Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Файдасыз нәрсәләрне» кире как

«Файдасыз нәрсәләрне» кире как

«Файдасыз нәрсәләрне» кире как

«Файдасыз нәрсәләр артыннан куып яшәүченең йөрәге акылсыз» (ГЫЙБ. СҮЗ. 12:11, ЯД).

1. Һәрберебездә нинди кыйммәтле нәрсәләр бар, һәм аларны кулланыр өчен иң яхшы юл нинди?

ҺӘРБЕР мәсихченең берәр кыйммәтле нәрсәсе бар: берсенең сәламәтлеге яхшы, икенчесе көчле, өченчесенең төрле сәләтләре яки мал-мөлкәте бар. Без Йәһвәне яратабыз, шуңа күрә аңа хезмәт итәр өчен моның барысын кулланырга шатбыз. Изге Язмаларда: «Синдә булган кыйммәтле нәрсәләр белән Йәһвәне данла»,— дип әйтелә. Без бу сүзләр буенча эш итәргә телибез (Гыйб. сүз. 3:9, ЯД).

2. Изге Язмаларда файдасыз нәрсәләр турында нинди кисәтү бирелә, һәм бу сүзләрнең мәгънәсе нинди?

2 Әмма Изге Язмаларда файдасыз нәрсәләр турында да әйтелә һәм көчегезне буш нәрсәләргә сарыф итмәгез дигән кисәтү бирелә. Мәсәлән, Гыйбрәтле сүзләр 12:11 дә (ЯД): «Үз җирен эшкәртүче икмәккә туяр, ә файдасыз нәрсәләр артыннан куып яшәүченең йөрәге акылсыз»,— дип әйтелгән. Бу сүзләрнең мәгънәсе бик яхшы аңлашыла: кеше үз гаиләсе турында кайгыртып, вакытын һәм көчен кызганмыйча эшләсә, туганнары белән мул тормышта яшәр (1 Тим. 5:8). Ә көчен файдасыз нәрсәләргә әрәм итсә, ул уйлап эш итә белмәгәнен, аның «йөрәге акылсыз», ә эчке теләкләре дөрес түгел икәнен күрсәтә. Андый кеше мохтаҗлыкта яшәр.

3. Изге Язмаларда файдасыз нәрсәләр турында әйтелгән сүзләрне үз хезмәтебезгә ничек кулланырга?

3 Ә хәзер, әйдәгез, бу шигырьдәге принципны үз хезмәтебезгә кулланыйк. Мәсихче Йәһвәгә тырышып һәм тугры хезмәт итсә, аның ышанычлы яклавы бар. Аның Аллаһы аны инде хәзер фатихалаячак икәненә һәм киләчәккә нык ышанычы бар (Мат. 6:33; 1 Тим. 4:10). Әмма файдасыз нәрсәләргә ияреп читкә китә торган мәсихче Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен бозарга һәм мәңгелек тормышка өметен югалтырга мөмкин. Ничек моңа юл куймаска? Безгә тормышыбызда нәрсә файдасыз икәнен билгеләргә һәм аларны кире кагарга кирәк. (Титус 2:11, 12 не укы.)

4. Нәрсә ул файдасыз нәрсәләр?

4 Нәрсә соң ул файдасыз нәрсәләр? Киң мәгънәдә әйткәндә, бу — Йәһвәгә чын күңелдән хезмәт итүдән читкә алып китә торган бар нәрсә. Бу, мәсәлән, ял итүнең төрле төрләре булырга мөмкин. Әлбәттә, ял итәргә кирәк. Әмма рухи эшләргә зыян китереп, чиктән тыш күп вакыт күңел ачып үткәрсәк, ял итү файдасыз нәрсәгә әйләнә һәм безнең рухи сәламәтлегебез начарлана (Вәг. 2:24; 4:6). Андый хәлгә эләкмәс өчен, бар нәрсәгә акыллы караш үстерергә һәм кыйммәтле вакытыбыз нәрсәгә китә икәнен тикшерергә кирәк (Көлессәйлеләргә 4:5 не укы.) Әмма күңел ачулардан да куркынычлырак файдасыз нәрсәләр бар. Бу — мәсәлән, ялган илаһлар.

Файдасыз илаһларны кире как

5. Изге Язмаларда «файдасыз» дигән сүз күп очракларда нәрсәгә карата кулланыла?

5 Шунсы кызык: Изге Язмаларда «файдасыз» дигән сүз күп очракларда ялган илаһларга кулланыла. Мәсәлән, Йәһвә исраиллеләргә болай дигән: «Үзегезгә потлар [«файдасыз илаһлар», ЯД] ясамагыз, сыннар яки табына торган таш баганалар утыртмагыз, җирегездә табыну өчен сырлы ташлар куймагыз» (Лев. 26:1). Ә Давыт патша болай дип язган: «Йәһвә бөек һәм бөек мактауга лаек. Башка илаһларга караганда аңардан күбрәк куркырга кирәк. Халыкларның бар илаһлары — файдасыз илаһлар, ә Йәһвә күкләрне барлыкка китергән» (1 Пар. 16:25, 26).

6. Ни өчен ялган илаһлар файдасыз?

6 Әйе, Йәһвәнең бөек булуына күп дәлилләр бар. Моңа мәсәлән Давыт игътибар иткән (Мәд. 138:14; 148:1—10). Исраил халкына зур хөрмәт күрсәтелгән булган: алар Йәһвә белән килешүдә торганнар, әмма алар Йәһвәдән читкә китеп, сырлы ташларга һәм изге баганаларга табына башлаганнар. Нинди ахмаклык! Авыр вакытларда аларның илаһлары бернинди файда китерә алмаган, бу илаһлар үзләренә табынучыларны да һәм үзләрен дә коткара алмаган (Хак. 10:14, 15; Ишаг. 46:5—7).

7, 8. Ничек «байлык» илаһ булып китәргә мөмкин?

7 Бүген дә күп илләрдә кешеләр төрле сурәтләргә табыналар, әмма бу илаһлар да файдасыз (1 Яхъя 5:21). Ләкин Изге Язмаларда илаһлар дип башка нәрсәләр дә атала. Гайсә сүзләренә игътибар итик: «Берәү дә ике хуҗага хезмәт итә алмас: берсен яратмас, ә икенчесен яратыр; берсенә тугры булыр, ә икенчесен санга сукмас. Аллаһыга да, байлыкка да берьюлы хезмәт итә алмассыз» (Мат. 6:24).

8 Ничек «байлык» илаһ булып китәргә мөмкин? Бер мисал карап чыгыйк. Борынгы Исраилдә басуда яткан ташны йорт яки стена төзер өчен кулланып булган. Әмма аны «табына торган таш багана» яки «сырлы таш» итеп куллансалар, ул халыкны Йәһвәдән читкә алып китә алган (Лев. 26:1). Акча да безгә тормышыбызда кирәклесен алырга булыша һәм Йәһвәгә хезмәт итүдә файдалы була ала (Вәг. 7:12; Лүк 16:9). Әмма акча эшләргә теләп, мәсихче хезмәтебезне икенче урынга күчерсәк, акча, асылда, безнең өчен илаһ булып китә. (1 Тимутегә 6:9, 10 ны укы.) Безгә мал-мөлкәт дип котырып яшәгән бу дөньяда акчага карата акыллы караш сакларга кирәк (1 Тим. 6:17—19).

9, 10. а) Мәсихчеләрнең белемгә карашы нинди? б) Югары белем кайсы яктан зарарлы?

9 Дөньяви белем алу да файдалы нәрсәдән файдасыз нәрсәгә әйләнергә мөмкин. Мәсихчеләр үз балаларының яхшы белем алуларын һәм яшәр өчен акча эшләп табуларын тели. Тагын да мөһимрәге шул: белемле мәсихче Изге Язмаларны яхшырак аңлый ала, аның принципларын үз проблемаларын хәл итәр өчен ничек кулланырга икәне турында яхшырак уйлана ала. Белем аңа дөрес нәтиҗәләргә килергә һәм башкаларны хакыйкатькә гади һәм ышандырырлык итеп өйрәтергә булыша. Яхшы белем алыр өчен вакыт кирәк, әмма бу вакыт бушка гына булмаячак.

10 Ә югары белем турында нәрсә әйтеп була? Бу дөньядагы кешеләр андый белем алмасаң, уңышларга ирешеп булмый дип саный. Әмма югары белем алган күп кешеләр үз акылларын зарарлы карашлар белән «тутыра». Андый белем алу яшьлекнең кадерле елларын урлый, аларны Йәһвәгә хезмәт итәр өчен багышлау яхшырак булыр иде (Вәг. 12:1). Шунсын да әйтергә кирәк: югары белемле кешеләр күп булган илләрдә Аллаһыга ышанган кешеләрнең саны кими. Әмма мәсихчеләр югары белем киләчәктә тыныч-имин тормыш бирә дип санамый, алар Йәһвәгә өметләнеп яши (Гыйб. сүз. 3:5).

Тән теләкләрең илаһ булып китмәсен

11, 12. Ни өчен Паул кайбер кешеләр турында «аларның илаһы — карын» дигән?

11 Филиппуйлыларга язган хатында рәсүл Паул илаһ булып китә алган тагын бер якка игътибар итә. Башта имандашлары булган кешеләр турында ул болай дип язган: «Күпләр Мәсих хачына дошман булып яшиләр, алар турында мин сезгә еш сөйләдем, ә хәзер хәтта күз яшьләремне түгеп әйтәм. Аларның язмышы — һәлакәт, аларның илаһы — карын... Алар бары дөньяви гамәлләр турында уйлыйлар» (Флп. 3:18, 19). Ничек кеше карыны аның илаһы булып китәргә мөмкин?

12 Бу мәсихчеләр өчен үз тән теләкләрен канәгатьләндерү Паул белән бергә Йәһвәгә хезмәт итүгә караганда мөһимрәк булган. Кайберәүләр чама белмичә ашап эчкәннәр, бирәннәр һәм эчкечеләр булып киткәннәр (Гыйб. сүз. 23:20, 21; Канун 21:18—21 не чагыштыр). Башкалар беренче гасырдагы дөнья тәкъдим иткән бар мөмкинлекләрне кулланырга тырышкан һәм нәтиҗәдә Йәһвәдән читкә киткәннәр. «Кешечә» яшәү теләге безнең Йәһвәгә ашкынып хезмәт итүебезне киметмәсен. Моңа беркайчан да юл куймыйк (Көл. 3:23, 24).

13. а) Нәрсә ул комсызлык, һәм Паул аны ничек сурәтләп бирә? б) Комсызлыктан ничек качарга?

13 Паул шулай ук ялган табынуның башка ягына да кагылып киткән. «Үзегездәге дөньяви теләкләрне: фәхешлек, пычраклык, нәфес, хайвани теләкне һәм потка табынуга тиң булган комсызлыкны үтерегез»,— дигән ул (Көл. 3:5). Комсызлык — бу бездә булмаган нәрсәләргә ия булырга туемсыз теләк. Мәсәлән, мал-мөлкәткә ия булу теләге. Бу хәтта тыелган җенси теләкләрне канәгатьләндерергә омтылу булырга мөмкин (Чыг. 20:17). Андый теләкләр потка табынуга, ялган илаһка табынуга тиң. Гайсә андый дөрес булмаган теләкләр белән көрәшү, моның өчен тәвәккәл эш итү кирәк булса да, мөһим икәнен ачык итеп күрсәткән. (Марк 9:47 не укы; 1 Яхъя 2:16.)

Буш сүзләрдән саклан

14, 15. а) Иремия көннәрендә нинди «буш» нәрсәләр күп кешеләрнең гомерен өзгән? б) Ни өчен Муса сүзләре кыйммәтле булган?

14 Сүзләр дә файдасыз нәрсә булырга мөмкин. Йәһвә Иремиягә болай дигән: «Пәйгамбәрләр минем исемем белән ялганны пәйгамбәрлек итәләр. Мин аларны җибәрмәдем, аларга бернәрсә дә кушмадым һәм әйтмәдем. Ялган күренешләр, багулар, буш булган бар нәрсәләр һәм үз йөрәкләренең хәйләләрен алар сезгә пәйгамбәрлек итеп сөйлиләр» (Ирем. 14:14). Ул ялган пәйгамбәрләр Йәһвә исеменнән сөйлибез дигәннәр, әмма чынлыкта үз карашларын, үз акыллыкларын таратканнар. Шуңа күрә аларның сүзләре «буш», файдасыз һәм хәтта рухи яктан зарарлы булган. Б. э. к. 607 елда андый файдасыз сүзләргә ышанган күп кешеләр Бабыл гаскәрләренең кулларына эләгеп үлгәннәр.

15 Муса исә исраиллеләргә болай дигән: «Бүген сезгә мин җиткергән барлык сүзләрне йөрәгегездә тотыгыз... Болар буш сүзләр түгел, бу — сезнең өчен тормыш. Әлеге канунны үтисез икән, Үрдүн елгасын кичеп, биләргә барасы җирдә гомерегез озын булыр» (Кан. 32:46, 47). Муса язган сүзләр Аллаһы тарафыннан рухландырылган булган. Шуңа күрә алар кыйммәтле, яшәү өчен мөһим булган һәм Исраил халкына файда китергән. Бу сүзләргә колак салган кешеләр мул һәм канәгать тормыш алып барганнар һәм аларның гомере озын булган. Әйдәгез, буш сүзләрне һәрвакыт кире кагыйк һәм хакыйкатьнең кыйммәтле сүзләренә колак салыйк.

16. Аллаһы Сүзенә каршы килгән фәнни карашларга безнең мөнәсәбәтебез нинди?

16 Без бүген буш сүзләр ишетәбезме? Әйе. Кайбер галимнәр эволюция теориясе һәм төрле фәнни ачышлар Аллаһыга иман итү башка кирәкми икәнен күрсәтә һәм бар нәрсәне табигатьтә барган үзгәрешләр белән аңлатып була диләр. Тәкәбберләнеп әйтелгән андый сүзләр безгә зыян китермәсен, моңа юл куймыйк! Кеше акыллылыгы Аллаһы акыллылыгыннан аерылып тора (1 Көр. 2:6, 7). Әмма безгә шунсы билгеле: кешеләрнең тәгълиматлары Аллаһы сүзләренә каршы килгәндә, кешеләр уйлап чыгарган тәгълиматлар һәр очракта хаталы булып чыга. (Римлыларга 3:4 не укы.) Кешеләр фән ягыннан зур уңышларга ирешсәләр дә, Изге Язмаларда кеше акыллылыгы турында әйтелгән сүзләр бүген дә дөрес булып кала: «Бу заманның акыллылыгы — Аллаһы каршында акылсызлык бит». Аллаһының чиксез акыллылыгы белән чагыштырганда кешеләрнең фикер йөртүе буш (1 Көр. 3:18—20).

17. Дини җитәкчеләрнең һәм мөртәтләрнең сүзләренә ничек карарга кирәк?

17 Буш сүзләрне шулай ук христиан дөньясы җитәкчеләреннән ишетеп була. Алар Аллаһы исеменнән сөйлибез диләр, ә шул ук вакыт аларның күпчелек тәгълиматлары Изге Язмаларга нигезләнмәгән, һәм аларның бар сүзләре, асылда, буш. Мөртәтләр дә буш сүз сөйлиләр: алар үзләрен билгеләнгән «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчедән» акыллырак дип саныйлар (Мат. 24:45—47). Алар башкаларга үз карашларын тагалар, аларның сүзләре файдасыз һәм кешеләрне юлдан яздыра (Лүк 17:1, 2). Аларның алдавыннан үзеңне ничек сакларга?

Буш сүзләрне ничек кире кагарга?

18. 1 Яхъя 4:1 дәге киңәшне ничек кулланырга?

18 Карт рәсүл Яхъя бу яктан яхшы киңәш биргән. (1 Яхъя 4:1 не укы.) Бу киңәш буенча эш итеп, без вәгазьләгәндә кешеләрне белгәннәрен Изге Язмалар буенча тикшерергә дәртләндерәбез. Безгә үзебезгә дә шулай ук эшләргә кирәк. Берәрсе хакыйкатьне, җыелышны, өлкәннәрне яки берәр кардәшне тәнкыйтьләсә, беркатлы булмыйк һәм ашыгыч нәтиҗәләр ясамыйк. Ә үзебезгә мондый сораулар бирик: «Бу сүзләрне тараткан кеше үзе Изге Язмалар буенча яшиме? Аның әйткәннәре Йәһвә нияте белән туры киләме? Аның сүзләре җыелыштагы татулыкка өлеш кертәме?» Кардәшлекне ныгытыр урынына җимергән һәр нәрсә — буш һәм файдасыз (2 Көр. 13:10, 11).

19. Өлкәннәр үз сүзләренең буш түгел икәнен ничек белә ала?

19 Бу яктан өлкәннәр дә үзләре өчен мөһим сабак ала алалар. Алар белемнәре чиксез түгел икәнен истә тоталар һәм киңәш бирергә кирәк булганда үз тәҗрибәләренә һәм белемнәренә генә нигезләнмиләр. Алар һәр очракта Изге Язмаларны кулланырга тиеш. Рәсүл Паулның мондый сүзләрендә мөһим принцип бар: «Изге язмада язылганнан тыш акыл сатмаска өйрәнегез» (1 Көр. 4:6). Өлкәннәр Изге Язмаларда «язылганнан тыш акыл сатмыйлар». Һәм бу принципка киңрәк карасак, алар ышанычлы һәм акыллы хезмәтче тарафыннан бирелгән басмалардагы Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләрдән «тыш акыл сатмыйлар».

20. Безгә файдасыз нәрсәләрне кире кагарга нәрсә булыша?

20 Файдасыз нәрсәләр — илаһлар, буш сүзләр яки башка берәр нәрсә — бик зур зыян китерә. Шуңа күрә Йәһвәгә файдасыз нәрсәләрне белеп алырга ярдәм итсен дип һәрвакыт дога кылырга кирәк. Шулай ук Аллаһы җитәкчелеген эзләү һәм файдасыз нәрсәләрне кире кагу бик мөһим. Шулай эшләп, без мәдхия җырлаучы сүзләре буенча эш итәбез: «Күзләремне ыгы-зыгыга караудан бор, Үз юлыңда мине терелт» (Мәд. 118:37). Чираттагы мәкаләдә Йәһвә җитәкчелеге никадәр мөһим икәнен карап чыгарбыз.

Сез аңлата аласызмы?

• Без нинди файдасыз нәрсәләрне кире кагарга тиеш?

• Акча илаһ булып китмәсен өчен, нәрсә эшләргә?

• Ничек тән теләкләре потка табыну булып китә?

• Буш сүзләрне ничек кире кагарга?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[3 биттәге иллюстрация]

Исраилле файдасыз нәрсәләр артыннан куып яшәргә түгел, ә «үз җирен эшкәртергә» тиеш булган

[5 биттәге иллюстрация]

Баерга теләк Йәһвәгә ашкынуыңны киметмәсен

[6 биттәге иллюстрация]

Өлкәннәрнең сүзләре бик кыйммәтле булырга мөмкин