ук бүген дә хакимиятләр безгә яхшы хәбәрне вәгазьләмәскә кушканда, без бу эшне туктатмыйбыз, ә, туган хәлне кискенләштермәс өчен, вәгазьләүнең башка төрләрен сайлыйбыз. Өйдән-өйгә вәгазьләү тыелса, без Аллаһы биргән йөкләмәне үтәр өчен, үз участогыбыздагы кешеләргә яхшы хәбәрне сөйләр өчен башка мөмкинлекләр эзлибез. «Хакимлек итүче җитәкчеләр» мәсихче очрашулар үткәрергә рөхсәт итмәгәндә, без кечкенә төркемнәр белән очрашабыз һәм шулай итеп акыллылык күрсәтәбез (Рим. 13:1; Евр. 10:24, 25).

13. Хакимлек итүчеләргә буйсыну турында Гайсә нәрсә әйткән?

13 Таудагы вәгазендә Гайсә хакимлек итүчеләргә буйсынуның мөһимлеген күрсәтә: «Берәрсе сине хөкемгә тартып, күлмәгеңне алырга теләсә, аңа өс киемеңне дә бир. Берәрсе сине бер ара җир үтәргә мәҗбүр итсә, аның белән ике ара үт» (Мат. 5:40, 41) *. Безне «ике ара үтәргә» шулай ук башкаларга игътибарлы булу һәм аларга ярдәм итәргә теләк дәртләндерә (1 Көр. 13:5; Тит. 3:1, 2).

14. Ни өчен безгә мөртәтләргә юл куймаска кирәк?

14 Әмма беркайчан да мөртәтләргә юл куючан булмыйк. Хакыйкать сафлыгын саклар өчен һәм җыелышның бердәмлеген бозмас өчен, безгә каты торырга кирәк. Рәсүл Паул «ялган „туганнар“» турында болай дип язган: «Яхшы хәбәрнең хакыйкате сезнең белән калсын өчен, без аларга бер генә мизгелгә дә буйсынмадык» (Гәл. 2:4, 5). Җыелышта сирәк булса да мөртәтләр барлыкка килгәндә, тугры мәсихчеләр хакыйкать ягында каты торалар.

Күзәтче юл куючан булырга тиеш

15. Мәсихче күзәтчеләр җыелыш эшләрен хәл иткәндә ничек юл куючан була алалар?

15 Күзәтче булып хезмәт итәргә куелган кардәш юл куючан булырга тиеш. Паул: «Җитәкче... йомшак күңелле... [«юл куючан», искәрмә, ЯД] булырга тиеш»,— дип язган (1 Тим. 3:2, 3). Җаваплы кардәшләр җыелыш эшләрен карап чыгар өчен җыелганда бу сыйфатны күрсәтү аеруча мөһим. Берәр карарга килгәнче, кардәшләрнең һәрберсе үз фикерен әйтә ала. Фикер алышканда өлкәннәрнең берәрсе башкаларның Изге Язмаларга нигезләнеп әйткән фикеренә кушылып үз карашын үзгәртергә мөмкин. Җитлеккән мәсихче үз дигәнендә торыр урынына юл куючан булачак. Башта кардәшләрнең фикерләре төрле булса да, дога кылу, тыйнак һәм юл куючан булу өлкәннәргә бердәмлек сакларга булышачак (1 Көр. 1:10). (Эфеслеләргә 4:1—3 не укы.)

16. Мәсихче күзәтчеләр нинди рух күрсәтергә тиеш?

16 Мәсихче өлкәннәр бар эшләрдә дә теократик тәртип буенча эш итәргә әзер булырга тиеш. Андый рух аларга, Аллаһы көтүен көткәндә, башкаларга карата йомшак һәм игътибарлы булырга булышачак. Рәсүл Петер болай дип язган: «Үзегездәге Аллаһы ышанып тапшырган иман итүчеләр көтүен мәҗбүриләп түгел, бәлки үзегез теләп һәм Аллаһы ихтыяры буенча; акчага комсызланып түгел, бәлки күңел кушканча тырышлык белән көтегез» (1 Пет. 5:2).

17. Җыелыштагы бар кешеләр ничек юл куючан була ала?

17 Олы яшьтәге мәсихчеләр аларга яшьрәк кардәшләр булышканда, моны рәхмәт белдереп кабул итәләр һәм аларга масаеп карамыйлар. Ә яшь кардәшләр Йәһвәгә күп еллар хезмәт иткән олы яшьтәге кардәшләрне хөрмәт итәләр (1 Тим. 5:1, 2). Мәсихче өлкәннәр йөкләмәләрне үтәр өчен нинди кардәшләр яраклы икәнен билгелиләр һәм аларны Аллаһы көтүен көтәргә өйрәтәләр (2 Тим. 2:1, 2). Барлык мәсихчеләргә рәсүл Паулның киңәшен тотарга кирәк. Ул Аллаһы тарафыннан рухландырылып болай дип язган: «Җитәкчеләрегезне тыңлагыз вә аларга буйсыныгыз [юл куючан булыгыз]. Алар, хисап бирергә тиешле кешеләр буларак, сезнең җаннарыгыз турында кайгырталар. Әгәр аларны тыңлыйсыз икән, алар шатланып эшләрләр, тыңламасагыз, кайгырып эшләрләр, һәм бу сезнең өчен файдалы булмас» (Евр. 13:17).

Гаиләдә юл куючан бул

18. Ни өчен гаиләдә юл куючан булырга кирәк?

18 Гаиләдә дә юл куючан булырга кирәк. (Көлессәйлеләргә 3:18—21 не укы.) Изге Язмаларда мәсихче гаиләдә һәрбер кешенең үз роле бар дип әйтелә. Ир — хатынның башы һәм балаларны тәрбияләү буенча төп җаваплылык аның өстендә. Хатын үз иренә буйсынырга, ә балалар әти-әниләренә тыңлаучан булырга тиеш. Андый тәртипне Раббы хуплый. Юл куючан булып һәм акыллылык күрсәтеп, гаиләдәге һәрбер кеше андагы бердәмлеккә һәм тынычлыкка үз өлешен кертә ала. Изге Язмалардан кайбер мисалларны карап чыгыйк.

19, 20. а) Йәһвәнең юл кую буенча үрнәге Елиныкыннан нәрсә белән аерылып тора? б) Ата-аналар бу мисаллардан нәрсәгә өйрәнә ала?

19 Шамуил әле кечкенә булганда Исраилдә баш рухани булып Ели хезмәт иткән. Әмма аның уллары, Офни белән Финеес, «начар кешеләр» булганнар һәм «Йәһвәне танымаганнар». Ели аларның бозык эшләре, җыелыш чатырына керү урынында хезмәт иткән хатын-кызлар белән зина кылулары турында ишеткән. Ул алар белән үзен ничек тоткан? Ели алар Йәһвәгә каршы гөнаһ кылсалар, алар өчен беркем дә дога кылмаячак дигән. Ул үз улларын үгетләмәгән һәм аларны төзәтмәгән, һәм алар гөнаһ кылуларын дәвам иткәннәр. Нәтиҗәдә, Йәһвә Офни һәм Финеес үлемгә лаек дигән гадел карар чыгарган. Үз улларының үлеме турында ишеткәч, Ели чалкан егылган һәм үлгән. Нинди аяныч ахыр! Шунсы ачык күренә: Ели чиктән тыш юл куючан булган һәм үз улларының бозык тәртибен туктатмаган, һәм бу аяныч нәтиҗәләргә китергән (1 Пат. 2:12—17, 22—25, 34, 35; 4:17, 18).

20 Ә хәзер Йәһвәнең үз уллары белән үзен ничек тотканын карап чыгыйк. Михей пәйгамбәр искиткеч күренеш күргән: Йәһвә алдында аның күктәге гаскәре җыелган, һәм ул фәрештәләрдән кем Исраилнең бозык патшасы Ахабны ялганлап һәлакәткә китерә ала дип сораган. Йәһвә берничә тәкъдимне тыңлаган. Аннан соң бер фәрештә бу йөкләмәне үти алачак дигән. Йәһвә бу фәрештәдән аның нәрсә эшләргә җыенганын сораган. Аның җавабы белән канәгатьләнеп, ул аңа бу эшне йөкләгән (3 Пат. 22:19—23). Изге Язмалардагы бу вакыйгадан мәсихче гаиләләр юл куючан булу турында нәрсәгә өйрәнә ала? Гаилә башлыгы үз хатынының һәм балаларының теләкләрен һәм тәкъдимнәрен исәпкә алса, үзен акыллы тота. Ә хатын белән балалар шуны аңларга тиеш: алар үз теләкләрен белдерсә дә, аларга, бәлкем, гаилә башлыгына юл куярга һәм аны тыңларга туры киләчәк, ул, Изге Язмалар буенча, карарлар кабул итү өчен җаваплы.

21. Чираттагы мәкаләдә нәрсә каралачак?

21 Әйе, Йәһвә ярату белән безгә кирәкле искә төшерүләр бирә һәм юл куючан булырга өйрәтә. Моның өчен без аңа бик рәхмәтле! (Мәд. 118:99). Юл куючан булу һәм акыл белән эш итү ничек никахны ныгыта? Моны без чираттагы мәкаләдә карап чыгарбыз.

[Искәрмәләр]

^ 2 абз. Рәсүл Паул кулланган сүзне татар теленә бер генә сүз белән тәрҗемә итү авыр. Бер китапта болай дип әйтелә: «Сүз үз дигәнеңдә каты тормыйча башкаларга карата игътибарлы һәм йомшак булып, башкаларга юл куючан булырга әзерлек турында бара». Димәк, бу сүз юл куючан булырга, акыл белән эш итәргә, Аллаһы канунының рухын онытмыйча аның үтә төгәл үтәлешен, үз хокукларыңның һәрвакыт үтәлүен таләп итмәү дигән мәгънә йөртә.

^ 13 абз. «Күзәтү манарасы» (рус) 2005 ел, 15 февраль санында, 23—25 битләрдәге «Сине „бер ара“ үтәргә мәҗбүр итсәләр» дигән мәкаләне кара.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Юл куючан булу нинди яхшы җимешләр китерә?

• Мәсихче күзәтчеләр кайсы яклардан юл куючан була ала?

• Ни өчен гаиләдә юл куючан булу мөһим?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[4 биттәге иллюстрация]

Мәсихче өлкәннәр башкаларга карата игътибарлы булып, Мәсихтән үрнәк алалар

[6 биттәге иллюстрация]

Җыелыш эшләрен карап чыкканда дога кылу һәм юл куючан булу өлкәннәргә бердәмлек сакларга булыша