Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тормышны нәрсә мәгънәле итә?

Тормышны нәрсә мәгънәле итә?

Тормышны нәрсә мәгънәле итә?

«Аллаһыдан курык һәм аны хөрмәт ит, Аның кушканнарын үтә» (ВӘГ. 12:13).

1, 2. Вәгазьче китабын карап чыгу безгә нинди файда китерә?

БЕР кешенең бар нәрсәсе дә булган дип әйтеп була; ул дәүләтнең бик дәрәҗәле эшлеклесе, иң бай һәм иң акыллы кеше булган. Әмма моңа да карамастан ул: «Тормышны нәрсә мәгънәле итә?» — дигән сорауга җавап эзләгән.

2 Аның исеме Сөләйман. Ул якынча өч мең ел элек яшәгән. Вәгазьче китабында аның тормыш мәгънәсен эзләүләре турында язылган (Вәг. 1:13). Аның мисалыннан без күп сабаклар ала алабыз. Вәгазьче китабындагы акыллылык безгә тормышны мәгънәле иткән максатлар куярга булыша ала.

«Бушка җил куу»

3. Һәрберебезгә нәрсә турында җитди уйланырга кирәк?

3 Сөләйман Аллаһының җирдә бик күп гаҗәеп нәрсәләр барлыкка китергәне турында әйтә: алар күп санлы һәм безне сокландыра һәм шаккатыра. Әмма Аллаһы яратканның барысын тикшереп чыгарга кешенең вакыты җитмәячәк, чөнки аның гомере бик кыска (Вәг. 3:11; 8:17). Изге Язмаларда әйтелгәнчә, кешенең гомере кыска һәм күләгә кебек тиз үтә (Әюб 14:1, 2; Вәг. 6:12). Бу безне җитди уйланырга һәм үз тормышыбызны акыл белән кулланырга дәртләндерә. Әмма бу җиңел түгел, чөнки Шайтан дөньясы безне хак юлдан җиңел генә читкә алып китә ала.

4. а) «Фани» дигән сүз нәрсә аңлата? б) Бу мәкаләдә тормыштагы нинди максатлар турында сүз барачак?

4 Үз тормышыбызны бушка гына үткәрү акылсыз икәнен күрсәтергә теләп, Сөләйман «фани» һәм моңа охшаш сүзләрне якынча 30 тапкыр куллана. «Фани» дип тәрҗемә ителгән борынгы еврей сүзе буш, файдасыз, мәгънәсез һәм кыйммәтлеге тиз үтә торган нәрсәне аңлата (Вәг. 1:2, 3). Бу сүзнең синонимы итеп Сөләйман кайвакыт «бушка җил куу» дигән сүзләрне куллана (Вәг. 1:14; 2:11). Җилне тотарга тырышу — бушка вакыт үткәрү. Бу эш кешегә бернәрсә дә китермәячәк. Мәгънәсез максатлар артыннан куып яшәү дә файдасыз. Кеше гомере бик кыска, шуңа күрә аны буш һәм файдасыз эшләргә багышлау акылсыз булыр. Андый хәлгә эләкмәс өчен, әйдәгез, кешеләр гадәттә омтылган кайбер максатларны карап чыгыйк. Башта күңел ачулар, байлык артыннан куып яшәү турында сөйләшербез, аннан соң нинди эш чын канәгатьлек китерә икәнен карап чыгарбыз.

Күңел ачулар артыннан куып яшәү безне бәхетле итәме?

5. Сөләйман нәрсә эшләп канәгатьлек табарга тырышкан?

5 Безнең көннәрдәге күп кешеләр кебек, Сөләйман да күңел ачулар артыннан куып, тормыштан рәхәтлек табарга тырышкан. «Йөрәгем ашкынган бернәрсәне дә тыймадым»,— дип әйткән ул (Вәг. 2:10). Ул ничек күңел ачкан? Вәгазьче китабының 2 нче бүлеге буенча, ул чаманы белеп, «үз-үзен шәраб белән сыйлаган», патша сарайлары төзегән, бакчалар булдырган, музыка тыңлаган һәм тәмне ризык белән ләззәтләнгән.

6. а) Ни өчен рәхәтлек табып яшәүнең бернинди дә начар ягы юк дип әйтеп була? б) Ял итү һәм күңел ачуларга карата нинди караш дөрес?

6 Изге Язмаларда дуслар белән күңел ачу хөкем ителәме? Һич тә юк. Чөнки Сөләйман сүзләре буенча, авыр эш көненнән соң тәмләп ашау һәм ял итү — бу Аллаһыдан бирелгән бүләк. (Вәгазьче 2:24; 3:12, 13 не укы.) Йәһвә яшьләргә: «Йөрәгең сине шат итсен»,— дип аларны күңел ачарга, әмма шул ук вакыт моны акыл белән эшләргә чакыра (Вәг. 11:9). Безгә ял һәм файдалы күңел ачулар кирәк. (Марк 6:31 не чагыштыр.) Әмма алар тормышыбызда беренче урында тормасын. Ял итү төп ризык түгел, ул аштан соң бирелә торган десерт кебек булырга тиеш. Десертны яратсаң да, баллы ризыктан башка бернәрсә дә ашамасаң, тиздән аңа карый да алмаячаксың, шулай бит? Өстәвенә, десерт алай ук файдалы да түгел. Нәкъ шулай ук Сөләйман да рәхәтлек табуга гына багышланган тормыш — бу «бушка җил куу» дигән нәтиҗәгә килгән (Вәг. 2:10, 11).

7. Ни өчен күңел ачулар сайлаганда игътибарлы булырга кирәк?

7 Шунсын да әйтергә кирәк: бар күңел ачулар да файда китерми. Күп кенә күңел ачулар рухи һәм әхлакый яктан бик зыянлы. Кешеләрнең әз генә күңел ачып алырга теләге кайвакыт өмет өзелүгә китергән, чөнки алар наркотиклар куллана, чиктән тыш күп эчә һәм комарлы уеннар уйный башлаганнар. Йәһвә безнең турыда кайгыртып кисәтә: без үз йөрәгебезнең бозык теләкләренә буйсынып яшәсәк, аяныч нәтиҗәләр урачакбыз (Гәл. 6:7).

8. Ни өчен үз тормыш юлың турында уйлану акыллы булыр иде?

8 Ял итүдә чаманы белмәсәк, җитдирәк эшләргә тиешле игътибар бирә алмаячакбыз. Истә тот: вакыт бик тиз үтә, тормыш һәрвакыт авырлыкларсыз, ә сәламәтлек һәрвакыт нык булмаячак. Менә ни өчен, Сөләйман әйткәнчә, кешене, аеруча тугры мәсихчене, җирләргә бару «кәеф-сафалы өйдә» булуга караганда күпкә мәгънәлерәк. (Вәгазьче 7:2, 4 не укы.) Ни өчен? Җирләү вакытында әйтелгән нотык һәм Аллаһының бу тугры хезмәтчесе калдырган үрнәк турында уйлану безгә үз тормышыбызны тикшереп чыгарга дәртләндерәчәк. Тормышыбызны акыллы кулланыр өчен, без, бәлки, үз максатларыбызны кабат карап чыгарга теләрбез (Вәг. 12:1).

Мал-мөлкәт канәгатьлек китерәме?

9. Сөләйман байлык турында әйткәндә нинди нәтиҗәгә килгән?

9 Сөләйман Вәгазьче китабын язганда җирдәге иң бай кеше булган (2 Пар. 9:22). Ул җаны теләгән бар нәрсәне ала алган. «Мин күзем төшкән бернәрсәдән дә баш тартмадым»,— дип язган ул (Вәг. 2:10). Шулай да Сөләйман мал-мөлкәткә ия булу канәгатьлек китерми икәнен аңлаган. «Көмеш сөйгән — көмешкә, байлык сөйгән малга туймас»,— дигән нәтиҗә ясаган ул (Вәг. 5:9).

10. Кешене нәрсә чыннан да баета һәм канәгатьләндерә?

10 Байлык ышанычсыз булса да, аңа күп кешеләр ия булырга тели. Күптән түгел генә Кушма Штатларда үткәрелгән бер сорашу буенча, университетларда беренче курста укыган студентларның 75 проценты аларның төп максаты — «бай һәм уңышлы булу» дигәннәр. Әмма алар үз максатларына ирешсәләр дә, бу аларга чын бәхет китерәчәкме? Бәлки. Тикшерү үткәрүчеләр мал-мөлкәткә омтылу бәхетле һәм канәгать булырга комачаулый дип басым ясыйлар. Әле борынгы заманда Сөләйман шундый ук нәтиҗәгә килгән. «Үз хаҗәтем өчен алтын-көмеш, төрле патша һәм өлкәннәрдән җыеп, кыйммәтле әйберләр хәзинәсе тупладым... аларның бөтенесе бушка җил куу, фәкать фани дөнья мәшәкате генә булганын [күрдем]»,—дигән ул * (Вәг. 2:8, 11). Ә Йәһвәгә тугры хезмәт итеп һәм аңардан фатихалар алып, без чын байлыкка ия булабыз. (Гыйбрәтле сүзләр 10:22 не укы.)

Нинди эш чын канәгатьлек китерә?

11. Изге Язмаларда эшнең файдалы булуы турында нәрсә әйтелгән?

11 Гайсә: «Минем Атам һәрвакыт эшли, Мин дә эшлим»,— дигән (Яхъя 5:17). Йәһвә белән Гайсә эшләп, чын канәгатьлек кичерәләр. Изге Язмалар буенча, Йәһвә үз хезмәтенең җимешләре белән канәгать булган: «Аллаһы Үзе яраткан нәрсәләрне күздән кичерде һәм, менә, һәр нәрсәнең гаять яхшы икәнлеген күрде» (Ярат. 1:31). Фәрештәләр Йәһвәнең барлыкка китергән нәрсәләрен күргәч, аны «кычкырып мактаганнар» (Әюб 38:4—7). Сөләйман да нәтиҗәле хезмәтне ул кыйммәтле дип данлаган (Вәг. 3:13).

12, 13. а) Ике кешенең сүзләре буенча, тырыш хезмәт нәрсә китерә? б) Эш нәрсә аркасында өмет өзелүгә китерергә мөмкин?

12 Әйе, тырышып эшләү канәгатьлек китерә дип күп кешеләр таный. Хосе исемле талантлы бер остаз болай ди: «Уйларыңда туган рәсемне киндергә төшерә алсаң, үзеңне биек тау очына барып җиткән кеше итеп хис итәсең». Ә эшмәкәр Мигель *: «Эш канәгатьлек китерә, чөнки гаиләңә бар кирәклесен алырга булыша. Ул, шулай ук, башкарган эшләреңнең җимешләрен күрергә мөмкинлек бирә»,— ди.

13 Әмма еш кына эш кызыксыз, бер төрле һәм иҗатка ирек бирми торган була. Ә кайвакыт эш урыны кешене күңелсезләндерә, ул анда хәтта гаделсезлек белән очрашырга мөмкин. Сөләйман әйткәнчә, ялкау кеше, бәлки, югары урындагы кешеләрнең ярдәменә таянып, башка кешенең тырыш хезмәтенең җимешләрен үзенә алырга мөмкин (Вәг. 2:21). Кайвакыт табыш китерәчәк кебек тоелган эш тә экономик кризис яки башка сәбәпләр аркасында уңышсызлыкка китерергә мөмкин, бу да өмет өзелүгә китерә. (Вәгазьче 9:11 не укы.) Тормышта бар көчләрен куеп уңышларга ирешергә теләгән кешеләр, «тырыш хезмәтләренең» «җилгә очканын» аңлагач, еш кына боегалар һәм өметсезлеккә биреләләр (Вәг. 5:15).

14. Нинди эш чын канәгатьлек китерә?

14 Әмма өмет өзелүгә беркайчан да китерми торган эш бармы? Алдарак искә алынган рәссам Хосе болай ди: «Вакыт узу белән рәсемнәр бозыла һәм хәтта югалырга да мөмкин. Әмма рухи хәзинәләр белән андый хәл булмый. Йәһвәгә буйсынып, яхшы хәбәр турында вәгазьләгәндә, мин кешеләргә Аллаһы белән мәңгегә дуслашырга булышам, бу дуслык беркайчан да җимерелмәячәк. Тагы да яхшырак хезмәт бармы?» (1 Көр. 3:9—11). Мигель дә яхшы хәбәрне вәгазьләү аңа үз эшенә караганда күбрәк канәгатьлек китерә дип әйтә. «Изге Язмалардагы хакыйкатьнең кеше йөрәгенә үтеп керүен күрү зур шатлык китерә»,— дип әйтә ул.

«Икмәгеңне... җибәр»

15. Тормышны нәрсә чын мәгънәле итә?

15 Шулай итеп, тормышны нәрсә чын мәгънәле итә? Без тиздән юкка чыгачак бу дөнья төзелешендә бар вакытыбызны игелек эшләр өчен һәм Йәһвәне шатландырыр өчен багышласак, чын канәгатьлек кичерәчәкбез. Без Йәһвә белән дуслыгыбызны ныгыта алабыз, үз балаларыбызны рухи хакыйкатьләргә өйрәтә алабыз, башкаларга Йәһвә белән танышырга булыша алабыз һәм кардәшләребез турында кайгырта алабыз (Гәл. 6:10). Бар бу максатларның киләчәге бар, һәм бу максатларга ирешкән кешеләр фатихалар ала. Сөләйман игелекле эшләрнең файдалы булуы турында кызык сүзләр әйтә: «Икмәгеңне су буйлап җибәр, чөнки күп көннәр үткәч син аны кабат табарсың» (Вәг. 11:1, ЯД). Ә Гайсә үз шәкертләренә: «Бирегез һәм үзегезгә дә бирелер»,— дигән (Лүк 6:38). Өстәвенә, Йәһвә башкалар файдасына хезмәт иткән кешеләрне бүләкләргә вәгъдә бирә (Гыйб. сүз. 19:17; Еврейләргә 6:10 ны укы).

16. Тормыш юлың турында кайчан уйлану яхшы булыр иде?

16 Тормышта безгә нинди юл сайларга? Изге Язмаларда инде яшь вакыттан ук моның турында уйланырга кирәк дип әйтелә. Шулай эшләсәк, без олыгайгач үзебезне күңелсезләнүдән саклаячакбыз (Вәг. 12:1). Тормышыңның их яхшы елларын бу дөнья тәкъдим иткән нәрсәләр артыннан куып әрәм итү һәм азакта җил артыннан куып йөргәнсең икәнеңне аңлау бик аяныч булыр иде!

17. Сиңа тормышта иң яхшы юлны сайларга нәрсә булышачак?

17 Йәһвә яратучан ата, һәм безнең бәхетле булуыбызны, башкаларга игелек эшләвебезне һәм өмет өзелүдән качуыбызны тели (Вәг. 11:9, 10). Бу яктан сиңа нәрсә булышачак? Үзеңә рухи максатлар куй һәм аларга ирешергә тырыш. Якынча 20 ел элек Хавьер исемле кардәшкә сайлау ясарга туры килгән: я яхшы түләүле табиб булырга, я тулы вакытлы хезмәт башларга. «Табиб эше канәгатьлек, ә кешеләргә хакыйкатькә килергә булышу шатлык китерә, ләкин бу шатлыкны бернәрсә белән дә чагыштырып булмый,— дип сөйли ул.— Пионер хезмәте миңа тагы да күбрәк шатлык алырга булышты. Мин бу хезмәтне баштарак башламаганыма гына үкенәм».

18. Ни өчен Гайсәнең җирдәге тормышы чын мәгънә белән тулы булган?

18 Без нәрсәгә омтылырга тиеш? «Абруйлы [яхшы] исем — кыйммәтле хушбуйдан, үлем көне туу көненнән яхшырак»,— дип әйтелә Вәгазьче китабында (Вәг. 7:1). Бу сүзләрнең дөреслеген иң яхшы итеп Гайсә мисалы раслый. Ул, һичшиксез, Аллаһы алдында иң бөек исемгә ия булган. Үлеменә кадәр тугры калып, Гайсә үз Атасының хакимлеген аклаган һәм үзен безнең котылуга юл ачкан йолым корбаны итеп биргән (Мат. 20:28). Гайсә җирдә күп яшәмәсә дә, аның тормышы чын мәгънә белән тулы булган. Ул безгә камил үрнәк калдырган (1 Көр. 11:1; 1 Пет. 2:21).

19. Сөләйман нинди акыллы киңәш биргән?

19 Без дә Аллаһы алдында яхшы исемгә ия була алабыз. Безнең өчен Йәһвә хуплавы дөньяның бар байлыгыннан да кадерлерәк. (Маттай 6:19—21 не укы.) Без Аллаһы хуплаганны һәр көн башкарып, үз тормышыбызны баета алабыз. Без, мәсәлән, башкаларга яхшы хәбәрне сөйли алабыз, никахыбызны ныгыта алабыз, туганнарыбыз турында кайгырта алабыз, Изге Язмаларны шәхси өйрәнеп һәм җыелышның бар очрашуларына йөреп, рухи яктан үсә алабыз (Вәг. 11:6; Евр. 13:16). Син тормышыңның чын мәгънәле булуыңны телисеңме? Алайса Сөләйман патшаның мондый киңәшен тот: «Аллаһыдан курык һәм аны хөрмәт ит, Аның кушканнарын үтә, чөнки адәм баласының төп вазифасы шуннан гыйбарәт» (Вәг. 12:13).

[Искәрмәләр]

^ 10 абз. Һәр ел Сөләйман табыш итеп 666 талант (22 дән артык тонна) алтын алган (2 Пар. 9:13).

^ 12 абз. Исем үзгәртелгән.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Үз тормыш максатларыбыз турында җитди уйланырга безне нәрсә дәртләндерергә тиеш?

• Күңел ачулар һәм байлык артыннан куып яшәүгә без ничек карарга тиеш?

• Нинди хезмәт өмет өзелүгә китермәячәк?

• Без нәрсәгә омтылырга тиеш?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[23 биттәге иллюстрация]

Ял итү тормышыбызда нинди урында торырга тиеш?

[24 биттәге иллюстрация]

Ни өчен вәгазьдә катнашу зур канәгатьлек китерә?