Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аларны онытмыйлар!

Аларны онытмыйлар!

Аларны онытмыйлар!

РӘСҮЛ Паул мәсихчеләрне: «Һәркемгә, бигрәк тә имандашларга игелек эшлик»,— дип өндәгән (Гәл. 6:10). Без дә бу рухландырылган җитәкчелеккә буйсынабыз һәм имандашларга игелек эшләргә мөмкинлек эзлибез. Мәсихче җыелышта безнең яратучан игътибарыбызга мохтаҗ һәм лаек булган кадерле олы яшьтәге кардәшләр бар. Алар картлар йортында яши.

Кайбер илләрдә олы яшьтәге әти-әниләрен өйдә балалары карый. Әмма башка илләрдә олы яшьтәге кешеләр картлар йортында яши, һәм анда алар турында кайгырталар. Картлар йортында яшәгән олы яшьтәге мәсихчеләр турында нәрсә әйтеп була? Алар нинди авырлыклар белән очраша? Туганнары аларга ярдәм итмәсә, аларга нәрсә эшләргә? Җыелыштагылар аларга ничек булыша ала? Без алар янына регуляр рәвештә килеп, нинди файда алабыз?

Картлар йортындагы тормыш

Кайвакыт олы яшьтәге мәсихчеләр башка җыелыш территориясендәге картлар йортында яши. Анда аларны беркем белми, һәм ул территориядәге җыелыш мәсихчеләре алар янына сирәк килә. Өстәвенә, алар картлар йортында төрле дини карашлы кешеләр белән яши. Бу авырлыклар тудырырга мөмкин.

Мәсәлән, кайбер картлар йортларында дини йолалар үткәрәләр. Анда эшләүче бер ир-ат болай дип сөйли: «Кайвакыт сөйләшә алмаган олы яшьтәге Шаһитләрне, үзләреннән сорамыйча да, инвалид коляскаларында чиркәүгә алып китәләр иде». Моннан тыш, картлар йортында олы яшьтәге кешеләргә күңеллерәк булсын өчен, туган көннәрне, Раштуа яки Пасханы үткәрәләр. Кайбер йортларда төшке ашка Шаһитләргә вөҗданнары ашарга рөхсәт итмәгән ризык бирәләр (Рәс. 15:29). Олы яшьтәге кардәшләр янына регуляр рәвештә килсәк, без аларга мондый авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә алабыз.

Җыелыш ярдәме

Беренче гасыр мәсихчеләре үзләрен ярдәмсез калган олы яшьтәге имандашларына ярдәм итәргә бурычлы дип санаганнар (1 Тим. 5:9, 10). Шулай ук бүген дә өлкәннәр җыелыш территориясендәге картлар йортында яшәгән олы яшьтәге мәсихчеләр турында кайгырта *. Робер исемле өлкән болай ди: «Мәсихче өлкәннәргә олы яшьтәгеләрнең яшәү шартларын белер өчен һәм алар белән бергә дога кылыр өчен алар янына килергә кирәк. Җыелыш аларга ярдәм итәр өчен күпне эшли ала». Олы яшьтәгеләр янына килер өчен вакыт бүлеп куйсак, мохтаҗларга ярдәм итү Йәһвә каршында бик мөһим икәнен аңлаганыбызны күрсәтәбез (Ягък. 1:27).

Өлкәннәр картлар йортындагы кардәшләргә, кирәк булганда, гамәли ярдәм күрсәтә. Мәсәлән, Робер болай ди: «Без олы яшьтәге кардәшләрне, алар бара алса, мәсихче очрашуларга йөрергә дәртләндерергә тиеш». Әмма Патшалык Залларына йөри алмаган кардәшләргә ничек ярдәм итәргә? 80 яшьтән узган һәм остеоартрит белән авырган Жаклин җыелыш очрашуларын телефон буенча тыңлый. Ул болай дип әйтә: «Мин Залда булмасам да, үземне җыелышның өлеше итеп хис итәм, бу мине шатландыра. Мин очрашуларны беркайчан да калдырмаячакмын!»

Олы яшьтәге мәсихче очрашуларны телефон аша тыңлый алмаса, өлкәннәр очрашуларны кассетага яздыра ала. Аны картлар йортындагы кардәшкә алып килгән кеше имандашын дәртләндереп сөйләшеп алса, яхшы булыр иде. «Олы яшьтәге кардәшкә җыелыштагы яңалыкларны сөйләсәк, ул үзен рухи гаиләбезнең әгъзасы итеп сизәчәк»,— дип әйтә бер өлкән.

Аралашыгыз

Күп кенә олы яшьтәгеләр өчен картлар йортына күчү бик авыр була. Нәтиҗәдә, кайберәүләр кешеләр белән аралашмый башлый. Әмма олы яшьтәге кардәшләр янына алар күчү белән килсәк һәм алда да аларга булышырга теләгәнебезне күрсәтсәк, без аларга яңадан тыныч һәм шатлыклы булырга ярдәм итәчәкбез (Гыйб. сүз. 17:22).

Олы яшьтәге кардәшләрнең фикер йөртү яисә ишетү сәләте бозылган булса, яки аралашуга комачаулаган башка авырлык булса, кайберәүләр алар янына килү файдасыз дип уйларга мөмкин. Әмма аралашырга авыр булса да, алар янына килергә тырышсак, без имандашларыбызга карата «ихтирамлы булганыбызны» күрсәтәбез (Рим. 12:10). Олы яшьтәге кардәш күптән түгел булган вакыйгаларны хәтерләмәсә, без аннан элек булган вакыйгаларны, хәтта бала чагын, яисә Изге Язмалардагы хакыйкать белән ничек танышканын сөйләргә сорый алабыз. Аңа кирәкле сүзләрне табарга авыр булса, без нәрсә эшли алабыз? Сабыр гына тыңла һәм, урынлы булса, синеңчә ул әйтергә теләгән ике-өч сүзне әйт яки аның фикерләренә нәтиҗә ясап, дәвам итәргә дәртләндер. Ул буталып китсә яки начар сөйләшсә, аның тавыш тоныннан ул әйтергә теләгән фикерләрен аңларга тырыш.

Аралашып булмаса, башка чаралар кулланып була. Пионер булып хезмәт иткән Лоранс исемле апа-кардәш сөйләшә алмаган 80 яшьлек Мадлен исемле апа-кардәш янына регуляр рәвештә килеп йөри. Лоранс болай ди: «Бергә дога кылганда мин Мадленның кулын тотам. Дога вакытында ул әкрен генә минем кулымны кысып һәм күзләрен йомып, бу кыйммәтле минутлар өчен рәхмәтләрен белдерә». Олы яшьтәге дусларыбызны кулдан тоту яки эчкерсез кочаклау аларны чыннан да бик юатырга мөмкин.

Килүегез бик мөһим

Олы яшьтәге мәсихче янына регуляр рәвештә килсәк, аны, бәлки, яхшырак караячаклар. 20 ел дәвамында картлар йортындагы кардәшләр янына килеп йөргән Даниэль болай ди: «Картлар йортындагы эшчеләр кеше янына еш килеп йөргәнеңне күрсәләр, аны яхшырак карыйлар». Өстә искә алынган Робер болай ди: «Эшчеләр регуляр рәвештә килеп йөргән кешене теләбрәк тыңлаячак». Шәфкать туташлары еш кына таләпчән гаиләләр белән очраша, шуңа күрә килүчеләр әйткән рәхмәтләрне алар бик кадерлиләр. Андагы эшчеләр белән яхшы мөнәсәбәтләр булдырсак, алар үзләре караган олы яшьтәге Шаһитләрнең принципларын һәм ышануларын күбрәк хөрмәт итәрләр.

Гади эшләрдә ярдәм тәкъдим итеп, без шулай ук эшчеләр белән яхшы мөнәсәбәтләр үстерәчәкбез. Кайбер җирләрдә тәҗрибәле эшчеләр җитми, шуңа күрә олы яшьтәге кешеләрне яхшылап карый алмыйлар. Ребекка исемле бер шәфкать туташы мондый киңәш бирә: «Ашау вакыты — бик кызу вакыт. Шуңа күрә тынышыгыз янына килеп, аны ашатсагыз, бу безгә зур ярдәм булыр». Оялма, нинди ярдәм кирәк икәне турында сора.

Картлар йортындагы кардәшләр янына регуляр рәвештә килеп йөрсәк, без аларның нәрсәгә мохтаҗ икәнен күрербез һәм рөхсәт сорап аларга ярдәм итә алачакбыз. Мәсәлән, без анда яшәгән кешенең бүлмәсен яраткан кешеләренең фотографияләре яки балалар ясаган рәсемнәр белән бизи алабыз. Ә бәлки, аңа җылы күлмәк яки сабын, лосьон кебек әйберләр кирәктер. Картлар йортында бакча булса, без аның белән саф һавага чыгып керә алабыз. Өстә искә алынган Лоранс болай ди: «Мин Мадлен янына атна саен килеп йөрим. Ул мине түземсезлек белән көтә. Үзем белән балаларны да алып килсәм, ул елмая һәм күзләре шатлыктан балкый башлый!» Андый эшләребез картлар йортында яшәүчеләрнең күңелләрен күтәрә ала (Гыйб. сүз. 3:27).

Үзара файда

Олы яшьтәге кеше янына регуляр рәвештә килсәк, бу безнең «мәхәббәтебезнең ихласлыгын» сыный ала (2 Көр. 8:8). Ничек? Дустыбызның әкрен генә хәлсезләнә баруын күрү безгә авыр булырга мөмкин. Лоранс болай дип әйтә: «Башта Мадленның начар хәлен күрү миңа бик авыр иде, килеп-киткәч мин елый идем. Ләкин шуны аңладым: кайнар догалар курку хисебезне җиңәргә булыша һәм кешене юатыр өчен көч өсти». Паркинсон авыруы белән чирләгән Ларри исемле абый-кардәш янына Робер инде берничә ел килеп йөри. Ул болай ди: «Ларриның хәле бик начарланды, мин хәтта аның бер сүзен дә аңламыйм. Ләкин бергә дога кылганда, мин ул әле дә иманда нык икәнен сизәм».

Олы яшьтәге кардәшләр янына килгәндә, без аларга да ярдәм итәбез һәм үзебез дә файда алабыз. Аларның төрле дин кешеләре арасында яшәүләренә карамастан Йәһвәгә тугры булып калырга тәвәккәллеге безнең иманыбызны ныгыта һәм кыю булырга өйрәтә. Аларның ишетү сәләте һәм күзләре начарлануына карамастан рухи ризык алырга теләкләре «кеше икмәк белән генә түгел, бәлки Аллаһы әйткән һәр сүз белән яши» икәнен күрсәтә (Мат. 4:4). Алар бала елмаюы яки бергә ашау кебек, гади әйберләргә шатланалар, һәм бу булган нәрсәләргә канәгать булырга кирәк икәнен безнең исебезгә төшерә. Аларның рухи нәрсәләргә карашлары безгә тормышта үз приоритетларыбызны дөрес куярга ярдәм итә.

Чыннан да, олы яшьтәгеләргә ярдәм күрсәтеп, бөтен җыелыш файда ала. Ничек итеп? Сәламәтлекләре начар булган кардәшләр күбрәк ярдәмгә мохтаҗ булганга, җыелыштагыларга кызганучан булырга мөмкинлек бирәләр. Олы яшьтәгеләр турында кайгырту, ул озак вакыт дәвам итсә дә, бер-беребезгә хезмәт итүгә тиң (1 Пет. 4:10, 11). Өлкәннәр бу эш белән җитәкчелек итсә, җыелыштагы бар кешеләр мәсихче тормышыбызның бу ягы беркайчан да онытылырга тиеш түгел икәнен күрәчәк (Йәз. 34:15, 16). Әзерлек һәм ярату белән олы яшьтәге мәсихчеләргә ярдәм итсәк, без кардәшләребезне алар онытылмаган икәненә ышандырачакбыз.

[Искәрмә]

^ 8 абз. Җыелыш сәркатибе җыелыштагы кардәшнең башка райондагы картлар йортына күчкәнен белгәч, шунда ук ул райондагы җыелыш өлкәннәренә хәбәр итсә, ул ярату күрсәтер иде.

[28 биттәге өстәмә сүзләр]

«Картлар йортындагы эшчеләр кеше янына еш килеп йөргәнеңне күрсәләр, аны яхшырак карыйлар»

[26 биттәге иллюстрация]

Безнең эчкерсез догаларыбыз олы яшьтәге кардәшебезгә кабат җан тынычлыгын алырга булышачак

[26 биттәге иллюстрация]

Безнең назлы яратуыбыз олы яшьтәге кардәшләребезне ныгытачак