Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хәтерлисеңме?

Хәтерлисеңме?

Хәтерлисеңме?

«Күзәтү манарасы»ның соңгы саннары сиңа ошадымы? Китерелгән сорауларга җавап бирә алырсыңмы?

• Йолдызчылар Гайсә янына кайчан килгән?

Изге Язмаларның бер тәрҗемәсендә мондый комментарий бирелә: «Көтүчеләрдән аермалы буларак, сихерчеләр Гайсә туган төнне, ул утлыкта ятканда, аның янында булмаганнар. Алар аның янына инде күп айлар үткәч килгәннәр». Ул вакытта Гайсә инде яңа туган бала булмаган, һәм аның гаиләсе йортта яшәгән (Мат. 2:7—11). Гайсәгә алтын һәм башка кыйммәтле бүләкләрне ул туган төнне алып килгән булсалар, әллә Мәрьям гыйбадәтханәгә ике кош кына алып килер идеме? (1.1., 31 нче бит)

• Күпләр үз тормышларын ничек баеткан?

Берәрсе мондый сорау бирер: «Мин үз тормышымны үзгәртеп, аны гадиләштерә аламмы?» Эми шулай эшли алган. Ул бай булган, ләкин бәхетле булмаган. Эми бу дөньяда карьера ясап, иманнан читләшкәнен аңлаган. Шуңа күрә ул Патшалык эшләрен беренче урынга куярга һәм яңадан пионер булып хезмәт итәргә булган. Эми болай ди: «Мин бу дөнья хакына күп вакыт сарыф иткәндә, андый канәгатьлек кичермәгән идем». (15.1., 19 нчы бит)

• Кайбер әниләргә канәгатьлек хис итәргә нәрсә ярдәм иткән?

Күп әниләргә эшкә урнашырга туры килә. Ни өчен? Кайбер әниләр гаиләдә иң кирәклесе булсын өчен эшли башлый. Башкалары бай булырга яки кыйммәтле әйберләр алырга тели. Ә күпләре үз эшләрен яраталар. Мәсихче әнинең роле, бигрәк тә бала кечкенә булганда, бик мөһим. Шуңа күрә кайбер әниләр, гаиләгә күбрәк вакыт бирер өчен, әзрәк эшли башлаганнар яки хәтта эшләреннән киткәннәр. Бу аларга канәгатьлек хис итәргә ярдәм иткән. (1.4. 28—31 нче бит.)

• Гайсә Маттай 24:34 тә «буын» дип әйткәндә, кемне күздә тоткан?

Гайсә явыз кешеләргә мөрәҗәгать иткәндә яки алар турында әйткәндә, еш кына «буын» дигән сүзне тискәре мәгънәдә кулланган. Ләкин үзенең тиздән изге рух белән майланачак шәкертләре белән сөйләшкәндә, Гайсә бу сүзне башка мәгънәдә кулланган. Нәкъ аның шәкертләре Маттай 24:32, 33 тә әйтелгән нәтиҗәне ясарга тиеш булганнар. Димәк, Гайсә «буын» турында әйткәндә, беренче гасырдагы һәм безнең көннәрдәге майланган шәкертләрен күздә тоткан. (15.2., 23, 24 нче бит.)

Ягъкуб 3:17 буенча, безгә нинди сыйфатлар күрсәтергә кирәк?

Саф булу һәркайсы яманлыкны икеләнмичә кире кагу дигәнне аңлата (Ярат. 39:7—9). Безгә тынычлык сөюче булырга, талашу, тупас сүзләрдән һәм татулыкны җимергән һәрнәрсәдән качарга кирәк. Үзеңнән болай дип сора: «Мине тынычлык урнаштыручы яки тынычлык бозучы буларак беләләрме? Имандашларым белән фикер каршылыклары еш буламы? Минем үпкәләргә һәм башкаларны үпкәләтергә гадәтем юкмы? Мин кичерергә әзерме һәм үзсүзлеләнеп тормыйммы?» (15.3., 24, 25 нче бит.)