Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бу соңгы көннәрдә никахлашуга һәм балалар тәрбияләүгә караш

Бу соңгы көннәрдә никахлашуга һәм балалар тәрбияләүгә караш

Бу соңгы көннәрдә никахлашуга һәм балалар тәрбияләүгә караш

«Вакыт инде аз» (1 КӨР. 7:29).

1. а) Бу «авыр вакытларда» нинди үзгәрешләр бара? б) Ни өчен гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең җимерелүе безне борчырга тиеш?

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘ «ахыр заманда» сугышлар, җир тетрәүләр, ачлык һәм үләтләр булачак дип алдан әйтелгән булган (Дан. 8:17, 19; Лүк 21:10, 11). Анда шулай ук бу чор «авыр вакытлар» дип аталган һәм ул вакытта җәмгыятьтә зур үзгәрешләр булачак дип әйтелгән. Бу гаиләләрдәге мөнәсәбәтләргә дә зыян китерәчәк (2 Тим. 3:1—4). Ни өчен андый үзгәрешләр безне борчырга тиеш? Без яшәгән «соңгы көннәрдә» яңа карашлар җәмгыятьтә киң таралдылар һәм зур зыян китерәләр. Бу мәсихчеләрнең никахка һәм балаларны тәрбияләүгә карашын үзгәртергә мөмкин. Ничек итеп?

2. Бу дөньяда никах белән аерылышуга нинди караш киң таралган?

2 Бүген кеше аерылышырга теләсә, моның өчен әллә ни күп көч кирәкми, бу хәтта модага кереп бара һәм күп илләрдә киң таралган. Әмма безгә шуны истә тотарга кирәк: Йәһвәнең никахлашу белән аерылышуга карашы бүгенге киң таралган караштан бик нык аерылып тора. Әйдәгез, Йәһвә карашын белик.

3. Йәһвә һәм Гайсә Мәсих никахка ничек карыйлар?

3 Йәһвә Аллаһы өйләнешкән кешеләр үз никах антларына тугры калачак дип өметләнә. Беренче ир-ат белән хатын-кызны никахландырганда, Йәһвә: «Адәм баласы... хатынына багъланып, икәве бер тән булып яши башлаячак»,— дигән. Соңрак Гайсә аның сүзләрен кабатлаган һәм: «Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын»,— дип өстәгән. Шуннан соң ул болай дигән: «Ир кеше, зина кылу сәбәбе булмый торып, хатыны белән аерылыша һәм башкага өйләнә икән, ул зина кыла» (Ярат. 2:24; Мат. 19:3—6, 9). Димәк, Йәһвә белән Гайсә никахны гомерлек союз һәм ир яки хатын үлсә генә, бу союз өзелә дип саныйлар (1 Көр. 7:39). Аллаһы никахны изге дип санаганга, аерылышуга җиңел карарга ярамый. Аллаһы Сүзеннән ачык күренә: Йәһвә кешеләрнең Изге Язмаларга нигезләнгән сәбәпләр булмыйча аерылышуларын нәфрәт итә *. «„Мин бит аерылышуны нәфрәт итәм“,— дип әйтә Исраил Аллаһысы Йәһвә» (Малахий 2:16а).

Никахка керүгә зур җаваплылык белән кара

4. Ни өчен никахка иртә кергән кайбер яшь мәсихчеләр моңа үкенгән?

4 Бу бозык дөнья секс дип котырына. Һәр көн безнең өскә секс белән бәйле төрле материал явып тора. Алар безгә, аеруча җыелыштагы яшьләргә, бик нык тәэсир итәргә мөмкин. Бу дөнья бездә хәтта ихтыярыбызга каршы җенси теләкләр уятырга тели. Яшь мәсихчегә бу бозык тәэсиргә бирешмәскә нәрсә булыша ала? Кайберәүләр яшь чакта никахка кереп үзләрен саклый ала дип уйлаган. Никах аларны җенси әхлаксызлыктан яклаячак дип өметләнгән алар. Әмма тиздән күпләр үзләренең андый адым ясаганнарына үкенгән. Ни өчен? Башта бергә гаилә булып яшәү кызык булса да, берникадәр вакыт үткәч, яшь ир белән хатын үзләренең уртак яклары әз икәнен, хәтта көндәлек тормышка карашлары да төрле икәнен күргәннәр. Менә ни өчен алар җитди авырлыклар белән очраша.

5. Ир белән хатынга үз никах антларына тугры калырга нәрсә булышачак? (Искәрмәне дә кара.)

5 Тормыш иптәшең, ул мәсихче булса да, өметләреңне акламаса, аның белән яшәү авыр булачак (1 Көр. 7:28). Әмма яшәү авыр булса да, чын мәсихчеләр шуны яхшы белә: Изге Язмаларга нигезләнмәгән сәбәпләр булмыйча аерылышу бәхетсез никахның авырлыкларын чишәр өчен яраклы юл дип санала алмый. Ә никах антына тугры калырга теләп үз никахын сакларга тырышкан кешеләр үз имандашларының хөрмәтенә һәм ярдәменә лаек *.

6. Яшь мәсихчеләр никахка керүгә ничек карарга тиеш?

6 Бәлки, син яшь һәм никахка әле кермәгәнсеңдер. Син никахка керүгә ничек карарга тиеш? Берәрсе белән никахлашу нияте белән йөрешә башлаганчы, физик, акыл һәм рухи яктан җитлегүеңне көт, ул чакта үзеңне күп бәлаләрдән саклаячаксың. Кеше никахка ничә яшендә керергә тиеш? Изге Язмаларда моның турында әйтелми *. Әмма анда җенси теләк көчле булган яшьләр үткәнче никахка кермичә яшәү яхшы булыр иде дип әйтелә (1 Көр. 7:36, искәрмә). Ни өчен? Көчле җенси теләк акыл белән эш итәргә һәм акыллы адымнар ясарга комачаулый, нәтиҗәдә кеше кайгы кичерә. Шуны истә тот: Йәһвә Изге Язмалар аша биргән акыллы киңәшләр сиңа бәхет һәм күп фатихалар китерәчәк. «Сине Йолып Алучы, Исраил Изгесе, Йәһвә болай ди: „Мин, Йәһвә, сине файдалыга өйрәтүче, син барырга тиеш юлдан сине алып баручы синең Аллаһың. Их, әгәр дә син минем әмерләремә игътибарлы булсаң иде! Шулчак синең тынычлыгың елга кебек, ә тәкъвалыгың диңгез дулкыннары кебек булыр иде“» (Ишагыйя 48:17, 18).

Балалар тәрбияләүгә зур җаваплылык белән кара

7. Кайбер яшь парлар нинди авырлыклар кичерә, һәм ни өчен бу гаиләдә киеренке хәлгә китерергә мөмкин?

7 Үзләре әле күптән түгел генә балалар булган кайбер яшь парлар әти-әни булып китә. Алар әле бер-берсен юньләп белеп бетермәгән, ә инде балалары туа, һәм ул көне-төне, 24 сәгать, үзенә игътибар таләп итә. Әлбәттә, яшь әни бар вакытын аның турында кайгыртып үткәрә, ә яшь ир көнләшә башларга мөмкин. Йокысыз төннәр башлана, һәм бу ир белән хатынның шатлыгын урлый, һәм алар арасында киеренке мөнәсәбәтләр туа. Бервакыт алар элекке азат тормышлары инде юкка чыккан икәнен аңлый. Хәзер алар элек барган урыннарга бара алмый һәм элек эшләгәнне эшли алмый. Мондый үзгәрешләргә нинди караш белән карарга?

8. Балалар тәрбияләүгә ничек карарга кирәк һәм ни өчен?

8 Балалар тәрбияләүгә, никахка кебек, җитди карарга кирәк, чөнки әти-әни булу — бу Аллаһы биргән хөрмәтле вазифа һәм җаваплылык. Баланың тууы гаиләдә төрле үзгәрешләргә китерергә мөмкин, әмма мәсихче әти-әниләргә бу үзгәрешләргә җитди карарга һәм үз тормышларын тиешенчә үзгәртергә кирәк. Бала табу сәләте Аллаһыдан бирелгән, шуңа күрә әти-әни үз баласын «Ходайның мирасы» дип санарга тиеш (Мәд. 126:3). Мәсихчеләр үз балаларын «Раббы теләгәнчә» тәрбияләргә тырышачак (Эфес. 6:1).

9. а) Бала үстерү үз эченә нәрсә ала? б) Ир хатыны рухи яктан нык калсын өчен, нәрсә эшли ала?

9 Бала үстерү — бу күп еллар үз-үзеңне аямыйча яшәү. Моның өчен күп вакыт һәм көч кирәк. Мәсихче ир шуны истә тотарга тиеш: хатыны бала туганнан соң берничә ел җыелыш очрашуларында элеккечә игътибарлы була алмас һәм аның Изге Язмаларны шәхси өйрәнеп, уйланыр өчен вакыты әзрәк булачак. Бу аның рухи сәламәтлеген какшатырга мөмкин. Бала тәрбияләүгә җаваплылык белән караган ирләр хатыннарына бала карарга тиешенчә булышачак. Хатыны җыелышта кайбер фикерләрне төшереп калдырса, ир кеше өйдә, җыелыштан кайтканнан соң, аларны аның белән карап чыгарга тырышыр. Ул шулай ук, хатыны вәгазьдә катнаша алсын өчен, бала карау белән бәйле эшләрнең өлешен үз өстенә алыр. (Филиппуйлыларга 2:3, 4 не укы.)

10, 11. а) Балаларны «Раббының үгет-нәсыйхәтләрен истә тотып» тәрбияләү нәрсә аңлата? б) Ни өчен күп кенә мәсихче әти-әниләр мактауга лаек?

10 Бала тәрбияләүгә җаваплы караш аны ашату, киендерү һәм аның сәламәтлеге турында кайгырту белән генә чикләнми. Аеруча без яшәгән соңгы көннәрдә әти-әниләр югары әхлакый нормаларны үз балаларының күңеленә сабый чактан ук сеңдерергә тиеш. Балаларны «Раббының үгет-нәсыйхәтләрен истә тотып» тәрбияләргә кирәк (Эфес. 6:4). Димәк, әти-әниләр үз балаларын сабый чактан алып авыр яшүсмер чорына кадәр Йәһвәнең фикерләре белән таныштырырга тиеш (2 Тим. 3:14, 15).

11 Гайсә үз шәкертләренә «бөтен халыклар арасыннан... шәкертләр булдырырга» кушканда, һичшиксез, әти-әниләр үз балаларына аның шәкертләре булырга булышачак дип өметләнгән (Мат. 28:19, 20). Бу җиңел түгел, чөнки дөнья яшьләргә бик нык басым ясый. Шуңа күрә үз балаларына мәсихче булырга ярдәм итә алган әти-әниләр үз имандашларының эчкерсез мактавына лаек. Андый әти-әниләр Аллаһы йөкләмәсен иман һәм тугрылык белән үтәгәннәр һәм бу дөнья тәэсиреннән балаларын саклап, бу дөньяны «җиңгәннәр» (1 Яхъя 5:4).

Патшалык хакына ялгыз һәм балаларсыз яшәү

12. Ни өчен кайбер мәсихчеләр берникадәр вакытка ялгыз яшәргә булалар?

12 «Вакыт инде әз» калган һәм «бу дөньяның хәзерге рәвеше үтеп бара», шуңа күрә Аллаһы Сүзе ялгыз яшәүнең уңайлы яклары турында уйланырга дәртләндерә (1 Көр. 7:29—31). Һәм кайбер мәсихчеләр беркайчан да никахка кермәскә, ә кайберләре берникадәр вакыт ялгыз калырга булганнар. Бу мәсихчеләр үз ирекләрен үзләренә генә файда эзләп кулланмый, бу мактаулы. Күпләр «игътибарын читкә юнәлтмичә» Йәһвәгә хезмәт итәр өчен ялгыз булып кала. (1 Көринтлеләргә 7:32—35 не укы.) Аларның кайберләре пионер булып яки Вефильда хезмәт итәләр. Хезмәтне яхшырту мәктәбендә өйрәтү үтеп Йәһвә оешмасында тагы да яраклырак булыр өчен мөмкинлекләр эзләүчеләр дә әз түгел. Йәһвәгә ялгыз калып тулы вакытлы хезмәт иткәннән соң гаилә корган мәсихчеләр ул елларда алынган тәҗрибә никахларына күп файда китерә дип саный.

13. Ни өчен кайбер мәсихчеләр бала тапмаска булган?

13 Бүген күп илләрдә бала тапмыйча яшәүне сайлаган парларның саны арта. Кайберәүләр моны экономик сәбәпләр аркасында, икенчеләре үз карьералары турында кайгыртып эшли. Кайбер мәсихчеләр дә бала тапмыйча яшәргә була. Әмма еш кына андый адымны алар «игътибарын читкә юнәлтмичә» Йәһвәгә хезмәт итәр өчен ясыйлар. Бу андый парлар гаилә тормышының шатлыгыннан мәхрүм дигәнне аңлатмый. Әмма алар Патшалык эшләрен беренче урынга куяр өчен, кайбер шатлыклардан баш тартырга әзер (1 Көр. 7:3—5). Аларның кайберләре районнарда күчеп йөреп хезмәт итә, кайберләре Вефильда яки пионер һәм миссионер булып хезмәт итә. Аллаһы аларның үзенә «мәхәббәтен күрсәткәннәрен... онытмаячак» (Евр. 6:10).

«Тормыштагы мәшәкатьләр»

14, 15. Мәсихче әти-әниләр тормышларында нинди мәшәкатьләр белән очраша?

14 Рәсүл Паул никахтагы мәсихчеләрнең «тормышында мәшәкатьләр күп булачак» дигән (1 Көр. 7:28). Мәсәлән, ир яки хатын, аларның балалары яки картайган әти-әниләре авырып китәргә мөмкин. Яки балалар тәрбияләү белән бәйле авырлыклар булырга мөмкин. Бу мәкаләнең башында искә алынганча, Изге Язмаларда «соңгы көннәрдә авыр вакытлар булачак» дип алдан әйтелгән булган. Ата-аналар өчен авыр вакытлар аларга «буйсынмаган» балалар аркасында булырга мөмкин (2 Тим. 3:1—3).

15 Балаларны тәрбияләү — мәсихче әти-әниләр өчен җитди йөкләмә. Без «авыр вакытлардагы» проблемалардан якланмаган. Шуңа күрә мәсихче әти-әниләргә үз балаларын «бу дөньядагы явыз гадәтләрдән» саклар өчен, өзлексез көрәшергә туры килә (Эфес. 2:2, 3). Әмма кайвакыт бу дөнья җиңә. Мәсихче гаиләдә бала Йәһвәгә хезмәт итми башласа, бу аны хакыйкатьтә тәрбияләргә тырышкан әти-әнисенә зур кайгы китерә (Гыйб. сүз. 17:25).

«Ул вакытта... зур афәт килер»

16. Гайсә нинди афәт турында алдан әйткән?

16 Әйе, никахка керү һәм балалар тәрбияләү белән бәйле авырлыклар күп, әмма бөтен кешелеккә киләчәк зур афәт күпкә авыррак булачак. Гайсә үзенең күктә Патша булып идарә итәчәк вакыты һәм дөньяның бетәчәге турында пәйгамбәрлек әйткәндә болай дигән: «Ул вакытта, дөнья яратылганнан бирле бүгенге көнгә кадәр булмаган һәм булмаячак зур афәт килер» (Мат. 24:3, 21). Соңыннан Гайсә бихисап күп кеше бу «зур афәт» вакытында исән калачак дигән. Әмма үзенең соңгы һөҗүме вакытында Шайтан дөньясы Йәһвә хезмәтчеләре белән көрәшер өчен бар көчен кулланачак. Һичшиксез, безнең барыбыз өчен — олылар һәм балалар өчен —бу бик авыр вакыт булачак.

17. а) Ни өчен без киләчәккә ышаныч белән карый алабыз? б) Никахка керү һәм балалар тәрбияләүгә карашыбызга нәрсә тәэсир итәргә тиеш?

17 Шулай да безгә булачак вакыйгалардан чиктән тыш куркырга кирәкми. Йәһвәгә тугры булып калган әти-әниләр Аллаһының аларны һәм аларның кечкенә балаларын яклаячагына өметләнә алалар (Соф. 2:2, 3; 1 Көр. 7:14). «Бар, халкым, эчке бүлмәләреңә кереп, үз артыңнан ишекләреңне яп. Ачу басылганчы бер мизгелгә кач. Менә, Йәһвә җирдә яшәүчеләрне үзенә каршы эшләгән җинаятьләре өчен җавапка тартыр өчен, үз урыныннан чыга, һәм җир түгелгән канны ачачак һәм үзенең үтерелгәннәрен инде башка яшермәячәк» (Ишагыйя 26:20, 21). Әмма хәзер, бу соңгы көннәрдә, шунсы бик мөһим: авыр вакытларда яшәгәнебезне аңлау никахка керүгә һәм балалар тәрбияләүгә карашыбызга тәэсир итсен (2 Пет. 3:10—13). Ул чакта без — никахтагы һәм ялгыз яшәүче, балалы һәм баласыз мәсихчеләр — үз тормышыбыз белән Йәһвәне һәм мәсихче җыелышны данлый алачакбыз.

[Искәрмәләр]

^ 3 абз. «Йәһвә көнен исеңдә тот» (рус) дигән китапның 125 нче битендәге «Мин аерылышуны нәфрәт итәм» дип исемләнгән абзацларны карагыз.

^ 5 абз. Никахта авырлыклар кичергәннәргә «Күзәтү манарасы» 2003 ел, 1 декабрь һәм «Уяныгыз!» (рус) 2001 ел, 8 гыйнвар санындагы тиешле мәкаләләрне карап чыгу булышачак.

^ 6 абз. «Яшьләрнең сораулары. Гамәли киңәшләр» (рус) дигән китаптан «Мин никахка керергә әзерме?» дип исемләнгән 30 нчы бүлекне кара.

Кабатлау өчен сораулар

• Ни өчен яшь мәсихчеләргә никахка керергә ашыгырга кирәкми?

• Баланы тәрбияләү нәрсәне аңлата?

• Ни өчен күп кенә мәсихчеләр ялгыз яшәргә яки, никахта булсалар, бала тапмаска булалар?

• Мәсихче әти-әниләр нинди авырлыклар кичерергә мөмкин?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[17 биттәге иллюстрация]

Ни өчен яшь мәсихчеләргә никахка керергә ашыгырга кирәкми?

[18 биттәге иллюстрация]

Ир кеше хатыны җыелышның рухи эшләрендә тулырак катнашсын өчен күп яклардан булыша ала

[19 биттәге иллюстрация]

Ни өчен кайбер мәсихчеләр бала тапмаска булган?